35 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз
Җыелыштан читләштерелгәннәргә ярдәм
«Күктә дә, тәүбә итүгә мохтаҗ булмаган 99 тәкъва кешегә караганда, тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы турында күбрәк шатлык булыр» (ЛҮК 15:7).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Ни өчен кайберәүләрне җыелыштан читләштерергә a туры килә һәм өлкәннәр аларга тәүбәгә килергә һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кайтарырга ничек булыша?
1, 2. а) Кеше белә торып гөнаһ кылса, Йәһвә моңа ничек карый? ә) Йәһвә гөнаһ кылган кешеләрнең нәрсә эшләүләрен тели?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Аллаһының тәкъвалык нормалары язылган. Аллаһы кешеләрнең бу нормалар буенча яшәүләрен тели. Әлбәттә, Аллаһы камилсез кешеләрдән камиллекне көтми (Зәб. 130:3, 4). Ләкин Йәһвә гөнаһка бармак аша карамый, ул аны нәфрәт итә (Зәб. 5:4—6). «Аллаһының юмарт игелеген азгынлыкны аклар өчен кулланган» кешеләрне ул җавапка тартачак (Яһүд 4). Изге Язмаларда Аллаһы Армагеддонда «бозык кешеләрне һәлак итәчәк» дип әйтелә (2 Пет. 3:7; Ачыл. 16:16).
2 Әмма Йәһвә беркемнең дә юк ителүен теләми. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул «барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9). Үткән мәкаләләрдә моның турында инде күп әйтелде. Берәр мәсихче җитди гөнаһ кылганда, өлкәннәр, Йәһвәдән үрнәк алып, аңа бозык юлын калдырырга һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен кайтарырга булыша. Алар моны сабырлык белән эшли. Кызганычка каршы, кайбер мәсихчеләр андый ярдәмне кабул итми һәм, өлкәннәрнең даими тырышлыкларына карамастан, гөнаһ юлын калдырмый (Ишаг. 6:9). Андый очракларда нинди чаралар күрелә?
«ҮЗ АРАГЫЗДАН ЯВЫЗЛЫК КЫЛУЧЫНЫ ЧЫГАРЫГЫЗ»
3. а) Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыларга карата Изге Язмаларда нинди җитәкчелек бар? ә) Ни өчен җыелыштан читләштерелгән мәсихче, ниндидер мәгънәдә, бу җәзаны үзе сайлый дип әйтеп була?
3 Гөнаһ кылган кеше тәүбә итмәсә, өлкәннәргә нәрсә эшләргә кала? Алар 1 Көринтлеләргә 5:13 буенча эш итәргә мәҗбүр. Анда: «Үз арагыздан явызлык кылучыны чыгарыгыз»,— дип әйтелә. Ниндидер мәгънәдә, бу җәзаны кеше үзе сайлый. Ул нәрсә чәчсә, шуны ура (Гәл. 6:7). Ул бит өлкәннәрнең даими ярдәм итүләрен үзе кире каккан (2 Пат. 17:12—15). Аның тәртибе Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә теләмәгәнен күрсәтә (Кан. 30:19, 20).
4. Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучы җыелыштан читләштерелсә, ни өчен белдерү ясала?
4 Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучы җыелыштан читләштерелсә, җыелышта бу кеше бүтән Йәһвә Шаһите түгел дигән белдерү ясала. Бу белдерүнең максаты нинди? Кешене кимсетүме? Юк, әлбәттә. Изге Язмаларда гөнаһ кылган кеше белән «башка аралашмагыз, андый кеше белән бергә хәтта ашамагыз да» дип әйтелә (1 Көр. 5:9—11). Бу белдерү җыелыш шушы күрсәтмә буенча эш итә алсын өчен ясала. Рәсүл Паул: «Аз гына ачыткының бөтен камырны ачытканын белмисезме әллә?» — дигән сорау биргән (1 Көр. 5:6). Әйе, тәүбә итмәгән кеше белән аралашу башка кардәшләрне дә гөнаһка этәрә ала, шуңа күрә аның белән аралашмаска дигән күрсәтмә чыннан да акыллы (Гыйб. сүз. 13:20; 1 Көр. 15:33).
5. Без җыелыштан читләштерелгән кардәшкә ничек карарга тиеш һәм ни өчен?
