17 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Көтелмәгән авырлыклар ябырылганда, Йәһвә ярдәм итәчәк
«Тәкъва кешенең михнәтләре күп, ләкин Йәһвә аны аларның барысыннан да коткара» (ЗӘБ. 34:19).
44 ҖЫР Боеккан кешенең догасы
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Без нәрсәгә инанган?
ЙӘҺВӘНЕҢ халкы буларак, без аның үзебезне яратканын беләбез. Ул, һичшиксез, тормышның безгә шатлык китерүен тели (Рим. 8:35—39). Шулай ук без Изге Язмалардагы принципларны куллансак, аларның үзебезгә файда китергәненә инанган (Ишаг. 48:17, 18). Әмма көтелмәгән авырлыкларга очраганда, нәрсә эшләргә?
2. Без нинди авырлыкларга очрый алабыз һәм нинди уйлар туарга мөмкин?
2 Йәһвәнең бар хезмәтчеләре авырлыкларга очрый. Мәсәлән, безне гаиләбездәгеләрнең берәрсе күңелсезләндерә, ди. Бәлки, җитди авырганга, без Йәһвәгә теләгәнчә хезмәт итә алмыйбыздыр я табигать афәтеннән зыян күргәнбездер. Яисә иманыбыз аркасында безне эзәрлекләргә мөмкиннәр. Андый сынауларга очраганда, башыбызга төрле уйлар керергә мөмкин. Мәсәлән: «Ни өчен бу минем белән булды? Мин берәр начарлык кылдыммы? Әллә Йәһвә миннән үз фатихасын алдымы?» Сезнең дә андый хисләрегез туган булса, боекмагыз. Йәһвәнең күп кенә тугры хезмәтчеләре дә андый хисләр белән көрәшкән (Зәб. 22:1, 2; Хаб. 1:2, 3).
3. Зәбур 34:19 дан без нәрсә беләбез?
3 Зәбур 34:19 укы. Бу шигырьдәге ике фикергә игътибар итегез: беренчедән, тәкъва кешеләр авырлыкларга очрый; икенчедән, Йәһвә аларны сынауларыннан коткара. Йәһвә безне ничек коткара? Мәсәлән, ул безгә бу дөньядагы тормышка аек карарга булыша. Йәһвә вәгъдә иткәнчә, без аңа шатланып хезмәт итәбез. Шулай да ул безнең борчылуларыбыз булмаячак дип әйтмәгән (Ишаг. 66:14). Ул карашыбызны киләчәккә төбәргә дәртләндерә. Анда бит без Йәһвә вәгъдә иткән тормышка мәңге шатлана алачакбыз (2 Көр. 4:16—18). Ә әлегә ул безгә көннән-көн хезмәт итәргә булыша (Ирм. елав. 3:22—24).
4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
4 Әйдәгез, Йәһвәнең борынгы һәм хәзерге тугры хезмәтчеләренең мисалларын карап чыгыйк һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын белик. Без шуңа игътибар итәрбез: Аллаһының тугры хезмәтчеләре дә көтелмәгән авырлыкларга очрарга мөмкин. Әмма без Йәһвәгә таянсак, ул безне ярдәменнән аермаячак (Зәб. 55:22). Бу мисалларны карап чыкканда, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин охшаш хәлгә эләксәм, нәрсә эшләр идем? Бу мисал минем Йәһвәгә ышанычымны ничек ныгытты? Нинди сабакларны мин үз тормышымда куллана алам?»
БОРЫНГЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР
5. Лабан аркасында Ягъкуб нинди авырлыклар кичергән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)
5 Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре көтмәгәндә авырлыкларга очраган. Ягъкуб мисалын карап чыгыйк. Атасы аңа Йәһвәгә иман иткән туганы Лабанның кызын хатынлыкка алырга кушкан һәм Йәһвә аны мул итеп фатихалаячак дип ышандырган (Ярат. 28:1—4). Ягъкуб атасының сүзен үтәгән: ул, Кәнган җирен калдырып, Лабан янына киткән. Лабанның ике кызы булган — Лия белән Рәхилә. Ягъкуб Лабанның кече кызы Рәхиләгә гашыйк булган һәм аңа өйләнер өчен җиде ел хезмәт итәргә ризалашкан (Ярат. 29:18). Әмма барысы да ул теләгәнчә булмаган шул. Лабан, алдап, аңа кияүгә үзенең олы кызы Лияне биргән. Аннары ул аңа бер атнадан соң Рәхиләгә дә өйләнергә рөхсәт иткән. Әмма моның өчен Ягъкуб тагын җиде ел хезмәт итәргә тиеш булган (Ярат. 29:25—27). Лабан шулай ук Ягъкубны эш мәсьәләсендә дә алдаган. Шулай итеп, Лабан Ягъкубны 20 ел буе эшкә җиккән (Ярат. 31:41, 42).
6. Ягъкуб тагын нинди авырлыкларга очраган?
6 Ягъкуб башка авырлыкларга да очраган. Аның зур гаиләсе булган. Әмма уллары кайчак үзара тату яши алмаган. Алар хәтта үзләренең энесе Йосыфны коллыкка сатып җибәргән. Ягъкубның ике улы, Шимун белән Леви, гаиләләренә һәм Йәһвәнең исеменә тап төшергән. Өстәвенә, Ягъкубның яраткан хатыны Рәхилә икенче баласын тапканда үлеп киткән. Җитмәсә, көчле ачлык аркасында Ягъкуб олы яшендә Мисырга күченергә мәҗбүр булган (Ярат. 34:30; 35:16—19; 37:28; 45:9—11, 28).
7. Йәһвә Ягъкубка илтифатын ничек күрсәткән?
7 Бар бу авырлыкларга карамастан, Ягъкуб беркайчан да Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә ышанычын югалтмаган. Йәһвә исә аңа илтифатын күрсәтеп торган. Мәсәлән, Лабан үзен намуссыз тотса да, Йәһвә Ягъкубны матди яктан фатихалап торган. Ә үле дип санаган улы Йосыф белән очрашкач, Ягъкуб Йәһвәгә, һичшиксез, бик рәхмәтле булган. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булганга, Ягъкуб бар сынауларын уңышлы кичереп чыга алган (Ярат. 30:43; 32:9, 10; 46:28—30). Йәһвә белән якын дуслыгыбыз булса, без дә көтелмәгән авырлыкларны уңышлы кичереп чыга алырбыз.
8. Давыт патша нәрсә эшләргә ниятләгән?
8 Давыт патша Йәһвә өчен башкарырга теләгән һәр эшен дә гамәлгә ашыра алмаган. Мәсәлән, ул үз Аллаһысы өчен гыйбадәтханә төзергә теләгән. Моның турында ул Натан пәйгамбәргә әйткән. Тегесе аңа: «Бар, күңелең теләгәнчә эшлә, чөнки Аллаһы синең белән»,— дип җавап биргән (1 Елъ. 17:1, 2). Бу сүзләр Давытны бик дәртләндергән булса кирәк. Бәлки, ул шунда ук бу зур эшне ничек гамәлгә ашырырга дип уйлый башлагандыр.
9. Давыт күңелсез хәбәрне ничек кабул иткән?
9 Соңрак исә Йәһвәнең пәйгамбәре Давытка күңелсез хәбәр алып килгән. «Шул ук төнне» Йәһвә Натанга Давыт түгел, ә аның улларының берсе гыйбадәтханәне төзиячәк дип әйткән (1 Елъ. 17:3, 4, 11, 12). Давыт бу хәбәрне ничек кабул иткән? Ул үз максатын үзгәрткән. Давыт, улы Сөләйман гыйбадәтханәне төзи алсын өчен, акча һәм материаллар җыя башлаган (1 Елъ. 29:1—5).
10. Йәһвә Давытны ничек фатихалаган?
