Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Төньяктан килгән халык һөҗүм итә

Төньяктан килгән халык һөҗүм итә

«Минем җиремә... бер халык бәреп керде» (ЙӘИЛ 1:6).

95 ҖЫР Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Расселл кардәш һәм аның фикердәшләре өйрәнүдә нинди ысул кулланган һәм ни өчен шул ысул уңышлы булган дип әйтеп була?

XIX гасырның ахырында Расселл кардәш һәм аның фикердәшләре регуляр рәвештә очраша башлаган. Изге Язмаларны өйрәнүче бу төркем Аллаһы Сүзендә Йәһвә Аллаһы, Гайсә Мәсих, үлем һәм йолым турында нәрсә әйтелгәнен тикшерергә теләгән. Аларның өйрәнү ысулы бик гади булган. Берәрсе сорау күтәргән, аннан соң төркем әгъзалары бу сорауга кагылышлы бар шигырьләрне тикшергән. Ахырда алар тикшерүләренең нәтиҗәләрен язып куйган. Йәһвәнең фатихасы белән бу эчкерсез мәсихчеләр Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны аңлаган. Без бу тәгълиматларны әле дә бик кадерлибез һәм аларга ышанабыз.

2. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне тикшергәндә, нәрсә аркасында ялгыш нәтиҗәгә килеп була?

2 Әмма тиздән бу тырыш тикшерүчеләр шуны күргән: Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңлау — бу бер нәрсә, ә пәйгамбәрлекләрне аңлау — гел икенче нәрсә. Еш кына пәйгамбәрлекне үтәлгәндә я инде үтәлгәч кенә аңлап була. Икенче яктан, теге я бу пәйгамбәрлекне дөрес аңлар өчен, безгә контекстны да исәпкә алырга кирәк. Пәйгамбәрлекнең бер өлешенә игътибар итсәк, ә башкасын исәпкә алмасак, ялгыш нәтиҗәгә килүебез бар. Йәил китабында язылган пәйгамбәрлек белән шулайрак килеп чыкты да. Әйдәгез, бу пәйгамбәрлекне карап чыгыйк һәм ни өчен аңлавыбызга үзгәрешләр кертергә кирәклеген белик.

3, 4. Без бүгенге көнгә кадәр Йәил 2:7—9 ны кемгә карата куллана идек?

3 Йәил 2:7—9 укы. Йәил пәйгамбәр саранча өеренең Исраил җиренә һөҗүм итәчәге турында пәйгамбәрлек иткән. Шул саранчаның «тешләре һәм теш казналары арысланныкы сыман», алар Исраил җирендә бөтен үсемлекне ашап бетерә! (Йәил 1:4, 6) Күп еллар дәвамында без бу пәйгамбәрлекне Йәһвә халкына карата куллана идек: Аллаһы халкы, туктатып булмаслык саранча өере кебек, вәгазь эшендә катнаша һәм «җирне» харап итә, ягъни ялган диндәге кешеләрнең аяныч хәлен ачык итеп күрсәтә, дип уйлый идек *.

4 Йәил 2:7—9 ны контекстсыз карасак, бу аңлау дөрес кебек күренә. Әмма, бу пәйгамбәрлекнең тулы контекстын карасак, аңлавыбызны үзгәртергә кирәклеген күрербез. Моңа дүрт сәбәп бар. Әйдәгез, аларны карап чыгыйк.

ЯҢА АҢЛАУ ӨЧЕН ДҮРТ СӘБӘП

5, 6. а) Йәил 2:20 не укыганда, нинди сорау туа? ә) Йәил 2:25 не укыганда, нинди сорау барлыкка килә?

5 Беренчедән, Йәһвәнең саранча турында нәрсә әйткәненә игътибар итегез: «Мин төньяктан килгәннәрне [саранчаны] сездән куармын» (Йәил 2:20). Әгәр дә саранча — Гайсәнең әмерен үтәгән һәм вәгазь эшендә катнашкан Йәһвә Шаһитләре икән, алайса, ни өчен Йәһвә аларны куарга вәгъдә иткән? (Йәз. 33:7—9; Мат. 28:19, 20) Билгеле, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен түгел, ә үз халкының дошманнарын куарга тиеш.

