Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Нәкъ аның эзләре буенча барыгыз»

«Нәкъ аның эзләре буенча барыгыз»

«Мәсих, сез нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен, сезгә үрнәк калдырып, сезнең хакка газап чикте» (1 ПЕТ. 2:21).

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Без бара алсын өчен, Гайсә эзләр калдырган (1, 2 нче абзацларны кара.)

1, 2. Без кемнең эзләре буенча барырга тиеш? Мисал китерегез.

КҮЗ алдына китерегез: сез дусларыгыз белән бергә карлы урман буйлап барасыз. Сезне юлны яхшы белгән кеше алып бара. Сез аның карда калган эзләре буенча барасыз. Бер мәлне ул алгарак китә һәм сез аны күздән югалтасыз. Ләкин, аның эзләрен күргәнгә, сез борчылмыйсыз һәм нәкъ бу эзләр буенча барырга тырышасыз.

2 Мәсихчеләр дә ниндидер мәгънәдә карлы урман аша бара. Бу урман — Шайтан дөньясы. Әмма, бәхеткә, Йәһвә безгә юл күрсәтүчене биргән. Бу Гайсә Мәсих. Без аның эзләре буенча мөмкин булганча төгәлрәк барырга тырышабыз (1 Пет. 2:21). Бер Изге Язмалар белешмәлегендә аңлатылганча, Петер, күрәсең, Гайсәне юл күрсәтүче белән чагыштырган. Юл күрсәтүче буларак, Гайсә үзеннән соң эзләр калдырган. Мәсихчеләр нәкъ Гайсәнең эзләре буенча барырга тиеш. Бу нәрсәне аңлата? Ни өчен без аның эзләреннән барырга тиеш һәм ничек моны эшләргә?

ГАЙСӘНЕҢ ЭЗЛӘРЕ БУЕНЧА БАРУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

3. Кешенең эзләре буенча бару нәрсәне аңлата?

3 Берәрсенең эзләре буенча бару нәрсәне аңлата? Кайвакыт Изге Язмаларда «йөрү» я «адымнар» дигән сүзләр кешенең ничек итеп тормыш иткәнен аңлата (Ярат. 6:9; Гыйб. сүз. 4:26). Кешенең кылган эшләрен юлда калдырган эзләр белән чагыштырып була. Шулай итеп, кешенең эзләреннән бару бу аның үрнәгенә иярү дигәнне аңлата.

4. Гайсәнең эзләре буенча бару нәрсәне аңлата?

4 Ә Гайсәнең эзләре буенча бару нәрсәне аңлата? Гади генә әйткәндә, аның үрнәге буенча эш итүне. Бу мәкаләнең төп шигырендә рәсүл Петер Гайсәнең газап чиккәндә нинди үрнәк күрсәткәне турында яза, әмма башка өлкәләрдә дә без Гайсәдән үрнәк ала алабыз (1 Пет. 2:18—25). Гайсәнең бөтен тормышы: аның әйткән һәр сүзе, һәр эше — безнең өчен үрнәк булып тора.

5. Камилсез кеше Гайсәнең камил үрнәгенә иярә аламы? Аңлатыгыз.

5 Камилсез кешеләр өчен Гайсәнең эзләре буенча йөрү мөмкинме? Мөмкин. Әйе, без моны камил рәвештә эшли алмыйбыз, әмма, Гайсәнең эзләре буенча мөмкин кадәр төгәлрәк барырга тырышсак, без, Яхъя язганча, «Гайсә кебек эш итәрбез» (1 Яхъя 2:6).

НИ ӨЧЕН ГАЙСӘНЕҢ ЭЗЛӘРЕННӘН БАРЫРГА КИРӘК?

6, 7. Ни өчен, Гайсәнең эзләре буенча барганда, без Йәһвәгә якынлашабыз?

6 Гайсәнең эзләре буенча бару безне Йәһвәгә якынлаштыра. Гайсә бит үз тормышы белән ничек Йәһвәне сөендереп яшәргә икәнлеген күрсәткән (Яхъя 8:29). Шуңа күрә, Гайсәнең эзләре буенча барганда, без Йәһвәнең йөрәген сөендерәбез. Йәһвә белән дуслык үстерергә тырышканда, ул да безгә якынлаша (Ягък. 4:8).