10 Давытка ул гыйбадәтханәне төземәячәк дип әйткәч, Йәһвә аның белән килешү төзегән. Аллаһы Давыт токымнарының берсе мәңге идарә итәчәк дип вәгъдә иткән (2 Иш. 7:16). Яңа дөньяда, Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында, Давыт Патшалык идарәчесенең үз токымыннан булганын белергә, һичшиксез, шат булыр. Безнең өчен сабак нинди? Йәһвә өчен башкарырга теләгән һәр нәрсәне тормышка ашыра алмасак та, Аллаһы без һич уйламаганча безне фатихалый ала.
11. Патшалык беренче мәсихчеләр көткәндә килмәсә дә, Аллаһы аларны ничек фатихалаган? (Рәсүлләр 6:7)
11 Беренче мәсихчеләр Аллаһы Патшалыгын бик көткән, әмма аның кайчан киләчәген белмәгән (Рәс. 1:6, 7). Алар нәрсә эшләгән? Вәгазь эше белән мәшгуль булган. Яхшы хәбәр киңрәк тарала барганда, алар Йәһвәнең үзләренә ярдәм иткәнен ачыграк күргән. (Рәсүлләр 6:7 укы.)
12. Беренче гасыр мәсихчеләре ачлык вакытында нәрсә эшләгән?
12 Беренче гасырда мәсихчеләр башка авырлыкка да очраган: «бөтен җирдә зур ачлык» башланган (Рәс. 11:28). Аларның ачлыктан ничек интеккәнен күз алдына гына китерегез! Гаилә башлары, һичшиксез, өйдәгеләрен ничек тәэмин итәчәкләре турында борчылган. Ә хезмәтләрен киңәйтергә теләгән яшьләр турында нәрсә әйтеп була? Алар бу планнарын кичектерергә туры киләчәк дип уйлагандыр. Шартлары нинди генә булмасын, бу мәсихчеләр җайлаша алган, алар хәлләреннән килгәнчә вәгазьләгән һәм Яһүдиядәге имандашлары белән үзләрендә булганын шатлык белән уртаклашкан (Рәс. 11:29, 30).
13. Ачлык вакытында мәсихчеләр нинди фатихалар урган?
13 Ачлык вакытында мәсихчеләр нинди фатихалар урган? Ярдәм алганнары Йәһвәнең үзләренә булышуын күргән (Мат. 6:31—33). Алар ярдәм кулы сузган имандашларына тагы да якынрак булып киткән. Ә мохтаҗларга акчалата я башкача булышкан кардәшләр бирүдән бәхет татыган (Рәс. 20:35). Йәһвә үзгәрешләргә җайлашкан бар бу кардәшләрне фатихалаган.
14. Барнаб һәм рәсүл Паул белән нәрсә булган һәм бу нәрсәгә китергән? (Рәсүлләр 14:21, 22)
14 Беренче гасыр мәсихчеләре еш кына эзәрлекләүләргә дучар булган һәм кайчак бу көтелмәгәндә килеп чыккан. Барнаб белән рәсүл Паул Листра өлкәсендә вәгазьләп йөргәндә, алар белән нәрсә булганын карап китик. Башта аларны якты йөз белән каршы алганнар, әмма соңрак каршы килүчеләр «халыкны үз якларына аударган» һәм үзләрен дусларча тоткан теге кешеләрнең кайберләре, Паулга ташлар атып, аны үләргә калдырган (Рәс. 14:19). Әмма Барнаб белән Паул башка җирләрдә вәгазьләүләрен дәвам иткән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Алар «шактый күп шәкерт әзерләгән» һәм аларның сүзләре белән үрнәкләре имандашларын ныгыткан. (Рәсүлләр 14:21, 22 укы.) Паул белән Барнабның көтелмәгән эзәрлекләүләргә карамастан бирешмәве күпләргә файда китергән. Без дә, Йәһвәнең эшен читкә тайпылмыйча башкарсак, мул фатихалар урырбыз.
