Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен без гыйбадәт кылу өчен бергә җыелырга тиеш?

Ни өчен без гыйбадәт кылу өчен бергә җыелырга тиеш?

«Бер-беребезгә игътибарлы булыйк... Бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк» (ЕВР. 10:24, 25).

ҖЫРЛАР: 20, 27

1—3. а) Мәсихчеләр җыелыш очрашуларын кадерләгәнен ничек күрсәтә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

КОРИННАГА нибары 17 яшь булганда, аның әнисен кулга алганнар һәм совет лагерена җибәргәннәр. Соңрак аның үзен дә туган йортыннан бик еракка, Себергә сөргәннәр. Алар белән колларча мөгамәлә иткәннәр һәм каты суыкта ачык һавада җылы киемсез эшләткәннәр. Авыр шартларга карамастан Кори́нна һәм икенче бер апа-кардәш җыелыш очрашуын калдырмаска булган.

2 «Без кич белән эш урыныбызны калдырып, җәяү 25 километр ераклыкта урнашкан тимер юл станциясенә киттек,— дип әйтә Коринна.— Поезд төнге икедә китәсе иде. Без алты сәгать поездда, ә аннары җыелыш очрашуы үткән җиргә кадәр 10 километрны җәяү бардык». Моның мәгънәсе булганмы? Коринна болай ди: «Җыелышта без „Күзәтү манарасы“н өйрәндек һәм Патшалык җырлары җырладык. Бу безне бик нык дәртләндерде һәм иманыбызны ныгытты». Апа-кардәшләр колхозга өч көннән соң гына кайткан булсалар да, бригадир аларның үз урыннарында булмаганына игътибар да итмәгән.

3 Йәһвәнең хезмәтчеләре бергә җыелу мөмкинлекләрен һәрвакыт кадерләгән. Мәсихче җыелыш барлыкка килү белән Гайсәнең шәкертләре Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен бергә җыела башлаган (Рәс. 2:42). Һичшиксез, сезгә дә, бәлки, җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрү бик ошыйдыр. Әмма дөньяви эш, тыгыз эш графигы аркасында яки көндәлек мәшәкатьләр аркасында хәлдән таю сәбәпле җыелыш очрашуларына йөрү авыр булырга мөмкин. Бар булган кыенлыкларны, киртәләрне җиңәргә һәм җыелыш очрашуларыбызны калдырмаска безне нәрсә этәрә ала? [1] Изге Язмаларны өйрәнүчеләребезгә һәм башка кешеләргә очрашуларга йөрүнең мөһимлеген аңларга ничек ярдәм итәргә? Бу мәкаләдә без сигез сәбәпкә игътибар итәрбез. Аларны өч төркемгә аерып була: безгә кагылышлы, башкаларга кагылышлы һәм Йәһвәгә мөнәсәбәтле сәбәпләр. [2]

ҮЗЕБЕЗГӘ ФАЙДА КИТЕРӘ

4. Җыелыш очрашулары безгә Йәһвәне тагы да яхшырак белергә ничек булыша?

4 Җыелыш очрашуларында без рухи белем алабыз. Һәр очрашу безгә Йәһвә Аллаһыбызны яхшырак белергә булыша. Мәсәлән, берничә ел элек без Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү очрашуында «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапны өйрәнгән идек. Аллаһының күркәм сыйфатларын тикшерү, шулай ук кардәшләребезнең эчтәлекле, төпле җаваплары күктәге Әтиебезгә карата яратуыбызны, һичшиксез, үстергәндер. Шулай ук нотыкларны, демонстрацияләрне һәм укылган Изге Язмалар өзекләрен игътибар белән тыңлап, без Аллаһы Сүзе белән яхшырак таныштык (Ник. 8:8). Һәр атна җыелыш очрашуларына әзерләнгәндә һәм Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр ишеткәндә, безгә күпме кыйммәтле рухи хакыйкатьләрнең ачыла барганы турында уйлап кына карагыз!

5. Мәсихче очрашулар сезгә Изге Язмалардан белгәннәрегезне кулланырга һәм хезмәтегезне камилләштерергә ничек булышты?