7 Икенчедән, Гайсә камил рәвештә Атасының сыйфатларын чагылдырган. Менә ни өчен ул болай дип әйткән: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була» (Яхъя 14:9). Башкалар белән мөгамәлә итүдә Гайсәдән үрнәк алыйк. Мәсәлән, ул махаулы кешене, каты чир белән авырган хатын-кызны һәм якыннарын югалткан кешеләрне кызганган. Гайсәдән үрнәк алсак, без Йәһвәдән үрнәк алган булабыз (Марк 1:40, 41; 5:25—34; Яхъя 11:33—35). Ә Йәһвәдән үрнәк алганда, без аңа якынлашабыз.

8. Гайсәнең эзләреннән бару дөньяны җиңәргә ничек булыша?

8 Гайсәнең эзләре буенча барсак, дөнья безне кызыктыра алмас. Тормышының соңгы кичендә Гайсә болай дигән: «Мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:33). Ул бу дөньяга үзенең фикер йөртүенә, максатларына һәм тәртибенә тәэсир итәргә юл куймаган. Гайсә ни өчен җиргә килгәнен һәрвакыт исендә тоткан. Ул Йәһвәнең исемен акларга тиеш булган. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Бу дөньяда күп нәрсә безне Аллаһыдан читләштерә ала. Ләкин без, Гайсә кебек, игътибарыбызны беренче чиратта Йәһвәнең ихтыярын үтәүгә туплыйбыз һәм шулай итеп дөньяны җиңәбез (1 Яхъя 5:5).

9. Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

9 Гайсәнең эзләре буенча барсак, без мәңгелек тормышка ирешербез. Бер бай яшь егет Гайсәдән: «Мәңгелек тормыш алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сораган. Гайсә аңа болай дип җаваплаган: «Яныма кил дә шәкертем бул» (Мат. 19:16—21). Ә үзенә ышанмаган яһүдләргә Гайсә болай дигән: «Сарыкларым... миңа ияреп бара. Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм» (Яхъя 10:24—29). Ә Никәдим исемле Югары киңәшмәнең бер әгъзасы Гайсәнең тәгълиматлары белән кызыксынгач һәм аның белән сөйләшергә килгәч, Гайсә аңа, миңа иман итүче «мәңгелек тормыш алачак», дип әйткән (Яхъя 3:16). Гайсә әйткәнне тыңлап һәм аның үрнәге буенча эш итеп, без аңа иман иткәнебезне күрсәтәбез һәм мәңгелек тормышка алып баручы юлда калабыз (Мат. 7:14).

ГАЙСӘНЕҢ ЭЗЛӘРЕННӘН БАРУЫБЫЗ НӘРСӘДӘН КҮРЕНЕР?

10. Гайсә турында белем алу үз эченә нәрсәне ала? (Яхъя 17:3)

10 Гайсәнең эзләреннән барыр өчен, безгә иң беренче чиратта аны яхшы белергә кирәк. (Яхъя 17:3 укы.) «Мәсих турында белем алу» — даими процесс. Без аның белән тагын да яхшырак танышырга, аның сыйфатларын, фикер йөртү рәвешен һәм эш итү рәвешен яхшырак аңларга омтылырга тиеш. Хакыйкатьтә күпме генә еллар булсак та, без Йәһвә һәм аның Улы турында һәрдаим белем алырга тиеш.

11. Дүрт Яхшы хәбәр китабында нәрсә турында сүз бара?

11 Безгә Улы белән танышырга булышыр өчен, Йәһвә үз Сүзендә дүрт Яхшы хәбәр китабын яздырткан. Аларда Гайсәнең тормышы һәм хезмәте сурәтләнә. Моның ярдәмендә без Гайсәнең өйрәтүләрен, нәрсә эшләгәнен һәм нәрсә хис иткәнен беләбез. Бу дүрт китап безгә Гайсәнең үрнәге турында «төптән уйланырга» һәм ул калдырган эзләрне күрергә ярдәм итә (Евр. 12:3). Шулай итеп дүрт Яхшы хәбәр китабын өйрәнү Гайсә белән яхшырак танышырга һәм аның артыннан эзгә-эз атларга өйрәтә.

12. Инҗил китапларыннан тулы файда алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

12 Инҗил китапларыннан тулы файда алыр өчен, аларны күз йөртеп укып китү генә җитми. Безгә аларны тикшерергә һәм укыганнар турында тирәнтен уйланырга кирәк. (Йошуа 1:8 белән чагыштыр, иск.) Яхшы хәбәр китаплары турында уйланырга һәм укыганнарны кулланырга безгә нәрсә булышыр? Әйдәгез, ике якка игътибар итик.

