Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүленгән дөньяда нейтралитет саклагыз

Бүленгән дөньяда нейтралитет саклагыз

«Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез» (МАТ. 22:21).

ҖЫРЛАР: 33, 137

1. Без Аллаһыга һәм кеше хөкүмәтләренә ничек тыңлаучан була алабыз?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕ безгә кеше хөкүмәтләренә тыңлаучан булырга куша. Ул шулай ук без кешеләргә түгел, ә иң элек Аллаһыга буйсынырга тиеш дип өйрәтә (Рәс. 5:29; Тит. 3:1). Монда ниндидер капма-каршылык бармы? Һич тә юк! Гайсә гамәлгә керткән принцип безгә моны аңларга булыша. Бу принцип буенча, безнең дөньядагы хөкүмәтләргә буйсынуыбыз чагыштырмача гына. Ул болай дигән: «Кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез» [1] (Мат. 22:21). Без Гайсәнең күрсәтмәсен гамәлдә ничек кулланабыз? Илебездәге дәүләт законнарын үтәп, хакимият вәкилләрен ихтирам итеп һәм салымнар түләп, без кайсарныкын кайсарга бирәбез (Рим. 13:7). Әмма хөкүмәт безгә Аллаһы хупламаганны эшләргә кушса, без әдәпле итеп моны эшләүдән баш тартабыз.

2. Безнең бу дөньяның сәяси эшләрендә катнашмавыбыз нәрсәдән күренә?

2 «Аллаһыныкын Аллаһыга» бирү безнең өчен бу дөньяның сәяси эшләрендә катнашмыйча нейтралитет саклауны аңлата (Ишаг. 2:4). Хөкүмәтләргә идарә итәргә Йәһвә хокук биргән, шуңа күрә без аларга каршы чыкмыйбыз һәм милли-патриотик хәрәкәтләрдә дә катнашмыйбыз (Рим. 13:1, 2). Без сәяси эшлеклеләргә тәэсир итәргә тырышмыйбыз, сайлауларда тавыш бирергә, дәүләт вәкиле булырга омтылмыйбыз һәм хөкүмәтнең алмашынуын куәтләмибез.

3. Ни өчен без нейтралитет сакларга тиеш?

3 Изге Язмалар аша Аллаһы нейтралитет саклауның кайбер сәбәпләрен аңлата. Мәсәлән, без аның Улы Гайсә Мәсих өйрәткәнчә һәм аның үрнәге буенча яшибез. Ул «дөньядан булмаган» кебек, без дә бу дөньяның эшләрендә, шул исәптән сәясәттә һәм сугышларда катнашмыйбыз (Яхъя 6:15; 17:16). Сәбәпләрнең икенчесе — без Аллаһы Патшалыгының тугры гражданнары булырга телибез. Юкса без Аллаһы Патшалыгы гына дөньядагы авырлыкларны чишә ала дип вәгазьләгәндә, безнең вөҗданыбыз саф булыр идеме? Өстәвенә, сәясәттә катнашып мәхәллә халкы арасында бүленешләр китереп чыгарган ялган диннәрдән аермалы буларак, нейтралитет саклау безгә бөтендөнья кардәшлегебезне сакларга булыша (1 Пет. 2:17).

4. а) Ни өчен нейтралитет саклау мәсьәләсе киләчәктә җитдирәк төс алачак дип көтәргә була? ә) Ни өчен без инде хәзер нейтралитет сакларга тәвәккәл булырга тиеш?

