ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Мин көчсез вакытта Аллаһының көчен сизәм
БЕЗ хатыным белән 1985 елда Колумбиягә күченгән вакытта бу илдә җинаятьчелек хөкем сөрде. Хөкүмәт шәһәрләрдәге наркокартельләр һәм таулардагы коралланган баш күтәрүчеләр белән көрәш алып бара иде. Әмма бу көрәш әллә ни уңышлы булмады. Мәсәлән, Медельи́н шәһәрендә (соңрак безне анда билгеләделәр) урамнарда яшь гангстерларны еш күреп була иде. Алар наркотиклар сату һәм рэкет белән шөгыльләнгән, ялланып кешеләрне үтергән. Әмма бу җинаятьчеләр үзләре дә озак яшәмәгән. Без үзебезне башка дөньяга эләккәндәй хис иттек.
Ничек без, ике гади генә кеше, төньякта урнашкан Финляндиядән Көньяк Америкага эләктек соң? Анда хезмәт иткән еллар дәвамында без нәрсәгә өйрәндек? Моның турында сөйлисем килә.
ФИНЛЯНДИЯДӘГЕ БАЛАЧАГЫМ
Мин 1955 елда туганмын. Без гаиләдә өч малай идек. Мин иң кечесе. Гаиләбез Финляндиянең көньягындагы Ва́нтаа шәһәрендә яшәде.
Әнием, мин туганчыга кадәр, берничә ел алдан суга чумдырылган булган. Әтием исә хакыйкатькә каршы килә иде. Ул әниемә минем һәм абыйларым белән өйрәнү үткәрергә, безне җыелыш очрашуларына алырга рөхсәт итми иде. Шуңа күрә әниебез әти юкта гына безне Изге Язмаларга өйрәтә иде.
Әле бала чагымда ук мин Йәһвәгә тыңлаучан булырга карар иттем. Исемдә, җиде яшемдә мин мәктәптә кан кушып пешерелгән фин коймакларын ашаудан баш тарткач, укытучым бик ярсыды. Ул, бер кулы белән яңакларымны кысып, авызымны ачтырды да икенче кулы белән, чәнечке тотып, коймакны авызыма тыгарга тырышты. Әмма мин аның кулыннан чәнечкене бәреп төшердем.
Миңа 12 яшь булганда, әтием үлеп китте. Шул вакыттан бирле мин җыелыш очрашуларына йөри башладым. Җыелыштагы кардәшләр миңа игътибарлы булды. Аларның ярату күрсәтүләре мине рухи яктан үсәргә дәртләндерде. Мин көн саен Изге Язмаларны укый башладым һәм басмаларыбызны тырышып өйрәндем. Нәтиҗәдә, 1969 елның
8 августында 14 яшемдә суга чумдырылдым.Мәктәпне тәмамлагач, мин гомуми пионер хезмәтен башладым һәм берничә атнадан соң вәгазьчеләр аз булган җиргә — Финляндиянең үзәгендә урнашкан Пи́елавеси шәһәренә күчендем.
Пиелавеси шәһәрендә мин Си́ркка исемле яшь апа-кардәш белән таныштым. Аның тыйнак һәм рухи карашлы кыз булуы миңа бик ошады. Ул данга һәм байлыкка омтылмый иде. Икебезнең дә Йәһвәгә мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итәсебез килде. Нәтиҗәдә, 1974 елның 23 мартында без өйләнештек. Туйдан соң без ширбәт аен уздырмадык, ә Ка́рттула шәһәренә күчендек, чөнки анда вәгазьчеләргә ихтыяҗ тагы да зуррак иде.
ЙӘҺВӘ БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТТЫ
Без өйләнешкәннән соң ук, Йәһвә, әгәр Патшалык эшләрен беренче урынга куйсак, безнең турында матди яктан кайгыртачагын күрсәтте (Мат. 6:33). Бер очрак сөйлисем килә. Карттулада хезмәт иткәндә, без велосипедта йөрдек, чөнки безнең машинабыз юк иде. Ләкин, кышлар суык булганга, җыелышның зур территориясендә вәгазьләр өчен, безгә машина кирәк иде, ә аны алырга акчабыз булмады.
