Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Кардәшләр белән Йәһвә кебек мөгамәлә итегез

Кардәшләр белән Йәһвә кебек мөгамәлә итегез

«Тышкы күренешкә карап башка хөкем итмәгез, хөкемегез гадел булсын» (ЯХЪЯ 7:24).

101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Без Изге Язмалардан Йәһвәнең нинди күркәм сыйфатын күрәбез?

СЕЗ кешеләрнең үзегезне тән төсе, йөзегез я тышкы кыяфәтегез буенча хөкем итүләрен теләр идегезме? Мөгаен, юк. Йәһвәнең безне кеше күзе күрә алган нәрсәләр буенча хөкем итмәгәнен белү йөрәгебезне җылыта! Бер очракта Йәһвә Ишмуилга Исраил патшасын майларга кушкан һәм бу патша Ишай улларының берсеннән сайланачак дигән. Әмма Йәһвә аларның кайсысын сайлаган? Патша кебек күренгән Ишайның олы улы Илиабны күргәч, Ишмуил: «Менә ул Йәһвәнең майланганы»,— дип уйлап куйган. Әйе, Ишмуил бу очракта Йәһвә кебек карамаган. Йәһвә Ишмуилга болай дип әйткән: «Аның тышкы кыяфәтенә һәм озын буена карама, чөнки мин аны кире кактым». Без моннан нинди сабак алабыз? «Кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә» (1 Иш. 16:1, 6, 7).

2. Ни өчен без кешене тышкы кыяфәте буенча хөкем итмәскә тиеш? (Яхъя 7:24) Мисал китерегез.

2 Камилсез кешеләр буларак, барыбыз да вакыт-вакыт башкаларны тышкы күренешенә карап хөкем итә. (Яхъя 7:24 укы.) Әмма, күргәннәргә генә нигезләнеп, кеше турында бик аз гына белеп була. Мисал итеп тәҗрибәле табибны алыйк. Ул кешегә карап күпне беләчәкме? Мөгаен, бигүк күпне түгелдер. Пациентның хәлен, симптомнарын һәм элеккеге чирләрен белер өчен, табибка аны игътибар белән тыңларга кирәк булыр. Бәлки, ул пациентны хәтта рентгенга җибәрер. Боларның барысы табибка дөрес диагноз куярга булышыр. Без дә, кешеләрнең тышкы кыяфәтләренә генә карап, аларның хәлләренә тулысынча төшенә алмабыз. Шуңа күрә безгә кешенең эчке асылын күрергә тырышырга кирәк. Әлбәттә, без кешеләрнең йөрәкләрендә ни булганын күрмибез, шуңа күрә Йәһвә аларны белгән кебек яхшы белә алмыйбыз. Әмма без Йәһвәдән үрнәк ала алабыз. Ничек итеп?

3. Бу мәкаләдә китерелгән Изге Язмалардагы очракларны карап чыгу безгә ничек булышыр?

3 Йәһвә үз хезмәтчеләре белән ничек мөгамәлә итә? Ул аларны тыңлый. Ул аларның хәл-шартлары белән үткәндәге тормышларын исәпкә ала. Шулай ук Аллаһы кызганучанлык күрсәтә. Мәсәлән, ул Юныс, Ильяс, Һаҗәр һәм Лутка андый мөнәсәбәт күрсәткән. Йәһвәнең мисалын карап чыгып, без кардәшләргә карата назлы булырга өйрәнербез.

ИГЪТИБАР БЕЛӘН ТЫҢЛАГЫЗ

4. Ни өчен Юныска карашыбыз тискәре булырга мөмкин?

4 Беренче карашка, Юныс ышанычсыз, хәтта тугрылыксыз кеше булып күренәдер. Ул Йәһвәдән туры җитәкчелек алган: аңа Нинәвәдә хөкем хәбәрен игълан итәргә кушылган. Әмма, Йәһвәне тыңлар урынына, Юныс «Йәһвәдән качкан»: корабка утырып, гел икенче якка киткән (Юныс 1:1—3). Сез Юныска тагын бер мөмкинлек бирер идегезме? Бәлки, юктыр да. Ләкин Йәһвә аңа икенче мөмкинлек бирергә булган (Юныс 3:1, 2).

