Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Ярыш юлын тәмамлагыз»

«Ярыш юлын тәмамлагыз»

«Ярыш юлын тәмамладым» (2 ТИМ. 4:7).

129 ҖЫР Без нык булып торырбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Барыбыз да нәрсә эшләргә тиеш?

СЕЗ авыр, алҗыта торган йөгерештә катнашырга телисезме? Чирләгән я авырган булсагыз, андый йөгерешкә, мөгаен, ризалашмас идегез. Ләкин рәсүл Паулның сүзләре буенча, бар мәсихчеләр билгеле бер йөгерештә катнаша (Евр. 12:1). Барыбыз да — яшьләр һәм олы яшьтәгеләр дә, гайрәтле һәм арыган кардәшләр дә,— Йәһвәнең бүләген алырга теләсә, чыдамлылык белән бу йөгерешне тәмамларга тиеш (Мат. 24:13).

2. 2 Тимутигә 4:7, 8 дән күренгәнчә, ни өчен Паулның сөйләү иреге булган?

2 Паул уңышлы итеп «ярыш юлын тәмамлаганга», аның сөйләү иреге булган. (2 Тимутигә 4:7, 8 укы.) Әмма ул нинди ярыш юлы турында сөйләгән?

ЯРЫШ ЮЛЫ НӘРСӘ УЛ?

3. Рәсүл Паул нинди йөгереш турында әйткән?

3 Кайвакыт, берәр мөһим сабакка өйрәтер өчен, Паул борынгы Грециядә үткән уеннар белән бәйле мисаллар китергән (1 Көр. 9:25—27; 2 Тим. 2:5). Күп тапкыр ул мәсихче тормыш юлын йөгереш белән чагыштырган (1 Көр. 9:24; Гәл. 2:2; Флп. 2:16). Йәһвәгә багышланып суга чумдырылганда, кеше «йөгерешен» башлый (1 Пет. 3:21). Ә Йәһвәдән мәңгелек тормыш бүләген алганда, кеше финишка җитә дип әйтеп була (Мат. 25:31—34, 46; 2 Тим. 4:8).

4. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

4 Озын дистанциягә йөгереш һәм мәсихче тормыш юлы арасында нинди уртак як бар? Чынлыкта, андый яклар күп. Әйдәгез, бу мәкаләдә аларның өчесен карап чыгыйк. Беренчедән, безгә дөрес юл сайларга кирәк; икенчедән, без игътибарыбызны финишка тупларга тиеш; һәм өченчедән, без юлда очраган авырлыкларны җиңәргә тиеш.

ДӨРЕС ЮЛ САЙЛАГЫЗ

Без барыбыз да мәсихче тормыш юлыннан йөгерәбез (5—7 нче абзацларны кара.) *

5. Без нинди юлдан йөгерергә тиеш һәм ни өчен?

5 Призны алыр өчен, йөгерүче билгеле бер маршрут буенча йөгерергә тиеш. Без дә, мәңгелек тормыш бүләген алырга теләсәк, мәсихче юлдан тайпылмаска тиеш (Рәс. 20:24; 1 Пет. 2:21). Шайтан һәм аның юлыннан баручылар безне үз юлына тарта, алар үзләренә иярүебезне телиләр (1 Пет. 4:4). Алар тормыш юлыбыздан көлә һәм аларның тормыш юллары азатлыкка алып бара һәм безнекеннән яхшырак дип әйтә. Аларның сүзләре хак түгел! (2 Пет. 2:19)

6. Брайан очрагыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез?

6 Шайтан дөньясындагы кешеләргә ияргәннәр бу юлның азатлыкка һич тә алып бармаганына тиз арада төшенә. Алар коллыкка эләккәннәрен аңлый башлый (Рим. 6:16). Брайан исемле кешенең мисалына игътибар итегез. Ул мәсихче гаиләдә үскән. Әмма яшүсмер чагында ул хакыйкать юлыннан бару шатлык китерерме дип шикләнгән һәм, нәтиҗәдә, дөнья нормалары буенча яши башлаган. «...Шул иреклек аркасында начар гадәтләр тырнагына эләгермен дип уйламаган идем»,— дип сөйли Брайан. Ул болай дип дәвам итә: «...[Мин] наркотиклар кулландым, исерткеч эчемлекләр эчтем һәм әхлаксыз тормыш алып бардым». Алдагы елларда Брайан тагы да көчлерәк наркотиклар куллана башлаган һәм аларның колы булып киткән. «Мин зыянлы гадәтләргә шулкадәр бирелдем ки, хәтта акча булсын дип наркотиклар сата башладым»,— дип әйтә ул. Әмма ахыр чиктә Брайан начар юлын калдырган һәм Йәһвәгә кайткан. 2001 елда ул суга чумдырылган. Хәзер мәсихче тормыш юлыннан бару аңа бәхет китерә *.

