16 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
64 ҖЫР Уңыш уруда шатлык белән катнашабыз
Хезмәттән ничек күбрәк шатлык табарга?
«Йәһвәгә шатлык белән хезмәт ит» (ЗӘБ. 100:2).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Без хезмәтне шатлыклырак итүче кайбер адымнарны карап чыгарбыз.
1. Ни өчен кайберәүләргә хезмәт әллә ни шатлык китерми? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
БЕЗ күктәге Атабызны яратканга һәм башкаларга аның турында белем бирергә теләгәнгә вәгазьлибез. Күп кенә кардәшләргә вәгазь эшендә катнашу ошый, әмма кайберәүләргә ул әллә ни шатлык китерми. Ни өчен? Кайбер кардәшләр бик оялчан һәм үз-үзләренә ышанып бетми. Икенчеләренә чакырылмаган килеш кешеләрнең өйләренә килү уңайсыз. Кемнедер башкаларның тискәре мөнәсәбәте куркыта, башкалар үзләрен бәхәскә тартырлар дип курка. Йәһвәне бик нык яратсалар да, аларга таныш булмаган кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләү авыр. Шулай да бу эшнең мөһимлеген аңлаганга, алар регуляр рәвештә хезмәт итә. Йәһвә андый кардәшләрне бик кадерли!
2. Хезмәт сезгә шатлык китермәсә, ни өчен боегасы юк?
2 Андый хисләр аркасында сезгә дә кайчак хезмәттән шатлык табу авырмы? Алай икән, боекмагыз. Үз-үзегезгә ышанып бетмәвегез сезнең басынкы булуыгызны һәм үзегезгә артык игътибар җәлеп итәргә, шулай ук бәхәсләшергә теләмәгәнегезне күрсәтергә мөмкин. Өстәвенә, беркем дә, аеруча башкаларга яхшылык эшләгәндә, тискәре мөнәсәбәт белән очрашырга теләми. Күктәге Атагыз сезнең авырлыкларыгызны күреп тора һәм сезгә булышырга тели (Ишаг. 41:13). Бу мәкаләдә андый хисләрне җиңәргә булышучы һәм хезмәттән күбрәк шатлык табарга ярдәм итүче биш киңәш каралачак.
СЕЗНЕ АЛЛАҺЫ СҮЗЕ НЫГЫТСЫН
3. Ирмия пәйгамбәргә вәгазьләргә нәрсә булышкан?
3 Элеккеге заманнарда да Аллаһы хезмәтчеләренә авыр йөкләмәләр бирелгән булган. Аларга нәрсә көч өстәгән? Аллаһы сүзе. Ирмия пәйгамбәр мисалын алыйк. Йәһвә аңа вәгазьләргә кушкач, ул бик борчылган. Ирмия: «Мин бит сөйли белмим, мин бик яшь әле»,— дип әйткән (Ирм. 1:6). Аңа нәрсә булышкан? Аллаһы сүзе. Аның турында Ирмия: «[Ул] сөякләрем эчендә ялкын шикелле булды. Аны үземдә тотып арып беттем»,— дип әйткән (Ирм. 20:8, 9). Үҗәт халыкка вәгазьләсә дә, Аллаһының хәбәре аңа кирәкле көч өстәп торган.
4. Аллаһы Сүзен уку һәм укыганнарыбыз турында уйлану нәрсәгә китерә? (Көләсәйлеләргә 1:9, 10)
4 Мәсихчеләр Аллаһы Сүзеннән көч ала. Рәсүл Паул, Көләсәйлеләргә хатын язганда, төгәл белем аларны «Йәһвәгә лаеклы булып яшәргә» һәм «һәр игелекле эштә җимеш китерергә» дәртләндерәчәк дип әйткән. (Көләсәйлеләргә 1:9, 10 укы.) Бу игелекле эш үз эченә яхшы хәбәрне вәгазьләүне дә ала. Шулай итеп, Аллаһы Сүзен укыганда һәм укыганнарыбыз турында уйланганда, Йәһвәгә иманыбыз ныгый һәм без Патшалык турындагы хәбәрне тарату никадәр мөһим икәнен аңлый башлыйбыз.