5. Юныс 2:1, 2, 9 безгә Юныс турында нәрсә ачыклый?

5 Һичшиксез, Юныс Йәһвәгә еш кына дога кылган. Балык карыныннан әйтелгән догасыннан аның асылда нинди кеше булганы күренә. (Юныс 2:1, 2, 9 укы.) Юныс Йәһвә кушканны үтәүдән качкан булса да, догасы аның бик басынкы, рәхмәтле һәм Йәһвәгә тыңлаучан кеше булганын күрсәтә. Менә ни өчен Йәһвә аны кадерләгән, аның догасына җавап биргән һәм аны пәйгамбәр итеп куллануын дәвам иткән!

Тулы мәгълүматка ия булу кызганучан булырга ярдәм итәр (6 нчы абзацны кара.) *

6. Ни өчен игътибар белән тыңлау чыннан да мөһим?

6 Башкаларны игътибар белән тыңлар өчен, безгә басынкы һәм сабыр булырга кирәк. Бу ким дигәндә өч сәбәп аркасында файдалы. Беренчедән, кешеләр турында ялгыш нәтиҗәләргә килү ихтималлыгы азрак булыр. Икенчедән, без кешеләрнең хисләрен һәм мотивларын аңларбыз һәм бу безгә кызганучан булырга ярдәм итәр. Өченчедән, без кешегә үз-үзен яхшырак аңларга булыша алырбыз. Кайвакыт без бит хәтта үз-үзебезне аңламыйбыз. Башкаларга йөрәгебезне бушату безгә үз ситуациябезгә төшенергә булыша ала (Гыйб. сүз. 20:5). Азиядә хезмәт итүче бер өлкән болай ди: «Бер очракта мин, кардәшне тыңлап бетермичә, киңәш бирергә ашыктым. Мин бер апа-кардәшкә комментарийларын яхшыртырга кирәк дип әйттем. Соңрак бу апа-кардәшкә комментарийлар бирү җиңел булмаганын һәм уку аңа авыр бирелгәнен белдем». Әйе, өлкәннәр башта тыңларга, ә аннан соң гына киңәш бирергә мөһим икәнлеген онытмаска тиеш! (Гыйб. сүз. 18:13)

7. Йәһвәнең Ильяс белән ничек мөгамәлә итүеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

7 Кайбер кардәшләргә, культуралары һәм холыклары аркасында, үз хисләрен имандашларына ачу авыр. Аларга үз йөрәкләрен ачарга җиңелрәк булсын өчен, без үз ягыбыздан берәр нәрсә эшли алабызмы? Ильяс Изәбелдән качып киткәч, Йәһвәнең аның белән ничек мөгамәлә итүен исегезгә төшерегез. Ильяс үз йөрәген Йәһвәгә тулысынча ачканга кадәр күп көннәр үткән. Йәһвә аны игътибар белән тыңлаган. Аннан соң ул Ильясның рухын күтәргән һәм мөһим йөкләмә биргән (1 Пат. 19:1—18). Бәлки, үзен иркен хис итәр өчен һәм йөрәген бушатыр өчен, кардәшебезгә берникадәр вакыт кирәк булыр. Әмма, Йәһвә кебек, сабыр булсак, кардәшебез безгә күңелен ачар һәм без аның хисләрен аңлый алырбыз. Кардәшебез үз хисләрен сөйләгәндә, без игътибар белән тыңларга тиеш.

КАРДӘШЛӘР БЕЛӘН ЯХШЫРАК ТАНЫШЫГЫЗ

8. Яратылыш 16:7—13 буенча, Йәһвә Һаҗәргә ничек булышкан?