7. Маттай 7:13, 14 буенча, безнең алдыбызда нинди ике юл бар?

7 Әйе, дөрес юлны сайлау үтә мөһим! Шайтан безнең, «тормышка алып баручы юлны» калдырып, киң юлга басуыбызны тели. Бу юл буйлап күп кенә кеше бара, аның буенча бару җиңел, ләкин ул — «һәлакәткә илтүче юл». (Маттай 7:13, 14 укы.) Безгә исә тар юлда калырга кирәк, ә моның өчен без Йәһвәгә таянырга һәм аны тыңларга тиеш.

ИГЪТИБАРЫГЫЗНЫ ФИНИШКА ТУПЛАГЫЗ

Башкаларны абындырмас өчен, безгә сак булырга кирәк (8—12 нче абзацларны кара.) *

8. Йөгерүче, егылса, нәрсә эшли?

8 Озын дистанциягә йөгерүче, абынып егылмас өчен, аягы астына карый. Шулай да башка берәр йөгерүче аны ялгыш этә ала яисә ул берәр чокырчыкка баса ала. Йөгерүче, егылса, торып баса да йөгерүен дәвам итә. Ул игътибарын абынуына түгел, ә финишка һәм әҗеренә туплый.

9. Абынсак, нәрсә эшләү мөһим?

9 Юлыбызда без күп тапкыр абынырга — нәрсәдер дөрес әйтмәскә я дөрес эшләмәскә мөмкин. Яисә башка йөгерүче, хата кылып, безне рәнҗетергә мөмкин. Без моңа әзер булырга тиеш. Барыбыз да камилсез һәм барыбыз да тар юлдан йөгерә бит. Шуңа күрә вакыт-вакыт без бер-беребезгә бәреләбез. Паул да кайвакыт бер-беребезне рәнҗетә алуыбызны таныган (Көл. 3:13). Безне абындырган нәрсәгә игътибар бирер урынына, игътибарыбызны безне көткән бүләгебезгә туплыйк. Инде абынганбыз икән, әйдәгез, торып басарга һәм йөгерүебезне дәвам итәргә тәвәккәл булыйк. Йөрәгебездәге ачу-үпкә хисенә бирелсәк һәм торырга теләмәсәк, без финишка барып җитмәбез һәм призны алмабыз. Моннан тыш, без тар юлда йөгерергә тырышучы башка кардәшләргә комачаулый алабыз.

10. Абыну ташы булмас өчен, без ничек эш итәргә тиеш?

10 Үз дигәнебездә нык торыр урынына, юл куючан булганда, без башкалар алдында абыну ташы куймыйбыз дип әйтеп була (Рим. 14:13, 19—21; 1 Көр. 8:9, 13). Бу яктан без букваль йөгерүчеләрдән аерылып торабыз. Алар башкалар белән ярыша, приз алырга омтыла. Иң беренче чиратта, һәрберсе үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Шуңа күрә алар башкаларны читкә кысрыклап чыгара да ала. Алардан аермалы буларак, без бер-беребез белән ярышмыйбыз (Гәл. 5:26; 6:4). Безнең максатыбыз — мөмкин кадәр күбрәк кешегә финишка барып җитәргә һәм тормыш бүләге алырга булышу. Шуңа күрә рәсүл Паулның мондый киңәшен кулланырга тырышыйк: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Флп. 2:4).

11. Йөгерүче нәрсә турында уйларга тырыша һәм ни өчен?

11 Аяк астына караудан тыш, йөгерүче финиш турында уйларга тырыша. Финишны күрмәсә дә, йөгерүченең бар фикерләре — финиш турында, ул призын күздән ычкындырмый. Бүләкне күз алдында тоту аңа ярдәм итә.

12. Йәһвә безгә нәрсә вәгъдә итә?

12 Йәһвә безгә финишка җитүебез өчен гаҗәеп әҗер — җирдәге я күктәге мәңгелек тормыш бирергә вәгъдә итә. Безгә бу матур тормышны күз алдына китерү җиңелрәк булсын өчен, Изге Язмалар бу бүләкне сурәтләп бирә. Акылыбызда һәм йөрәгебездә бу өметне тере килеш сакласак, безгә чыдам булып калырга җиңелрәк булыр.

