Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Бертуганың үледән тереләчәк»!

«Бертуганың үледән тереләчәк»!

«Гайсә [Мартага]: „Бертуганың үледән тереләчәк“,— дип әйтте» (ЯХЪЯ 11:23).

151 ҖЫР Ул аларны уятачак!

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Бер малай терелтүгә иманын ничек белдергән?

 МЭТЬЮ исемле малай бик каты авырган һәм аңа берничә операция ясатырга туры килгән. Аңа җиде яшь булганда, ул гаиләсе белән телевидениебездәге айлык чыгарылышны караган. Программаның ахырында терелтүгә багышланган музыкаль видео күрсәтелгән булган b. Бу программаны караганнан соң, Мэтью, әти-әнисен кулларыннан тотып, болай дигән: «Әнием, әтием, хәтта үлсәм дә, мин тереләчәкмен. Сез мине көтегез, барысы да яхшы булачак». Шул әти-әнинең, үз улларының терелтүгә көчле иманын күреп, никадәр шатланганнарын, күз алдына гына китерегез.

2, 3. Ни өчен безгә терелтелүгә өмет турында уйланырга кирәк?

2 Безгә вакыт-вакыт Изге Язмалардагы терелтү өмете турында уйланырга кирәк (Яхъя 5:28, 29). Ни өчен? Без бит иртәгә ни буласын да төгәл белмибез. Без кинәт чирләп китәргә я якыныбызны югалтырга мөмкин (Вәг. 9:11; Ягък. 4:13, 14). Терелтелүгә өмет безгә андый сынауларны кичереп чыгарга булышыр (1 Тис. 4:13). Изге Язмалар күктәге Атабызның безне яратканына һәм яхшы белгәненә ышандыра (Лүк 12:7). Уйлап кына карагыз, Йәһвә безне терелтә алсын өчен, аңа безнең шәхесебезне һәм бар истәлекләребезне белергә кирәк. Йәһвә, безне яратканга, безгә мәңге яшәргә өмет биргән. Без хәтта үлсәк тә, ул безне терелтәчәк!

3 Бу мәкаләдә башта ни өчен терелтелүгә ышанып булганын карап китәрбез. Аннары Изге Язмаларда китерелгән бер дәртләндергеч терелтү очрагын карап чыгарбыз. Бу мәкаләнең «бертуганың үледән тереләчәк» дигән төп шигыре, нәкъ шул очрактан алынган да (Яхъя 11:23). Ахырда терелтелүгә өметне ничек ныгытып булганы турында фикер алышырбыз.

НИ ӨЧЕН ТЕРЕЛТЕЛҮГӘ ЫШАНЫП БУЛА?

4. Берәр нинди вәгъдәгә ышаныр өчен нинди нигез кирәк? Мисал китерегез.

4 Безгә берәрсе вәгъдә бирсә, без шул вәгъдә бирүченең аны үтәр өчен теләге һәм көче, ягъни сәләте, барлыгын белергә тиеш. Мисал китерик. Көчле давыл вакытында безнең йортыбыз җимерелде, ди. Дустыбыз безгә: «Мин синең йортыңны төзекләндерермен»,— дип вәгъдә итә. Аның сүзләре чын күңелдән әйтелгән. Әйе, аның сезгә ярдәм итәргә теләге бар. Сез аның тәҗрибәле төзүче һәм бар кирәкле җиһазлары барлыгын белгәнгә, аның моны эшләргә сәләтле булганын да күрәсез. Шуңа күрә сез аның вәгъдәсенә ышанасыз. Ә Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә вәгъдәсе турында нәрсә әйтеп була? Аның моны эшләр өчен теләге һәм көче бармы?

5, 6. Ни өчен без тулы ышаныч белән Йәһвә үлгәннәрне терелтергә тели дип әйтә алабыз?

5 Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә теләге бармы? Һичшиксез, бар. Ул Изге Язмаларны язучыларның берничәсен үледән терелтелү турында язарга дәртләндергән (Ишаг. 26:19; Һош. 13:14; Ачыл. 20:11—13). Йәһвә, берәр нәрсә вәгъдә итсә, үз сүзен һәрвакыт тота (Йош. 23:14). Йәһвә үлгәннәрне терелтергә бик тели. Ни өчен алай дип әйтеп була?

6 Әюпнең сүзләрен исебезгә төшерик. Ул, хәтта үлсә дә, Йәһвә үзен юксыныр һәм яңадан тормышка кайтарыр дип ышанган (Әюп 14:14, 15). Йәһвә шулай ук бар үлгән хезмәтчеләренең кабат тере, сау-сәламәт һәм бәхетле булуларын тели. Ә Йәһвә турында бернәрсә дә белмичә үлгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә аларны да терелтергә тели (Рәс. 24:15). Ул аларга үзенең дуслары булып китәргә һәм җирдә мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк (Яхъя 3:16). Тамчы да шик калмый, Йәһвә үлгәннәрне терелтергә бик тели.

