Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

Рухи оҗмахны беркайчан да калдырмагыз

Рухи оҗмахны беркайчан да калдырмагыз

«Мин барлыкка китергән нәрсәләргә карап, мәңге куанып шатланыгыз» (ИШАГ. 65:18).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Рухи оҗмахның безгә нинди файда китергәнен һәм башкаларны аңа ничек җәлеп итеп булганын белегез.

1. Рухи оҗмах нәрсә ул һәм без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

 БҮГЕН җирдә бер оҗмах бар. Анда яшәгән миллионлаган кеше чиксез тынычлык кичерә һәм игелекле эшләр белән мәшгуль. Бу оҗмахта яшәүчеләр аны беркайчан да калдырмаска тәвәккәл. Алар башкаларны да шул оҗмахка чакыра. Нәрсә турында сүз бара соң? Рухи оҗмах турында! a

2. Ни өчен рухи оҗмахның булуы гаҗәпләндерә?

2 Гаҗәеп, Шайтанның җәбер-золым, явызлык һәм куркыныч тулы дөньясында Йәһвә оҗмах булдырган (1 Яхъя 5:19; Ачыл. 12:12). Безнең яратучы Атабыз бу дөньяның никадәр күп зыян китерә алганын бик яхшы белә. Шуңа күрә, без үзебезне имин хис итә алсын өчен, ул рухи оҗмахны барлыкка китергән. Аның Сүзендә бу оҗмах «ышыклану өчен куыш» һәм «яхшы сугарылган бакча» итеп сурәтләнә (Ишаг. 4:6; 58:11). Йәһвәнең фатихасы белән бу авыр көннәрдә шул оҗмахта яшәүче кешеләр үзләрен бәхетле һәм имин хис итә (Ишаг. 54:14; 2 Тим. 3:1).

3. Ишагыя китабының 65 нче бүлегендә язылган сүзләр борынгы заманда ничек үтәлгән?

3 Ишагыя пәйгамбәр аша Йәһвә рухи оҗмахның нинди булачагын сурәтләп биргән. Бу пәйгамбәрлекне Ишагыя китабының 65 нче бүлегендә табып була. Андагы сүзләр беренче тапкыр б. э. к. 537 елда үтәлгән. Шул елны тәүбә иткән яһүдләр Бабыл әсирлегеннән азат ителгән һәм туган җирләренә кайткан. Йәһвәнең фатихасы белән алар җимерек хәлдәге Иерусалимны матур шәһәргә әйләндергән һәм исраиллеләрнең Йәһвәгә табыну үзәген — гыйбадәтханәне торгызган (Ишаг. 51:11; Зәк. 8:3).

4. Ишагыя китабының 65 нче бүлегендә язылган сүзләр безнең көннәрдә ничек үтәлә?

4 1919 елдан Ишагыя пәйгамбәрлегенең икенче үтәлеше башланган. Шул елда Йәһвәнең хезмәтчеләре Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителгән. Шул вакыттан бирле рухи оҗмах бөтен җир буйлап тарала башлаган. Ашкынучан Патшалык вәгазьчеләре күп кенә җыелышлар оештырган һәм мәсихче сыйфатлар күрсәткән. Кайчандыр мәрхәмәтсез һәм әхлаксыз кешеләр «Аллаһы ихтыяры буенча яратылган» «яңа шәхес булып киенгән» (Эфес. 4:24). Әлбәттә, Ишагыя искә алган күп кенә пәйгамбәрлекләр, букваль мәгънәдә, яңа дөньяда гына үтәләчәк. Әмма без инде бүген күп фатихаларга ия. Әйдәгез, рухи оҗмахыбыз белән яхшырак танышыйк һәм ни өчен аны калдырырга кирәкмәгәнен белик.

РУХИ ОҖМАХНЫҢ ФАТИХАЛАРЫ

5. Ишагыя 65:13 тә рухи оҗмах ничек сурәтләнә?

5 Без сәламәт һәм тук. Ишагыя пәйгамбәрлегендә рухи оҗмахта яшәү белән яшәмәү арасында нинди аерма булганы күрсәтелә. (Ишагыя 65:13 укы.) Йәһвә үз хезмәтчеләренең рухи ихтыяҗларын кайгырта. Без ашый, эчә һәм шатлана алсын өчен, безнең изге рух, Изге Язмалар һәм мул рухи ризыгыбыз бар. (Ачылыш 22:17 белән чагыштыр.) Рухи оҗмахта яшәмәгән кешеләр ач, сусап йөри, оятка кала. Аларның рухи ихтыяҗлары канәгатьләндерелми (Амус 8:11).