4 Без яшәгән җирдә сәяси хәл тып-тынычтыр һәм, читтән караганда, кешеләр хак гыйбадәткә түземле кебек тоеладыр. Әмма Шайтан дөньясы үз ахырына якынлашып килгән арада нейтралитет саклау мәсьәләсе тагы да җитдирәк төс алачак дип көтәргә була. Бүгенге дөнья «килешмәүчән» һәм «дуамал» кешеләр белән тулы, шуңа күрә ул тора-бара тагы да бүленгәнрәк һәм бердәмсезрәк кенә булачак (2 Тим. 3:3, 4). Кайбер илләрдә сәяси хәлнең кискенләшүе аркасында кардәшләребез инде нейтралитет саклау белән бәйле авырлыкларга очраган. Сез ни өчен без инде хәзер нейтралитет саклау карарыбызда нык торырга тиеш икәнлеген аңлыйсызмы? Югыйсә, авыр хәлгә очрагач, без үз карашларыбыздан чигенеп нейтралитетыбызны бозарга ихтимал. Шуңа күрә без шушы бүленгән дөньяда яшәп нейтралитетыбызны сакларга әзер булырга тиеш. Безгә бу яктан уңышлы булырга нәрсә ярдәм итәчәк? Әйдәгез, дүрт мөһим киңәшкә, ягъни дүрт мөһим ачкычка игътибар итик.

КЕШЕ ХӨКҮМӘТЛӘРЕНӘ ЙӘҺВӘ КАРАШЫ БЕЛӘН КАРАУ

5. Кеше хөкүмәтләренә Йәһвәнең карашы нинди?

5 Нейтралитет саклау өчен беренче ачкыч — сәяси системаларга Йәһвә карашы белән карау. Кайбер хөкүмәтләр гадел булып күренсә дә, кешеләрнең бер-берсе өстеннән идарә итүе Йәһвә ниятенә беркайчан да кермәгән (Ирм. 10:23). Кешеләр урнаштырган хакимиятләр кешелек гаиләсен таркаткан милләтчелек рухын куәтли. Хәтта иң яхшы җитәкчеләр дә бөтен проблемаларны чишә алмый. Өстәвенә, 1914 елдан бирле кешелек хөкүмәтләре Аллаһы Патшалыгына каршы тора башлаган. Тиздән бу Патшалык аларга хөкем чыгарып, аларны юк итәчәк. (Зәбур 2:2, 7—9 укы.)

6. Хакимлеккә ия булган кешеләргә без нинди мөгамәлә күрсәтергә тиеш?

6 Аллаһы әлегә бу дөньядагы сәяси төзелешләрнең булуына юл куя, чөнки алар берникадәр дәрәҗәдә тотрыклылык һәм тынычлык тәэмин итә, ә бу, үз чиратында, безгә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә булыша (Рим. 13:3, 4). Аллаһы безгә хәтта хакимлеккә ия булган кешеләр турында, бигрәк тә аларның карарлары безнең гыйбадәт кылуыбызга тәэсир итә алганда дога кылырга куша (1 Тим. 2:1, 2). Без, рәсүл Паул кебек, гаделсезлекне хәл итүне сорап, дәүләт хакимиятләренә мөрәҗәгать итәбез (Рәс. 25:11). Изге Язмаларда Шайтанның бөтен сәяси төзелеш өстеннән идарә иткәне турында әйтелсә дә, беркая да ул һәрбер хакимне я башлыкны турыдан-туры контрольда тота дип әйтелми (Лүк 4:5, 6). Шуңа күрә Иблис билгеле бер дәүләт вәкилен уч төбендә биетеп тора дип уйлау дөрес булмас иде. Хөкүмәтләр һәм хакимиятләр белән эш иткәндә, без беркемне дә яманламыйбыз (Тит. 3:1, 2).

7. Без нинди фикер йөртүдән качарга тиеш?

7 Без беркайчан да берәр сәясәтче я партия, аларның карашлары һәм идеяләре безгә хәтта файда китерә ала дип тоелса да, яклы булып чыкмаячакбыз, чөнки бу Аллаһыга тыңлаучанлык күрсәтү булмас иде. Андый очракта нейтралитет саклап калу җиңел булмаска мөмкин. Әйтик, илдә хөкүмәткә каршы күтәрелеш кабынып, бөтен илне чолгап ала, ди. Фетнәчеләр күпләргә, шул исәптән Аллаһы халкына күп газап китерүче рәхимсез режимны бәреп төшерергә тели. Әлбәттә, без аларның фетнәсенә кушылмабыз. Әмма күңелебездә аларны якларбызмы? (Эфес. 2:2) Без нейтралитетны сүзләребездә һәм эшләребездә генә түгел, ә шулай ук күңелләребездә дә сакларга тиеш.