5 Без җыелыштан читләштерелгән кардәшебезгә ничек карарга тиеш? Аның белән аралашмасак та, без аны өметсез кеше итеп түгел, ә югалган сарык итеп күрергә тиеш. Ул әле дә көтүгә кайта ала. Шуны истә тоту мөһим: бу кеше — Йәһвәнең багышланган хезмәтчесе. Әйе, әлегә ул багышлану анты буенча яшәми, һәм бу аның тормышын куркыныч астына куя (Йәз. 18:31). Ләкин әле соң түгел. Йәһвә аңа һаман да мәрхәмәт күрсәтә ала. Шуңа күрә бу кешенең кайтуына өмет бар. Өлкәннәр дә моңа өметләнә. Алар моны ничек күрсәтә?
ӨЛКӘННӘР ҖЫЕЛЫШТАН ЧИТЛӘШТЕРЕЛГӘННӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ
6. Өлкәннәр, җыелыштан читләштерелгән кешегә ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләр?
6 Җыелыштан читләштерелгән кеше ярдәмсез каламы? Ул Йәһвәгә кайту юлын үзе эзләргә тиешме? Һич тә юк! Өлкәннәр комитеты тәүбә итмәгән кешене җыелыштан читләштергәндә һәм аңа бу карарны әйткәндә, җыелышка кайтыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңлатыр. Шулай ук күпчелек очракта өлкәннәр аңа кабат очрашырга тәкъдим итәр. (Бу аларга аның йөрәк торышы үзгәргәнме, юкмы икәнен күрергә ярдәм итәр.) Кеше ризалашса, өлкәннәр берничә айдан соң аның белән очрашыр. Алар аны тәүбә итәргә һәм кире җыелышка кайтырга дәртләндерер. Өлкәннәр шул кешегә карата игелекле булыр. Аларның тырышлыкларына карамастан, кеше барыбер тәүбә итмәсә, өлкәннәр вакыт-вакыт аның белән элемтәгә кереп торыр.
7. Йәһвә үз халкына шәфкатьле булган кебек, өлкәннәр дә гөнаһ кылган кардәшкә карата ничек шәфкатьле була ала? (Ирмия 3:12)
7 Өлкәннәр җыелыштан читләштерелгән мәсихчеләр белән мөгамәлә иткәндә шәфкатьле Аллаһыбыздан үрнәк алырга тырыша. Йәһвә үзен калдырган исраиллеләрнең тәүбә итүләрен көтеп тормаган. Алар гөнаһ кылып йөрсә дә, Аллаһы, үзе беренче адым ясап, аларны үзенә кайтырга чакырган. Бу журналның икенче мәкаләсендә әйтелгәнчә, Йәһвә, үзенең никадәр шәфкатьле булуын күрсәтер өчен, Һошиягә һаман да зина кылып йөргән хатынын өенә алырга кушкан (Һош. 3:1; Мал. 3:7). Нәкъ шулай ук өлкәннәр дә гөнаһ кылган кешегә карата шәфкатьле. Алар дөрес юлдан тайпылган мәсихченең Йәһвәгә кайтуын тели һәм аның алдында киртәләр куймый. (Ирмия 3:12 укы.)
8. Читкә киткән угыл турындагы мисал Йәһвәнең кызганучан һәм мәрхәмәтле булуын ничек күрсәтә? (Лүк 15:7)
8 Бу журналның икенче мәкаләсендә читкә киткән угыл турындагы мисал инде каралса да, әйдәгез, аны тагын бер тапкыр исебезгә төшерик. Әти кеше, улының кайтуын күргәч, «аның каршына йөгереп барган һәм, аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән» (Лүк 15:20). Игътибар итегез: бу әти улының гафу үтенүен көтеп тормаган — ул аның янына үзе йөгергән. Бәлки, һәр яратучы әти шулай эш итәр иде. Өлкәннәр дә дөрес юлдан тайпылган мәсихчеләргә шундый ук караш саклый. Алар бит югалган сарыкларның кире кайтуларын тели (Лүк 15:22—24, 32). Гөнаһ кылучы күктәге Атасына кайтканда, күктә зур сөенеч була. Җирдә дә шатлык хөкем сөрә! (Лүк 15:7 укы.)
9. Йәһвә гөнаһ кылган хезмәтчеләренә карата нинди хисләр кичерә?