6. Бүгенге көндә Йәил 2:21—24 тәге сүзләр ничек үтәлә һәм бу безгә нинди файда китерә?

6 Йәил үз пәйгамбәрлегендә, тормыш өчен мөһим ашлык, шәраб һәм зәйтүн маен санап китеп, Йәһвәнең үз халкын юмарт итеп кайгыртканын, шул исәптән рухи ризык белән тәэмин иткәнен, күрсәткән (Йәил 2:21—24). Ул моны үз Сүзе, Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар, сайтыбыз, очрашулар, җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша эшли. Без бу рухи ризык белән һәр көн туклана алабыз. Шуңа күрә без сәламәт һәм тук.

7. Ни өчен безнең «йөрәкләр шатлык белән тула»? (Ишагыя 65:14)

7 Без бәхетле һәм канәгать. Аллаһының хезмәтчеләре рәхмәтле булганга һәм «йөрәкләре шатлык белән тулганга» кычкыра. (Ишагыя 65:14 укы.) Аллаһы биргән ныгытучы хакыйкатьләр, юатучы вәгъдәләр һәм Мәсих йолымына нигезләнгән нык өмет, «йөрәкләребезне шатлык белән» тутыра. Кардәшләребез белән бу рухи нәрсәләр турында сөйләшкәндә, без үзебезне тагы да бәхетлерәк хис итәбез (Зәб. 34:8; 133:1—3).

8. Рухи оҗмахның ике төп үзенчәлеге нинди?

8 Йәһвә халкы арасында булган ярату һәм бердәмлек рухи оҗмахның ике төп үзенчәлеге булып тора. Бүгенге көндә Йәһвә хезмәтчеләре арасындагы «бердәмлекнең камил бәйләнешләре», безгә яңа дөньяга күз салырга булыша. Анда Аллаһы халкы арасында тагы да күбрәк ярату һәм бердәмлек булачак (Көл. 3:14). Бер апа кардәшебез, Йәһвә Шаһитләрен беренче тапкыр очраткач, кичергән хисләре турында болай дигән: «Мин бәхетне хәтта гаиләмдә дә татымадым. Мин чын яратуны беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләре арасында күрдем». Чыннан да бәхетле һәм канәгать булырга теләгән һәркемгә рухи оҗмахка керергә кирәк. Бу дөнья Аллаһы хезмәтчеләре турында нәрсә генә уйламасын, Йәһвә үз хезмәтчеләрен хуплый. Алар шулай ук Йәһвә һәм аның бердәм гаиләсе күзлегендә яхшы исемгә ия. Менә ни өчен Ишагыя китабында Йәһвә «үз хезмәтчеләрен башка исем белән атар» дип әйтелә (Ишаг. 65:15).

9. Ишагыя 65:16, 17 дә газаплар турында нәрсә әйтелә?

9 Без тыныч-тату. Ишагыя 65:14 тә рухи оҗмахта булмаган кешеләр «йөрәк әрнүеннән кычкырыр, рух төшенкелегеннән ыңгырашыр» дип әйтелә. Ә Аллаһы хезмәтчеләре кичергән авырлыклар һәм газаплар белән нәрсә булачак? Ахыр чиктә алар «онытылыр һәм [Аллаһының] күз алдыннан алып куелыр». (Ишагыя 65:16, 17 укы.) Йәһвә безнең бар авырлыкларыбызны юк итәчәк һәм вакыт узу белән алар турында истәлекләр тәмам җуелачак.

10. Ни өчен сезгә кардәшләр арасында булу ошый? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Хәтта бүген бу явыз дөньяда да без, җыелыш очрашуларына килгәндә, бар борчуларыбызны онытып, тынычлык сизәбез. Һәрберебез рух җимешенә кергән мәхәббәт, шатлык, тынычлык, игелек һәм юашлык сыйфатларын күрсәтеп, арабыздагы тыныч-тату мөнәсәбәтләргә үз өлешен кертә (Гәл. 5:22, 23). Әйе, Аллаһы оешмасында булу — чын фатиха! Рухи оҗмахны калдырмаган кешеләр «яңа күкләр һәм яңа җир» турындагы пәйгамбәрлекнең үтәлешен тулысынча күрә алачак.

