Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез өлгергән игеннәрне күрәсезме?

Сез өлгергән игеннәрне күрәсезме?

«Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән, һәм урак өсте җиткән» (ЯХЪЯ 4:35).

64 ҖЫР Уңыш уруда шатлык белән катнашабыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Яхъя 4:35, 36 да язылган сүзләрне Гайсә, күрәсең, ни сәбәпле әйткән?

ГӘЛИЛӘЯГӘ юл тотканда, Гайсә басулар аша үткән. Күрәсең, бу басуларда яшь арпа үскән (Яхъя 4:3—6). Урак эшләре якынча дүрт айдан соң гына башланырга тиеш булган. Шуңа күрә Гайсәнең сүзләре бераз сәер яңгырагандыр: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән, һәм урак өсте җиткән». (Яхъя 4:35, 36 укы.) Аның нәрсә әйтәсе килгән?

2 Күрәсең, Гайсә, образлы тел кулланып, кешеләр турында сөйләгән. Моңа кадәр булган хәлләрне исебезгә төшерик. Яһүдләрнең самариялеләр белән уртак эшләре булмаса да, Гайсә самарияле хатын-кызга вәгазьләгән — һәм тегесе тыңлаган! Ул үз шәһәрендәге кешеләргә Гайсә турында сөйләгән, һәм алар, кызыксынып, аның янына киткән. Гайсә «урак өсте җиткәне» турында әйткәндә, шул самариялеләр төркеме Гайсә үз шәкертләре белән сөйләшкән урынга якынлаша барган (Яхъя 4:9, 39—42). Бер Изге Язмалар белгече бу очрак турында болай ди: «Бу ашкынучан кешеләр өлгергән игеннәргә охшаш булган».

Территориябездәге кешеләргә «өлгергән игеннәргә» кебек карасак, бу хезмәтебезгә ничек тәэсир итәчәк? (3 нче абзацны кара.)

3. Кешеләргә Гайсә кебек карасагыз, бу вәгазьләү рәвешегезгә ничек тәэсир итәчәк?

3 Ә сезнең территориягездәге кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Сезнең карашыгыздан, алар өлгергән игенгә охшаганмы? Андый караш сакласагыз, сез 1) ашкынып вәгазьләрсез; урак өсте вакыты кыска булган кебек, безнең дә вакытыбыз кысан икәнлеген истә тотарсыз. 2) Яхшы хәбәрне кабул итүче кешеләрне күрү сезгә бәхет китерер; Изге Язмаларда болай әйтелә бит: «Кешеләр урак өстендә шатлана» (Ишаг. 9:3). 3) Сез һәр кешегә потенциаль кардәшкә кебек карарсыз һәм кереш сүзләрегезне аның ихтыяҗларына туры китерерсез.

4. Без рәсүл Паулдан нәрсәгә өйрәнербез?

4 Гайсәнең шәкертләре самариялеләрдән җүнле нәрсә чыкмас дип уйлагандыр, әмма Гайсә алай уйламаган. Ул аларга потенциаль шәкертләргә кебек караган. Безгә дә территориядәге кешеләргә булачак мәсихчеләргә кебек карарга кирәк. Рәсүл Паул бу өлкәдә яхшы үрнәк калдырган. Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бу мәкаләдә без шуны карап чыгарбыз: 1) Паул үз тыңлаучыларының карашлары турында кайдан белгән? 2) Ул аларны нәрсә кызыксындыра алганын ничек аңлаган? 3) Аларга потенциаль кардәшләргә кебек карарга Паулга нәрсә булышкан?

КЕШЕЛӘР НӘРСӘГӘ ЫШАНА?

5. Ни өчен Паул яһүдләрне яхшы аңлаган?

5 Паул еш кына синагогаларда вәгазьләгән. Тисалуникәдәге синагогада, мәсәлән, ул «өч Шимбә рәттән... [яһүдләр] белән Язмалар нигезендә фикер алышкан» (Рәс. 17:1, 2). Мөгаен, Паул үзен синагогада иркен хис иткән, чөнки ул яһүд динендә үскән (Рәс. 26:4, 5). Паул, яһүдләрне яхшы аңлаганга, аларга җиңел генә вәгазьли алган (Флп. 3:4, 5).