БҮГЕНГЕ КӨНДӘГЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР
15. Макмиллан кардәштән нәрсәгә өйрәнеп була?
15 1914 елга кадәр Йәһвә халкы киләчәккә зур өметләр баглаган. Макмиллан кардәшнең мисалына игътибар итик. Күпләр кебек ул да тиздән күктәге әҗерен алачак дип уйлаган. 1914 елның сентябрендә үз нотыгында ул болай дигән: «Бу, мөгаен, минем соңгы ачык нотыгымдыр». Әлбәттә, бу аның соңгы нотыгы булмаган. Соңрак Макмиллан кардәш: «Безнең кайберләребез күккә барырга ашыккан, күрәсең»,— дип язган. Аннары ул: «Безгә Раббы хезмәтендә бар көчебезне куеп катнашырга кирәк»,— дип өстәгән. Макмиллан кардәш шулай эшләгән дә: ул ашкынып хезмәт иткән. Ул нейтралитет саклаганнары аркасында төрмәдә утырган кардәшләрне ныгыткан һәм тормышының соңгы елларында да җыелыш очрашуларын калдырмаска тырышкан. Әҗерен көткән арада, вакытын акыллы кулланганга, Макмиллан кардәш ничек фатихаланган? 1966 елда, үлеменә күп калмаганда, ул болай дип язган: «Иманым бүген элеккегә караганда ныграк». Барыбыз өчен дә, аеруча сынауларыбыз озакка сузылганда, бу тугры кардәшебез нинди яхшы үрнәк! (Евр. 13:7)
16. Херберт Дженнингс һәм аның хатыны нинди авырлыкка очраган? (Ягъкуб 4:14)
16 Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре көтмәгәндә авырып китә. Херберт Дженнингс b абый-кардәшнең мисалын карап китик. Үзенең тәрҗемәи хәлендә ул хатыны белән Ганада миссионерлар булып хезмәт иткәне турында сөйли. Әмма вакыт узу белән аңарда җитди психик авыру тапканнар. Үзенең хәлен сурәтләп, Дженнингс кардәш: «Сез бит иртәгә үзегез белән нәрсә буласын да белмисез»,— дип әйткән. (Ягъкуб 4:14 укы.) Ул болай дип яза: «Хәлебезне аңлап, без Гананы һәм дусларыбызны калдырып, дәваланыр өчен Канадага кайтырга булдык». Йәһвә Дженнингс кардәшкә һәм аның хатынына тугры хезмәт итүләрен дәвам итәргә ярдәм итеп торган.
17. Дженнингс кардәшнең мисалы башкаларга ничек ярдәм иткән?
17 Дженнингс кардәшнең тәрҗемәи хәле башкаларга зур файда китергән. Бер апа-кардәш болай дип язган: «Бу мәкалә миңа бик нык тәэсир итте. Дженнингс кардәшнең үз авыруын дәвалар өчен билгеләнүен калдырганы турында укыгач, мин үз хәлемә аек караш белән карый башладым». Бер абый-кардәш болай дип язган: «Җыелышта ун ел өлкән булып хезмәт иткәннән соң, психик авыруым аркасында миңа бу хезмәтне калдырырга туры килде. Тәрҗемәи хәлләрдән башкаларның уңышлары турында уку мине боектыра иде. Әмма Дженнингс кардәшнең чыдамлылыгы мине канатландырып җибәрде». Бу абый һәм апа-кардәшнең сүзләреннән күренгәнчә, без көтелмәгән авырлыкларга очрасак та, башкаларны дәртләндерә алабыз. Хәтта тормышыбыз без көткәнчә бармаса да, безнең иманыбыз һәм чыдамлыгыбыз кардәшләрне рухландыра ала (1 Пет. 5:9).
18. Нигериядәге тол апа-кардәштән нәрсәгә өйрәнеп була? (Шулай ук сәхнәләштерелгән иллюстрацияне кара.)
