Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Җыелыш очрашуларында бер-берегезне дәртләндерегез

Җыелыш очрашуларында бер-берегезне дәртләндерегез

«Бер-беребезгә игътибарлы булыйк. ...Бер-беребезне рухландырып торыйк» (ЕВР. 10:24, 25).

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Ни өчен без комментарийлар бирәбез?

 НИ ӨЧЕН без очрашуларга киләбез? Беренче чиратта, Йәһвәне данлар өчен (Зәб. 26:12; 111:1). Шулай ук бу авыр вакытларда кардәшләребезне дәртләндерер өчен (1 Тис. 5:11). Кулыбызны күтәреп, комментарий биргәндә, без бу ике максатка ирешәбез.

2. Безнең комментарийлар бирер өчен нинди мөмкинлекләребез бар?

2 Һәр атна без җыелыш очрашуларында комментарийлар бирә алабыз. Мәсәлән, ял көннәрендә без «Күзәтү манарасы» өйрәнүендә катнаша алабыз. Ә атна уртасындагы очрашуларда без «Рухи энҗеләр», «Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү» һәм башка пунктларда җаваплар бирә алабыз.

3. Без нәрсә аркасында борчылырга мөмкин һәм Еврейләргә 10:24, 25 тәге сүзләр безгә ничек булыша ала?

3 Без барыбыз да Йәһвәне данларга һәм имандашларыбызны дәртләндерергә телибез. Әмма комментарийлар бирүгә килгәндә, безнең кайбер авырлыклар туарга мөмкин. Мәсәлән, без җавап бирергә куркырга я безне, үзебез теләгәнчә, еш сорамаска мөмкиннәр. Бу авырлыкларны ничек җиңәргә? Җавапны, Рәсүл Паулның Еврейләргә язган хатында табып була. Очрашуларның мөһимлеге турында язганда, Паул без «бер-беребезне рухландырырга» тиеш дип әйткән. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Хәтта гади комментарийларның да кардәшләрне рухландыра алганын аңлау, безне кулыбызны күтәрергә дәртләндерер. Ә бездән, үзебез теләгәнчә, еш сорамасалар, без комментарий бирә алган кардәшләр өчен шатлана алабыз (1 Пет. 3:8).

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Башта без катнашучылар аз булган кечкенә җыелышта ничек бер-беребезне дәртләндереп булганы турында сөйләшербез. Аннары комментарий бирүчеләр күп булган зур җыелышта, башкаларны дәртләндерер өчен, ничек җавап биреп булганы турында фикер алышырбыз. Ә ахырда комментарийларның эчтәлеген ничек яхшыртып булганы турында сүз барыр.

БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ КЕЧКЕНӘ ҖЫЕЛЫШТА ДӘРТЛӘНДЕРЕГЕЗ

5. Кечкенә җыелышта без бер-беребезне ничек дәртләндерә алабыз?

5 Кечкенә җыелышта я төркемдә комментарий бирүчеләр әллә ни күп булмаска мөмкин. Моның аркасында өйрәнү үткәрүче кардәшкә кайчак кул күтәрүчеләрне бераз көтәргә туры киләдер. Шуңа күрә очрашу күңелсез үтә кебек тоелырга мөмкин. Андый очракта нәрсә эшләп була? Кулыгызны ешрак күтәрергә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, бу башкаларны да очрашуда күбрәк катнашырга дәртләндерер.

6, 7. Комментарий биргәндә, ничек дулкынлануны киметергә?

6 Комментарий бирү турында хәтта уй да сезне борчуга салса нәрсә эшләргә? Сезнең хисләрегез күпләргә таныш. Шулай да ни өчен борчулы хисләрегезне җиңү юлларын карап чыкмаска? Комментарийлар бирсәгез, сез кардәшләрне дәртләндерә аласыз. Моны ничек эшләп була?