5 Җыелыш очрашуларында без Изге Язмалардагы принципларны тормышыбызның төрле өлкәләрендә кулланырга өйрәнәбез (1 Тис. 4:9, 10). Мәсәлән, өйрәнү мәкаләләре Аллаһы халкының ихтыяҗларын исәпкә алып языла. Аларны өйрәнү максатларыгызны яңадан карап чыгарга, имандашыгызны кичерергә я догаларыгызның сыйфатын яхшыртырга этәргәндер. Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез очрашуы безне хезмәттә уңышлы булырга өйрәтә. Анда без яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм башкаларга Изге Язмалардагы принципларны аңлатырга өйрәнәбез (Мат. 28:19, 20).

6. Мәсихче очрашулар безне ничек дәртләндерә һәм ныгыта?

6 Җыелыш очрашулары безне ныгыта. Бу дөнья төзелеше безне рухи һәм эмоциональ яктан какшатырга тырыша. Җыелыш очрашулары исә безне дәртләндерә һәм ныгыта. (Рәсүлләр 15:30—32 укы.) Очрашуларыбызда без Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешенә игътибар итәбез. Нәтиҗәдә, киләчәккә кагылышлы Йәһвә ниятләренең үтәләчәгенә ышанычыбыз тагы да арта. Әлбәттә, безне кардәшләрнең нотыклары гына түгел, ә абый һәм апа-кардәшләрнең комментарийлары һәм чын күңелдән җырлаганнары да дәртләндерә (1 Көр. 14:26). Ә кардәшләребез белән очрашуга кадәр һәм очрашудан соң аралашу безне бер-беребезгә якын итә һәм җаннарыбызны яңарта (1 Көр. 16:17, 18).

7. Ни өчен җыелыш очрашуларына йөрү үтә мөһим?

7 Җыелыш очрашуларында без изге рух алабыз. Шөһрәтле Гайсә Мәсих: «Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен»,— дигән (Ачыл. 2:7). Гайсә мәсихче җыелыш белән изге рух ярдәмендә җитәкчелек итә. Вәсвәсәгә каршы торыр өчен, хезмәттә кыю булыр өчен һәм аек карарлар кабул итәр өчен, безгә изге рух кирәк. Менә ни өчен без бер очрашуыбызны да, шул исәптән җыелыш очрашуын да калдырмаска тырышабыз.

БАШКАЛАРГА ФАЙДА КИТЕРӘ

8. Очрашуларга килүебез, комментарийлар бирүебез һәм җырлар җырлавыбыз имандашларыбызга нинди уңай тәэсир ясарга мөмкин? («Ул җыелыш очрашуыннан соң үзен гел яхшырак хис итә» дигән рамканы кара.)

8 Җыелыш очрашулары кардәшләребезгә ярату күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек. Ризалашырсыз, җыелышыгыздагы кардәшләрнең кичергән авырлыклары юк түгел. Шуңа күрә рәсүл Паулның: «Әйдәгез... бер-беребезгә игътибарлы булыйк»,— дип язганына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Әмма без моны ничек эшли алабыз? Паул: «Очрашуларыбызны калдырмыйк»,— дигән (Евр. 10:24, 25). Очрашуларда булуыбыз без кардәшләребезгә вакытыбызны һәм игътибарыбызны бирергә әзер икәнлеген күрсәтә. Өстәвенә, ихлас күңелдән бирелгән комментарийлар һәм җырланган җырлар имандашларыбызны дәртләндерми калмый (Көл. 3:16).

9, 10. а) Яхъя 10:16 да язылган Гайсәнең сүзләре кардәшләребез белән бергә җыелуның мөһимлеген аңларга ничек булыша? ә) Җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрүебез туганнары Йәһвә Шаһите булмаганнарга нинди файда китерә ала?

9 Җыелыш очрашулары безне имандашларыбыз белән бердәм итә. (Яхъя 10:16 укы.) Гайсә үз-үзен көтүче белән, ә шәкертләрен сарык көтүе белән чагыштырган. Моның турында уйлап карыйк: ике сарык тауда, ике сарык болында утлап йөрсә, ә бер сарык бүтән җирдә үлән ашап йөрсә, шушы биш сарыкны бер көтү дип атап булырмы? Әлбәттә, юк! Чөнки, гадәттә, сарыклар бер көтү булып бергә йөри, һәм аларны көтүче карый. Шул рәвешчә, аңлы рәвештә кардәшләребездән читләшеп йөрүебез Көтүчебез артыннан иярмәгәнебезне күрсәтер иде. «Бер көтүче» кайгыртуында булган «бер көтү» булыр өчен, безгә имандашларыбыз белән бергә җыелырга кирәк.

