Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньяга иманыгызны ныгытыгыз

Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньяга иманыгызны ныгытыгыз

«[Йәһвә] берәр нәрсә әйтсә, моны эшләмәсме?» (САН. 23:19)

142 ҖЫР Өметебезгә ябышыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. Яңа дөньяны көткән арада безгә нәрсә эшләргә кирәк?

 ЙӘҺВӘ бу дөньяны яңа, тәкъва дөнья белән алыштырырга вәгъдә итә (2 Пет. 3:13). Бу вәгъдә күңелебезне җылытып тора. Яңа дөньяның кайчан буласын белмәсәк тә, дәлилләрдән күренгәнчә, көтәргә күп калмады (Мат. 24:32—34, 36; Рәс. 1:7).

2 Ә әлегә, хакыйкатьтә күпме генә булсак та, безнең барыбызга бу вәгъдәгә иманыбызны ныгытып торырга кирәк. Ни өчен бу мөһим? Чөнки хәтта көчле иман да сүрелергә мөмкин. Рәсүл Паул иман җитмәвен «безне җиңел генә чуалтучы гөнаһ» дип атаган (Евр. 12:1). Иманыбыз сүрелмәсен өчен, безгә вакыт-вакыт яңа дөньяның тиздән киләчәген раслаучы дәлилләр турында тирәнтен уйланырга кирәк (Евр. 11:1).

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Бу мәкаләдә без Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньяга иманыбызны ныгытучы өч якка игътибар итәрбез: 1) йолым турында уйлану, 2) Йәһвәнең көче турында уйлану һәм 3) рухи эшләрдә катнашу. Аннары без Йәһвәнең Хабакукка әйткән сүзләре безнең иманыбызны ничек ныгыта алганын белербез. Әмма башта, әйдәгез, нинди очракларда безгә көчле иман кирәклеген карап чыгыйк.

НЫК ИМАН КИРӘК БУЛГАН СИТУАЦИЯЛӘР

4. Нинди карарлар нык иман таләп итә?

4 Һәр көн без нык иман кирәк булган карарлар кабул итәбез. Мәсәлән, алар эш, күңел ачу, белем алу, никах, балалар һәм дөньяви эш белән бәйле булырга мөмкин. Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Минем карарларым бу дөньяның вакытлыча булганына һәм тиздән аны Аллаһының яңа дөньясы алмаштырачагына инанганымны күрсәтәме? Яисә карарларыма „бер генә яшибез“ дип фикер йөрткән кешеләр тәэсир иткәнме?» (Мат. 6:19, 20; Лүк 12:16—21) Яңа дөньяның тиздән киләчәгенә иманыбызны ныгытсак, без яхшы карарлар кабул итә алырбыз.

5, 6. Ни өчен сынаулар вакытында нык иман кирәк? Мисал китерегез.

5 Без шулай ук көчле иман таләп иткән сынауларга очрыйбыз. Без эзәрлекләүләр кичерергә, каты авырып китәргә я башка сынауларга дучар булырга мөмкин һәм андый сынаулар, әлбәттә, боектыра ала. Башта без сынауларны кичереп чыгарга тәвәккәлдер дә, әмма сынаулар озакка сузылса, чыдам калыр өчен һәм Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәр өчен, нык иман кирәк (Рим. 12:12; 1 Пет. 1:6, 7).

6 Сынаулар кичергәндә, Йәһвәнең яңа дөньясы беркайчан килмәс дип тоелырга мөмкин. Әмма иманыбыз зәгыйфь дип уйларга ашыкмыйк. Бер мисалга игътибар итик. Салкын кышны безгә җәй беркайчан да килмәячәк кебек тоела ала. Шулай да җәй килми калмас. Шул ук рәвешчә, төшенкелеккә бирелгәндә, безгә яңа дөнья беркайчан да булмаячак дип тоелырга мөмкин. Әмма нык иманлы кеше Аллаһы вәгъдәләренең, һичшиксез, үтәләчәген белә (Зәб. 94:3, 14, 15; Евр. 6:17—19). Андый ышаныч белән без алга таба да Йәһвәгә гыйбадәт кылуны тормышыбызда беренче урынга куярбыз.