9 Инде карап чыкканча, Йәһвә гөнаһка күз йоммый, шул ук вакыт ул гөнаһ кылучыларны өметсез дип тә санамый. Ул аларның кире кайтуларын тели. Йәһвәнең хисләре Һошия 14:4 тә яхшы сурәтләнгән. Анда болай диелә: «Мин аларны савыктырырмын, алар бүтән тугрылыксыз булмас. Мин аларны чын күңелдән яратырмын, чөнки аларга инде ачуланмыйм». Бу сүзләр өлкәннәрне — тәүбә итүнең хәтта кечкенә билгеләренә игътибар итәргә, ә гөнаһ кылган кешеләрне мөмкин кадәр тизрәк Йәһвәгә кайтырга дәртләндерә!
10, 11. Җыелыштан күптән читләштерелгән кардәшләргә өлкәннәр ничек ярдәм итәр?
10 Җыелыштан күп ел элек читләштерелгән мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Бәлки, алар гөнаһ юлын калдыргандыр һәм ни өчен җыелыштан читләштерелгәннәрен хәтерләмидер дә инде. Ничек кенә булмасын, өлкәннәр аларны табарга һәм очрашырга тырышыр. Очрашу вакытында өлкәннәр алар белән дога кылыр һәм җылылык белән кире җыелышка кайтырга чакырыр. Күп ел җыелышта булмаган кардәш, гадәттә, рухи яктан бик хәлсез була, шуңа күрә, җыелышка кайтырга теләсә, өлкәннәр аның белән өйрәнү үткәрелсен өчен кайгыртыр. Андый өйрәнү кеше әле җыелышка кайтарылмаган булса да үткәрелә ала. Әмма онытмыйк: бу сорауны без үзебез түгел, ә өлкәннәр генә хәл итә ала.
11 Шәфкатьле Аллаһыбыздан үрнәк алып, өлкәннәр, мөмкин булганча, җыелыштан читләштерелгән бар кардәшләр белән сөйләшергә һәм аларны Йәһвәнең гаиләсенә ишек әле дә ачык дип ышандырырга тырышыр. Гөнаһ кылган кеше тәүбә итсә һәм бозык юлын калдырса, аны кичектермичә җыелышка кабул итәргә кирәк (2 Көр. 2:6—8).
12. а) Нинди очракларда өлкәннәргә аеруча сак булырга кирәк? ә) Ни өчен без Йәһвә хәтта җитди гөнаһларны да кичерергә әзер икәнен истә тотарга тиеш? (Искәрмәне дә кара.)
12 Кайбер очракларда — мәсәлән, кеше бала аздырса, мөртәт булып китсә яки, хәйлә корып, тормыш иптәшен ташласа — өлкәннәргә, бу кешене җыелышка кайтарыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, аеруча сак булырга кирәк (Мал. 2:14; 2 Тим. 3:6). Өлкәннәр җыелышны якларга тиеш, шулай да шуны истә тотарга кирәк: кеше эчкерсез тәүбә итсә һәм гөнаһ юлын калдырса, Йәһвә аны кичерергә әзер. Шуңа күрә, кеше башкалар белән үзен мәкерле тоткан булса да, ул беркайчан да Йәһвәнең мәрхәмәтенә лаек булмас дип уйлау дөрес булмас иде b (1 Пет. 2:10).
ҖЫЕЛЫШНЫҢ КАРАШЫ
13. Шелтә белдерелгән кардәшкә һәм җыелыштан читләштерелгән кардәшкә карашыбыз ничек аерылып тора?
13 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, кардәшкә шелтә белдерелсә, без аның белән араларыбызны өзмибез, чөнки ул тәүбә иткән һәм үзенең начар эшләрен калдырган (1 Тим. 5:20). Ул җыелышның өлеше булып кала һәм кардәшләрнең дәртләндерүенә мохтаҗ, шуңа күрә без аны ныгытырга тырышырбыз һәм аның белән аралашырбыз (Евр. 10:24, 25). Җыелыштан читләштерелгән кеше белән хәл гел башкача: без аның «белән башка аралашмыйбыз» һәм аның белән «бергә хәтта ашамыйбыз да» (1 Көр. 5:11).