Шунда, көтмәгәндә, безгә абыем кунакка килде һәм үз машинасын бирде. Машина страховкасы инде түләнгән, безгә ягулык турында гына кайгыртырга кирәк иде.
Шулай итеп Йәһвә безнең турында кайгыртачагын күрсәтте. Безгә Патшалык эшләрен беренче урынга куярга гына кирәк иде.
ГИЛАД МӘКТӘБЕ
1978 елда без Пионерлар мәктәбендә укыдык. Укытучыларның берсе, Ра́ймо Куо́кканен a, безне Гилад мәктәбендә укырга гариза бирергә дәртләндерде. Бу максатка ирешер өчен, без инглиз телен өйрәнә башладык. Ләкин 1980 елда, без гаризаны тутырырга өлгергәнче, безне Финляндиядәге Бәйтелгә чакырдылар. Ә бәйтелчеләрне ул вакытта Гиладка чакырмый иделәр. Без Йәһвә кайда теләсә, шунда хезмәт итәргә теләгән идек, шуңа күрә бу чакыруны кабул иттек. Шулай да, кайчан булса да Гиладка чакырсалар, моңа әзер булыр өчен, без инглиз телен өйрәнүебезне дәвам иттек.
Берничә елдан соң Җитәкче совет бәйтелчеләргә дә Гиладта укырга рөхсәт итте. Бәйтелдә хезмәт итү безгә бик ошаса да, без шунда ук Гиладка гаризаны тутырдык. Шулай итеп без вәгазьчеләргә зуррак ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итәргә әзер булуыбызны күрсәтергә теләдек. Безне Гиладның 79 нчы сыйныфына чакырдылар. 1985 елның сентябрендә без укуны тәмамладык һәм безне Колумбиягә билгеләделәр.
МИССИОНЕРЛАР БУЛАРАК, КОЛУМБИЯГӘ КҮЧЕНӘБЕЗ
Башта Колумбиядә безне филиалга билгеләделәр. Мин, хезмәтемне күңел биреп үтәсәм дә, бер елдан соң үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңладым. Тормышымда бердәнбер тапкыр мин кардәшләрдән билгеләнүемне үзгәртергә сорадым. Нәтиҗәдә, безне хатыным белән Уи́ла департаментының үзәгенә — Не́йва шәһәренә миссионерлар итеп җибәрделәр.
Кешеләргә вәгазьләү миңа һәрвакыт ошый иде. Әле Финляндиядә пионер булып хезмәт иткәндә, мин иртәдән кичкә кадәр вәгазьли идем. Сиркка белән өйләнешкәч тә, без көнозын вәгазьли идек. Өйдән ерак җирләрдә вәгазьләгәндә, без, юлга вакыт әрәм итмәс өчен һәм икенче көнне иртән үк вәгазьли башлар өчен, кайвакыт машинада куна идек.
Нейва шәһәренә билгеләнгәч, без кабат вәгазь эшенә чумдык. Җыелышыбыз үсә барды. Ә җирле кардәшләр безне хезмәтебез өчен бик яратты һәм кадерләде.
ДОГАНЫҢ КӨЧЕ
Нейва янындагы кайбер шәһәрләрдә бер Йәһвә Шаһите дә булмаган, һәм мин яхшы хәбәр андый җирләргә ничек барып ирешер икән дип борчыла идем. Әмма партизаннар аркасында җирле булмаган кешегә анда барып вәгазьләү куркыныч иде. Шуңа күрә мин шул шәһәрләрдән берәр кеше Йәһвә Шаһите булып китсен иде дип дога кылдым. Минем уйлавымча, андый кеше, вакытлыча Нейва шәһәрендә яшәсә, хакыйкатьне кабул итә алыр иде. Аннары ул, рухи яктан үсеп, суга чумдырыла алыр иде һәм, үз шәһәренә кайтып, анда вәгазьли алыр иде. Мин моның турында да дога кылдым, әмма Йәһвә минем теләгемне тагын да яхшырак итеп үтәде.