7. Безгә нинди караштан сакланырга кирәк?

7 Нык иман кирәк булган тагын бер як — вәгазь эше. Күп кеше без сөйләгән «яхшы хәбәрне» әкият дип саный (Мат. 24:14; Йәз. 33:32). Андый карашны йоктырмас өчен, безгә иманыбызны ныгытып торырга кирәк. Моны ничек эшләргә?

ЙОЛЫМ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ

8, 9. Йолым турында уйлану иманыбызны ничек ныгыта ала?

8 Иманыбызны ныгытыр өчен бер мөмкинлек — йолым турында уйлану. Йолым Аллаһы вәгъдәләренең тормышка ашачагына гарантия булып тора. Йолымның ни өчен бирелгәне һәм аның үз эченә нәрсә алганы турында уйлансак, Аллаһының яңа дөньяга кагылышлы вәгъдәләренә иманыбыз нык булыр. Ни өчен шулай дип әйтеп була?

9 Йолым үз эченә нәрсә ала? Йәһвә үзенең яраткан беренче Улын күктән җиргә камил кеше булып тусын өчен җибәргән. Җирдә яшәгәндә, Гайсә төрле авырлыклар кичергән. Ахырда, ул газап чиккән һәм интегеп үлгән. Нинди зур бәя түләгән Йәһвә! Яратучы Атабыз безгә яхшы, әмма кыска вакытлы гына тормыш бирергә теләсә, үз Улының газаплы үлеменә юл куймас иде (Яхъя 3:16; 1 Пет. 1:18, 19). Андый зур бәя түләгәнгә, Йәһвә без яңа дөньяда мәңге яши алсын өчен дә кайгыртачак.

ЙӘҺВӘНЕҢ КӨЧЕ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ

10. Эфеслеләргә 3:20 дән күренгәнчә, Йәһвә нәрсә эшли ала?

10 Иманыбызны ныгытыр өчен икенче мөмкинлек — Йәһвәнең көче турында уйлану. Аның үзе биргән һәр вәгъдәсен үтәрлек кодрәте бар. Әйе, кеше күзлегеннән мәңгелек тормыш мөмкин түгел, әмма Йәһвә кешеләр беркайчан да башкара алмаган вәгъдәләрне еш бирә. Ул бит Чиксез Кодрәт Иясе (Әюп 42:2; Марк 10:27). Шуңа күрә ул берәр гаҗәеп вәгъдә биргәндә, без гаҗәпләнмибез. (Эфеслеләргә 3:20 укы.)

11. Аллаһының гаҗәеп вәгъдәләренең берсен китерегез. ( «Үтәлгән кайбер гаҗәеп вәгъдәләр» дигән рамканы кара.)

11 Йәһвә үткәндә кеше күзлегеннән мөмкин булмаган нәрсәләр вәгъдә иткән. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап китик. Ул Ибраһим белән Сарага олы яшьләрендә уллары туачак дип әйткән (Ярат. 17:15—17). Шулай ук ул Ибраһимга аның токымнары Кәнган җирен биләп алачак дип вәгъдә иткән. Әмма Ибраһимның токымнары, исраиллеләр, Мисыр җирендә күп еллар коллар булганда, бу вәгъдә беркайчан да тормышка ашмаячак дип тоела алган. Ләкин вакыт үткәч, исраиллеләр вәгъдә ителгән җирдә яши башлаган. Соңрак Йәһвә олы яшьтәге Илисәбәт бала табачак дип әйткән. Шулай ук ул гыйффәтле Мәрьямгә Аллаһы Улын тудырачак дигән. Шулай итеп, Йәһвәнең меңнәрчә ел элек Гадән бакчасында бирелгән вәгъдәсе дә үтәлгән (Ярат. 3:15).