8 Сараяның хезмәтчесе Һаҗәр, Ибрамның хатыны булып киткәч һәм балага узгач, масаеп киткән һәм Сараяны бернигә куймый башлаган. Хәл шулкадәр киеренке булып киткән ки, Сарая хәтта Һаҗәрне куып чыгарган (Ярат. 16:4—6). Камилсез кешеләр буларак, без Һаҗәргә шул кирәк тә дип уйлап куйганбыздыр. Ләкин Йәһвә Һаҗәргә башкача караган. Ул аның янына фәрештәне җибәргән. Фәрештә Һаҗәргә үз фикер йөртүен үзгәртергә булышкан һәм аны фатихалаган. Һаҗәр Йәһвәнең игътибарын сизгән һәм Ул аның хәле турында барысын да белә икәнлеген аңлаган. Һаҗәр Йәһвәгә хәтта болай дип мөрәҗәгать иткән: «Син барысын да күреп торучы Аллаһы». (Яратылыш 16:7—13 укы.)

9. Ни өчен Йәһвә Һаҗәргә карата назлы булган?

9 Йәһвә Һаҗәргә ничек караган? Ул аның элеккеге тормышын һәм нәрсә кичереп чыкканын нечкәлекләренә кадәр белгән (Гыйб. сүз. 15:3). Һаҗәр еврейләр гаиләсендә яшәүче мисырлы кол булган. Ул үзен чит кеше кебек хис иткәнме? Ул үз гаиләсен һәм туган илен сагынганмы? Һаҗәрнең Ибрамның бердәнбер хатыны булмаганын да онытмыйк. Бу Йәһвәнең башлангыч ниятенә кермәсә дә, элек Аллаһының кайбер хезмәтчеләре үзләренә берничә хатын алган (Мат. 19:4—6). Әлбәттә, бу хатыннар арасында көнчелек белән нәфрәт кенә тудырган. Йәһвә Һаҗәрнең Сараяга карата хөрмәтсез тәртибен хупламаган, әмма ул аның үткәндәге тормышын һәм хәл-шартларын исәпкә алган.

Кардәшләрне яхшырак белергә тырышыгыз (10—12 нче абзацларны кара.) *

10. Кардәшләр белән яхшырак танышырга нәрсә булышыр?

10 Бер-беребезне аңларга тырышсак, без Йәһвәдән үрнәк алуыбызны күрсәтербез. Кардәшләр белән яхшырак танышырга тырышыгыз. Җыелыш очрашуы алдыннан һәм аннан соң алар белән аралашыгыз, бергә хезмәттәшлек итегез һәм, мөмкин булса, аларны кунакка чакырыгыз. Шулай эшләп, сез, бәлки, үзен әллә ни дусларча тотмаган апа-кардәшнең чынлыкта оялчан булуын күрерсез, ә байлык яратучы кебек күренгән абый-кардәшнең чынлыкта бик кунакчыл булуын аңларсыз, ә еш кына соңга калучы гаиләнең каты каршылык аша үткәнен белерсез (Әюп 6:29). Әлбәттә, «кеше эшенә тыкшынучылар» булырга кирәкми (1 Тим. 5:13). Шул ук вакыт кардәшләр белән яхшы танышу һәм тормышларына нәрсә тәэсир иткәнен аңларга тырышу — бу бик яхшы нәрсә.

11. Ни өчен өлкәннәргә Йәһвә сарыкларын яхшы белү мөһим?

11 Өлкәннәргә җыелыштагыларның тормышлары турында белү аеруча мөһим. Артур исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул район күзәтчесе булып хезмәт иткән. Артур бер өлкән белән бик оялчан булып күренгән апа-кардәшкә килеп китәргә булган. Ул болай дип сөйли: «Бу апа-кардәш үзенең тол хатын булуын, ирен өйләнешкәннән соң күп тә үтмәстән югалтканын сөйләде. Авырлыкларына карамастан, ул рухи карашлы ике кыз үстергән. Әмма хәзер бу апа-кардәшнең күзләре начар күрә башлаган, һәм ул депрессиягә бирелгән. Әмма аның Йәһвәгә карата мәхәббәте һәм нык иманы какшамаган. Без бу апа-кардәштән күп нәрсәгә өйрәнеп булганын аңладык» (Флп. 2:3). Бу район күзәтчесе Йәһвәнең үрнәгенә ияргән дип әйтеп була. Йәһвә үз сарыкларын да, аларның күңел әрнүен дә яхшы белә (Чыг. 3:7). Сарыкларны яхшы белгәнгә, өлкән аларга яхшырак ярдәм итә алыр.