5. Изге Язмаларны уку-өйрәнү күбрәк файда китерсен өчен нәрсә эшләргә?
5 Аллаһы Сүзе безгә күбрәк файда китерсен өчен, аны укыганда, өйрәнгәндә һәм уйланганда, ашыгырга кирәкми. Моның өчен җитәрлек вакыт бүлеп куегыз. Аңлашылмаган шигырь очраса, моны болай гына калдырмагыз. Аңа аңлату табар өчен, «Күзәтү манарасы басмалары индексы»н (рус) я «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче»не кулланыгыз. Өйрәнү өчен җитәрлек вакыт бүлеп куйсагыз, Аллаһы Сүзенең дөреслегенә ышанычыгыз ныгыр (1 Тис. 5:21). Ә ышанычыгыз ныгыган саен, белгәннәрегезне башкалар белән бүлешергә теләгегез дә арта барыр.
ХЕЗМӘТКӘ ЯХШЫЛАП ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ
6. Ни өчен хезмәткә яхшылап әзерләнергә кирәк?
6 Хезмәткә яхшылап әзерләнсәк, без, кешеләр белән сөйләшкәндә, үзебезне иркенрәк хис итәрбез. Гайсә, үз шәкертләрен вәгазьләргә җибәрер алдыннан, аларга хезмәткә әзерләнергә булышкан (Лүк 10:1—11). Аның киңәшләрен кулланганга, шәкертләр күп эшләр башкара алган һәм бу аларга зур шатлык китергән (Лүк 10:17).
7. Без хезмәткә ничек әзерләнә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
7 Хезмәткә ничек әзерләнеп була? Безгә нәрсә әйтергә теләгәнебез һәм моны ничек эшләргә икәне турында уйланырга кирәк. Шулай ук кешеләрнең сүзләребезгә ничек карый алганы һәм аларга нинди җавап биреп булганы турында уйланып карагыз. Аннары берәр кеше белән сөйләшкәндә, үзегезне иркен, дусларча тотарга тырышыгыз һәм елмаегыз.
8. Мәсихчеләр Паул телгә алган балчык савытларга кайсы яктан охшаш?
8 Рәсүл Паул вәгазь эшендәге ролебезне сурәтләр өчен: «Бу хәзинә балчык савытларда саклана»,— дип әйткән (2 Көр. 4:7). Хәзинә нәрсә ул? Бу — тормышларны коткаручы Патшалык турындагы хәбәр (2 Көр. 4:1). Ә балчык савытлар кемнәр ул? Алар яхшы хәбәрне башкаларга җиткерүче Аллаһының хезмәтчеләрен аңлата. Паул көннәрендә сәүдәгәрләр кыйммәтле нәрсәләрне, мәсәлән акча, ризык һәм шәрабны, бер җирдән икенче җиргә чүлмәкләрдә күчереп йөрткән. Шул ук рәвешчә, Йәһвә безгә кыйммәтле яхшы хәбәрне ышанып тапшырган. Аллаһы ярдәмендә без алга таба да вәгазьли алабыз.
КЫЮЛЫК ТУРЫНДА ДОГА КЫЛЫГЫЗ
9. Кешеләрдән куркуны я кешеләр безне тыңларга теләмәс дигән борчуларны ничек җиңәргә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
9 Кайчак без кешеләрдән куркырга я кешеләр безне тыңламас дип борчылырга мөмкин. Андый курку-борчылуларны ничек җиңәргә? Яһүдләрнең Югары киңәшмәсе рәсүлләргә вәгазьләмәскә кушкач, аларның нәрсә турында дога кылганына игътибар итегез. Куркуга бирелер урынына, алар Йәһвәгә: «Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир»,— дип ялварган. Йәһвә аларга шунда ук җавап биргән (Рәс. 4:18, 29, 31). Безне дә кайчак кешеләрдән курку биләп алса, Йәһвәдән ярдәм сорыйк. Аңардан кешеләргә карата ярату үстерергә булышсын дип һәм бу ярату куркудан өстен чыксын дип сорагыз.
