Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Гайсәнең могҗизаларыннан өйрәнегез

Гайсәнең могҗизаларыннан өйрәнегез

«[Гайсә] игелек кылып һәм... савыктырып, ил буйлап йөрде» (РӘС. 10:38).

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Гайсә беренче могҗизасын нинди хәл-шартларда кылган?

 БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ 29 елының көзе. Гайсә үз хезмәтен башлый. Гайсә белән аның әнисен һәм берничә шәкертен Кәнәдә үткән туй мәҗлесенә чакыралар. Бу авыл Гайсәнең туган шәһәреннән төньяктарак урнашкан. Мәрьям — кияү белән кәләш гаиләләренең дусты. Ул, күрәсең, кунакларны кайгыртырга булыша. Мәҗлес вакытында шәрабның бетеп барганы билгеле була. Бу кияү белән кәләшне һәм аларның гаиләләрен уңайсыз хәлдә калдыра ала b. Мөгаен, кунакларның саны көтелгәннән күбрәк булып чыга. Мәрьям тиз генә улы янына килеп: «Аларның шәраблары калмаган»,— дип әйтә (Яхъя 2:1—3). Гайсә нәрсә эшләр? Ул гаҗәеп нәрсә башкара. Могҗиза кылып, суны «яхшы шәрабка» әйләндерә (Яхъя 2:9, 10).

2, 3. a) Гайсә могҗизалы көчен ничек кулланган? ә) Гайсәнең могҗизаларын карап чыгу безгә нинди файда китерә ала?

2 Хезмәте дәвамында Гайсә башка күп могҗизалар да башкарган c. Үзенең могҗизалы көчен Гайсә дистәләгән мең кешегә ярдәм итәр өчен кулланган. Ике очракка игътибар итик. Бер тапкыр ул 5 000 ир-атны, ә соңрак 4 000 ир-атны тукландырган. Анда булган хатын-кызлар белән балаларны исәпкә алганда, бу очракларда, тулаем алганда, 27 000 нән артык кеше була алган (Мат. 14:15—21; 15:32—38). Гайсә шул кешеләрне тукландырып кына чикләнмәгән, ә шулай ук күпләрне савыктырган (Мат. 14:14; 15:30, 31). Гайсәнең бу могҗизаларын күреп, халыкның никадәр гаҗәпләнгәнен күз алдына китерегез!

3 Гайсә кылган могҗизалар безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бу мәкаләдә без аларның безне нәрсәгә өйрәткәнен карап чыгарбыз. Аннары Гайсә, могҗизалар кылганда, басынкылык һәм кызгануны ничек күрсәткәненә игътибар итәрбез. Шулай ук бу сыйфатларны ничек күрсәтә алганыбыз турында уйланырбыз.

БЕЗ ЙӘҺВӘ ҺӘМ ГАЙСӘ ТУРЫНДА БЕЛЕМНӘРЕБЕЗНЕ ТИРӘНӘЙТӘБЕЗ

4. Гайсәнең могҗизалары безгә кемне яхшырак белергә булыша?

4 Гайсәнең могҗизалары безгә аны гына түгел, ә шулай ук аның Атасын да яхшырак белергә булыша. Чөнки Гайсәгә, могҗизалар кылыр өчен, көчне Йәһвә биргән. Рәсүлләр 10:38 дә болай диелә: «Аллаһы аны [Гайсәне] изге рух белән майлады, аңа кодрәт бирде, һәм ул, игелек кылып һәм Иблис җәберләгән бар кешеләрне савыктырып, ил буйлап йөрде. Ул моның барысын Аллаһы аның белән булганга күрә башкара алды». Шулай ук Гайсә бар сүзләрендә һәм эшләрендә, шул исәптән могҗизалар кылганда, камил рәвештә Атасының фикер йөртү рәвешен һәм хисләрен чагылдырган (Яхъя 14:9). Әйдәгез, Гайсәнең могҗизаларыннан нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгыйк.

