Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр

Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр

Сез Изге Язмаларны укыганда, «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» дигән коралны кулланасызмы?

«Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче»дә китерелгән чыганаклар Изге Язмаларны тирәнрәк аңларга булыша. Аларда берәр шигырьдә язылган вакыйгаларның тарихи фоны, ни өчен һәм кемгә язылганы, шулай ук аерым сүзләр белән сүзтезмәләрнең мәгънәсе аңлатыла.

«Күзәтү манарасының онлайн-китапханәсе»ндә дә, JW Library® кушымтасында да Изге Язмалардагы шигырьләргә басып, «Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче»дәге чыганакларны күреп була. Шул чыганакларны бу китапханәләрдә булган төрле Изге Язмаларның өйрәнү тәрәзәләрендә табып була.

Чыганакларны караганда, аларның нинди тәртиптә урнашканына игътибар итегез. Иң яңа мәкаләләр исемлекнең башында тора. Астарак искерәк мәкаләләр китерелә һәм алардагы аңлатма инде актуаль булмаска мөмкин.

  • «Онлайн-китапханә»дә шигырьләргә китерелгән «Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче»дәге чыганаклар автоматик рәвештә яңара.

  • JW Library кушымтасында шигырьләргә китерелгән чыганаклар булсын өчен «Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче»не йөкләгез һәм аның яңа версиясе чыккан саен, аны яңартыгыз. Моны эшләр өчен Изге Язмаларның өйрәнү тәрәзәсендә өске өлештә урнашкан төймәгә басыгыз.