12. Йошуа 23:14 һәм Ишагыя 55:10, 11 дә язылган сүзләр безне нәрсәгә инандыра?

12 Йәһвәнең вәгъдәләре һәм аларның үтәлеше турында уйланганда, без Йәһвәнең зур көчкә ия булганын аңлыйбыз. Шулай итеп, без Йәһвәнең яңа дөньяны булдыра алачагына инанабыз. (Йошуа 23:14; Ишагыя 55:10, 11 укы.) Бу безне башкалар белән яңа дөнья турында инандырырлык итеп сөйләшергә әзерли. Йәһвә үзе «яңа күк һәм яңа җир» турында «бу сүзләр ышанычлы һәм хак» дип игълан иткән (Ачыл. 21:1, 5).

РУХИ ЭШЛӘР БЕЛӘН КАЙНАГЫЗ

ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫ

Бу рухи эшләрнең һәрберсе иманыбызны ныгытырга ничек булыша? (13 нче абзацны кара.)

13. Җыелыш очрашулары иманыбызны ничек ныгыта? Аңлатыгыз.

13 Иманыбызны ныгытыр өчен өченче мөмкинлек — рухи эшләрдә катнашу. Мәсәлән, җыелыш очрашуларының файдасы турында уйланыйк. Тулы вакытлы хезмәтнең төрле төрләрендә катнашкан Анна b исемле апа-кардәш болай ди: «Очрашулар миңа иманымны нык килеш сакларга булыша. Чыгыш ясаучы абый-кардәш әллә ни яхшы укытучы булмаса да һәм яңа нәрсә әйтмәсә дә, мин еш кына Изге Язмаларны яхшырак аңларга булышучы нәрсәләр ишетәм. Ә бу минем иманымны ныгыта». Шулай ук иманыбызны, һичшиксез, кардәшләребезнең комментарийлары ныгыта (Рим. 1:11, 12; 10:17).

ВӘГАЗЬ ЭШЕ

Бу рухи эшләрнең һәрберсе иманыбызны ныгытырга ничек булыша? (14 нче абзацны кара.)

14. Вәгазь эше иманыбызны ничек ныгыта?

14 Шулай ук вәгазь эшендә дә катнашу иманыбызны ныгыта (Евр. 10:23). 70 елдан артык вакыт Йәһвәгә хезмәт иткән Барбара болай ди: «Вәгазь эше һәрчак минем иманымны ныгытып торды. Мин кешеләргә Йәһвәнең искиткеч вәгъдәләре турында күбрәк сөйләгән саен, иманым ныгый бара».

ШӘХСИ ӨЙРӘНҮ

Бу рухи эшләрнең һәрберсе иманыбызны ныгытырга ничек булыша? (15 нче абзацны кара.)

15. Шәхси өйрәнү иманыбызны ничек ныгыта? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

15 Шәхси өйрәнү дә иманыбызны ныгыта. Сьюзан исемле апа-кардәш өйрәнү графигын төзегән. Ул болай ди: «Якшәмбе көнне мин киләсе атнадагы өйрәнү мәкаләсен әзерлим. Дүшәмбе һәм сишәмбе атна уртасындагы очрашуга әзерләнәм. Калган көннәрне үземә кызыклы булган темаларны өйрәнәм». Андый график Сьюзанга иманын нык килеш сакларга булыша. Төп идарәдә хезмәт итүче Айринга иманын нык килеш сакларга Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнү булыша. Ул болай ди: «Йәһвә әйткән пәйгамбәрлекләрнең нечкәлекләренә кадәр үтәлүе мине таң калдыра» c.