6. Афинадагы базарда очраган кешеләр синагогадагы кешеләрдән нәрсә белән аерылып торган?

6 Паул, эзәрлекләүчеләр аркасында Тисалуникәдән, ә соңрак Бируядән качарга мәҗбүр булганга, Афинага килгән. Ул анда да, «синагогага кереп, яһүдләр белән, Аллаһыга гыйбадәт кылучы башкалар белән... фикер алышкан» (Рәс. 17:17). Базар мәйданында исә Паул фәлсәфәчеләрне һәм башка мәҗүсиләрне очраткан. Алар өчен Паулның хәбәре «яңа тәгълимат» булган. Алар Паулга болай дигән: «Әйткәннәрең колакларыбызга әллә нинди сәер сүзләр булып яңгырый» (Рәс. 17:18—20).

7. Рәсүлләр 17:22, 23 буенча, Паул үзенең кереш сүзләрен ничек үзгәрткән?

7 Рәсүлләр 17:22, 23 укы. Паул мәҗүси афиналыларга һәм яһүдләргә төрлечә вәгазьләгән. Мөгаен, Паул: «Афиналылар нәрсәгә ышана?» — дип уйлангандыр. Ул аларның тормыш рәвешенә һәм дини гореф-гадәтләренә игътибар иткән. Аннан соң Паул аларның гыйбадәт кылулары һәм Изге Язмалардагы хакыйкать арасында уртак якларны табарга тырышкан. Бер Изге Язмалар белгече болай дигән: «Яһүди мәсихче буларак, Паул шуны аңлаган: греклар яһүдләр белән мәсихчеләр табынган Аллаһыга табынмый, ләкин ул бу Аллаһының алар өчен чит булмаганын аңлатырга тырышкан». Әйе, Паул вәгазьләү ысулларын кешеләрнең ихтыяҗларына туры китергән. Ул афиналыларга аның хәбәре «Билгесез илаһтан» килә дип әйткән. Ә алар шул Аллаһыга хезмәт итәргә тырышкан. Мәҗүси греклар Изге Язмалар белән таныш булмаса да, Паул аларга кул селтәмәгән. Ул аларга өлгергән игеннәргә кебек караган һәм аларны җәлеп итәрлек итеп сөйләгән.

Паул кебек, күзәтүчән булыгыз, кереш сүзләрегезне үзгәртегез һәм кешеләрнең потенциалын күрегез (8, 12, 18 нче абзацларны кара.) *

8. а) Территориягездәге кешеләрнең нәрсәгә ышанганнарын ничек аңлап була? ә) Кеше, минем үз динем бар, дисә, аңа нинди җавап кайтарып була?

8 Паул кебек, күзәтүчән булыгыз. Территориягездәге кешеләрнең ышанулары нинди? Моны күрсәтүче билгеләргә игътибар итегез. Кешенең йортына я машинасына карап, аның хуҗасы турында нәрсә әйтеп була? Ә кешенең исеменнән, киенү рәвешеннән, тышкы кыяфәтеннән я кулланган сүзләреннән аның дине турында нәрсә әйтеп була? Бәлки, кеше сезгә турыдан-туры, минем үз динем бар, дип әйтер. Андый очракларда махсус пионер булып хезмәт итүче Флютура исемле апа-кардәшебез кешеләргә болай дип әйтә: «Мин сезгә үз карашларымны тагар өчен килмәдем. Бары тик мондый сорау турында сөйләшергә генә теләгән идем...» — һәм билгеле бер темага күчә.

9. Диндар кеше белән нинди уртак нигез табып була?

9 Диндар кеше белән нинди теманы карап чыгып була? Башта уртак якларны табарга тырышыгыз. Бәлки, ул да бердәнбер Аллаһыга гыйбадәт кылырга кирәк дип саныйдыр, Гайсәне кешелекнең Коткаручысы буларак кабул итәдер һәм тиздән явызлык юкка чыгар дип ышанадыр. Икегез дә ышанган тәгълиматларга нигезләнеп, кешегә Изге Язмалардагы хәбәрне сөйләргә тырышыгыз.

