Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Ни өчен Давыт патшаның гаскәрендә исраилле булмаган кешеләр хезмәт иткән?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН күренгәнчә, Давыт патшаның гаскәрендә исраилле булмаган кешеләр дә хезмәт иткән, мәсәлән амунлы Сәли́к, хитле У́ри һәм моаблы Итма́ a (1 Елъ. 11:39, 41, 46). Шулай ук аның гаскәрендә «керетлеләр, фәләслеләр һәм гефлылар» да булган (2 Иш. 15:18). Керетлеләр һәм фәләслеләр филистилеләр белән тугандаш халык булган, күрәсең (Йәз. 25:16). Ә гефлылар филистилеләрнең Геф шәһәре кешеләре булган (Йош. 13:2, 3; 1 Иш. 6:17, 18).

Ни өчен Давыт бу кешеләрне үз гаскәренә алган? Чөнки ул аларның үзенә һәм, иң мөһиме, Йәһвәгә тугры булуларында шикләнмәгән. Керетлеләр һәм фәләслеләр турында Изге Язмаларның бер белешмәлегендә «алар Давыт идарәсенең иң авыр чорында аңа тугры булып калган» дип әйтелә («The New Interpreter’s Dictionary of the Bible»). Мәсәлән, Исраил кешеләре, Давытны калдырып, «тынычлык бозып йөрүче Шеба́» артыннан ияреп киткәч, керетлеләр һәм фәләслеләр Давыт ягында калган һәм бу фетнәне басарга булышкан (2 Иш. 20:1, 2, 7). Давытның улы Адания тәхетне яулап алырга тырышканда да, керетлеләр һәм фәләслеләр Давытны ташламаган һәм Сөләйманны патша итеп куярга ярдәм иткән, чөнки Йәһвәнең Аданияне түгел, ә Сөләйманны сайлаганын белгән (1 Пат. 1:24—27, 38, 39).

Давытка тугры булган чит халык кешеләренең тагын бер мисалы — гефлы Иттай. Давытның улы Әбессәлам, исраиллеләрнең йөрәкләрен яулап алып, патшага каршы фетнә күтәргәч, Иттай һәм аның 600 кешесе патшага ярдәмгә килгән. Иттай чит ил кешесе булганга, башта Давыт аңа, син минем өчен көрәшергә мәҗбүр түгел, дип каршы килгән. Ләкин Иттай: «Йәһвә белән һәм хуҗам патша белән ант итәм: хуҗам патша кая гына барса да, хезмәтчең шунда булыр. Мин хәтта синең белән үләргә дә әзер!» — дип әйткән (2 Иш. 15:6, 18—21).

Иттай Давытка — Йәһвә билгеләгән патшага — тугры булган

Керетлеләр, фәләслеләр һәм гефлылар, чит халык кешеләре булса да, Йәһвәне — хак Аллаһы дип, ә Давытны аның майланган патшасы дип таныган. Үз гаскәрендә шундый тугры кешеләрнең булуына Давыт, һичшиксез, бик сөенгәндер!

a Канун 23:3—6 буенча, «амунлы да, моаблы да Йәһвә җыелышының өлеше була алмаган», ягъни чит халык кешеләре исраиллеләр дип саналмаган һәм кайбер хокукларга ия булмаган. Ләкин бу закон чит халык кешеләренең исраиллеләр белән яшәүләрен я эшләүләрен тыймаган. «Изге Язмаларны аңлау» энциклопедиясендә «Аммонитяне» дигән темада «Браки с израильтянами» дигән өстәмә исемне карагыз.