10. Йәһвә безгә үзенең шаһитләре булырга ничек булыша? (Ишагыя 43:10—12)
10 Йәһвә безне үзенең шаһитләре итеп билгеләгән һәм безгә кыюлык бирергә вәгъдә иткән. (Ишагыя 43:10—12 укы.) Аның моны ничек эшләгәнен күрсәтүче юлларның дүртесенә генә игътибар итик. Беренчедән, яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, Гайсә һәрчак безнең белән (Мат. 28:18—20). Икенчедән, безгә ярдәм итәр өчен, Йәһвә фәрештәләрне билгеләгән (Ачыл. 14:6). Өченчедән, хакыйкатьләрне исебезгә төшерергә булышыр өчен, ул изге рухын бирә (Яхъя 14:25, 26). Дүртенчедән, безнең белән вәгазьләсеннәр өчен, Аллаһы безгә кардәшләрне биргән. Йәһвәнең һәм кардәшләрнең ярдәме белән без уңышка ирешә алабыз.
ЯРАКЛАША БЕЛЕГЕЗ ҺӘМ УҢАЙ КАРАШЛЫ БУЛЫГЫЗ
11. Хезмәттә күбрәк кешене очратыр өчен нәрсә эшләргә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
11 Өйләрендә кешеләрне әллә ни туры китереп булмаса, сез боегасызмы? Үзегездән болай дип сорагыз: «Участогымдагы кешеләр хәзер кайда? Алар эштәме я кибетләр буйлап йөриме?» (Рәс. 16:13) Шулай икән, сез, урамда вәгазьләп, кешеләрне очрата алмассызмы? Джо́шуа исемле абый-кардәш болай ди: «Миңа сәүдә үзәкләрендә һәм парковкаларда вәгазьләү ошый». Ул һәм аның хатыны Бри́джет күп кешеләрне кич белән һәм якшәмбе көнне төшке аштан соң өйләрендә туры китерә ала (Эфес. 5:15, 16).
12. Кешеләрнең нәрсәгә ышанганын һәм аларны нәрсә борчыганын ничек белергә?
12 Кешеләр яхшы хәбәр белән әллә ни кызыксынмаса, аларның нәрсәгә ышанганын һәм аларны нәрсә борчыганын белергә тырышыгыз. Джошуа һәм Бриджет буклетлардагы кереш сүзләрне куллана. Мәсәлән, «Изге Язмалар нинди китап ул?» дигән буклетны кулланып, алар болай ди: «Кайберәүләр Изге Язмаларны Аллаһы иңдергән китап дип күрә. Башкалар алай дип санамый. Ә сез нинди фикердә?» Еш кына бу яхшы сөйләшүләргә китерә.
13. Ни өчен хезмәттә безне тыңламасалар да, безне уңышлы дип атап була? (Гыйбрәтле сүзләр 27:11)
13 Хезмәттә уңышлы булуыбыз кешеләрнең хәбәребезне кабул итү, итмәүләренә бәйле түгел. Ни өчен? Чөнки шаһитлек бирергә безгә Йәһвә һәм аның Улы кушкан (Рәс. 10:42). Хәтта безне беркем тыңламаса да я хәбәребезне кире каксалар да, без шатлана алабыз, чөнки күктәге Атабызның безнең белән канәгать булганын беләбез. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 укы.)
14. Ни өчен кызыксынган кешене башка кардәш тапса, без шатлана алабыз?