10. Без нәрсә эшләргә тырышырга тиеш һәм ни өчен?

10 Шуны да онытмагыз: кайвакыт кешеләр үз диненең кайбер тәгълиматларына ышанмый. Шуңа күрә, кешенең дине нинди икәнлеген билгеләсәгез дә, аның шәхси карашларын да белергә кирәк. «Күпләр бүген үз дини карашларын фәлсәфә белән буташтыра»,— дип сөйли Австралиядә махсус пионер булып хезмәт итүче Дэйвид. Ә Албаниядә хезмәт итүче бер апа-кардәш болай ди: «Кайбер кешеләр үзләрен билгеле бер диннең әгъзалары дип атый, ә сөйләшүнең ахырында Аллаһыга ышанмаганнары турында әйтә». Аргентинада хезмәт итүче бер миссионер абый-кардәш әйткәнчә, кайвакыт кешеләр Троицага ышанганнары турында әйтә, әмма алар Ата, Угыл һәм изге рухның бер Аллаһы булуына ышанмый. «Моны белгәнгә, кеше белән уртак нигезне табу җиңелрәк»,— дип әйтә ул. Шуңа күрә кешенең чынлыкта нәрсәгә ышанганын аңларга тырышыгыз. Шул чакта сез, рәсүл Паул кебек, «һәркайсы кешегә ярдәм итә» алырсыз (1 Көр. 9:19—23).

КЕШЕЛӘР НӘРСӘ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНА?

11. Рәсүлләр 14:14—17 дә язылганча, Паул Листрадагы халыкка яхшы хәбәрне ничек җиткергән?

11 Рәсүлләр 14:14—17 укы. Паул үз тыңлаучыларын нәрсә кызыксындырганын аңлаган һәм кереш сүзләрен шуңа туры китергән. Мәсәлән, бер очракта аңа Листрада халык төркеменә вәгазьләргә туры килгән, ә бу кешеләр Изге Язмалар турында бик аз белгән я хәтта бернәрсә дә белмәгән. Паул шул кешеләр аңлый алырлык итеп сөйләгән. Ул Аллаһының мул уңыш һәм йөрәккә шатлык китерүче нәрсәләр биргәне турында сөйләгән. Паулның тыңлаучыларына аның сүзләрен һәм мисалларын аңлау авыр булмаган.

12. Кешене нәрсә кызыксындырганын ничек билгеләп була һәм кереш сүзләрне моңа ничек туры китерергә?

12 Сез дә территориягездәге кешеләрне нәрсә кызыксындырганы турында уйланыгыз һәм кереш сүзләрегезне моны исәпкә алып сайлагыз. Кешенең йортына килгәч, аның өчен нәрсә мөһим икәнлеген ничек билгеләргә? Кабатлап әйтик: күзәтүчән булыгыз. Бәлки, кеше бакчада эшлидер, китап укый, машинасын ремонтлый я башка эш белән шөгыльләнәдер. Урынлы булса, сез кереш сүзегезне аның шөгыленә бәйли аласыз (Яхъя 4:7). Хәтта кешенең киеменнән дә аның турында күп нәрсә белеп була — мәсәлән, милләте, эше я яраткан спорт командасы турында. «Мин 19 яшьлек егет белән сөйләшүне башладым,— дип сөйли Густаво.— Аның футболкасында атаклы бер җырчы сурәтләнгән иде. Мин, моңа игътибар итеп, аны сораштыра башладым, һәм ул ни өчен андый футболка киеп йөргәнен аңлатырга тотынды. Ахыр чиктә бу сөйләшү Изге Язмалар өйрәнүенә китерде, һәм хәзер бу егет — безнең кардәшебез».

13. Кешегә Изге Язмалар өйрәнүен кызыксындырырлык итеп ничек тәкъдим итеп була?