Күп тә үтмәстән, мин Ферна́ндо Гонса́лес исемле яшь кеше белән өйрәнү үткәрә башладым. Ул, Нейва шәһәреннән якынча 50 километр ераклыкта урнашкан Альхеси́рас шәһәрендә яшәп, Нейва шәһәренә эшләргә килә иде. Ул яшәгән шәһәрдә дә Йәһвә Шаһитләре булмаган. Фернандо һәр өйрәнүгә яхшы әзерләнде һәм бик тиздән җыелыш очрашуларына йөри башлады. Өйрәнә башлагач ук, ул, үз шәһәрендә танышларын җыеп, аларга белгәннәре турында сөйли иде.
Фернандо, өйрәнә башлаганнан соң нибары ярты ел үткәч, 1990 елның гыйнварында суга чумдырылды. Аннан соң ул гомуми
пионер булып хезмәт итә башлады. Хәзер, Альхесираста җирле вәгазьче булганга, филиал анда махсус пионерларны җибәрергә инде курыкмады. 1992 елның февралендә бу шәһәрдә беренче җыелыш барлыкка килде.Фернандо үз шәһәрендә генә вәгазьләү белән чикләнмәде. Өйләнгәч, ул хатыны белән Сан-Висе́нте-дель-Кагуа́н дигән шәһәргә күченде. Анда ул вакытта Йәһвә Шаһитләре юк иде. Нәтиҗәдә, бу шәһәрдә дә җыелыш барлыкка килде. 2002 елда Фернандоны район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Алар хатыны Ольга белән һаман да бу хезмәтләрен дәвам итәләр.
Бу очрактан мин, хезмәтебезне башкарганда, Йәһвәгә догаларыбыз конкрет булырга тиеш икәнен аңладым. Ул догаларыбызга җавап бирер, чөнки Йәһвәнең кулыннан килмәгән эш юк. Нәкъ ул бит «ашлык Хуҗасы» (Мат. 9:38).
ЙӘҺВӘ «ТЕЛӘК УЯТА ҺӘМ КӨЧ БИРӘ»
1990 елда безне район хезмәтенә билгеләделәр. Беренче теократик районыбыз илнең башкаласы Богота́ шәһәрендә булды. Без хатыным белән бу хезмәттә уңышлы булырбызмы икән дип борчыла идек. Без бит гади кешеләр һәм әллә ни сәләтле дә түгел. Өстәвенә, без зур шәһәрдә яшәргә ияләшмәгән идек, ләкин Йәһвә безгә булышты. Филипиялеләргә 2:13 тә: «Аллаһы үзе бит сездә эш итә һәм, сез ул хуп күргәнчә эш итсен өчен, сездә теләк уята һәм көч бирә»,— дип әйтелгән. Без бу сүзләрнең хаклыгына үз тәҗрибәбездә инандык.
Соңрак безне мин башта искә алган Медельин шәһәренә билгеләделәр. Анда кешеләр җинаятьчелеккә шулкадәр ияләшкән ки, хәтта моңа әллә ни игътибар да бирми иде. Мәсәлән, бервакыт, без өйрәнүчем белән өйрәнгәндә, урамда атыш тавышлары ишетелде. Мин инде идәнгә ятарга җыенганда, ул бернәрсә дә булмагандай абзацны укуын дәвам итте. Укып бетергәч, ул гафу үтенде дә урамга чыкты. Ике баласы белән кайтып кергәч, ул: «Гафу ит, миңа балаларымны кертергә кирәк иде»,— дип әйтте.
Башка очракларда да безгә куркынычлар яный иде. Мәсәлән, бер көнне, без өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, минем яныма хатыным йөгереп килде. Аның йөзе ап-ак иде. Ул бер кешенең аңа атканын әйтте. Аның сүзләре мине тетрәндереп җибәрде. Соңрак без бу кешенең Сирккага түгел, ә аның яныннан үтеп барган кешегә атканын белдек.
Вакыт узу белән без җинаятьчелеккә тынычрак карарга өйрәндек. Безне җирле кардәшләрнең мисаллары рухландырды. Алар безнекенә охшаш я хәтта тагы да начаррак авырлыкларны кичерә иде. Әгәр Йәһвә аларга ярдәм итә икән, димәк, безгә дә ярдәм итәчәген аңладык. Без җирле өлкәннәрнең киңәшләрен тоттык, саклык чараларын күрдек, ә калганын Йәһвә кулына тапшырдык.