«САКЛАНУЧАН», ӘММА «МӘКЕРСЕЗ» БУЛЫГЫЗ

8. Нейтралитетыбыз сыналган очракларда без ничек «сакланучан» һәм шул ук вакытта «мәкерсез» була алабыз?

8 Нейтралитет саклау өчен икенче ачкыч — «еланнар кебек сакланучан һәм күгәрченнәр кебек мәкерсез» булу. (Маттай 10:16, 17 укы.) Алда була алган куркынычларны күреп, без «сакланучан» булганыбызны күрсәтәбез һәм авыр шартлар басымы астында компромисска бармыйча «мәкерсез» булып калабыз. Килеп чыгуы мөмкин булган кайбер куркынычларны карап чыгыйк һәм нейтралитетны ничек саклап була икәнлегенә игътибар итик.

9. Башкалар белән сөйләшкәндә без нәрсәне истә тотарга тиеш?

9 Сөйләшүләр. Әңгәмә вакытында сәяси сораулар күтәрелгәндә без «сакланучан» булырга тиеш. Мәсәлән, башкалар белән Патшалык хакындагы хәбәрне уртаклашканда берәр нинди сәясәтчене я партияне югарылаудан яки тәнкыйтьләүдән качарга тырышыгыз. Кеше белән уртак сүз я тема табарга тырышып, игътибарны проблеманың сәяси юл белән ничек хәл ителәчәгенә түгел, ә проблеманың тамырына туплагыз. Аннары Изге Язмалардан Аллаһы Патшалыгы билгеле бер проблеманы ничек бөтенләйгә хәл итәчәген күрсәтегез. Әгәр бер үк җенестәге кешеләрнең никахы я аборт буенча һәм башка шундый бәхәсле сорау күтәрелсә, Аллаһының нормаларын яклагыз һәм алар буенча ничек яшәргә тырышканыгызны аңлатыгыз. Сәяси төсмере була алган шундый темаларга әңгәмә алып барганда тулысынча нейтралитет сакларга тырышыгыз. Нинди законнарның кабул ителүе, ә ниндиләренең гамәлдән чыгарылуы я үзгәртелүе турында әйткәндә, без бер карашны да якламыйбыз һәм башкаларга үз карашыбызны такмыйбыз.

10. ММЧдан мәгълүмат алганда без нейтраль булып калабызмы, юкмы икәнлеген ничек тикшерә алабыз?

10 Массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ). Яңалыкларда еш кына мәгълүматлар я фактлар бозып бирелә һәм объектив түгел. Кайчак ММЧ сәясәттә уңышлы корал булып хезмәт итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары дәүләт контроле астында булган илләрдә яңалыклар ачыктан-ачык бозып, берьяклы итеп бирелергә мөмкин. Шуңа күрә ирекле дип аталган илләрдә яшәүче Йәһвә Шаһитләре тапшыруны алып баручының фикер-карашларын үзләштермәс өчен сак булырга тиеш. Үз-үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин тапшыруны алып баручы фәлән кешенең сәясәт турында әйткәннәре белән риза булганга аны тыңларга яратаммы?» Шулай икән, сезгә объективрак булган бүтән мәгълүмат чыганагы эзләргә кирәк. Ничек кенә булмасын, сәяси якларны яктырткан чыганаклардан мәгълүмат алуны чикләү һәм ишеткәннәрнең Изге Язмалардагы «файдалы сүзләргә» туры киләме, юкмы икәнен тикшерү акыллы булыр иде (2 Тим. 1:13).

11. Матди нәрсәләр безнең өчен үтә мөһим булып китсә, нейтралитетыбыз белән нәрсә булырга мөмкин? Аңлатыгыз.

11 Материализм. Күңелебездә байлыкка карата ярату булса я без акчага дус булсак, сынаулар вакытында бу безнең нейтралитетыбызны зур куркыныч астына куя алыр иде. Рут исемле апа-кардәш 1970 нче елларда Малавида булган эзәрлекләүләр вакытында кайбер Йәһвә Шаһитләре белән булган хәлне үз күзләре белән күргән. Ул болай дип исенә төшерә: «Аларга уңай тормышларын калдырып китү авыр иде. Кайберәүләр безнең белән китте, әмма соңрак сәяси партиягә кушылып, үз өйләренә кайтты, чөнки алар качаклар лагерендагы уңайсыз тормышка ияләшергә теләмәде». Әмма Аллаһы хезмәтчеләренең күпчелеге экономик авырлыкларга һәм хәтта бар мал-мөлкәтләрен югалтуларына карамастан нейтралитет саклап калган (Евр. 10:34).