6 Икенчедән, Йәил 2:25 тә нәрсә язылганына игътибар итегез. Йәһвә болай дигән: «Мин сезгә җибәргән бөек гаскәр — өерле саранча, канатсыз саранча, комсыз саранча һәм туймас саранча — еллар дәвамында күпме генә ашаса да, аның китергән зыянын каплармын». Йәһвә саранча китергән зыянны «капларга» вәгъдә итә. Саранча Патшалык вәгазьчеләрен аңлатса, аларның хәбәре зыян китерә булып чыга. Ләкин чынлыкта хәбәребез кешеләрнең тормышларын коткара һәм явызларны тәүбә итәргә дәртләндерә (Йәз. 33:8, 19). Бу аларга файда гына китерә!

7. Йәил 2:28, 29 дагы «шуннан соң» дигән сүзләрнең әһәмияте нинди?

7 Йәил 2:28, 29 укы. Аңлавыбызны үзгәртер өчен өченче сәбәп — пәйгамбәрлектә тасвирланган вакыйгаларның нинди тәртиптә баруы. Йәһвәнең сүзләренә игътибар итегез. Ул болай ди: «Шуннан соң мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын». Ягъни саранча үз эшен тәмамларга тиеш, шуннан соң гына Йәһвә үз рухын кояр. Саранча Патшалык вәгазьчеләрен аңлатса, ни өчен соң Йәһвә үз рухын алар үз эшен тәмамлаганнан соң гына коярга тиеш? Аллаһының рухына ия булмаса, Аллаһы хезмәтчеләре бит дистәләгән еллар буе вәгазьли алмас иде. Алар очраган каршылыкларны һәм хәтта эшчәнлегебезнең тыелуын исәпкә алсак, Аллаһының изге рухыннан тыш, алар бу эштә катнаша алмас иде.

Рутерфорд кардәш һәм башка майланган кардәшләр Аллаһының бу дөньяга каршы чыгарган хөкемнәрен кыюлык белән игълан итә (8 абзацны кара.)

8. Ачылыш 9:1—11 дә тасвирланган саранча кемне символлаштыра? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

8 Ачылыш 9:1—11 укы. Хәзер, әйдәгез, дүртенче сәбәпкә игътибар итик. Ачылыш китабында да саранча турында пәйгамбәрлек язылган. Бу саранчаның йөзләре кешенеке кебек, һәм башларында «алтын таҗ сыман нәрсә бар» (Ачыл. 9:7). Алар биш ай дәвамында — саранчаның уртача гомер озынлыгы дәвамында — «маңгайларында Аллаһы мөһере булмаган кешеләрне» интектерә (Ачыл. 9:4, 5). Монда Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре сурәтләнгән. Алар Аллаһының хөкем хәбәрен батырлык белән игълан итә һәм шулай итеп явыз дөньяның тарафдарларын җәфалый. Бу пәйгамбәрлек Йәил китабындагы саранча турындагы пәйгамбәрлеккә охшаш булганга, без Йәил китабында да вәгазь эше турында әйтелә дип саный идек.

9. Йәил һәм Яхъя сурәтләп биргән саранча арасында нинди җитди аерма бар?

9 Әйе, Ачылыш һәм Йәил китапларында китерелгән пәйгамбәрлекләр арасында охшаш яклар бар. Әмма алар арасында җитди аерма да бар. Мәсәлән, Йәил китабында саранча үсемлекләрне ашап бетерә (Йәил 1:4, 6, 7). Яхъя күренешендә исә саранчага «җирдәге үсемлекләргә... зыян китермәскә» дип әйтелә (Ачыл. 9:4). Йәил китабындагы саранча төньяктан килә (Йәил 2:20). Ә Яхъя күргән саранча упкыннан чыга (Ачыл. 9:2, 3). Йәил сурәтләп биргән саранча еракка куыла. Ә Ачылышта искә алынган саранча беркая да куылмый, ә үз эшен тәмамлый. Йәһвә аларны хөкем итми. (« Саранча охшаш, әмма төрле» дигән рамканы кара.)

10. Изге Язмаларга нигезләнеп, саранча төрле нәрсәне аңлата алганын күрсәтүче мисал китерегез.