7, 8. Ни өчен без Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә көче барлыгына ышана алабыз?

7 Йәһвәнең, үлгәннәрне терелтер өчен, шулай ук көче дә бармы? Әлбәттә! Ул бит «Чиксез Кодрәт Иясе» (Ачыл. 1:8). Ул бар дошманнарын, шул исәптән үлемне дә, җиңә ала (1 Көр. 15:26). Моны белү безне ныгыта һәм юата. Эмма Арнольд исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында ул һәм аның гаиләсе көчле сынаулар кичергән. Нацистлар концлагеренда якыннарын югалтканнан соң, Эмма, үз кызын юатыр өчен, болай дигән: «Үлем кешелекне үз кочагында мәңге тотса, ул Аллаһыдан көчлерәк булыр иде түгелме?» Йәһвәдән беркем дә, бернәрсә дә көчлерәк була алмый. Ул Чиксез Кодрәт Иясе. Ул бар нәрсәне барлыкка китергән, шуңа күрә үлгәннәрне дә торгыза ала.

8 Өстәвенә, Йәһвә иксез-чиксез хәтергә ия. Ул һәрбер йолдызны исеме буенча атый (Ишаг. 40:26). Шулай ук ул үлгәннәрне исендә тота (Әюп 14:13; Лүк 20:37, 38). Йәһвә терелтергә теләгән кешеләрнең тышкы кыяфәтләрен, тормыш тәҗрибәләрен һәм хатирәләрен бик яхшы белә.

9. Ни өчен сез Йәһвәнең үлгәннәрне терелтәчәгенә шикләнмисез?

9 Әйе, Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә теләге дә, көче дә бар. Шуңа күрә без аның бу вәгъдәсен үтәячәгенә бер дә шикләнмибез. Үткәндә булган терелтелү очраклары да безнең бу вәгъдәгә ышанычыбызны ныгыта. Изге Язмалар язылган чорда Йәһвә берничә тугры ир-атка, шул исәптән Гайсәгә, үлгәннәрне терелтергә көч биргән. Андый очракларның берсе Яхъя китабының 11 нче бүлегендә язылган. Әйдәгез, аны карап китик.

ГАЙСӘНЕҢ ЯКЫН ДУСТЫ ҮЛӘ

10. Гайсә Үрдүннең аръягында вәгазьләгәндә, Битаниядә нәрсә була һәм Гайсә нәрсә эшли? (Яхъя 11:1—3)

10 Яхъя 11:1—3 укы. Б. э. 32 елының ахырында Битаниядә булган бер хәлне күз алдына китерик. Бу авылда Гайсәнең якын дуслары Лазар һәм аның ике апасы — Марта белән Мәрьям яши (Лүк 10:38—42). Лазар авырып киткәч, аның апалары, борчылып, Гайсә янына хәбәрче җибәрәләр, ә Гайсә ул вакытта Үрдүннең аръягында вәгазьли. Битаниядән шул җиргә кадәр ике көнлек юл (Яхъя 10:40). Кызганычка каршы, хәбәрче Гайсә янына барып җиткәндә, Лазар үлә. Әмма Гайсә шунда ук Лазар янына китми, ул бу җирдә тагын ике көнгә кала. Гайсә Битаниягә барып җиткәндә, Лазар инде дүрт көн үле була. Әмма Гайсә үз дусларын сөендерәчәк һәм Аллаһыга дан китерәчәк зур могҗиза ясарга ниятли (Яхъя 11:4, 6, 11, 17).

11. Бу очрак безне дуслык турында нәрсәгә өйрәтә?

11 Бу очрактан без чын дуслыкның нинди булырга тиеш икәнен күрәбез. Марта белән Мәрьям, Гайсә янына хәбәрчене җибәреп, аны Битаниягә килергә сорамаган. Алар Лазар авырып киткән генә дип әйткән (Яхъя 11:3). Лазар үлеп киткәч, Гайсә аны беркая да бармыйча терелтә алган. Әмма ул Битаниягә үзенең дуслары — Марта белән Мәрьям — янына киткән. Ә сезнең ярдәмгә килергә әзер дусларыгыз бармы? Алай булса, сез «бәхетсезлеккә очраганда» ялгыз калмассыз (Гыйб. сүз. 17:17). Безгә дә Гайсә кебек яхшы дуслар булырга кирәк. Ә хәзер әйдәгез, кире Битаниягә кайтыйк.