12, 13. а) Йәһвә кешеләргә ничек карый? ә) Күңелебездә илебез белән горурлану тамырлана башлаганмы, юкмы икәнен ничек билгеләргә?

12 Урынсыз горурлык. Кешеләр еш кына үз расасын, халкын, культурасын, шәһәрен я милләтен югарылый. Әмма, белгәнебезчә, халык, культура я милләткә карата андый урынсыз горурлык Йәһвәнең кеше хөкүмәтләренә һәм кешелеккә карата карашына туры килми. Әлбәттә, Аллаһы бездән без үз чыгышыбыздан баш тартырбыз дип көтми. Чынлыкта кешеләр арасында төрле-төрле культураларның булуы гаҗәеп. Әмма Аллаһы каршында барлык кешеләр дә бертигез булганын онытмыйк (Рим. 10:12).

13 Туып-үскән җиребез белән урынсыз горурлану милләтчелекнең нигезе булып тора һәм компромисска алып баручы беренче адым булырга мөмкин. Мәсихчеләр андый горурлыктан якланмаган. Мәсәлән, беренче гасырда кайбер мәсихчеләр үз кардәшләрен милләтләре аркасында кимсеткән (Рәс. 6:1). Андый урынсыз горурлык безнең дә күңелебездә тамыр җибәрмәгәнме икәнен ничек белергә? Әйтик, бүтән илдән булган абый я апа-кардәш сезгә киңәш бирә, ди. Сез: «Без моны үзебез дә беләбез»,— дип уйлап, аның киңәшен кире кагарсызмы? Юк, без Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйтелгән: «Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез»,— дигән киңәш буенча эш итәрбез (Флп. 2:3).

ЙӘҺВӘДӘН ЯРДӘМ ЭЗЛӘГЕЗ

14. Дога безгә ничек ярдәм итә ала, һәм Изге Язмаларда моны раслаучы нинди мисаллар бар?

14 Нейтралитет саклау өчен өченче ачкыч — Йәһвәдән ярдәм эзләү. Түземле һәм тотнаклы булыр өчен Аллаһыдан изге рух сорагыз. Бу сыйфатлар хөкүмәт тарафыннан гаделсез я начар мөгамәлә кичергән очракта кирәк. Шулай ук Йәһвәдән зирәклек сорагыз. Зирәклек сезгә мәсихче нейтралитетыгызны бозарга мәҗбүр итә алган хәл-шартларны абайлап, аларны җиңәргә булышачак (Ягък. 1:5). Сезне хак гыйбадәт кылу ягында нык торганыгыз өчен, төрмәгә утыртырга яки башкача җәзаларга мөмкиннәр. Андый очракта Аллаһыдан иманыгызны кыюлык белән якларга һәм һәртөрле эзәрлекләүләрне кичереп чыгарга көч бирсен дип дога кылыгыз. (Рәсүлләр 4:27—31 укы.)

15. Изге Язмалар безгә нейтралитет сакларга ничек булыша ала? («Аллаһы Сүзе аларга үз карарларында нык торырга булышкан» дигән рамканы кара.)

15 Йәһвә безне үз Сүзе аша ныгыта ала. Сынаулар вакытында нейтралитет сакларга булышачак шигырьләр турында уйланыгыз. Аларны инде хәзер ятларга тырышыгыз. Бу сезне Изге Язмаларсыз калган очракта ныгытып торачак. Аллаһы Сүзе шулай ук киләчәктәге Патшалыкның фатихаларына өметегезне яңартып җибәрә ала. Эзәрлекләүләр кичергәндә андый өмет бигрәк тә кирәк (Рим. 8:25). Зарыгып көтелгән фатихалар сурәтләнгән шигырьләрне сайлагыз һәм оҗмахта бу фатихаларның үзегездә үтәләчәген күз алдына китерегез.