13. Инҗилдәге вакыйгаларны ничек җанландырып була?

13 Беренчедән, Инҗилдәге вакыйгаларны җанландырыгыз. Күзаллау сәләтен кулланып, укыганнарны күрергә, ишетергә, кешеләрнең хисләрен тоярга тырышыгыз. Моны эшләргә җиңелрәк булсын өчен, Аллаһы оешмасы тикшерү өчен биргән коралларны кулланыгыз. Контекстны да исәпкә алыгыз: бу вакыйгага кадәр һәм аннан соң нәрсә булган? Искә алынган кешеләр һәм урыннар турында күбрәк белергә тырышыгыз. Ул очрак турында башка Яхшы хәбәр китапларында нәрсә әйтелгәненә игътибар итегез. Кайвакыт бер язучы ниндидер якны төшереп калдыра, ә икенчесе, киресенчә, бу якка игътибар итә.

14, 15. Инҗилдән укып белгәннәрне кулланырга безгә нәрсә булышыр?

14 Икенчедән, Гайсә турында белгәннәрегезне кулланыгыз (Яхъя 13:17). Инҗилдәге берәр очракны укып чыккач, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин моны тормышымда ничек куллана алам? Бу өзекне кулланып, мин башкаларга ничек ярдәм итә алам?» Конкрет кеше турында уйлагыз һәм, җай чыкканда, ярату белән, йомшак кына укыганнарыгыз белән бүлешегез.

15 Бер очракта Гайсә тол хатынның гыйбадәтханәдә иганәләр бирүен күзәткән. Әйдәгез, бу очракны исебезгә төшерик һәм, өстә китерелгән ике киңәшне кулланып, аны җанландырырга тырышыйк.

ЯРЛЫ ТОЛ ХАТЫН

16. Марк 12:41 дә нәрсә сурәтләнә?

16 Бу очракны җанландырыгыз. (Марк 12:41 укы.) Күз алдына китерегез. Б. э. 33 елының 11 нисан көне. Гайсәнең үлеменә кадәр берничә көн генә кала. Көннең шактый өлешен Гайсә гыйбадәтханәдә кешеләрне өйрәтеп үткәрә. Бу дин әһелләрен ярсыта. Бу вакыйгага кадәр аларның кайберләре Гайсәдән болай дип сорый: «Сиңа боларны эшләргә вәкаләтне кем бирде?» Башкалары аңа катлаулы сораулар бирә (Марк 11:27—33; 12:13—34). Хәзер Гайсә, күрәсең, гыйбадәтханәнең хатын-кызлар ишегалды дигән өлешенә китә. Анда стена буйлап иганә савытлары тора. Гайсә утыра да иганә биргән кешеләрне күзәтә башлый. Ул күп акча биргән бай кешеләрне күрә. Бәлки, ул хәтта бу акчаларның чылтырап төшүләрен ишетә.

17. Марк 12:42 дә сурәтләнгән тол хатын нәрсә эшләгән?

17 Марк 12:42 укы. Берникадәр вакыттан соң Гайсә ярлы тол хатынны күреп ала. Бу хатынның тормышы бик авыр. Ул очын-очка ялгап яши (Лүк 21:2). Шуңа да карамастан ул савытларның берсенә ике вак акча ташлый. Бәлки, бу акчаларның чылтырап төшкәнен беркем дә ишетмәгәндер дә. Гайсә аның нибары ике лепта салганын белә. Бу иң кечкенә акча берәмлеге булган. Бу акча хәтта кечкенә чыпчыкны да сатып алырга җитмәс иде. Ә бит бу иң арзан кош булган!

18. Марк 12:43, 44 буенча, Гайсә тол хатынның иганәсе турында нәрсә әйткән?

18 Марк 12:43, 44 укы. Гайсә бу хатынның кылган гамәлен игътибарсыз калдыра алмый. Ул үз шәкертләрен чакыра да, тол хатынга күрсәтеп, болай ди: «Бу ярлы тол хатын иганә савытына акча салучыларның барысына караганда да күбрәк салды». Шуннан соң Гайсә болай дип өсти: «Чөнки барысы да [аеруча байлар] артып калганын, ә ул, ярлы булса да, бар акчасын, бар булганын салды». Соңгы акчасын иганә савытына салып, бу тол хатын Йәһвәгә тулысынча таянганын күрсәткән (Зәб. 26:3).