7 «Күзәтү манарасы» журналларында бу мәсьәләгә кагылышлы киңәшләрне карап чыгыгыз b. Мәсәлән, яхшылап әзерләнегез (Гыйб. сүз. 21:5). Материал белән яхшылап танышсагыз, сезгә комментарий бирү җиңелрәк булыр. Шулай ук кыска комментарийлар бирергә тырышыгыз (Гыйб. сүз. 15:23; 17:27). Шулай эшләсәгез, әзрәк дулкынланырсыз. Берничә фикердән торган озын комментарийларга караганда, бер-ике җөмләдән торган кыска җавапларны аңлау, гадәттә, җиңелрәк була. Үз сүзләрегез белән кыска комментарийлар биреп, сез яхшы әзерләнгәнегезне һәм материалны яхшы аңлаганыгызны күрсәтерсез.

8. Йәһвә безнең тырышлыкларыбызга ничек карый?

8 Әйтик, сез кайбер киңәшләрне кулланып карадыгыз, ди, әмма барыбер дулкынланасыз һәм бер я ике комментарийдан күбрәк бирә алмыйсыз. Алай булса нишләргә? Йәһвәнең сезнең тырышлыкларыгызны кадерләгәнен онытмагыз (Лүк 21:1—4). Ул сездән булдыра алмаганыгызны таләп итми (Флп. 4:5). Кулыгыздан килгәнне билгеләгез, максат куегыз һәм тыныч йөрәк турында дога кылыгыз. Кайберәүләр, бәлки, башта бер кыска комментарий бирүне максат итеп куярдыр.

БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ЗУР ҖЫЕЛЫШТА ДӘРТЛӘНДЕРЕГЕЗ

9. Зур җыелышта нинди авырлык туарга мөмкин?

9 Зур җыелышта башка авырлык туарга мөмкин. Комментарий бирергә теләүчеләр күп булганга, бәлки, сезнең кулыгызны еш кына күрми калалардыр. Мәсәлән, Даниэлла c исемле апа-кардәш җаваплар бирергә бик ярата. Ул моны гыйбадәт кылуның өлеше, кардәшләрне дәртләндерү ысулы һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне хәтердә калдыру мөмкинлеге итеп күрә. Әмма зуррак җыелышка күченгәч, аңардан сирәгрәк сорый башлаганнар. Кайвакыт хәтта очрашу дәвамында бер тапкыр да сорамаганнар. Ул болай дип сөйли: «Мин бик күңелсезләндем. Әйтерсең лә, миннән хөрмәтле вазифаны тартып алдылар. Бу хәл кат-кат кабатланганга, мин бу, бәлки, юри эшләнәдер дип уйлый башладым».

10. Комментарий бирү ихтималлыгын ничек арттырып була?

10 Сезгә Даниэлланың хисләре таныш булса, сезнең: «Бәлки, бирешергә дә, очрашуны тыңлап кына утырыргадыр»,— дигән уйлар туадыр. Әмма бирешергә ашыкмагыз. Нәрсә эшләп була? Һәр очрашуга берничә комментарий әзерләгез. Шулай эшләсәгез, очрашу башында сезне сорамасалар да, сезнең әле фикер алышу барышында җавап бирергә мөмкинлегегез туачак. «Күзәтү манарасы»ннан өйрәнү мәкаләсен әзерләгәндә һәр абзацның тема белән ничек бәйле икәнен күрергә тырышыгыз. Нәтиҗәдә, өйрәнү дәвамында сезнең комментарий бирерлек күп фикерләр булачак. Шулай ук тирән хакыйкатьләр каралган абзацларга җавап әзерләп була (1 Көр. 2:10). Гадәттә, андый абзацларга комментарийлар сирәгрәк бирелә һәм, бәлки, сездән сорарлар. Бу киңәшләрне куллансагыз да, сездән берничә очрашу дәвамында сорамасалар, нәрсә эшләп була? Сез очрашу алдыннан өйрәнү үткәрүче кардәшкә килеп, нинди сорауга җавап бирергә теләгәнегезне әйтә аласыз.

