Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Ни өчен үлеме алдыннан Гайсә Давытның Зәбур 22:1 дә язылган сүзләрен әйткән?

Маттай 27:46 һәм Марк 15:34 буенча, Гайсә үз үлеме алдыннан: «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?» — дигән. Шулай итеп, Давытның Зәбур 22:1 дә язылган сүзләре үтәлгән. Гайсә Аллаһыга ышанычын югалткан я аның иманы какшаган дип уйлау дөрес булмас иде. Гайсә үзенең ни өчен үләсен белгән һәм моңа әзер булган (Мат. 16:21; 20:28). Гайсә шулай ук үлеме алдыннан Йәһвә аны яклаусыз калдырачагын да белгән (Әюп 1:10). Шулай итеп, Йәһвә Гайсәгә, аны көтәчәк үлем җәзасы никадәр куркыныч булса да, үзенә тугры булып калачагын күрсәтергә мөмкинлек биргән (Марк 14:35, 36).

Ни өчен соң Гайсә мәдхиядәге бу сүзләрне әйткән булган? Без җавабын төгәл белмәсәк тә, әйдәгез, бәлки, ни сәбәпле аның бу сүзләрне әйткәненә игътибар итик *.

Бу сүзләрне әйтеп, Гайсә, күрәсең, Йәһвә аның үлеменә юл куячагын күрсәтергә теләгән. Гайсә йолымны үзе түләргә тиеш булган. Йәһвә Гайсәгә моны эшләргә ярдәм итмәгән. Гайсә чын мәгънәдә  — адәм улы булган һәм «һәркем өчен үлемне татыган» (Евр. 2:9).

Бу мәдхиянең берничә сүзен әйтеп, Гайсә, күрәсең, бөтен мәдхиягә игътибар итәргә теләгән. Ул көннәрдә яһүдләр, гадәттә, күп кенә мәдхияләрне яттан белгән, һәм, бер шигырьне ишетеп, алар бөтен мәдхияне искә төшерә алган. Һәм күрәсең, Гайсә нәкъ шул максатка ирешергә теләгән дә. Алай булса, ул үз шәкертләренә (ә алар яһүдләр булган) бу мәдхиядәге башка пәйгамбәрлекләрне дә исләренә төшерергә булышкан. Бу пәйгамбәрлекләр аның үлеме белән бәйле булган (Зәб. 22:7, 8, 15, 16, 18, 24). Шулай ук алар бу мәдхиянең соңгы шигырьләре Йәһвәне данлаганын искә төшерә алган. Анда бит Йәһвә бөтен җир өстеннән идарә итүче Патша итеп сурәтләнә (Зәб. 22:27—31).

Күрәсең, Давытның сүзләрен әйтеп, Гайсә үзенең гаепле булмаганын күрсәтергә теләгән. Үлем җәзасы алдыннан Гайсә гаделсез суд алдына баскан булган, һәм шул суд аны көфер сүз сөйләүдә гаепләгән (Мат. 26:65, 66). Бу суд ашыгыч рәвештә төнлә оештырылган һәм бөтен гаделлек принципларын бозып карар чыгарган (Мат. 26:59; Марк 14:56—59). Гайсә, «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?» дигән риторик сорау биреп, үзенең бернинди җинаять кылмаганын һәм үлем җәзасына лаек булмаганын күрсәтергә теләгән.

Бу сүзләрне әйтеп, Гайсә, күрәсең, бу мәдхиянең авторына — Давытка игътибар итәргә теләгән. Йәһвә Давытның газап чигүенә юл куйган, әмма бу Йәһвәнең аны калдырганын күрсәтмәгән. Давытның бу мәдхиянең беренче шигырендә биргән соравы аның иманы зәгыйфь булганын күрсәтми, чөнки бу сораудан соң Давыт Йәһвәнең үз халкын коткарачагына нык ышаныч күрсәткән. Өстәвенә, Йәһвә Давытны фатихалавын дәвам иткән (Зәб. 22:23, 24, 27). Нәкъ шулай ук «Давыт Улы» Гайсә дә, җәфалану баганасында газап чиксә дә, Йәһвәнең хуплавын югалтмаган (Мат. 21:9).

Гайсә үз тугрылыгын тулысынча раслый алсын өчен, Йәһвә аны якламый башлаган. Бәлки, мәдхиядәге сүзләрне китереп, Гайсә үз җан әрнүен белдергәндер. Билгеле, Йәһвә үз Улының җәфа чигүен һәм үлүен теләмәгән. Боларның барысы да Адәм белән Хауваның фетнәсе аркасында кирәк булган. Гайсә бернинди гөнаһ кылмаган, әмма ул җәфа чигү һәм үлем аша үтәргә тиеш булган, чөнки шулай итеп ул Шайтан күтәргән бәхәсле сорауга җавап бирә алган һәм Йәһвәгә, кешелекне йолып алыр өчен, кирәкле корбан китергән (Марк 8:31; 1 Пет. 2:21—24). Йәһвә кыска вакытка Гайсәне үз яклавыннан мәхрүм итәргә тиеш булган. Ә бит моңарчы Йәһвә беркайчан да Гайсәне калдырмаган.

Гайсәнең кайбер шәкертләре аның ни өчен баганада үләргә тиеш булганын аңламагандыр, һәм, бу сүзләрне әйтеп, Гайсә моны аңлатырга тырышкан *. Гайсәнең җәфалану баганасында җинаятьче буларак үтерелүе күпләр өчен абыну ташы була алган (1 Көр. 1:23). Әмма, аның шәкертләре моның чын сәбәбенә төшенә алсалар, алар Гайсә үлеменең чын мәгънәсенә дә төшенер иде (Гәл. 3:13, 14). Ул вакытта алар Гайсәне җинаятьче итеп түгел, ә Коткаручы итеп күрерләр иде.

Без Гайсәнең Зәбур 22:1 дәге сүзләрне ни өчен әйткәнен төгәл белмибез, әмма без шуны төгәл әйтә алабыз: Гайсә бар бу вакыйгаларның Йәһвә ихтыяры буенча барганын белгән. Мәдхиядәге сүзләрне әйткәннән соң Гайсә: «Тормышка ашты!» — дип әйткән (Яхъя 19:30; Лүк 22:37). Әйе, күпмедер вакытка Йәһвә Гайсәне ярдәмсез калдырган һәм Гайсә йолым түли алган, шулай итеп ул «Муса канунында, пәйгамбәрләр язмаларында һәм Зәбур китабында» язылганны үтәгән (Лүк 24:44).

^ 2 абз. Шулай ук бу чыгарылыштагы «Гайсәнең соңгы сүзләреннән өйрәнәбез» дигән мәкаләнең 9, 10 нчы абзацларын карагыз.

^ 4 абз. Җирдәге хезмәте вакытында Гайсә кайвакыт нәрсәдер әйтсә я сораса да, чынлыкта бу аның карашын чагылдырмаган. Ул моны шәкертләренең нәрсә уйлаганнарын белер өчен эшләгән. (Марк 7:24—27; Яхъя 6:1—5; «Күзәтү манарасы» 2010 ел, 15 октябрь, 4, 5 б. карагыз.)