Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез үзегезнең күзаллау сәләтегезне акыллы кулланасызмы?

Сез үзегезнең күзаллау сәләтегезне акыллы кулланасызмы?

АНЫҢ авырлыгы якынча килограмм ярым, әмма ул «Галәмдә әлегә ачылган нәрсәләрнең иң катлаулысы» булып исәпләнә. Нәрсә ул? Кешенең баш мие. Үзенең төзелеше белән ул курку-хөрмәт уята. Баш мие турында күбрәк белгән саен, безнең Йәһвәгә карата «гаҗәеп» эшләре өчен рәхмәт хисебез арта бара (Зәб. 139:14). Баш миебезнең бер генә үзенчәлегенә игътибар итик. Бу — күзаллау сәләте.

Нәрсә ул күзаллау сәләте? Күзаллау сәләте — фикердә-уйда яңа һәм дулкынландыргыч образлар барлыкка китерү, фикердә-уйда гәүдәләндерү яки баштан кичермәгәнне күз алдына китерү. Ризалашырсыз, без күзаллау сәләтен еш кына кулланабыз. Мәсәлән, сезнең моңарчы беркайчан да булмаган урын турында укыганыгыз я ишеткәнегез булдымы? Бу сезгә моны күз алдына китерергә комачауладымы? Чыннан да, үзебез күрмәгән, ишетмәгән, кагылмаган я иснәмәгән нәрсәләр турында уйлаганда, без күзаллау сәләтебезне кулланабыз.

Изге Язмаларда кешеләрнең Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерелгәне турында әйтелә (Ярат. 1:26, 27). Бу Йәһвә үзе дә ниндидер мәгънәдә күзаллау сәләтенә ия булганын аңлатмыймы? Аллаһы безне бу сәләт белән барлыкка китерергә булган икән, ул бездән без бу сәләтне аның ихтыярына төшенер өчен кулланырбыз дип көтә (Вәг. 3:11). Без күзаллау сәләтебезне ничек акыллы куллана алабыз, һәм аны акыллы кулланмавыбыз нәрсәдән күренәчәк?

КҮЗАЛЛАУ СӘЛӘТЕН АКЫЛЛЫ КУЛЛАНМАУ

1. Тиешсез вакытта яки тиешсез нәрсәләр турында хыяллау.

Хыяллау үзеннән-үзе начар түгел. Моның файдасы турында дәлилләр дә бар. Әмма Вәгазьче 3:1 буенча, «һәр эшнең үз вакыты бар» һәм хыяллау ниндидер очракларда урынсыз булырга мөмкин. Мәсәлән, җыелыш очрашулары я шәхси өйрәнү вакытында уйларыбыз әллә кая очып йөрсә, күзаллау сәләтебез безгә ярдәм итәрме я комачаулармы? Гайсә айныткыч киңәш биреп, акылыбызны начар уй-фикерләргә, мәсәлән, әхлаксыз хыялларга бирелү куркынычыннан кисәткән (Мат. 5:28). Кайбер нәрсәләрне күзаллау Йәһвәгә бер дә ошамый. Әхлаксыз уйлар әхлаксыз гамәлләргә илтүче адым булып китәргә мөмкин. Күзаллау сәләтегезгә сезне Йәһвәдән читкә алып китәргә беркайчан да юл куймагыз!

2. Материаль байлык иминлек бирә ала дип уйлау.

Әлбәттә, материаль әйберләр кирәк. Әмма без алар чын иминлек һәм бәхет китерә дип уйлый башласак, безнең өметләребез, нәтиҗәдә, челпәрәмә киләчәк. Зирәк Сөләйман патша болай дип язган: «Байның милке — аның ныгытылган шәһәре, аның хыялында ул яклап торган дивар кебек» (Гыйб. сүз. 18:11). Бер мисалга игътибар итик. 2009 елның сентябрендә Филиппин башкаласы Манила шәһәренең ким дигәндә 80 проценты көчле яңгырлар аркасында су астында калган. Кешеләр үз байлыкларын саклап кала алганмы? Мөлкәтенең зур өлешен югалткан бер бай кеше болай дигән: «Туфан барысын да бертигез итте, һәм бу байларга да, ярлыларга да авырлыклар һәм газаплар китерде». Материаль әйберләр чын яклау һәм иминлек бирә дип уйлау бик җиңел. Чынбарлыкта исә алай түгел.

3. Беркайчан да булмавы ихтимал нәрсәләр турында кирәкмәгәнгә борчылу.

Гайсә артык кайгырмаска киңәш иткән (Мат. 6:34). Бертуктаусыз борчылган кеше күзаллау сәләтен актив эшләтә. Булмаган я хәтта беркайчан да булмаячак проблемалар турында борчылу безнең бар көчебезне алырга мөмкин. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, андый борчулар күңел төшенкелегенә һәм хәтта депрессиягә китерә ала (Гыйб. сүз. 12:25, иск.). Шуңа күрә Гайсәнең киңәше буенча эш итеп, артык борчылмау һәм көндәлек мәшәкатьләр туганда аларны җиңү үтә мөһим.

КҮЗАЛЛАУ СӘЛӘТЕН АКЫЛЛЫ КУЛЛАНУ

1. Куркыныч ситуацияләрне абайлап, аларга эләкмәскә тырышу.