12. Гайсә Мартага нинди вәгъдә бирә һәм ни өчен аның вәгъдәсе буш сүзләр түгел? (Яхъя 11:23—26)

12 Яхъя 11:23—26 укы. Марта, Гайсәнең Битаниягә якынлашканын ишетеп алгач, аның янына йөгереп китә. Гайсә янына килеп җиткәч, ул болай ди: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде» (Яхъя 11:21). Чыннан да, Гайсә Лазарны савыктыра алыр иде. Әмма Гайсә тагы да зуррак могҗиза кылырга ниятли. Ул Мартага: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип әйтә. Мартаның Гайсәнең вәгъдәсенә ышаныр өчен тагын бер сәбәбе бар. Гайсә аңа: «Мин — терелү һәм тормыш»,— ди. Моңарчы Гайсә яңа гына үлгән кызны терелткән булган. Ә бер егетне Гайсә, күрәсең, аның үлгән көнендә терелткән (Лүк 7:11—15; Лүк 8:49—55). Әмма Лазар бит инде дүрт көн элек үлгән һәм аның тәне инде чери башлаган. Гайсә аны терелтә алырмы?

«ЛАЗАР, ЧЫК!»

Гайсә кайгыга баткан дусларын бик нык кызганган (13, 14 нче абзацны кара.)

13. Яхъя 11:32—35 тә язылганча, Мәрьямнең һәм башкаларның елаулары Гайсәгә ничек тәэсир итә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Яхъя 11:32—35 укы. Алга таба нәрсә булганын күз алдына китерик. Мәрьям, Лазарның башка апасы, Гайсә янына килеп, Мартаның сүзләрен кабатлый: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде». Мәрьям һәм башкалар кара кайгыга баткан. Аларның елауларын күреп һәм ишетеп, Гайсәнең күңеле сыкрана. Дусларын кызганганга, ул да елый башлый. Гайсә якын кешене югалту никадәр зур кайгы китергәнен аңлый. Әмма тиздән елар өчен сәбәп калмаячак!

14. Гайсәнең хис-кичерешләреннән без Йәһвә турында нәрсә беләбез?

14 Үткән мәкаләдән күренгәнчә, Гайсә үз Атасының фикер йөртү рәвешен һәм хисләрен камил рәвештә чагылдыра (Яхъя 12:45). Димәк, Гайсәнең үз якыннарының кайгыруларын күреп елап җибәрүе шуны күрсәтә: Йәһвә безнең күз яшьләребезне күргәндә, охшаш хисләр кичерә (Зәб. 56:8). Әллә моны белү безне мәрхәмәтле Атабызга җәлеп итмиме?

Гайсә үлемнән көчлерәк икәнен күрсәткән (15, 16 нчы абзацны кара.)

15. Яхъя 11:41—44 тән күренгәнчә, төрбә янында ни булган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Яхъя 11:41—44 укы. Гайсә, төрбә янына килеп, ташны алып куярга куша. Марта: «Хуҗам, ул исләнгәндер»,— дип Гайсәгә каршы чыга. Гайсә аңа: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?» — дип әйтә (Яхъя 11:39, 40). Аннары Гайсә, күккә карап, барысы алдында дога кыла. Ул булачак могҗиза өчен, бар данның үзенә түгел, ә Йәһвәгә бирелүен тели. Аннары Гайсә: «Лазар, чык!» — дип кычкыра. Барысының шатлыгына Лазар төрбәдән чыга. Гайсә, кеше күзлегеннән мөмкин булмаганны эшли! («Өйрәнү өчен Изге Язмалар» да Яхъя 11:17 гә китерелгән аңлатманы кара.)

16. Яхъя китабының 11 нче бүлегендә язылган очрак терелтүгә иманыбызны ничек ныгыта?

16 Яхъя китабының 11 нче бүлегендә язылган очрак безнең терелтүгә иманыбызны ныгыта. Ничек итеп? Гайсәнең Мартага «Бертуганың үледән тереләчәк» дигән сүзләрен исебезгә төшерик (Яхъя 11:23). Йәһвәнең кебек, Гайсәнең дә бу вәгъдәне үтәр өчен теләге дә, көче дә бар. Гайсәнең күз яшьләреннән исә, аның үлемне һәм үлем китергән кайгыны юк итәргә көчле теләге барлыгы күренә. Лазарны терелтеп, Гайсә кабат үлемнән өстен булганын күрсәткән. Шулай ук Гайсәнең Мартага: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?» — дигән сүзләре турында уйланыйк (Яхъя 11:40). Әйе, Аллаһының үлгәннәрне терелтәчәгенә ышаныр өчен җитди сәбәпләр бар. Терелтүгә өметне ничек тагы да ныгытып була? Әйдәгез, белик.