12. Бер апа-кардәшкә үз имандашы белән яхшырак танышу нинди файда китергән?

12 Үзегезгә ошап бетмәгән кардәшләрнең тормышлары белән танышсагыз, сезгә, мөгаен, аларга миһербанлы булу күпкә җиңелрәк булыр. Бер мисал. Азиядә яшәүче бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Җыелышымда бер апа-кардәш кычкырып сөйләшә иде. Аңа әдәп җитеп бетми дип уйлый идем мин. Әмма, аның белән вәгазьгә баргач, мин аның элек үз әти-әнисенә базарда балык сатарга булышканын белдем. Аңа, сатып алучыларны җәлеп итәр өчен, кычкырып чакырырга туры килгән икән». Бу апа-кардәш болай дип дәвам итә: «Кардәшләремне аңлар өчен, миңа аларның чыгышлары белән яхшырак танышырга кирәклеген аңладым». Әйе, кардәшләр белән танышу тырышлыклар куюны таләп итә. Әмма, Изге Язмалардагы киңәш буенча эш итеп һәм йөрәгегезне киң ачып, сез Йәһвәдән үрнәк аласыз, ә ул «һәртөрле кешене» ярата (1 Тим. 2:3, 4; 2 Көр. 6:11—13).

КЫЗГАНУЧАН БУЛЫГЫЗ

13. Яратылыш 19:15, 16 дан күренгәнчә, фәрештәләр Лутка нәрсә әйткән һәм ни өчен?

13 Бик җаваплы моментта Лут Йәһвәнең күрсәтмәләрен кулланырга ашыкмаган. Кич белән Лут янына ике фәрештә килгән һәм гаиләсе белән Сәдүмнән чыгарга кушкан. Ни өчен? Фәрештәләр болай дип аңлаткан: «Без бу шәһәрне юк итәбез» (Ярат. 19:12, 13). Инде төн үткән, ә Лут һәм аның гаиләсе һаман да йортларын калдырмаган! Фәрештәләр Лутны тагын бер тапкыр кисәткән. Әмма ул «тоткарланып торган». Без Лутны ваемсыз я хәтта тыңламаучан кеше дип күз алдына китерәбездер. Әмма Йәһвә аңа башкача караган. «Йәһвә аңа үз рәхимлелеген күрсәткәнгә», фәрештәләр Лутны гаиләсе белән кулыннан тотып шәһәрдән чыгарган. (Яратылыш 19:15, 16 укы.)

14. Ни сәбәпле Йәһвә Лутны кызгана алган?

14 Йәһвә Лутны төрле сәбәпләр аркасында кызгана алган. Бәлки, Лут шәһәр читендәге кешеләрдән курыккан, шуңа күрә чыгарга ашыкмаган. Лутның куркыр өчен башка сәбәпләре дә булган. Мөгаен, Лут ике патшаның якындагы үзәндә асфальт чокырларына егылганы турында белгәндер (Ярат. 14:8—12). Ата һәм ир буларак, Лут үз гаиләсе турында да борчылгандыр. Өстәвенә, Лут бик бай кеше булган, шуңа күрә аның, мөгаен, Сәдүмдә яхшы йорты булган (Ярат. 13:5, 6). Әлбәттә, моның барысы Лутны акламый — ул Йәһвәне шунда ук тыңларга тиеш булган. Ләкин Йәһвә, Лутның хатасыннан тыш, аның тәкъва булуын да күргән (2 Пет. 2:7, 8).

Игътибар белән тыңласак, без ничек миһербанлык күрсәтеп булганын күрербез (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. Башкаларны хөкем итәр урынына, нәрсә эшләү яхшырак булыр иде?