18 Күп кенә кардәшләребез төрле афәтләрдән, мәсәлән COVID-19 пандемиясеннән, зыян күргән. Нигериядә яшәүче бер ярлы тол хатынның мисалына игътибар итик. Иртәләрнең берсендә кызы аңардан: «Без, соңгы дөгене пешереп ашаганнан соң, нәрсә ашарбыз?» — дип сораган. Кардәшебез кызына: «Кызым, безнең акчабыз да, ризыгыбыз да калмады. Әмма безгә, Сарифаттагы тол хатыннан үрнәк алып, соңгы ризыкны пешереп ашарга да тулысынча Йәһвәгә таянырга кирәк»,— дип әйткән (1 Пат. 17:8—16). Төшке ашка нәрсә ашарлар дип уйлый башлаганчы инде кардәшләр килеп җиткән һәм аларга ризык алып килгән. Шулай итеп, аларның якынча ике атналык азыклары барлыкка килгән. Апа-кардәш, кызы белән сөйләшкәндә, Йәһвәнең игътибар белән тыңлап торганын аңлаган. Әйе, Йәһвәгә таянсак, тормыштагы билгесезлек безгә күктәге Атабызга якынлашырга булышыр гына (1 Пет. 5:6, 7).
19. Ершов Алексей кардәш нинди эзәрлекләүләргә очраган?
19 Соңгы елларда күп кенә кардәшләребез көтмәгәндә эзәрлекләүләргә дучар булган. Россиядә яшәүче Ершов Алексей кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул 1994 елны суга чумдырылганда, илдә күпмедер дәрәҗәдә дин иреге булган. Соңрак исә Россиядә хәл үзгәргән. 2020 елда Алексейның йортына, бәреп кереп, тентү үткәргәннәр һәм аның күп әйберләрен конфискацияләгәннәр. Берничә айдан соң аңа рәсми гаепләү белдерелгән, ә иң аянычы, бу гаепләү бер елдан артык вакыт дәвамында өйрәнүче булып кыланган кешенең видеоларына нигезләнгән булган. Нинди кабахәтлек!
20. Алексей кардәш Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ничек ныгыткан?
20 Алексей кардәшнең эзәрлекләүләргә очравы берәр нинди уңай нәтиҗәләргә китергәнме? Әйе. Аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре ныгыган. Ул болай дип сөйли: «Без хатыным белән бергә ешрак дога кыла башладык. Йәһвәнең ярдәме булмаса, мин бу сынауларны кичереп чыга алмас идем». Ул болай дип дәвам итә: «Шәхси өйрәнү миңа төшенкелеккә бирелмәскә булыша. Мин борынгы тугры хезмәтчеләрнең мисаллары турында уйланам. Изге Язмалардагы күп кенә очраклар Йәһвәгә таянып тыныч калырга кирәклеген күрсәтә».
21. Бу мәкаләдән без нәрсәгә өйрәндек?
21 Бу мәкаләдән без нәрсә белдек? Бу дөньядагы тормыш билгесезлек белән тулы. Әмма Йәһвә үзенә таянган хезмәтчеләренә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Бу мәкаләнең төп шигырендә әйтелгәнчә, «тәкъва кешенең михнәтләре күп, ләкин Йәһвә аны аларның барысыннан да коткара» (Зәб. 34:19). Әйдәгез, алга таба да игътибарыбызны авырлыкларыбызга түгел, ә Йәһвәнең үзебезгә ничек ярдәм иткәненә туплыйк. Шулчак без рәсүл Паул кебек болай дип әйтә алырбыз: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Флп. 4:13).
38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр
a Вакыт-вакыт без көтелмәгән авырлыкларга очрыйбыз, әмма Йәһвәнең безгә булышачагына бер дә шикләнмәскә була. Йәһвә борынгы хезмәтчеләренә булышкан һәм бүгенге көндәге тугры хезмәтчеләрен дә ярдәмсез калдырмый. Андый мисалларны карап чыгу аның безгә ярдәм итәчәгенә ышанычыбызны ныгытыр.