АВЫРЛЫКЛАРГА КАРАМАСТАН ЙӨГЕРЕГЕЗ

Шәхси авырлыкларга карамастан, мәсихче йөгерештә катнашыйк (13—20 нче абзацларны кара.) *

13. Букваль йөгерүчеләр белән чагыштырганда, безнең нинди өстенлек бар?

13 Борынгы Грециядә уеннарда катнашкан йөгерүчеләр арыганлыкка һәм авыртуга карамастан йөгергән. Аларны дөрес йөгерергә өйрәтсәләр дә, алар үз көчләренә генә таяна алган. Йәһвә дә безне дөрес йөгерергә өйрәтә. Әмма ул безгә чиксез көчен дә бирә. Моның белән без букваль йөгерүчеләрдән аерылып торабыз. Аллаһыга таянсак, ул безне, өйрәтүдән тыш, ныгытачак та! (1 Пет. 5:10)

14. 2 Көринтлеләргә 12:9, 10 безгә авырлыкларга дөрес караш сакларга ничек булыша?

14 Паулның күп авырлыклары булган. Дошманнар аны эзәрлекләгән һәм аңардан көлгән. Моннан тыш, ул үзе таныганча, аның йомшак яклары булган һәм «тәнен чәнечке интектереп торган» (2 Көр. 12:7). Бирешер урынына, ул бар бу авырлыкларга Йәһвәгә таяныр өчен мөмкинлеккә кебек караган. (2 Көринтлеләргә 12:9, 10 укы.) Паулның андый карашы булганга, Йәһвә аңа ярдәм итеп торган.

15. Паул кебек фикер йөртсәк, без нәрсә тоярбыз?

15 Бәлки, бездән дә көләләрдер я безне эзәрлеклиләрдер. Бәлки, без берәр авыру белән көрәшәбездер яисә арыганлык сизәбездер. Паул кебек фикер йөртсәк, бар бу авырлыкларда Йәһвәнең назлы кулын тоя алырбыз.

16. Сәламәтлегегез бик начар булса да, сез нәрсә эшли аласыз?

16 Сез урын өстенә калсагыз, инвалид коляскасына береккән булсагыз, тезләрегез сызласа яисә күзләрегез начар күрсә, ул чакта яшь һәм сәламәт кардәшләр белән бергә йөгерү кулыгыздан киләме? Һичшиксез! Мәсихче тормыш юлыннан күп кенә карт һәм чирле кардәшләр йөгерә. Алар моны үз көчләре белән түгел, ә Йәһвәнең көче белән эшли. Бу көчне алыр өчен, алар җыелыш очрашуларына видеотрансляция аша кушыла яисә яздырылган очрашуларны карый. Бу кардәшләр вәгазь эшендә катнашырга мөмкинлекләр таба: табибларга, шәфкать туташларына һәм туганнарына Йәһвә турында сөйли.

17. Авырган кардәшләргә карата Йәһвә нәрсә хис итә?

17 Сәламәтлегегез начар булса, тормыш юлыннан йөгерү кулымнан килми дип беркайчан да уйламагыз. Йәһвә иманда нык торуыгызны һәм чыдамлылык күрсәтүегезне бик кадерли. Сез Аллаһының ярдәменә аеруча мохтаҗ, һәм ул сезне шундый авыр моментта ташламаячак (Зәб. 9:10). Киресенчә, ул сезгә тагы да якынлашыр. Каты авырган бер апа-кардәшнең сүзләренә игътибар итегез: «Хәлем начарая барганга, вәгазьләргә мөмкинлекләрем азая. Әмма хәтта кечкенә эшләрем дә Йәһвәнең йөрәген сөендерә. Моны белү мине бәхетле итә». Боеккан чакларыгызда ялгыз булмавыгызны исегездә тотыгыз. Паулның үрнәге турында уйланыгыз. Ул болай дигән: «Йомшак яклар... мине шатландыра, чөнки мин көчсез вакытта көчле» (2 Көр. 12:10).

18. Кайберәүләр нинди авырлык кичерә?

18 Тормыш өчен йөгерештә катнашучылар тагын бер авырлыкка очрый ала: аларның проблемаларын башкалар күрмәскә я аңламаска мөмкин. Мәсәлән, аларга депрессия белән көрәшергә туры килә яисә аларны тирән борчу хисе биләп ала. Ни өчен Йәһвәнең бу хезмәтчеләре аеруча авыр сынау аша үтә дип әйтеп була? Кешенең кулы сынса яисә ул инвалид коляскасында утырса, бар кеше моны күрә һәм булышырга тели. Әмма эмоциональ яки психик авырудан интеккән кешенең проблемасы күренмәскә дә мөмкин. Аларның газаплары кулы я аягы сынган кешенеке сыман нык, әмма алар шәфкатьле мөнәсәбәт күрми калырга мөмкин.