Гайсәнең үрнәгенә ияреп, кардәшләрне тырыш хезмәтләре өчен мактагыз (19, 20 нче абзацларны кара.) *

19. Гайсәнең тол хатын турындагы сүзләре безне нәрсәгә өйрәтә?

19 Белгәннәрегезне кулланыгыз. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Гайсәнең тол хатын турындагы сүзләре мине нәрсәгә өйрәтә?» Бу хатын-кыз турында уйланып алыгыз. Әлбәттә, ул Йәһвәгә күбрәкне бирергә теләгәндер. Һәрхәлдә, ул Йәһвәгә иң яхшысын биргән. Гайсә Йәһвә күзендә бу тол хатынның иганәсе бик кадерле булганын белгән. Бу безне бер мөһим нәрсәгә өйрәтә: без Йәһвәгә чын йөрәктән хезмәт иткәндә, ул шатлана (Мат. 22:37; Көл. 3:23). Рухи эшләр турында әйткәндә, Йәһвәгә иң яхшысын бирергә тырышабыз икән, бу аңа канәгатьлек китерә. Шуңа күрә вәгазь эшендә аңа иң яхшысын бирик һәм җыелыш очрашуларын калдырмыйк.

20. Тол хатын белән булган очрак безгә Гайсәнең эзләре буенча барырга ничек булыша?

20 Тол хатын белән булган очрак безгә Гайсәнең эзләре буенча барырга ничек булыша? Конкрет берәр кардәш турында уйлагыз. Бәлки, ул юатуга мохтаҗдыр һәм аңа Йәһвә аның тырышлыкларын кадерләгәнен исенә төшерергә кирәктер. Бәлки, җыелыштагы олы яшьтәге апа-кардәш элеккегечә Йәһвәгә күп хезмәт итә алмыйдыр. Моның аркасында ул үзен гаепли һәм файдасыз итеп хис итәдер. Ә бәлки, сез хроник авырудан интеккән абый-кардәшне беләсездер. Ул Патшалык Залында үткән һәрбер очрашуга килә алмаганга боегадыр. Шундый кардәшләргә таяныч булыгыз. Аларның йөрәкләрен «ныгытыр өчен, кирәкле сүзләр» әйтегез (Эфес. 4:29). Бу кардәшләргә ярлы тол хатын турындагы мисалдан нәрсәгә өйрәнгәнегез турында сөйләгез. Сезнең сүзләрегез кардәшләрне аларның тырышлыклары Йәһвәнең йөрәген сөендергәненә инандырыр (Гыйб. сүз. 15:23; 1 Тис. 5:11). Кардәшләр хезмәткә керткән өлешен әһәмиятсез дип уйларга мөмкин. Андый кардәшләрне Йәһвәгә иң яхшысын бирергә тырышканнары өчен мактагыз. Моннан нәкъ Гайсә эзләре буенча баруыгыз күренер.

21. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

21 Яхшы хәбәр китапларында Гайсәнең тормышы нечкәлекләренә кадәр сурәтләнгәненә без чиксез рәхмәтле. Бу безгә Гайсәнең эзләре буенча барырга ярдәм итә. Әйдәгез, шәхси өйрәнү һәм гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында бу китаплардагы очракларны тикшерүгә вакыт бүлеп куйыйк. Шуны истән чыгармыйк: бу очраклардан тулы файда алыр өчен, аларны җанландырырга һәм белгәннәрне тормышта кулланырга кирәк. Безгә, Гайсәнең эшләреннән тыш, аның сүзләренә дә игътибарлы булырга кирәк. Киләсе мәкаләдә без Гайсәнең үлеме алдыннан әйткән сүзләрен һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын белербез.

15 ҖЫР Йәһ Улын данлагыз!

^ 5 абз. Мәсихчеләр нәкъ Гайсәнең эзләре буенча барырга тиеш. Бу нәрсәне аңлата? Ни өчен без аның эзләреннән барырга тиеш һәм ничек моны эшләргә? Бу сораулар бу мәкаләдә каралачак.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсәнең тол хатын турында әйткән сүзләре хакында уйлану яшь апа-кардәшебезне олы яшьтәге апа-кардәшне хезмәте өчен мактарга дәртләндерә.