13 Кешегә Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим иткәндә, аны кызыксындырырга тырышыгыз; бу өйрәнү аңа нинди файда китерәчәген аңлатыгыз (Яхъя 4:13—15). Мәсәлән, кызыксыну күрсәткән бер хатын-кыз апа-кардәшебезне үз йортына чакырып керткән. Аның йортында профессор булуын күрсәтүче сертификат эленеп торган. Моны күреп, апа-кардәшебез, без дә кешеләрне өйрәтәбез, дип әйткән. Ул Изге Язмалар өйрәнү программасы һәм очрашулар ярдәмендә белем таратуыбыз турында сөйләп биргән. Бу хатын-кыз өйрәнүгә ризалашкан, киләсе көнне җыелыш очрашуына барган һәм берникадәр вакыттан соң район конгрессына килгән. Бер елдан соң ул суга чумдырылган. Уйланыгыз: ә сез килеп киткән кешеләрне нәрсә кызыксындыра? Аларга өйрәнү программабыз кызык булып күренсен өчен, сез нәрсә әйтә аласыз?

14. Өйрәнүне кешенең ихтыяҗларына туры китерергә сезгә нәрсә булышыр?

14 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башлагач, һәрбер өйрәнүгә әзерләнеп килегез. Өйрәнүчегезнең үткәндәге тормышы, хәл-шартлары һәм аны нәрсә кызыксындырганы турында уйланыгыз. Әзерләнгәндә, нинди шигырьләр укып, нинди роликлар күрсәтеп һәм, хакыйкатьне аңлатыр өчен, нинди мисаллар китереп булганы турында уйланыгыз. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Өйрәнүчемне аеруча нәрсә кызыксындырыр һәм аның йөрәгенә ничек ирешергә?» (Гыйб. сүз. 16:23) Албаниядә яшәүче Флора исемле пионер бер хатын-кыз белән өйрәнә башлаган. Бу хатын терелтү турындагы тәгълиматны берничек тә кабул итә алмаганы турында әйткән. Флора аны бу тәгълиматны кабул итәргә мәҗбүр итмәгән. Ул болай ди: «Башта аңа терелтүне вәгъдә итүче Аллаһы белән танышырга кирәк дип уйладым». Флора һәрбер өйрәнүдә Йәһвәнең яратуына, зирәклегенә һәм көченә игътибар итә башлаган. Соңрак аның өйрәнүчесе терелтү турындагы тәгълиматка ышана башлаган. Хәзер ул ашкынучан Йәһвә Шаһите.

КЕШЕЛӘРГӘ ПОТЕНЦИАЛЬ КАРДӘШЛӘРГӘ КЕБЕК КАРАГЫЗ

15. Рәсүлләр 17:16—18 буенча, Паулга Афинада нәрсә ошамаган, ләкин ни өчен ул афиналыларга кул селтәмәгән?

15 Рәсүлләр 17:16—18 укы. Афина шәһәре потка табыну, әхлаксызлык һәм мәҗүси фәлсәфәләр белән тулы булса да, Паул афиналылар хакыйкатьне кабул итмәс дип уйламаган. Кайбер афиналыларның мыскыллап көлүләре дә Паулны аларга вәгазьләүдән туктатмаган. Элек Паул үзе дә «көфер сүз әйтүче, эзәрлекләүче һәм дорфа» булган, әмма ул да мәсихче булып киткән (1 Тим. 1:13). Гайсә Паулның потенциалын күргән кебек, Паул да афиналыларның потенциалын күргән. Һәм ул ялгышмаган (Рәс. 9:13—15; 17:34).

16, 17. Һәртөрле кешеләр хакыйкать юлына баса алганын нәрсә дәлилли? Мисаллар китерегез.

16 Беренче гасырда төрле кешеләр Гайсәнең шәкертләре булып киткән. Грециядәге Көринт шәһәренә хат язганда, Паул кайбер кардәшләрнең элек җинаятьчеләр һәм әхлаксыз кешеләр булганнарын телгә алган һәм болай дип өстәгән: «Кайберләрегез шундый иде. Әмма Аллаһы сезне... юып чистартты» (1 Көр. 6:9—11). Сез андый кешеләрне очраткан булсагыз, алар, үзгәреп, мәсихчеләр булып китә алганына ышаныр идегезме?