Изге Язмалар безне алдын-артын уйларга дәртләндерә (Гыйб. сүз. 22:3). Күзаллау сәләте ярдәмендә без кабул итәчәк карарларыбызның нәтиҗәләрен күрә алабыз. Мәсәлән, сезне берәр нинди очрашуга чакырырга мөмкиннәр. Күзаллау сәләтегез сезгә бару-бармау мәсьәләсендә акыллы карар кабул итәргә ничек булыша ала? Анда тагын кемнәр чакырылган, күпме кеше, очрашуның кайда һәм кайчан булачагы турында уйланганнан соң, анда нәрсә булачагын уйлагыз. Сез бу очрашуның Изге Язмалардагы принциплар исәпкә алынып, яхшы үтәчәген күз алдына китерә аласызмы? Шулай эшләү сезгә булачак вакыйганы уегызда сурәтләргә булышыр. Күзаллау сәләтегез ярдәмендә сез акыллы карарлар кабул итеп, рухи яктан зыян китерә алган хәлләрдән кача алырсыз.

2. Авыр ситуацияләрне я проблемаларны ничек хәл итәргә икәнен уйдан кичерү.

Күзаллау сәләте шулай ук безгә тапкыр булырга һәм проблемаларны чишәргә булыша. Әйтик, җыелышта сезнең белән берәр кардәш арасында аңлашылмаучанлык килеп чыккан, ди. Сез туган киеренкелекне ничек бетерергә тырышырсыз? Монда күп якларны исәпкә алырга кирәк. Аның сөйләшү рәвеше нинди? Туган проблема турында сөйләшеп алу кайчанрак яхшырак булыр? Нинди сүзләр кулланырга һәм нинди тонда сөйләшергә? Күзаллау сәләтен эшләтеп, без уебызда проблеманың төрле хәл итү юлларын сурәтләп, шулар арасыннан иң яхшысы һәм иң уңышлысы булып күренгәнен сайлый алырбыз (Гыйб. сүз. 15:28). Проблеманы хәл итәр өчен төптән уйлап эш итү җыелышта тынычлык сакларга булышыр. Бу, һичшиксез, күзаллау сәләтен яхшы куллану дигән сүз.

3. Изге Язмалар укуны һәм өйрәнүне файдалырак, кызыклырак итү.

Изге Язмаларны һәр көн уку үтә мөһим. Әмма текстны коры укып чыгу гына җитәрлек түгел. Изге Язмаларны укыганда безнең үзебез өчен гамәли сабаклар табу һәм аларны тормышыбызда куллану теләге булырга тиеш. Изге Язмаларны укуыбыз аша безнең Йәһвәнең эшләренә карата рәхмәт хисебез артырга тиеш. Күзаллау сәләте безгә бу яктан ярдәм итә ала. Ничек итеп? «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китапка игътибар итик. Бу китаптагы хәбәрләрне уку безнең күзаллау сәләтебезне кабызып җибәрергә һәм Изге Язмаларда әйтелгән һәрбер кешене яхшырак күз алдына китерергә ярдәм итә ала. Шулай итеп без билгеле бер урыннарны күрәбез, тавышларны ишетәбез, төрле исләрне тоябыз һәм кешеләрнең кичергән хис-тойгыларын күз алдына китерәбез. Нәтиҗәдә, безгә яхшы билгеле булып күренгән Изге Язмалардагы хәбәрләрдән без гаҗәеп сабаклар һәм дәртләндерүче уй-фикерләр табабыз. Күзаллау сәләтен шул рәвешчә куллану Изге Язмаларны укуны һәм өйрәнүне файдалырак һәм кызыклырак итәргә булышачак.

4. Үзебездә кызганучанлык сыйфатын үстерү һәм аны күрсәтү.

Күркәм сыйфатларның берсе булып торган кызганучанлык бүтән кешенең әрнүен үз күңелебездә сизү дигәнне аңлата. Йәһвә белән Гайсә кызганучанлык күрсәтүдә безнең өчен иң яхшы үрнәк булып тора (Чыг. 3:7; Зәб. 72:13). Бу сыйфатны ничек үстерергә? Иң уңышлы ысулларның берсе күзаллау сәләтебезне куллану. Безнең, бәлки, моңарчы беркайчан да имандашыбыз кичергән авырлыкны кичергәнебез булмагандыр. Шулай да үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин аның хәлендә булган булсам, үземне ничек хис итәр идем? Мин нәрсәгә мохтаҗ булыр идем?» Бу сорауларга күзаллау сәләтен кулланып җавап бирү безгә кызганучанрак булырга булышачак. Әйе, без кызганучанлыкны мәсихче тормышыбызның һәр өлкәсендә, шул исәптән хезмәтебездә һәм кардәшләр белән мөгамәлә итүебездә күрсәтсәк, бу барысына да файда китерәчәк.

5. Яңа дөньяны күз алдына китерү.

Изге Язмалар Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяны күз алдына китерергә булышкан төрле-төрле нечкәлекләр белән тулы (Ишаг. 35:5—7; 65:21—25; Ачыл. 21:3, 4). Безнең басмаларыбызда андый тасвирламалар төсле, матур рәсемнәр ярдәмендә бирелә. Ни өчен? Рәсемнәр безнең күзаллау сәләтебезне көчәйтә һәм шул вәгъдә ителгән фатихаларны татыячак вакытны күз алдына китерергә булыша. Безгә күзаллау сәләте биргән Йәһвә Аллаһы бу сәләтнең нинди көчкә ия булганын бик яхшы белә. Аның вәгъдәләре турында уйланганда бу сәләтне куллану безнең аларның үтәләчәгенә ышанычыбызны ныгытырга һәм тормыш михнәтләре кичергәндә Аллаһыга тугрылык сакларга булышырга мөмкин.

Яратудан чыгып, Йәһвә безгә гаҗәеп күзаллау сәләте биргән. Ул безгә Аңа хезмәт итәргә чын-чынлап булыша ала. Әйдәгез, бу искиткеч бүләкне һәр көн акыллы кулланып, аны Бирүчегә үз рәхмәтләребезне белдерик.