10 Җыелыш очрашуларына килеп, без кардәшлегебезнең бердәмлегенә үз өлешебезне кертәбез (Зәб. 133:1). Кайбер имандашларыбызны ата-аналары һәм бертуганнары читкә каккан. Әмма Гайсә алар ярату белән кайгыртучанлык күрсәтелгән рухи гаиләгә ия булачак дип вәгъдә иткән (Марк 10:29, 30). Сез җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөргәндә андый кадерле кардәшләрнең берсе өчен әти я әни, абый я апа, эне я сеңел булып китә аласыз! Бу безне бер җыелыш очрашуын да калдырмас өчен бөтен тырышлыкларыбызны куярга әллә этәрмиме?

ЙӘҺВӘГӘ ШАТЛЫК КИТЕРӘ

11. Җыелыш очрашулары Йәһвәгә тиешлесен бирергә ничек булыша?

11 Җыелыш очрашуларына килеп, без Йәһвәгә тиешлесен бирәбез. Барлыкка Китерүчебез буларак, Йәһвә мактау, дан, хөрмәткә һәм рәхмәтне кабул итәргә лаек. (Ачылыш 7:12 укы.) Йәһвәгә дога кылып, мактау җырлары җырлап һәм очрашуларыбызда аның турында сөйләп, без аңа тиешлесен бирәбез — аңа гыйбадәт кылабыз. Безнең өчен шулкадәр күпне эшләгән Шәхескә хөрмәт күрсәтү мөмкинлекләрен без югары кадерлибез.

12. Йәһвәнең әмеренә буйсынуыбыз аңарда нинди хисләр уята?

12 Без Йәһвәгә шулай ук тыңлаучан булырга тиеш, чөнки ул моңа лаек. Аллаһы безгә очрашуларыбызны калдырмаска боерган. Дөнья үз ахырына якынлашып барган арада бу аеруча мөһим. Без бу әмерне үтәгәндә Йәһвә сөенә (1 Яхъя 3:22). Ул һәр җыелыш очрашуына килер өчен куйган тырышлыкларыбызны күреп тора һәм кадерли (Евр. 6:10).

13, 14. Очрашулар аша без Йәһвәгә һәм Гайсәгә ничек якынлашабыз?

13 Җыелыш очрашуларына килеп, без Йәһвәгә һәм аның Улына якынлашырга теләгәнебезне күрсәтәбез. Мәсихче очрашуларыбызда Бөек Нәсыйхәтчебез үзенең Сүзе Изге Язмалар аша безне өйрәтә (Ишаг. 30:20, 21). Хәтта Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр очрашуларыбызга килгәч, кайчак: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән»,— дип әйтә (1 Көр. 14:23—25). Йәһвә үзенең изге рухы белән җыелыш очрашуларын фатихалый һәм актив рәвештә рухи өйрәтү программасы белән җитәкчелек итә. Очрашуларыбызда без Йәһвәнең тавышын һәм назлы кайгыртуын сизәбез. Шулай итеп без аңа тагы да якынлашабыз.

14 Гайсә болай дигән: «Икәү яки өчәү минем исемнән җыелса, мин дә алар белән булырмын» (Мат. 18:20). Гайсәнең бу сүзләре безнең очрашуларыбызга карата да кулланырлык. Җыелыш Башы буларак, Мәсих Аллаһы халкының җыелышлары арасында йөри дип әйтеп була (Ачыл. 1:20—2:1). Моның турында уйлап кына карагыз: Йәһвә һәм Гайсә безне мәсихче очрашулар аша ныгытуда актив катнаша. Йәһвә безнең үзенә һәм Улына якынлашырга омтылганыбызны күргәндә нинди хисләр кичергәнен күз алдына гына китерегез!

15. Җыелыш очрашуларына килүебез безнең Аллаһыга тыңлаучан булырга теләгәнебезне ничек күрсәтә?