15 Кешене хөкем итәр урынына, аның хисләрен аңларга тырышу күпкә яхшырак булыр иде. Европадан булган Вероника исемле апа-кардәш шулай эшләргә тырыша да. Ул болай дип сөйли: «Бер апа-кардәшнең кәефе һәрвакыт начар кебек күренә иде. Ул башкалар белән дә аралашмый иде. Кайвакыт аңа хәтта килеп эндәшү авыр иде. Әмма мин: „Аның урынында булган булсам, дусларга мохтаҗ булыр идем“,— дип уйлап куйдым. Шуңа күрә мин бу апа-кардәштән үзен ничек хис иткәне турында сорадым. Ул үз йөрәген ача башлады! Хәзер мин бу кардәшне яхшырак аңлыйм».

16. Ни өчен, кызганучанлык сыйфатын үстерер өчен, безгә дога кылырга кирәк?

16 Кешене Йәһвә генә тулысынча аңлый ала (Гыйб. сүз. 15:11). Шуңа күрә Йәһвәдән башкаларга аның күзлегеннән карарга булышсын дип сорагыз һәм аларга карата кызганучанлык сыйфатын ничек күрсәтергә икәнлеген аңларга булышсын дип үтенегез. Дога кылу Анжела исемле апа-кардәшкә миһербанлык сыйфатын тагы да күбрәк дәрәҗәдә күрсәтергә булышкан. Аңа үз җыелышындагы бер апа-кардәш белән хезмәттәшлек итү авыр булып киткән. Анжела болай дип таный: «Бу кардәшне тәнкыйтьли башлау һәм аңардан читләшү иң җиңел юл булыр иде. Әмма мин Йәһвәдән бу апа-кардәшкә карата кызганучан булырга булышсын дип сорадым». Йәһвә Анжеланың догасына җавап биргәнме? Ул болай ди: «Без бергә вәгазьгә бардык һәм аннан соң берничә сәгать аралаштык. Мин аны игътибар белән тыңладым. Хәзер аңа карата яратуым ныгыды, һәм мин аңа алга таба да ярдәм итәргә тәвәккәл».

17. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

17 Нинди кардәш яратуыбызга лаек, ә кем лаек түгел икәнлеген без билгели алмыйбыз. Юныс, Ильяс, Һаҗәр һәм Лут проблемаларга очраган кебек, бар кардәшләребез дә проблемаларга очрый. Бәлки, кайберләрендә алар үзләре гаепледер. Дөресен генә әйткәндә, кайвакыт барыбыз турында да алай дип әйтеп була. Шуңа күрә Йәһвә безгә бер-беребезгә карата шәфкатьле булырга куша да (1 Пет. 3:8). Йәһвәгә буйсынганда, без бөтендөнья гаиләбезнең бердәмлегенә өлеш кертәбез, ә безнең гаҗәеп гаиләбезнең әгъзалары бик төрле. Шуңа күрә, әйдәгез, бер-беребезне игътибар белән тыңлыйк, яхшырак танышырга тырышыйк һәм кызганучан булырга әзер булыйк.

87 ҖЫР Кил, җаныңны яңартып җибәр!

^ 5 абз. Камилсезлегебез аркасында, без кайвакыт башкалар турында һәм аларның мотивлары турында ашыгыч нәтиҗәләр ясыйбыз. Йәһвә исә «йөрәкне күрә» (1 Иш. 16:7). Ул Юныс, Ильяс, Һаҗәр һәм Лутка ярату белән ярдәм иткән. Бу мәкалә ярдәмендә шушы мисалларны карап чыгу безгә, Йәһвәдән үрнәк алып, кардәшләребез белән йомшак мөгамәлә итәргә булышыр.

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: олы яшьтәге абый-кардәш яшьрәк кардәштән зарлана, чөнки тегесе очрашуга соңга калып килгән. Соңрак ул теге кардәшнең авариягә эләккән булганын белеп ала.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: башта төркем күзәтчесе апа-кардәшне ачык йөзле дип санамаса да, соңрак ул аның оялчан булуын һәм таныш булмаган кешеләр арасында үзен кыен хис иткәнен белеп ала.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш, башка кардәшне Патшалык Залында беренче тапкыр очраткач, аны караңгы чырайлы кеше дип санаган, әмма соңрак, аның белән яхшырак танышкач, ул аның ачык кеше булуын күргән.