11. Филипиялеләргә 2:4 тәге сүзләр безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

11 Филипиялеләргә 2:4 укы. Изге рух тәэсирендә рәсүл Паул мәсихчеләрне башкалар турында уйларга дәртләндергән. Бу киңәшне очрашуларда ничек кулланып була? Башкаларның да комментарий бирергә теләгәнен истә тотып.

Аралашканда башкаларга сөйләргә ирек биргән кебек, җыелыш очрашуларында кардәшләргә катнашырга мөмкинлек бирегез (12 нче абзацны кара.)

12. Җыелыштагы кардәшләрне дәртләндерер өчен бер мөмкинлек нинди? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Менә нәрсә турында уйланыйк: дусларыбыз белән аралашканда, без үзебез генә сөйләмибез бит, ә аларның да сөйләшүдә катнашуларын телибез. Җыелыш очрашуларында да охшаш хәл. Без мөмкин кадәр күбрәк кардәшнең җавап бирүен телибез. Кардәшләрне дәртләндерер өчен иң яхшы ысулларның берсе — бу аларга очрашуда катнашырга мөмкинлек бирү (1 Көр. 10:24). Әйдәгез, моны ничек эшләп булганын карап китик.

13. Мөмкин кадәр күбрәк кардәш җавап бирә алсын өчен, без нәрсә эшли алабыз?

13 Беренче киңәш: кыска җаваплар бирегез. Шулай итеп, сез күбрәк кардәшкә җавап бирергә мөмкинлек бирерсез. Өлкәннәр һәм тәҗрибәле вәгазьчеләр бу яктан үрнәк күрсәтә ала. Хәтта кыска комментарий бирсәгез дә, күп фикерләр әйтергә тырышмагыз. Бар абзацны сөйләп бирсәгез, башкалар инде, күрәсең, җавап бирә алмас. Мәсәлән, бу абзацта ике киңәш бирелде. Беренчесе, кыска җавап бирегез; икенчесе, күп фикерләр әйтергә тырышмагыз. Әйтик, бу абзацка беренче булып сезне сорасалар, бу фикерләрнең берсен генә әйтегез.

Кайчан без комментарий бирмәскә булырбыз? (14 нче абзацны кара.) f

14. Никадәр еш комментарий бирергә икәнен хәл иткәндә нәрсәне исәпкә алырга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Никадәр еш комментарий бирергә икәнен хәл иткәндә, шуны исәпкә алыгыз: сез еш кулыгызны күтәрсәгез, өйрәнү үткәрүче кардәш әле бер дә комментарий бирмәгән кардәшне сорар урынына сезне сорарга бурычлы итеп хис итәр. Моның аркасында башкаларның комментарий бирү теләгенең кире кайтуы бар (Вәг. 3:7).

15. а) Бездән сорамасалар, үзебезне ничек тоту дөрес булыр иде? ә) Өйрәнү үткәрүче кардәшләр ничек барысына да игътибар күрсәтә ала? ( «Фикер алышу үткәрсәгез» дигән рамканы кара.)

15 Куллар күп булганда, бәлки, без, үзебез теләгәнчә, еш комментарий бирә алмабыздыр. Ә кайвакыт бездән бөтенләй сорамаслар. Бу күңелсезләндерергә мөмкин. Әмма өйрәнү үткәрүче кардәшкә үпкәләмик (Вәг. 7:9).

16. Без комментарий биргән кардәшләрне ничек рухландыра алабыз?

16 Бездән үзебез теләгәнчә еш сорамасалар, нәрсә эшләп була? Әйдәгез, кардәшләрнең комментарийларын игътибар белән тыңлыйк һәм аларны очрашудан соң мактыйк. Сезнең җавапларыгыз гына түгел, ә мактау сүзләрегез дә кардәшләрне бик дәртләндерә (Гыйб. сүз. 10:21). Мактау — кардәшләрне рухландырыр өчен тагын бер мөмкинлек.

БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ ТАГЫН НИЧЕК ДӘРТЛӘНДЕРЕП БУЛА?

17. а) Ата-аналар үз балаларына комментарий әзерләргә ничек булыша ала? ә) Видеодан күренгәнчә, нинди дүрт адым комментарийларны әзерләргә булыша ала? (Искәрмәне дә кара.)

17 Без җыелышта бер-беребезне тагын ничек дәртләндерә алабыз? Ата-аналар, балаларыгызга, яшенә карап, комментарийлар әзерләргә булышыгыз (Мат. 21:16). Кайвакыт җыелыш очрашуында җитди сораулар, мәсәлән никахтагы авырлыклар я әхлакка кагылышлы сораулар, карала. Әмма хәтта шундый материалда да, балалар комментарий бирә алырлык, бер-ике абзац булырга мөмкин. Шулай ук балаларыгызга гел алардан гына сорамаячакларын аңлатыгыз. Алар ни өчен шулай булганына төшенсәләр, әзрәк күңелсезләнер (1 Тим. 6:18) d.

18. Комментарий биргәндә, ничек үзебезгә артык игътибар җәлеп итмәскә? (Гыйбрәтле сүзләр 27:2)

18 Без барыбыз да Йәһвәне данларлык һәм кардәшләребезне дәртләндерерлек комментарийлар әзерли алабыз (Гыйб. сүз. 25:11). Кайвакыт, җавап биргәндә, без үзебез турында сөйләргә мөмкин. Әмма андый чакларда, үзебезгә артык игътибар җәлеп итмик (Гыйбрәтле сүзләр 27:2 укы; 2 Көр. 10:18). Киресенчә, игътибарыбызны күбрәк Йәһвәгә, аның Сүзенә һәм аның халкына туплыйк (Ачыл. 4:11). Әлбәттә, кайвакыт шәхси сораулар бирелә һәм андый очракларда без үзебез турында сөйли алабыз. Киләсе абзацка шундый сорау биреләчәк тә.

19. а) Бер-беребезгә игътибарлы булсак, моның нәтиҗәсе нинди булыр? (Римлыларга 1:11, 12) ә) Ни өчен сез комментарийлар бирергә яратасыз?

19 Комментарийлар бирү турында катгый кагыйдәләр булмаса да, без җавапларыбыз белән кардәшләребезне дәртләндерергә телибез. Моның өчен без ешрак кул күтәрә алабыз. Ә ниндидер очракларда, күпме җавап бирә алсак, шуның белән канәгать булыйк. Һәм башкалар комментарий бирә алса, алар өчен шатланыйк. Күбрәк үзебез турында уйлар урынына кардәшләрнең дә комментарий бирергә теләгәнен исәпкә алыйк. Шулай эшләсәк, без «бер-беребезне дәртләндерербез». (Римлыларга 1:11, 12 укы.)

93 ҖЫР Очрашуларыбызны фатихалачы

a Җыелышта комментарийлар биреп, без бер-беребезне дәртләндерәбез. Әмма кайберәүләргә җавап бирү бик авыр бирелә. Башкаларга исә комментарийлар бирү бик ошый һәм алар очрашуда тагын да күбрәк катнашырга тели. Бу ике очракта да барыбыз да дәртләндерү алсын өчен, без бер-беребезгә ничек игътибар күрсәтә алабыз? Комментарийлар биреп, без бер-беребезне мәхәббәткә һәм игелекле эшләргә ничек дәртләндерә алабыз? Бу сораулар бүген каралачак.

c Исем үзгәртелгән.

d jw.org сайтында «Йәһвәнең дусты бул. Комментарий бирергә әзерлән» дигән видеоны карагыз.

f ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Зур җыелышта инде җавап биргән абый-кардәш башкаларга да катнашырга мөмкинлек бирә.