ЙӘҺВӘНЕҢ ТУГРЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕННӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

16, 17. Нейтралитет саклаган Аллаһының тугры хезмәтчеләренең үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнеп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

16 Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең мисаллары — нейтралитет сакларга булыша торган ачкычларның дүртенчесе. Аларның үрнәге безне зирәк итә һәм авырлыклар вакытында безгә кирәкле көч өсти ала. Мәсәлән, Сидрах, Мисах һәм Әбдинах Бабыл дәүләтен символлаштырган сынга сәҗдә кылудан баш тарткан. (Даниял 3:16—18 укы.) Аларның тәвәккәл булулары турындагы хәбәр бүген күп кенә Йәһвә Шаһитләренә үз илләренең дәүләт байрагына честь бирүдән баш тарту өчен кыюлык өсти. Шулай ук Гайсә бу дөньяның сәяси һәм социаль конфликтларыннан һәрвакыт читтә торган. Үз үрнәгенең уңай тәэсире турында белгәнгә, Гайсә үзенең шәкертләренә: «Кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем»,— дигән (Яхъя 16:33).

17 Бүген күп кенә Йәһвә Шаһитләре бернәрсәгә карамастан үз нейтралитетларын саклый. Кайберәүләр физик җәзага дучар ителә, төрмәдә утыра, ә кайберәүләр хәтта үз иманнары өчен үлгән. Аларның мисаллары безне ныгыта. Төркиядән булган Бари́ш болай ди: «Франц Ра́йтер исемле яшь абый-кардәшне Гитлер армиясенә кушылудан баш тартканы өчен, җәзалап үтергәннәр. Үлеме алдыннан әнисенә язып калдырган хаты аның нык иманлы булуын һәм Йәһвәгә инанганлыгын күрсәткән. Мин шундый сынауга очрый калсам, аның кебек эш итәргә телим». [2]

18, 19. а) Җыелыш әгъзалары безгә нейтралитет сакларга ничек булыша ала? ә) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Җыелыштагы кардәшләр дә безнең өчен зур ярдәм булып тора. Өлкәннәр белән нейтралитет саклау белән бәйле авырлыкларны уртаклашыйк һәм алардан төпле, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш сорыйк. Җыелыштагылар сез кичергән авырлыклар турында белсә, сезне дәртләндерә алачак. Алардан үзегез өчен дога кылуларын сорагыз. Әлбәттә, кардәшләребезнең безгә таяныч булуларын һәм безнең өчен дога кылуларын теләсәк, без үзебез дә алар өчен шуны ук эшләргә тиеш (Мат. 7:12). Сайтыбызда хәзерге вакытта төрмәдә үз иманнары өчен утыручы Йәһвә Шаһитләренең исемлеге китерелә. [3] Бу сезгә үз догаларыгызда конкрет булырга булышачак. Берничә исемне сайлагыз да Аллаһы аларга тугрылык сакларга кыюлык һәм көч бирсен дип дога кылыгыз (Эфес. 6:19, 20).

19 Кешелек хөкүмәтләре үз ахырына якынлашып барган арада безнең гыйбадәтебезгә түземсезрәк булып китсә, бу безне гаҗәпләндермәс. Шулай итеп, әйдәгез, инде хәзер шушы бүленгән дөньяда яшәп, нейтралитетыбызны саклау карарында нык торыйк!

^ [1] (1 нче абзац) Кайсар — Гайсә көннәрендә иң югары дәрәҗәгә ия булган хаким. Гайсә бу сүзне кулланып, хөкүмәтне я дәүләтне күздә тоткан.

^ [2] (17 нче абзац) «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китапның 662 битен һәм «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» дигән китапның 150 битендәге рамканы кара.

^ [3] (18 нче абзац) «Үз илләрендә иманнары өчен төрмәдә утырган Йәһвә Шаһитләре» (рус) дип аталган мәкаләне кара. Аны НОВОСТИ > ЮРИДИЧЕСКАЯ СИТУАЦИЯ дигән бүлекчәдә табып була.