14 Кызыксынган кешене башка кардәш тапса, без дә шатлана алабыз. Бер «Күзәтү манарасы»нда вәгазь эше югалган баланы эзләү белән чагыштырылган иде. Аны эзләүдә күп кеше катнаша, әмма ул табылгач, аны тапкан кеше генә түгел, ә бар эзләүчеләр шатлана. Шул ук рәвешчә, шәкертләр булдыру эше — күмәк эш. Билгеләнгән территорияне барыбыз эшкәртә һәм, берәр яңа кеше очрашуларыбызга йөри башлагач, безнең барыбыз да шатлана.
ИГЪТИБАРЫГЫЗНЫ ЙӘҺВӘНЕ ҺӘМ КЕШЕЛӘРНЕ ЯРАТУЫГЫЗГА ТУПЛАГЫЗ
15. Ни өчен Маттай 22:37—39 дагы сүзләрне куллану хезмәттә ашкынуыбызны арттыра ала? (Шулай ук тышлыктагы иллюстрацияне кара.)
15 Игътибарыбызны Йәһвәне һәм кешеләрне яратуыбызга тупласак, хезмәттә ашкынуыбыз тагы да артачак. (Маттай 22:37—39 укы.) Йәһвәнең, хезмәттә катнашуыбызны күргәндә, никадәр сөенгәнен һәм кешеләрнең, Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда, никадәр шатланганын күз алдына китерегез! Шулай ук хәбәребезне кабул итеп, хакыйкать юлына баскан кешеләрне мәңгелек тормыш көткәнен онытмагыз (Яхъя 6:40; 1 Тим. 4:16).
16. Өйдән чыга алмасагыз, сез хезмәттән ничек шатлык таба аласыз?
16 Берәр сәбәп аркасында өйдән чыга алмасагыз, нәрсә эшләргә? Йәһвәгә һәм башкаларга ничек ярату күрсәтә алганыгыз турында уйланыгыз. COVID-19 пандемиясе вакытында Самве́л һәм Да́ния өйдән чыга алмаган. Бу авыр вакытларда алар регуляр рәвештә телефоннан вәгазьләгән, хатлар язган һәм зум аша өйрәнүләр үткәргән. Яман шештән дәваланганда, Самвел хастаханәдә очраткан кешеләргә вәгазьләгән. Ул болай ди: «Авырлыклар аркасында физик һәм рухи яктан хәлдән таймас өчен, безгә Йәһвәгә хезмәт итүдән килгән шатлык бик кирәк иде». Җитмәсә, Дания, егылып, өч айга урын өстенә калган. Аннары аңа алты ай инвалид коляскасында йөрергә туры килгән. Дания болай ди: «Мин хәлемнән килгәнне эшләргә тырыштым: өебезгә килгән шәфкать туташларына һәм башка кешеләргә вәгазьләдем. Шулай ук медицина җиһазлары саткан фирмада эшләгән бер хатын-кыз белән яхшы сөйләшүләр булды». Самвел һәм Даниянең мөмкинлекләре чикле булса да, алар кулларыннан килгәнне эшләгән һәм бу аларга шатлык китергән.
17. Бу мәкаләдәге киңәшләр күбрәк файда китерсен өчен нәрсә эшләргә?
17 Бу мәкаләдәге бар биш киңәшне кулланырга тырышыгыз. Аларны рецепттагы ингредиентлар белән чагыштырып була. Бар ингредиентлар кулланылса, тәмле ризык килеп чыга. Шулай ук мондагы бар киңәшләрне куллансагыз, тискәре хисләрегезне җиңә һәм хезмәттән күбрәк шатлык таба алырсыз.
ТҮБӘНДӘГЕ АДЫМНАР ХЕЗМӘТТӘН КҮБРӘК ШАТЛЫК ТАБАРГА НИЧЕК БУЛЫША?
-
Яхшы әзерләнер өчен вакыт табу
-
Кыюлык турында дога кылу
-
Игътибарны Йәһвәне һәм кешеләрне яратуга туплау
80 ҖЫР «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»