Рухи оҗмахта кардәшләр арасында булу — чын фатиха (10 нчы абзацны кара.) c


11. Ишагыя 65:18, 19 дан күренгәнчә, рухи оҗмахта булу безгә ничек тәэсир итә?

11 Без рәхмәтле һәм шатлыклы. Аннары Ишагыя рухи оҗмахта «куанып шатланыр» өчен төрле сәбәпләр китерә. Мәсәлән, аны Йәһвә Аллаһы булдырган. (Ишагыя 65:18, 19 укы.) Шуңа күрә Йәһвәнең, безне кулланып, кешеләрне рухи яктан кибеп беткән оешмалардан чыгарып, рухи оҗмахка җәлеп иткәненә гаҗәпләнәсе юк. Без фатихаларыбызга шатланабыз һәм бу безне алар турында башкаларга сөйләргә дәртләндерә (Ирм. 31:12).

12. Ишагыя 65:20—24 тәге вәгъдәләр сездә нинди хисләр уята һәм ни өчен?

12 Рухи оҗмахта яшәүчеләр буларак, без шулай ук искиткеч өметкә ия. Бу күңелләребезне шатлык һәм рәхмәт хисе белән тутыра. Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньяны күз алдына гына китереп карагыз! Изге Язмаларда: «Анда берничә көн генә яшәп үлгән сабый бүтән булмас, яшәр көннәрен яшәп бетермәгән карт кеше дә булмас»,— дип вәгъдә ителә. Без «йортлар төзербез һәм анда яшәрбез, йөзем бакчалары утыртырбыз һәм җимешләрен ашарбыз». «Тырышып эшләгәннәребез юкка булмас», чөнки безне «Йәһвә фатихалаячак». Ул безгә мәгънәле, имин һәм канәгатьлек китерүче тормыш вәгъдә итә. Без Аллаһыны «әле чакырганчы» ул безнең ихтыяҗларыбызны белеп торачак һәм «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәк» (Ишаг. 65:20—24; Зәб. 145:16).

13. Ишагыя 65:25 тә әйтелгәнчә, Йәһвәгә хезмәт итә башлаган кешеләр нинди үзгәрешләр ясый?

13 Без тату һәм имин яшибез. Изге рух ярдәмендә ерткыч хайваннарга хас сыйфатлар күрсәткән күп кенә кешеләр тормышларын үзгәртә алган. (Ишагыя 65:25 укы.) Алар начар сыйфатларыннан арынган (Рим. 12:2; Эфес. 4:22—24). Әлбәттә, Йәһвәнең хезмәтчеләре әле дә камилсез һәм алга таба да хаталар кылачак. Әмма Йәһвә «һәртөрле кешене» мәхәббәт һәм тынычлык бәйләнешләре белән берләштерә (Тит. 2:11). Андый могҗизаны Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы гына башкара ала!

14. Ишагыя 65:25 тәге сүзләр бер абый-кардәштә ничек үтәлгән?

14 Андый үзгәрешләр чыннан да мөмкинме? Моны бер мисал раслый. Бер егет 20 яшенә инде күп тапкыр төрмәдә утырып чыккан булган. Ул әхлаксыз тормыш алып барган һәм мәрхәмәтсез кеше булган. Аны машина куып алып китү, урлау-талау һәм башка җитди җинаятьләр өчен төрмәгә утырткан булганнар. Ул сугыш чукмары да булган. Изге Язмалардагы хакыйкатьне беренче тапкыр ишеткәч, ул чыннан да мәгънәле нәрсәне — рухи оҗмахны — тапканына инанган. Ул шунда ук Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри башлаган. Суга чумдырылганнан соң, ул еш кына Ишагыя 65:25 тәге сүзләр үзендә ничек үтәлгәне турында уйланган. Ул бүре кебек кансыз кешедән бәрән кебек тыныч кешегә әйләнгән.

15. Ни өчен без кешеләрне рухи оҗмахка чакырырга телибез һәм моны ничек эшләп була?

15 Ишагыя 65:13 «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди» дигән сүзләр белән башлана. 25 нче шигырь исә «ди Йәһвә» дип тәмамлана. Ә аның сүзләре һәрвакыт үтәлә (Ишаг. 55:10, 11). Рухи оҗмах инде бар. Йәһвә тиңе булмаган рухи гаилә булдырган. Бу явыз дөньяда Аллаһы халкы арасында без үзебезне тыныч һәм имин хис итәбез (Зәб. 72:7). Шуңа күрә без мөмкин кадәр күбрәк кешене рухи гаиләбезгә чакырырга телибез. Моның өчен без шәкертләр булдыру эшендә катнашабыз (Мат. 28:19, 20).