14. Җыелыштан читләштерелгән кеше белән үзебезне ничек тотарга икәнен хәл иткәндә, мәсихче вөҗданыбыз нинди роль уйный? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 1 Көринтлеләргә 5:11 дәге күрсәтмә җыелыштан читләштерелгән кеше белән бөтенләй сөйләшергә ярамый дигәнне аңлатамы? Юк. Әлбәттә, без аның белән аралашмыйбыз. Әмма без андый кардәшне, мәсәлән туганыбызны я элеккеге дустыбызны, мәсихче вөҗданыбызны исәпкә алып, җыелыш очрашуына чакыра алабыз. Ул килсә, үзебезне ничек тотарга? Бу очракта да безгә мәсихче вөҗданыбыз буенча эш итәргә кирәк. Әйе, элек без андый кардәш белән исәнләшмәс идек. Әмма хәзер, бәлки, кемдер аңа сәламләү сүзләрен әйтергә булыр. Һәрхәлдә, без аның белән озак сөйләшеп тормабыз.
15. 2 Яхъя 9—11 дә нинди гөнаһ кылучылар турында сүз бара? ( «Яхъя һәм Паул бер үк гөнаһ төре турында әйткәнме?» дигән рамканы да кара.)
15 Әмма кемдер болай дип сорар: «Изге Язмаларда гөнаһ кылучыга „сәламләү сүзләре әйтүче кеше — аның явыз эшләрендә катнашучы булып чыга“ дип әйтелмәгәнмени?» (2 Яхъя 9—11 укы.) Дөрестән дә, Аллаһы Сүзендә шулай әйтелә, ләкин, контексттан күренгәнчә, бу шигырьләрдә сүз мөртәтләр һәм башкаларны бозык тәртипкә этәрүчеләр турында бара (Ачыл. 2:20). Нәкъ алар белән без исәнләшмәбез дә, очрашуларыбызга да чакырмабыз. Өлкәннәр дә андый кешеләргә килеп тормас. Әлбәттә, бу гөнаһ кылучылар да вакыт узу белән тәүбәгә килергә мөмкин. Ә моңа кадәр без алар белән бөтенләй аралашмабыз.
ЙӘҺВӘ КЕБЕК, ШӘФКАТЬЛЕ ҺӘМ КЫЗГАНУЧАН БУЛЫГЫЗ
16, 17. а) Йәһвә гөнаһ кылучыларның нәрсә эшләүләрен тели? (Йәзәкил 18:32) ә) Өлкәннәр, гөнаһ кылучыларга тәүбәгә килергә булышканда, ни өчен Йәһвә белән хезмәттәшлек итә дип әйтеп була?
16 Бу журналдагы биш өйрәнү мәкаләсеннән без нәрсәгә өйрәндек? Йәһвә беркемнең дә һәлак ителүен теләми. (Йәзәкил 18:32 укы.) Ул гөнаһ кылучыларның үзе белән татулашуларын тели (2 Көр. 5:20). Менә ни өчен Йәһвә тарих дәвамында үз халкын да, аерым кешеләрне дә тәүбә итәргә һәм үзенә кайтырга дәртләндергән. Бүген өлкәннәр, гөнаһ кылган кардәшләргә тәүбәгә килергә булышканда, Йәһвә белән бер эштә катнаша һәм аның белән хезмәттәшлек итә дип әйтеп була. Нинди зур хөрмәт бу! (Рим. 2:4; 1 Көр. 3:9)
17 Гөнаһ кылучылар тәүбә иткәндә, күктә нинди шатлык булганын күз алдына гына китерегез! Йәһвә һәрбер сарыгының кайтуына шәхсән сөенә. Йәһвәнең шәфкате, кызгануы һәм юмарт игелеге шундый бөек! Бу безне аны тагы да ныграк яратырга дәртләндерә. Әйдәгез, беркайчан да Йәһвәнең мәрхәмәтле Аллаһы булуы турында онытмыйк һәм, аның кебек, үзебез дә шәфкатьле булыйк! (Лүк 1:78)
111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр
a Без «җыелыштан чыгару» дигән терминны бүтән кулланмаячакбыз. Аның урынына «җыелыштан читләштерү» диярбез.
b Изге Язмаларда кичермәслек гөнаһ бар дип әйтелә, әмма сүз билгеле бер гөнаһ турында бармый. Андый гөнаһ аңлы рәвештә, үҗәтләнеп, Аллаһының ихтыярына каршы баруны үз эченә ала. Кеше бу гөнаһны кылганмы, юкмы икәнен Аллаһы үзе билгели (Марк 3:29; Евр. 10:26, 27).