15 Җыелыш очрашуларына килеп, без Аллаһы хакимлеге яклы булганыбызны күрсәтәбез. Мәсихче очрашуларга йөрү Йәһвә тарафыннан бирелгән боерык булса да, ул безне моны эшләргә мәҗбүр итми (Ишаг. 43:23). Шуңа күрә Йәһвәне никадәр нык яратуыбыз һәм аның ягында никадәр нык торуыбыз үзебездән тора (Рим. 6:17). Мәсәлән, эш бирүчебез безгә җыелыш очрашулары үткән вакытларда эшләргә кушса, без нәрсә эшләрбез? Яисә хакимият кешеләре Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен бергә җыелуны тыеп, безгә штраф түләтү, төрмәгә утырту я хәтта тагы да катырак җәзалау белән янарга мөмкин. Яки безнең җыелыш очрашуына бару түгел, ә ял итү теләге туарга мөмкин. Һәр шушы очракта без сайлау алдында торабыз: без кемгә хезмәт итәчәкбез? (Рәс. 5:29) Йәһвә хакимлеге яклы булуны сайлаганда, аның күңеле шатлык белән тула (Гыйб. сүз. 27:11).

ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫБЫЗНЫ БЕРКАЙЧАН ДА КАЛДЫРМЫЙК

16, 17. а) Беренче мәсихчеләрнең җыелыш очрашуларының әһәмиятлелеген аңлаганын без кайдан беләбез? ә) Джордж Гангас кардәш мәсихче очрашулар турында нәрсә дигән?

16 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә булган шаккатыргыч могҗизадан соң беренче мәсихчеләр бергә җыелуларын дәвам иткән. Рәсүлләр китабында: «Иман итүчеләр һәрвакыт рәсүлләрнең өйрәтүләрен кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр»,— дип әйтелгән (Рәс. 2:42, Инҗил). «Яшәделәр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе нык булу, зур тырышлыклар куеп бирешмәү дигәнне аңлата. Рим хакимлеге астында яшәгәнгә һәм яһүди дин җитәкчеләре тарафыннан каршылыкларга дучар булганга, беренче гасырдагы мәсихчеләргә бергә җыелу җиңел булмаган. Шулай да алар бирешмәгән.

17 Бүген Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре мәсихче очрашуларны бик кадерли. 22 ел буе Җитәкче советта хезмәт иткән Джордж Га́нгас кардәш болай дип әйткән булган: «Минем өчен кардәшләр белән очрашу искиткеч зур рәхәтлек бирүче нәрсәләрнең берсе һәм дәртләндерү, көч бирү чыганагы. Мин, мөмкинчелегем булганда, Патшалык Залына беренчеләрдән булып килергә һәм соңгылардан булып китәргә яратам. Аллаһы халкы белән аралашу эчемне шатлык белән тутыра. Алар арасында мин үземне өемдә, гаиләмдә шикелле хис итәм, мин рухи оҗмахта». Ул шулай ук болай дигән: «Компас угы һәрвакыт төньякка караган кебек, минем күңелем һәм уйларым җыелыш очрашуларына карый».

18. Җыелыш очрашуларыбызга сез ничек карыйсыз, һәм сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Йәһвәгә бергәләп гыйбадәт кылу сездә шундый ук хис-тойгылар уятамы? Шулай икән, һәртөрле авырлыкларга карамастан, җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрергә тәвәккәл булыгыз. Шулчак сез дә, Давыт патша кебек, чын-чынлап: «Йәһвә, мин синең яшәгән йортыңны... яратам»,— дип әйтә алырсыз (Зәб. 26:8).

^ [1] (3 нче абзац) Кайбер абый һәм апа-кардәшләребез үзләреннән тормаган шартлар, мәсәлән, җитди авыру аркасында җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөри алмый. Шулай да Йәһвә аларның хәлләрен аңлый һәм чын күңелдән башкарган хезмәтләрен югары бәяли. Өлкәннәр андый кардәшләр өчен, мәсәлән, телефон аша трансляция оештырып я программаны яздырып, аларга рухи яктан ярдәм итә ала.

^ [2] (3 нче абзац) «Очрашуларга йөрүнең файдасы» дигән рамканы кара.