5. Гайсәне могҗизалар кылырга нәрсә дәртләндергән? (Маттай 20:30—34)

5 Беренчедән, Гайсә һәм аның Атасы безне бик ярата. Гайсәнең кешеләрне нык яратуы, аны газапланганнарга булышыр өчен, могҗизалы көчен кулланырга дәртләндергән. Бер очракта ике сукыр кеше аңардан кычкырып ярдәм сораган. (Маттай 20:30—34 укы.) Игътибар итегез, Гайсә «аларны кызганган», ә аннары савыктырган. Монда «кызганып» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле эчтә барлыкка килгән көчле жәлләү хисен аңлата. Андый тирән кызгану нигезендә ярату ята. Шулай ук кызгану хисе Гайсәне ач булганнарны тукландырырга һәм бер махаулыны савыктырырга дәртләндергән (Мат. 15:32; Марк 1:41). Кызганучан Йәһвә һәм аның Улы безне нык ярата һәм безнең газапларыбызга ваемсыз түгел (Лүк 1:78; 1 Пет. 5:7). Алар кешелекнең газапларын юк итәргә бик тели.

6. Аллаһы Гайсәгә нинди көч биргән?

6 Икенчедән, Аллаһы Гайсәгә кешелекнең бар проблемаларын хәл итәр өчен көч биргән. Могҗизалары ярдәмендә Гайсә кешеләр беркайчан да чишә алмаячак проблемаларны хәл итә алганын күрсәткән. Мәсәлән, ул безне мирас итеп алынган гөнаһтан азат итә ала. Ә гөнаһ — кешелек проблемаларының тамыры ул. Шулай ук аның безне гөнаһның нәтиҗәләреннән — чирләрдән һәм үлемнән — азат итәргә көче бар (Мат. 9:1—6; Рим. 5:12, 18, 19). Җирдә кылган могҗизалары Гайсәнең «һәртөрле авыруны» савыктырырга һәм хәтта үлгәннәрне терелтә алганын раслый (Мат. 4:23; Яхъя 11:43, 44). Шулай ук аның көчле давылларны контрольдә тота ала һәм явыз рухларны җиңә ала (Марк 4:37—39; Лүк 8:2). Йәһвәнең үз Улына шундый зур көч биргәне безне бик юата!

7, 8. a) Гайсәнең могҗизалары безне нәрсәгә ышандыра? ә) Сез яңа дөньяда аеруча нинди могҗизаны күрергә теләр идегез?

7 Өченчедән, без Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларның, һичшиксез, булачагына ышана алабыз. Гайсәнең җирдә кылган могҗизалары, аның Аллаһы Патшалыгында идарә иткәндә, зуррак дәрәҗәдә нинди эшләр башкарачагын аңларга булыша. Гайсә идарә иткәндә, тормышның нинди булачагын карап чыгыйк. Безнең камил сәламәтлегебез булыр, чөнки Гайсә кешеләрне интектергән һәртөрле чир-авыруны юк итәчәк (Ишаг. 33:24; 35:5, 6; Ачыл. 21:3, 4). Без беркайчан да ачлыктан һәм табигать афәтләреннән газапланмабыз (Ишаг. 25:6; Марк 4:41). Без «хәтер төрбәләреннән» чыккан якыннарыбызны шатланып каршы алырбыз (Яхъя 5:28, 29, иск.). Ә сез яңа дөньяда, аеруча, нинди могҗизаны күрергә теләр идегез?

8 Могҗизалар кылганда, Гайсә зур басынкылык һәм кызгану күрсәтеп, безгә яхшы үрнәк калдырган. Әйдәгез, ике очракка игътибар итик. Кәнәдә үткән туй мәҗлесе турындагы хәбәрдән башлыйк.