ТЕРЕЛТЕЛҮГӘ ӨМЕТЕБЕЗНЕ НИЧЕК ТАГЫ ДА НЫГЫТЫП БУЛА?

17. Изге Язмалардагы терелтү очраклары турында укыганда, нәрсә турында уйланып була?

17 Терелтү очраклары турында укыгыз һәм уйланыгыз. Изге Язмаларда җирдә яшәр өчен терелтелгән сигез кеше турында әйтелә c. Ни өчен бу очракларны тирәнрәк тикшереп карамаска? Бу ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар реаль кешеләр булган. Шул очраклардан сабаклар табарга тырышыгыз. Мәсәлән, Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә теләге һәм көче барлыгы турында уйланып карагыз. Иң әһәмиятле терелтү очрагы — Гайсәнең терелтелүе турында уйланыгыз. Терелтелгән Гайсәне йөзләгән кеше күргән һәм бу терелтелүгә ышаныр өчен көчле нигез булып тора (1 Көр. 15:3—6, 20—22).

18. Терелтү турындагы җырлардан ничек күбрәк файда алырга? (Шулай ук искәрмәне кара.)

18 Терелтү турындагы «рухи җырларны» тыңлагыз һәм җырлагыз d (Эфес. 5:19). Бу җырлар ярдәмендә терелтү турындагы өмет тагы да терерәк булып китә. Аларны тыңлагыз, җырлагыз һәм гаилә өйрәнүе вакытында аларның мәгънәсе турында фикер алышыгыз. Ә җырларны ятласагыз, аларның сүзләре кәгазь битендә генә түгел, ә сезнең акылыгызда һәм йөрәгегездә калыр. Шулай эшләсәгез, сез сынауга очраганда я якын кешегезне югалтканда, Йәһвәнең рухы сезгә бу җырларны искә төшерергә булышыр, ә алар, үз чиратында, сезне юатыр һәм ныгытыр.

19. Терелтелү турында уйланганда нәрсәне күз алдына китереп була? (Шулай ук  «Аларга нинди сораулар бирер идегез?» дигән рамканы кара.)

19 Күзаллагыз. Йәһвә Аллаһы безгә күзаллау сәләте биргәнгә, без үзебезне яңа дөньяда күз алдына китерә алабыз. Бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин үземне бик еш яңа дөньяда күз алдына китерәм. Хәтта анда чәчәк аткан розаларның исләрен сизгәндәй булам». Изге Язмаларда искә алынган кешеләр белән күрешүегезне күзаллагыз. Сез кем белән очрашырга теләр идегез? Сез аларга нинди сораулар бирер идегез? Шулай ук якын туганнарыгызны каршы алганда, беренче әйткән сүзләрегезне, аларны җылы итеп кочаклаганыгызны һәм шатлыктан күз яшьләрегезне тыя алмаганыгызны күз алдына китерегез.

20. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Терелтү өмете биргән Йәһвә Аллаһыга без бик рәхмәтле! Без Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәячәгенә бер дә шикләнмибез. Аның бит моны эшләргә теләге дә, көче дә бар. Әйдәгез, терелтүгә иманыбызны ныгытып торыйк. Шулай эшләсәк, без асылда һәрберебезгә «Бертуганың үледән тереләчәк» дип әйткән Аллаһыга тагы да якынлашырбыз.

147 ҖЫР Вәгъдә ителгән мәңгелек тормыш

a Сез якын кешегезне югалткан булсагыз, терелтүгә өмет сезнең күңелегезне җылытадыр. Әмма башка кешеләргә ни өчен моңа иман иткәнегезне ничек аңлатырга? Без терелтүгә өметебезне ничек тагын да ныгыта алабыз? Шушы мәкалә безгә бу яклардан ярдәм итәр.

b Бу музыкаль видео «Этот день очень близко!» дип атала. Ул телевидениебездә 2016 елның ноябрь чыгарылышында күрсәтелде.

c «Күзәтү манарасы», 2015 ел, 1 август, 4 нче биттә «Изге Язмаларда телгә алынган сигез терелтү очрагы» дигән рамканы карагыз.

d «Шатлык белән җырлагыз» дигән җыр китабында «Яңа дөньяны күз алдына китер» (139 җыр), «Омтыл гаҗәеп бүләккә!» (144 җыр), «Ул аларны уятачак!» (151 җыр) дигән җырларны карагыз. Шулай ук jw.org сайтында «Этот день очень близко!», «Яңа дөньяда», «Күзаллыйк» дигән җырларны карагыз.