«УЛ... ҺИЧШИКСЕЗ, ҮТӘЛӘЧӘК»

16. Ни өчен Йәһвәнең Хабакукка әйткән сүзләре безнең өчен дә әһәмияткә ия? (Еврейләргә 10:36, 37)

16 Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре бу дөньяның ахырын инде күп еллар көтә. Кеше күзлегеннән Аллаһының вәгъдәсе тоткарлана кебек тоелырга мөмкин. Әмма Йәһвә үз хезмәтчеләренең хисләрен аңлый. Ул Хабакукка болай дигән: «Бу күренешнең билгеләнгән вакытта үтәләсе бар. Ул үз ахырына ашыга һәм алдамаячак. Тоткарланса да, көт аны! Ул бит, һичшиксез, үтәләчәк. Соңга калмаячак!» (Хаб. 2:3) Аллаһы бу сүзләрне Хабакук өчен генә әйткәнме? Яисә алар безнең өчен дә әһәмияткә ияме? Аллаһы тарафыннан рухландырылып, рәсүл Паул аларны яңа дөньяны көткән мәсихчеләргә карата кулланган. (Еврейләргә 10:36, 37 укы.) Әйе, котылуыбыз тоткарлана кебек тоелса да, Аллаһының вәгъдәсе «һичшиксез, үтәләчәк. Соңга калмаячак!»

17. Бер апа-кардәш Йәһвәнең Хабакукка биргән киңәшен ничек куллана?

17 Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре аның «көт аны» дигән киңәшен хәтта дистәләгән еллар куллана. Мәсәлән, Луиза исемле апа-кардәш Йәһвәгә 1939 елда хезмәт итә башлаган. Ул болай ди: «Шул чакларда мин „әле укып бетерергә дә өлгермәм, инде Армагеддон киләчәк“ дип уйлаган идем. Әмма алай булмады. Еллар дәвамында мин Изге Язмалардан Аллаһы вәгъдәләренең тормышка ашуын көткән кешеләр турында укыдым. Мәсәлән, Нух, Ибраһим, Йосыф һәм башкалар турында. Йәһвәне көтү миңа да, башкаларга да яңа дөньяның тиздән булачагына инанган булып калырга булыша». Йәһвәгә озак вакыт хезмәт иткән башка күп кенә хезмәтчеләр дә бу сүзләр белән риза.

18. Барлыкка китерелгән нәрсәләрне күзәтү яңа дөньяга ышанычыбызны ничек ныгыта?

18 Әйе, яңа дөнья әлегә юк, әмма инде булган нәрсәләргә игътибар итик. Мәсәлән, йолдызларга, агачларга, хайваннарга һәм кешеләргә. Кайчандыр боларның барысы булмаган иде, әмма хәзер алар бар. Ни өчен? Чөнки аларны Йәһвә барлыкка китергән (Ярат. 1:1, 26, 27). Аллаһы шулай ук яңа дөньяны барлыкка китерергә тели һәм ул бу ниятен тормышка ашырачак. Яңа дөньяда кешеләр, камил сәламәтлеккә ия булып, мәңге яшәячәк. Аллаһы билгеләгән вакытта яңа дөнья, без яшәгән Галәм кебек, реаль булып китәчәк (Ишаг. 65:17; Ачыл. 21:3, 4).

19. Сез иманыгызны ничек ныгыта аласыз?

19 Ә әлегә һәр мөмкинлектән файдаланып, иманыгызны ныгытыгыз, йолым өчен рәхмәтле булыгыз, Йәһвәнең көче турында уйланыгыз һәм рухи эшләр белән кайнагыз. Шулай эшләп, сез «иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар» арасында була алырсыз (Евр. 6:11, 12; Рим. 5:5).

139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер

a Күпләр Изге Язмаларда вәгъдә ителгән яңа дөньяга ышанмый. Алар моны әкият дип кенә саный. Без исә Йәһвәнең бар вәгъдәләренең тормышка ашачагына ышанабыз. Шулай да иманыбызны тере килеш саклар өчен, аны ныгытып торырга кирәк. Ничек итеп? Әйдәгез, белик.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне табар өчен, «Күзәтү манарасы басмалары индексы»нда (рус) «Пророчество» дигән теманы карагыз. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» (рус) 2008 ел, 1 гыйнвар санында «Все предсказанное Иеговой сбывается» дигән мәкаләне карагыз.