БАСЫНКЫЛЫККА ӨЙРӘНӘБЕЗ

9. Гайсә туй мәҗлесендә нәрсә башкарган? (Яхъя 2:6—10)

9 Яхъя 2:6—10 укы. Туй мәҗлесендә, шәраб бетә барганда, Гайсә берәр нәрсә эшләргә тиеш булганмы? Юк. Изге Язмаларда Мәсих шәраб булдырачак дигән пәйгамбәрлек язылмаган. Әмма уйлап кына карагыз, сезнең туегызда эчемлекләр бетә барса, сез нәрсә хис итәр идегез? Гайсә, мөгаен, туйны үткәргән гаиләне, аеруча, кияү белән кәләшне жәлләгән һәм аларны уңайсыз хәлдә калдырырга теләмәгән. Шуңа күрә, мәкалә башында әйтелгәнчә, ул могҗиза кылган. Гайсә якынча 390 литр суны яхшы шәрабка әйләндергән. Ни өчен ул шулкадәр күп шәраб ясаган? Күрәсең, ул шәрабның артып калуын теләгән. Шулай итеп, аны туйдан соң да кулланып булган я яшь гаилә, аны сатып, чыгымнарын каплый алган. Яңа өйләнешкән пар моның өчен бик рәхмәтле булгандыр!

Гайсәдән үрнәк алып, казанышларыгыз белән мактанмагыз (10, 11 нче абзацны кара.) e

10. Яхъя Инҗиленең 2 нче бүлегендә нинди мөһим нечкәлекләр бар? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Яхъя Инҗиленең 2 нче бүлегендә язылган хәбәренең кайбер мөһим нечкәлекләрен карап чыгыйк. Игътибар итегез, Гайсә таш савытларны су белән үзе тутырмаган. Ул шул савытларны хезмәтчеләргә тутырырга кушкан (6, 7 нче шигырь). Шулай ук суны шәрабка әйләндергәч, Гайсә шәрабны туй башлыгына үзе алып бармаган, ул хезмәтчеләргә моны эшләргә кушкан (8 нче шигырь). Гайсәнең шәраб тулы касәне кунаклар алдына куеп: «Мин әле генә ясаган шәрабны татып карагыз әле»,— дип мактануы да, башка сыймаслык хәл!

11. Гайсәнең могҗизасыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

11 Гайсәнең суны шәрабка әйләндерү могҗизасыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Басынкылыкка. Гайсә бу могҗизасы белән мактанмаган. Чынлыкта, ул беркайчан да үз казанышлары белән мактанмаган. Киресенчә, ул, басынкылык күрсәтеп, һәрчак үз Атасын данлаган (Яхъя 5:19, 30; 8:28). Гайсәдән үрнәк алып, үзебезгә басынкылык белән карасак, без үз казанышларыбыз белән мактанып йөрмәбез. Йәһвәгә хезмәт итүдә нәрсә генә эшләсәк тә, әйдәгез, үзебезне түгел, ә без хезмәт иткән гаҗәеп Аллаһыны мактыйк (Ирм. 9:23, 24). Без Йәһвәне данларга тиеш, чөнки ул моңа лаек. Йәһвәнең ярдәме булмаса, без нәрсәгә ирешә алыр идек соң? (1 Көр. 1:26—31)

12. Гайсәдән үрнәк алып, без тагын ничек басынкылык күрсәтә алабыз? Мисал китерегез.