19. Мәфибәшит мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

19 Сезгә дә теге я бу авырлык белән көрәшергә туры килсә һәм башкалар сезне аңламый кебек тоелса, Мәфибәшит мисалын исегезгә төшерегез (2 Иш. 4:4). Ул гарип булган, һәм Давыт патша, ялгыш нәтиҗәгә килеп, аңа гаделсез мөгамәлә күрсәткән. Мәфибәшит моңа гаепле булмаган. Әмма ул тискәре карашлы булып китмәгән һәм үз тормышында яхшыны күрергә тырышкан. Ул Давытның үзенә элек күрсәткән игелеге өчен рәхмәтле булган һәм аңа ачу сакламаган (2 Иш. 9:6—10). Давыт гаделсез эш иткәч, Мәфибәшит тулы картинаны күрергә тырышкан. Ул Йәһвәне дә гаепли башламаган. Мәфибәшит Йәһвә куйган патшага булышлык күрсәтергә мөмкинлекләр эзләгән (2 Иш. 16:1—4; 19:24—30). Йәһвә Мәфибәшитнең гаҗәеп мисалын безнең файдабызга саклап калдырган (Рим. 15:4).

20. Каты борчылу кайберәүләргә ничек тәэсир итә? Алар нәрсәдә инанган була ала?

20 Каты борчулар аркасында, кайбер кардәшләр гадәти ситуацияләрдә бик дулкынлана һәм ояла. Аларга зур төркемдә булу авыр булса да, алар җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга йөрүләрен дәвам итә. Аларга таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү җиңел түгел, әмма алар хезмәттә кешеләр белән сөйләшә. Сезгә бу хәл таныш икән, ялгыз булмавыгызны онытмагыз. Башкалар да охшаш авырлыклар кичерә. Йәһвә эчкерсез тырышлыкларыгызны бик кадерли. Әле дә бирешмәгәнегез Йәһвәнең сезне фатихалаганына һәм сезгә көч биргәненә дәлил булып тора * (Флп. 4:6, 7; 1 Пет. 5:7). Физик я эмоциональ чикләргә карамастан, Йәһвәгә хезмәт итүегезне дәвам итәсез икән, Йәһвәне шатландырганыгызга һич шикләнмәгез.

21. Йәһвәнең ярдәме белән без нәрсә эшли алабыз?

21 Бәхеткә каршы, букваль йөгереш һәм Паул искә алган йөгереш арасында аерма бар. Борынгы вакытта үткән ярышлар вакытында бер кеше генә җиңүче була алган. Мәсихче йөгерештә исә тугрылык һәм чыдамлык саклаган һәрбер кеше мәңгелек тормыш бүләген ала ала (Яхъя 3:16). Букваль йөгерештә йөгерүче физик яктан көчле һәм сәламәт булырга тиеш булган, югыйсә җиңү ихтималлыгы бик азайган. Рухи йөгерештә исә яхшы сәламәтлеккә ия булмаганнар да катнаша һәм җиңә ала (2 Көр. 4:16). Әйдәгез, һәрвакыт шуны истә тотыйк: Йәһвәнең ярдәме белән барыбыз да тормыш өчен йөгерештә җиңәчәк!

144 ҖЫР Омтыл гаҗәеп бүләккә!

^ 5 абз. Рәсүл Паул тормыш өчен йөгерешне телгә алган. Әмма күп кенә Йәһвә хезмәтчеләре картлык аркасында газап чигә, кемдер авыр чирләрдән интегә, һәм моның өстәвенә, барыбыз да вакыт-вакыт алҗый. Шуңа күрә ярыш юлында йөгерү турында фикер безне куркыта ала. Чыдамлык белән йөгерергә һәм җиңүче булып чыгарга безгә нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә сүз моның турында барачак.

^ 6 абз. «Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 гыйнвар чыгарылышында «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубриканы карагыз.

^ 20 абз. jw.org сайтында 2019 елның май тапшыруында каты борчылуларны җиңгән кардәшләрнең очракларын карагыз. КИТАПХАНӘ > JW ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ® дигән сылтама буенча үтегез.

^ 63 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: рухи эшләрдә актив булу бу олы яшьтәге абый-кардәшкә мәсихче юлда калырга булыша.

^ 65 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: башкаларны күбрәк эчәргә кыстасак яисә үзебез чиктән тыш күп эчсәк, бу башкалар өчен абыну ташы була ала.

^ 67 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: урын өстенә калган булса да, абый-кардәш, медперсоналга вәгазьләп, мәсихче йөгерештә катнаша.