КЕШЕЛӘРНЕ РУХИ ОҖМАХКА НИЧЕК ҖӘЛЕП ИТӘРГӘ?

16. Кешеләргә рухи оҗмахка кушылырга нәрсә ярдәм итә ала?

16 Рухи оҗмахыбызны бизәүгә һәрберебез үз өлешен кертә. Без Йәһвәдән үрнәк ала алабыз. Ул кешеләрне үз оешмасына көчләп китерми. Киресенчә, ул аларны наз белән «җәлеп итә» (Яхъя 6:44; Ирм. 31:3). Эчкерсез кешеләр, Йәһвәнең яратуы һәм башка матур сыйфатлары турында белеп, Йәһвәгә тартыла. Ә без яхшы сыйфатларыбыз һәм тәртибебез белән кешеләрне рухи оҗмахка ничек җәлеп итә алабыз?

17. Без кешеләрне рухи оҗмахыбызга ничек җәлеп итә алабыз?

17 Мәсәлән, без бер-беребезгә ярату һәм игелек күрсәтеп, кешеләрне рухи оҗмахыбызга җәлеп итә алабыз. Беренче гасырда кешеләр Көринт җыелышына беренче тапкыр килгәч: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән»,— дип әйтеп куйган (1 Көр. 14:24, 25). Без дә кешеләрнең, җыелышыбызга беренче тапкыр килгәч, шундый ук нәтиҗәгә килүләрен телибез (Зәк. 8:23). Моның өчен безгә алга таба да «бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез» дигән киңәш буенча эш итәргә кирәк (1 Тис. 5:13).

18. Кешеләрне оешмабызга нәрсә җәлеп итәргә мөмкин?

18 Без имандашларыбызга һәрвакыт Йәһвә күзлегеннән карарга телибез. Моның өчен безгә кардәшләребезнең тиздән юкка чыгачак кимчелекләрен түгел, ә яхшы сыйфатларын күрергә тырышырга кирәк. Арабызда каршылыклар туса, без үзара ярату күрсәтеп, һәрвакыт «бер-берегезгә карата игелекле, кызганучан булыгыз.... бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез» дигән киңәш буенча эш итә алабыз (Эфес. 4:32). Шулай эшләп, без андый игелекле мөнәсәбәткә сусаган кешеләрне рухи оҗмахыбызга җәлеп итәрбез b.

РУХИ ОҖМАХТА КАЛЫГЫЗ

19. а)  «Алар кире кайткан» дигән рамкадан күренгәнчә, рухи оҗмахка кире кайткан кайберәүләр нәрсә дип әйткән? ә) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

19 Без рухи оҗмахыбызны бик кадерлибез! Ул елдан-ел матурая һәм киңәя бара. Без Йәһвәгә, бу оҗмахны барлыкка китергәне өчен, мәңге рәхмәтле булырбыз. Тук, канәгать, тыныч һәм имин булырга теләгән һәркем бу оҗмахка керсен һәм аны калдырмасын! Әмма Шайтан йоклап ятмый, ул безне оҗмахтан тартып чыгарырга тели (1 Пет. 5:8; Ачыл. 12:9). Әйдәгез, аңа каршы торыйк һәм оҗмахыбызның матурлыгын, чисталыгын һәм тынычлыгын алга таба да саклап торыйк.

Рухи оҗмахны калдырмаган кешеләр җирдәге оҗмахта яшәячәк (19 нчы абзацны кара.)


СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Рухи оҗмах нәрсә ул?

  • Без рухи оҗмахта нинди фатихаларга ия?

  • Башкаларны рухи оҗмахка ничек җәлеп итәргә?

144 ҖЫР Омтыл гаҗәеп бүләккә!

a АҢЛАТМА: Рухи оҗмахта без Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз. Анда без Йәһвә һәм кардәшләребез белән якын, тыныч мөнәсәбәтләргә ия.

b jw.org сайтында «Алар хәзер ни хәлдә? Алена Житникова. Хыялым чынга ашты» дигән видеоны карагыз һәм апа-кардәшебезнең рухи оҗмахта нинди фатихаларга ия булганын белегез.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Кардәшләр бер-берсе белән шатланып аралашканда, бер абый-кардәш читтә утыра.