12 Басынкылык турында әйткәндә, без Гайсәдән тагын ничек үрнәк ала алабыз? Күз алдына китерегез, бер өлкән, яшь хезмәттәш ярдәмчегә беренче нотыгын әзерләргә ярдәм итәр өчен, күп вакыт сарыф итә, ди. Нәтиҗәдә, шул яшь кардәш дәртләндергеч нотык сөйли һәм бөтен җыелышка аның нотыгы ошый. Очрашудан соң бер кардәш теге өлкән янына килеп, болай ди: «Фәлән кардәш искиткеч нотык сөйләде, шулай бит?» Өлкән: «Әйе, әмма аңа ярдәм итәр өчен минем күпме вакыт сарыф иткәнемне белсәң иде!» — дип җавап бирерме? Яисә ул басынкы гына: «Әйе, чыннан да. Мин аның белән горурланам»,— дип әйтерме? Басынкы булсак, без яхшы эшләребез өчен мактау сүзләре көтмәбез. Без Йәһвәнең эшләребезне күргәнен һәм кадерләгәнен белеп, моның белән канәгать булырбыз (Маттай 6:2—4 белән чагыштыр; Евр. 13:16). Гайсәдән үрнәк алып, басынкылык күрсәтсәк, Йәһвә, һичшиксез, безне хуп күрер (1 Пет. 5:6).

КЫЗГАНЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ

13. Наин шәһәре янында Гайсә нәрсә күрә һәм нәрсә эшли? (Лүк 7:11—15)

13 Лүк 7:11—15 укы. Гайсә хезмәтенең уртасына җитәрәк булган бер вакыйганы күз алдына китерик. Ул Наинга бара. Гәлиләядәге бу шәһәр Шунам янында урнашкан. Якынча 900 ел элегрәк анда Илиша пәйгамбәр бер хатынның улын үледән терелткән булган (2 Пат. 4:32—37). Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән мәетне күтәреп чыгучы кешеләрне күрә. Хәл бик аяныч: бер тол хатынның бердәнбер улы үлгән. Кайгыга баткан ана белән шәһәрдән күп кеше чыгып бара. Гайсә бу кешеләрне туктата һәм кайгырган ана өчен гаҗәеп нәрсә эшли: аның улын терелтә. Инҗилдә Гайсәнең өч кешене терелткәне турында әйтелә. Бу — шул очракларның беренчесе.

Гайсәдән үрнәк алып, якыннарын югалткан кешеләргә кызгану күрсәтегез (14—16 нчы абзацны кара.)

14. Лүк Инҗиленең 7 нче бүлегендә нинди мөһим нечкәлекләр бар? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Лүк Инҗиленең 7 нче бүлегендә язылган хәбәрнең кайбер мөһим нечкәлекләрен карап чыгыйк. Игътибар итегез, Гайсә кайгыга баткан ананы «күргәч аны бик кызгана» (13 нче шигырь). Бәлки, Гайсә аның үз улының мәете алдыннан елап барганын күрәдер. Бу Гайсәнең күңелендә кызгану хисен уята. Әмма Гайсә кызгану хисен тоеп кына калмый, ул кызгануын белдерә. Ул аны юатып: «Елама»,— ди. Аннары аның улын үледән терелтеп, «аны анасына тапшыра» (14, 15 нче шигырь).

15. Гайсәнең могҗизасыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Гайсәнең могҗизалы рәвештә тол хатынның улын терелтүеннән нәрсәгә өйрәнеп була? Без кайгырган кешеләргә кызгану күрсәтергә өйрәнәбез. Гайсә үлгәннәрне терелтә алса, без исә моны эшли алмыйбыз. Әмма без, Гайсә кебек, күзәтүчән булып, якыннарын югалткан кешеләргә кызгану хисен үстерә алабыз. Шулай ук без кызгануыбызны сүзләребез һәм эшләребез белән күрсәтә алабыз d (Гыйб. сүз. 17:17; 2 Көр. 1:3, 4; 1 Пет. 3:8). Гади сүзләр һәм гади эшләр зур көчкә ия.

16. Баласын югалткан әни кеше белән булган очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? (Шулай ук сәхнәләштерелгән иллюстрацияне кара.)