10 Бу ике пәйгамбәрлек арасындагы аерма безне мондый нәтиҗәгә китерә: бу пәйгамбәрлекләр бер-берсе белән бәйле түгел. Алай булгач, Йәил китабындагы саранча һәм Ачылыш китабындагы саранча төрле нәрсәне аңлатамыни? Әйе. Еш кына Изге Язмаларда бер үк символ төрле мәгънәгә ия. Мәсәлән, Ачылыш 5:5 тә Гайсә «Яһүд кабиләсеннән Арыслан» дип атала, ә 1 Петер 5:8 дә Шайтан Иблис «үкерүче арыслан» белән чагыштырыла. Шулай итеп, өстәрәк китерелгән дүрт сәбәпне исәпкә алсак, Йәил пәйгамбәрлеген башкача аңлатырга кирәк. Ничек итеп?

САРАНЧА КЕМНЕ СИМВОЛЛАШТЫРА?

11. Йәил 1:6; 2:1, 8, 11 дәге сүзләр безгә саранчаның кем икәнлеген ничек аңларга булыша?

11 Йәил китабының контекстыннан күренгәнчә, бу пәйгамбәрлектә бер армиянең һөҗүм итүе турында сүз бара (Йәил 1:6; 2:1, 8, 11). Йәһвә, «бөек гаскәрне» (Бабыл гаскәриләрен) кулланып, тыңламаучан исраиллеләргә җәза бирергә ниятли (Йәил 2:25). Бу гаскәр «төньяктан килгәннәр» дип атала, чөнки бабыллылар Исраилгә төньяктан килеп һөҗүм итәргә тиеш (Йәил 2:20). Саранча өеренә охшаш бу яхшы оештырылган армия турында Йәил болай ди: «Һәрберсе үз юлы белән бара. [...] Алар шәһәргә ыргыла, стена буйлап күтәрелә. Йортларга үрмәләп менә, караклардай тәрәзәләрдән керә» (Йәил 2:8, 9). Сез бу картинаны күз алдына китерә аласызмы? Бөтен җирдә — гаскәриләр. Алардан яшеренеп булмый. Бабыллылар кылычыннан качу мөмкин түгел!

12. Йәилнең саранча турындагы пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән?

12 Б. э. к. 607 елда бабыллылар (ягъни калдайлылар), саранча кебек, Иерусалимга һөҗүм иткән. Изге Язмаларда болай диелә: «[Калдайлыларның патшасы, килеп] аларның... егетләрен кылычтан кичерде; аның җаны егетен дә, кызын да, картын да, хәлсезен дә жәлләмәде. Аллаһы бөтенесен аның кулына тапшырды. Ул Аллаһы йортын яндырып, аны кара күмергә әйләндерде, Иерусалим стенасын җимерде, бөтен ныгытмаларын яндырып бетерде һәм барлык кыйммәтле нәрсәләрне юкка чыгарды» (2 Елъ. 36:17, 19). Бабыллыларның һөҗүменнән соң халык болай дип кенә әйтә алган: «Бу — кеше дә, хайван да яшәми торган буш җир. Ул калдайлылар кулына тапшырылды» (Ирм. 32:43).

13. Ирмия 16:16, 18 дә нәрсә турында әйтелә?

13 Йәил үз пәйгамбәрлеген әйткәннән соң якынча 200 ел үткәч, Йәһвә Ирмия аша бу һөҗүм турында күбрәк нечкәлекләр ачкан: бабыллылар явыз эшләрдә катнашкан исраиллеләрне тырышып эзләячәк һәм аларны тотачак дип әйткән. Изге Язмаларда болай диелә: «Мин күп балыкчылар чакырырмын,— ди Йәһвә.— Балыкчылар аларны балык тоткандай тотар. Аннары мин күп аучылар чакырырмын. Аучылар аларны һәр тауда, һәр калкулыкта һәм кыя ярыкларында аулар. ...Мин аларга җинаятьләренә һәм гөнаһларына карап тиешлесен тулысынча кайтарырмын». Океаннар да, урманнар да тәүбә итмәгән исраиллеләрне бабыллылардан яшерә алмаган (Ирм. 16:16, 18).

ТОРГЫЗЫЛУ ВАКЫТЫ

14. Йәил 2:28, 29 да язылган сүзләр кайчан үтәлгән?

14 Уңай хәбәргә күчеп, Йәил җирнең кабат уңдырышлы булачагы турында сөйли, ризык мул булачак дип әйтә (Йәил 2:23—26). Аннан соң ул рухи ризыкның мул булачагы турында әйтә һәм Йәһвәнең мондый вәгъдәсен тапшыра: «Мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын, улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәр... ...Үз рухымны хәтта кол ир-атлар белән кол хатын-кызларыма да иңдерермен» (Йәил 2:28, 29). Исраиллеләр Бабылдан туган җирләренә кайтса да, бу пәйгамбәрлек шунда ук үтәлмәгән. Ул алты гасыр үткәч кенә — б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә үтәлгән. Без моны кайдан беләбез?

