Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Һәр майланган мәсихчегә Аллаһы тарафыннан «дәлил» һәм «мөһер» бирелә диеп, Паулның нәрсә әйтәсе килгән? (2 Көр. 1:21, 22, иск.)

Үткәндә документны раслау өчен мөһерле балдак белән кызыл балчыкка я балавызга тамга салганнар

Дәлил. Бер белешмәлек буенча, 2 Көринтлеләргә 1:22 дәге «дәлил» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «хокукта һәм коммерциядә кулланылган техник төшенчә». Бу төшенчә «сатып алу бәясенең бер өлеше итеп түләнгән беренче кертем, залог, беренче взносны» аңлаткан һәм шулай итеп ул «билгеле бер әйбергә законлы хокукны раслаган яки килешүгә юридик көч биргән». Майланган мәсихче изге рух белән майлангач, аңа дәлил бирелә. Әмма тулы түләүне, ягъни әҗерне ул соңрак ала. Моның турында 2 Көринтлеләргә 5:1—5 тә язылган. Бу әҗер үз эченә череми торган рухи тәнне, шулай ук бүләк итеп бирелгән үлемсезлекне дә ала (1 Көр. 15:48—54).

Хәзерге грек телендә кулланылган моңа охшаш сүзтезмә никах балдагын аңлата. Бу Мәсихнең символик хатынының өлеше булып китүчеләргә карата кулланыр өчен бик тә туры килгән мисал (2 Көр. 11:2; Ачыл. 21:2, 9).

Мөһер. Үткәндә мөһерне милек хокукын, берәр нәрсәнең раслыгын я килешүне раслаучы тамга буларак кулланганнар. Майланган мәсихчеләргә килгәндә, алар, образлы итеп әйткәндә, изге рух тарафыннан мөһерләнә, ягъни келәймәләнә һәм шулай итеп Аллаһының милке булып китә (Эфес. 1:13, 14). Әмма бу мөһер әлегә мәңгегә сугылмый тора. Тугры булып калган майланган мәсихчеләр үз үлемнәренә кадәр берникадәр вакыт калганда яки бөек афәт башланганчыга кадәр берникадәр вакыт калганда мәңгегә мөһерләнә (Эфес. 4:30; Ачыл. 7:2—4).