16 Бер очракка игътибар итик. Берничә ел элек җыелыш очрашуында, җыр җырлаганда, апа-кардәш янәшәдә бер әни кешенең елап басып торганын күреп алган. Җыр терелтелү өметенә багышланган булган. Ул күптән түгел генә үзенең яшь кызын югалткан булган. Моны белеп, апа-кардәшебез шунда ук, аның янына килеп, аны кочаклап алган һәм алар бергә җырны җырлап бетергән. Шул әни кеше соңрак болай дигән: «Мин кардәшләрнең яратуын сиздем». Очрашуга килгәненә ул бик шат булган. «Патшалык Залында без ярдәм табабыз»,— дип әйткән ул. «Рухы сынык» булган кардәшләрне юатыр өчен башкарган хәтта кечкенә нәрсәләрне дә Йәһвә, һичшиксез, күрә һәм кадерли (Зәб. 34:18).

ГАЙСӘНЕҢ МОГҖИЗАЛАРЫ ТУРЫНДА КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

17. Бу мәкаләдән без нәрсә белдек?

17 Инҗилдән Гайсәнең могҗизалары турында уку безне бик дәртләндерә. Алардан без Йәһвә белән Гайсәнең үзебезне бик яратканын, Гайсәнең кешелекнең бар проблемаларын хәл итәрлек көче барлыгын һәм Патшалык тиздән китерәчәк фатихаларга тулысынча ышанып булганын беләбез. Андый хәбәрләрне укыганда, без Гайсәнең сыйфатларын ничек чагылдыра алганыбыз турында уйлана алабыз. Шәхси өйрәнүдә я гаилә белән гыйбадәт кылуда, ни өчен Гайсәнең башка могҗизаларын карап чыкмаска? Әлбәттә, сез күп нәрсәләр белерсез һәм белгәннәрегезне башкалар белән уртаклаша алырсыз. Без бер дә шикләнмибез, сезнең күп ныгытучы сөйләшүләр булыр (Рим. 1:11, 12).

18. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Гайсәнең хезмәте тәмамлана барганда, ул тагын бер кешене үледән терелткән. Бу Инҗилдә язылган өченче терелтелү очрагы булган. Әмма ул башкаларыннан аерылып торган, чөнки Гайсә инде дүрт көн үле булган якын дустын терелткән. Бу терелтү очрагыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Без үледән терелтелүгә өметебезне ничек ныгыта алабыз? Бу сорауларга җавап киләсе мәкаләдә бирелер.

20 ҖЫР Кадерле Улың өчен рәхмәт

a Гайсә башкарган могҗизалар турында уку бик дулкынландыра. Ул көчле давылны тынычландырган, авырган кешеләрне савыктырган һәм үлгәннәрне терелткән. Изге Язмалардагы бу очраклар кызык өчен түгел, ә безне өйрәтер өчен язылган. Бу мәкаләдән без алардан Йәһвә һәм Гайсә хакында нәрсә белеп булганы турында һәм безгә үстерергә кирәк булган сыйфатлар турында белербез.

b Бер Изге Язмалар белгече болай дип әйткән: «Көнчыгышта кунакчыллык күрсәтүгә бик җитди караганнар һәм кунаклар алдына җитәрлек ризык кую белән генә чикләнмәгәннәр. Чын кунакчыллык, аеруча туй мәҗлесләрендә, ризыкның һәм эчемлекләрнең муллыгы белән күрсәтелгән».

c Инҗилдә Гайсәнең 30 дан артык могҗизасы сурәтләнә. Гайсә башка күп могҗизалар да башкарган, әмма Изге Язмаларда алар аерым-аерым телгә алынмый. Мәсәлән, бер очракта аның янына «бөтен шәһәр халкы җыелган» булган һәм «ул төрле авырудан интегүче күп кешеләрне савыктырган» (Марк 1:32—34).

d Кайгырган кешеләргә нәрсә әйтеп һәм аларны ничек юатып булганы турындагы киңәшләрне табар өчен «Күзәтү манарасы» 2016 елның 3 нче чыгарылышында «Кайгы кичерүчеләрне ничек юатырга?» дигән мәкаләне карагыз.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Кияү белән кәләш һәм кунаклар яхшы шәрабка шатлана, ә Гайсә читтә басып тора.