15. Рәсүлләр 2:16, 17 буенча, Петер Йәил 2:28 дәге өземтәне ничек итеп үзгәрткән һәм бу нәрсәне күрсәтә?

15 Изге рух тәэсирендә рәсүл Петер Илленче көн бәйрәмендә булган гаҗәеп вакыйгаларны Йәил 2:28, 29 ның үтәлеше дип аңлаткан. Ул көнне, якынча иртәнге тугызларда, шәкертләргә изге рух иңгән һәм алар төрле телләрдә «Аллаһының мәһабәт эшләре турында» сөйли башлаган (Рәс. 2:11). Йәил пәйгамбәрлеген телгә алганда, Петер бераз башка сүзләрне кулланган. Сез моңа игътибар иттегезме? (Рәсүлләр 2:16, 17 укы.) Изге рухның кайчан «һәртөрле кешегә» иңәчәге турында әйткәндә, Петер Йәилдән өземтәне «шуннан соң» дигән сүзләр белән түгел, ә «соңгы көннәрдә» дигән сүзләр белән башлаган. Бу контекстта сүз яһүдләр дөньясы төзелешенең «соңгы көннәре» турында бара. Димәк, Йәилнең пәйгамбәрлеге чынга ашканчы, күп вакыт үткән.

16. Аллаһының изге рухы ярдәмендә беренче гасырда һәм безнең көннәрдә вәгазь эше никадәр киң колач җәйгән?

16 Аллаһы беренче гасырда үз рухын иңдергәч, вәгазь эше киң колач алган. Рәсүл Паул Көләсәйлеләргә хатны якынча б. э. 61 елында язган вакытка яхшы хәбәр инде «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән» булган (Көл. 1:23). «Күк астындагы һәр кешегә» дигәндә, Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Ул шул вакытларда барып җитеп булган җирләрне күздә тоткан. Безнең вакытта Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә яхшы хәбәр тагы да киңрәк — «җирнең читләренә кадәр» барып җитә! (Рәс. 13:47) (« Мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын» дигән рамканы кара.)

НӘРСӘ ҮЗГӘРДЕ?

17. Йәилнең саранча турындагы пәйгамбәрлекне аңлавыбыз ничек үзгәрде?

17 Шулай итеп, нәрсә үзгәрде? Хәзер без Йәил 2:7—9 да язылган пәйгамбәрлекне төгәлрәк аңлыйбыз. Бу шигырьләр ашкынып вәгазьдә катнашуыбызны түгел, ә б. э. к. 607 елда бабыллыларның Иерусалимга һөҗүм иткәннәрен аңлата.

18. Йәһвә халкы турында әйткәндә, нәрсә үзгәрмәде?

18 Ә нәрсә үзгәрмәде? Йәһвәнең халкы яхшы хәбәрне бар җирдә вәгазьләвен дәвам итә һәм моның өчен төрле мөмкинлекләр куллана (Мат. 24:14). Бернинди хөкүмәтнең тыюлары да безне бу эштә катнашудан туктата алмый. Йәһвәнең ярдәме белән без Патшалык хәбәрен кыю вәгазьлибез һәм кешелек тарихында иң зур шаһитлек бирәбез! Без үз пәйгамбәрлекләрен аңларга ярдәм итүче Йәһвә Аллаһыга басынкылык белән таянабыз һәм шуңа ышанабыз: үз вакытында Йәһвә безгә «хакыйкатьне тулысынча аңларга булышыр» (Яхъя 16:13).

97 ҖЫР Йәһвәнең һәр сүзе белән яшибез

^ 5 абз. Күп еллар дәвамында без Йәил пәйгамбәрлегенең беренче һәм икенче бүлекләрендә бүгенге вәгазь эше турында пәйгамбәрлек ителә дип әйтеп килә идек. Әмма аңлавыбызга үзгәреш кертергә кирәк. Моңа дүрт сәбәп бар. Нинди?

^ 3 абз. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы»ның 2009 ел, 15 апрель чыгарылышында «Йәһвәнең акыллылыгы иҗади эшләре аша күренә» дигән мәкаләнең 14—16 нчы абзацларын карагыз.