17 Бүген дә төрле кешеләр үз тормышларын үзгәртә һәм мәсихче юлына баса. Австралиядә махсус пионер булып хезмәт итүче Юкина моңа үзе инанган. Бер көнне ул эшендә бер хатын-кыз белән танышкан. Аның күп татуировкалары булган, һәм ул чиктән тыш киң кием киеп йөргән. «Мин аңа вәгазьләргәме, юкмы дип шикләнеп тордым,— дип сөйли Юкина.— Әмма сөйләшүне башларга булдым. Бу хатын-кыз Изге Язмалар белән шулкадәр кызыксынган ки, хәтта татуировкалары арасында Зәбур китабыннан шигырьләр дә бар иде!» Бу хатын-кыз өйрәнә һәм җыелыш очрашуларына йөри башлаган *.

18. Ни өчен без кешеләрне хөкем итмәскә тиеш?

18 Гайсә, игеннәр өлгергән дигәндә, аңа шактый күп кеше иярер дигәнне күздә тотканмы? Юк. Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, Мәсихкә чагыштырмача аз кеше иярергә тиеш булган (Яхъя 12:37, 38). Өстәвенә, Гайсә кешеләрнең күңелләрендә нәрсә булганын күрә алган һәм күпләрнең аның хәбәрен кабул итмәячәкләрен күргән (Мат. 9:4). Ул үзенә иярергә теләгән кешеләрне эзләгән һәм бар кешеләргә ашкынып вәгазьләгән. Без кешеләрнең йөрәкләрендә ни булганын күрә алмыйбыз, шуңа күрә безгә бигрәк тә территориябездәге кешеләрне хөкем итмәскә кирәк! Моның урынына кешеләрнең потенциалын күрергә тырышыйк. Буркина-Фасо илендә миссионер булып хезмәт итүче Марк болай ди: «Еш кына мин уңышларга ирешер дип уйлаган өйрәнүчеләр өйрәнүне калдыра. Ә өметсез булып күренгән өйрәнүчеләр, киресенчә, уңышларга ирешә. Йәһвә безгә изге рухы ярдәмендә эчкерсез кешеләрне табарга булыша, безгә рух җитәкчелегенә буйсынырга гына кирәк».

19. Без кешеләргә ничек карарга тиеш?

19 Беренче карашка, территориябездәге кешеләр өлгергән игеннәргә әллә ни охшамагандыр. Әмма Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән сүзләрне истә тотыйк: игеннәр өлгергән, алар уракка әзер. Кешеләр, үзгәреп, Гайсә шәкертләре булып китә ала. Йәһвә андый кешеләрне «кыйммәтле» дип саный (Һәг. 2:7). Кешеләргә Йәһвә белән Гайсә кебек карасак, без аларның үткәндәге тормышларын һәм аларны нәрсә кызыксындырганын исәпкә алырбыз. Без аларга ниндидер чит кешеләргә кебек түгел, ә потенциаль кардәшләребезгә кебек карарбыз.

57 ҖЫР Һәртөрле кешегә вәгазьлибез

^ 5 абз. Территориябезгә карашыбыз вәгазьләү рәвешебезгә тәэсир итә. Бу мәкаләдә Гайсә белән рәсүл Паулның үз тыңлаучыларына нинди караш саклаганнары турында сүз барачак. Алар кешеләрнең ышануларын, карашларын исәпкә алган һәм потенциалын күргән. Безгә дә шундый ук караш сакларга нәрсә булышыр?

^ 17 абз. Күбрәк мисалларны «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикада табып була. Бу рубрика 2017 елга кадәр «Күзәтү манарасы»нда бастырыла иде. Хәзер ул jw.org® сайтында чыга. БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА > ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЛӘР дигән сылтама буенча үтегез.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: ирле-хатынлы пар өйдән өйгә йөреп вәгазьли, алар 1) чәчәкләр белән бизәлгән яхшы хәлдәге йортны, 2) кечкенә балалы гаилә яшәгән йортны, 3) пычрак йортны һәм 4) диндар кешеләр яшәгән йортны күрә. Сезнеңчә, без нинди йортта хакыйкатькә сусаган кешеләрне таба алыр идек?