Әлбәттә, кайвакыт хәлләр без уйлаганча ук куркыныч булмады. Мәсәлән, бер йортта
вәгазьләгәндә, мин урамда ике хатын-кызның кычкырышканнарын ишеттем. Минем аларның ызгыш-талашларын күзәтәсем килми иде. Әмма йорт хуҗасы мине ишегалдына чыгарга кыстады. Чыккач, мин бу хатын-кызлар түгел, ә ике тутый кош күрше хатын-кызларның тавышлары белән «кычкырышкан» икәнен күрдем.ЯҢА ВАЗИФАЛАР ҺӘМ ЯҢА АВЫРЛЫКЛАР
1997 елда мине Хезмәтне яхшырту мәктәбе b укытучысы итеп билгеләделәр. Мин теократик мәктәпләрдә укырга һәрвакыт ярата идем, әмма беркөн үзем анда өйрәтәчәгемне күз алдына да китерә алмый идем.
Соңрак мин өлкә күзәтчесе булып хезмәт иттем. Өлкә күзәтчесенең хезмәте гамәлдән чыккач, мин район хезмәтенә кайттым. Шулай итеп мин 30 дан артык ел укытучы һәм күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иттем. Бу вазифалар миңа күп фатихалар китерсә дә, бар нәрсә дә җиңел генә бирелде дип әйтеп булмый.
Мин ашкынучан холыклы кеше. Бу миңа авырлыкларда бирешмәскә булыша. Әмма кайвакыт, башкаларны төзәткәндә, мин чиктән тыш таләпчән идем. Кайбер очракларда мин, кардәшләрне яратучан һәм юл бирүчән булырга үгетләп, аларга басым ясадым. Ләкин нәкъ бу вакытта минем үземә бу сыйфатлар җитеп бетми иде (Рим. 7:21—23).
Үз кимчелекләрем аркасында кайвакыт мин бик боега идем (Рим. 7:24). Бер очракта мин Йәһвәгә догамда, миссионер хезмәтен калдырып, Финляндиягә кайтсам, яхшырак булыр дип әйттем. Шул ук көнне җыелыш очрашуы булды. Анда ишеткән фикерләр мине хезмәтемне калдырмаска һәм кимчелекләрем белән алга таба да көрәшергә кирәклеген аңларга булышты. Йәһвәнең догама никадәр ачык җавап биргәнен исемә төшергәндә, бу минем күңелемне җылыта. Миңа начар сыйфатларымнан арынырга сабырлык һәм игелек белән ярдәм итүе өчен мин Йәһвәгә бик рәхмәтлемен.
КИЛӘЧӘККӘ ЫШАНЫЧ БЕЛӘН КАРЫЙМ
Хатыным Сиркка — тугры һәм яратучан хезмәттәшем. Без бергә тормышыбызның күпчелек өлешен тулы вакытлы хезмәттә үткәрдек. Мин Йәһвәгә мине шулай мул итеп фатихалаганы өчен бик рәхмәтле.
Озакламый миңа 70 яшь тула, шуңа күрә тиздән укытучы һәм район күзәтчесе вазифасын калдырырга туры киләчәк. Әмма бу мине боектырмый, чөнки Йәһвәнең тыйнаклык, ярату, рәхмәт хисе белән хезмәт итүемне кадерләгәнен беләм (Мик. 6:8; Марк 12:32—34). Йәһвәне данлар өчен, күренекле кеше буласы юк.
Хезмәттә үткәргән елларыма борылып караганда, мин шуны аңлыйм: Йәһвә миңа төрле вазифаларны мин башкалардан яхшырак булганга һәм ниндидер сәләтләргә ия булганга түгел, ә миңа юмарт игелек күрсәткәнгә бирде. Кимчелекләремә карамастан, ул миңа бу йөкләмәләрне ышанып тапшырды. Йәһвәнең ярдәменнән тыш, мин аларны үти алмас идем. Шулай итеп, көчсез булган чагымда мин һәрвакыт Йәһвәнең көчен сизә идем (2 Көр. 12:9).
a Раймо Куокканен кардәшнең тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 1 апрель, «Полны решимости служить Иегове» дигән мәкаләдән укыгыз.
b Бу мәктәп Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе белән алмаштырылган.