Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыга тугры булу аның хуплавына китерә

Аллаһыга тугры булу аның хуплавына китерә

«Иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә ияре[гез]» (ЕВР. 6:12).

ҖЫРЛАР: 3, 54

1, 2. Ифтах һәм аның кызы нинди авырлыкка очраган?

КЫЗ газиз атасының сугыштан кайтуын зарыгып, борчылып көтә. Атасының исән-сау һәм искиткеч җиңү белән кайтуын күреп, кыз шатланып аның каршысына чаба. Әмма кызының җырлап биюенә кушылыр урынына, ул үз өстендәге сугыш киемен ертып: «И кызым! Син минем йөрәгемне җәрәхәтләдең»,— дип әйтә. Аннан соң аның әйткән сүзләре кызының тормышын бөтенләйгә үзгәртә, гаилә бәхетенә өметләрен һәм хыялларын җимерә. Әмма ул һич тә карышмыйча күңелне юатырлык җылы сүзләр әйтә һәм атасын Йәһвәгә биргән анты буенча эш итәргә дәртләндерә. Әйткән сүзләре аның нык иманын күрсәтә. Йәһвә ни генә сорамасын, ул Аның үзенә иң яхшыны теләгәнен белә (Хак. 11:34—37). Атасының күңеле шатлык катыш горурлык белән тула, чөнки кызның ризалык белән атасының карарына буйсынуы Йәһвәнең күңеленә хуш килә.

2 Ифтах һәм аның кызы Йәһвәгә тулысынча таянган һәм аның эш итү рәвешендә һич кенә дә шикләнмәгән. Хәтта җиңел булмаса да, алар аңа тугры булып калган. Алар Аллаһының хуплавы һәртөрле корбаннардан да күпкә мөһимрәк икәнен аңлаган.

3. Ни өчен Ифтах белән аның кызының мисаллары безнең өчен файдалы?

3 Йәһвәгә һәрвакытта да тугры булып калу җиңел түгел. Инҗилдә әйтелгәнчә, иманны саклар өчен, безгә бар көчебезне куеп көрәшергә кирәк (Яһүд 3). Шулай эшләргә безгә нәрсә ярдәм итә ала? Әйдәгез, Ифтах белән аның кызы тормышларындагы авырлыкларны ничек уңышлы гына кичереп чыкканнарын белик. Алар Йәһвәгә ничек тугры булып калган?

ДӨНЬЯ ТӘЭСИРЕНӘ КАРАМАСТАН АЛЛАҺЫГА ТУГРЫ БУЛЫП КАЛУ

4, 5. а) Йәһвә исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җиргә кергәндә нинди әмер биргән? ә) Зәбур китабының 106 нчы мәдхиясеннән күренгәнчә, исраиллеләрнең Аллаһыга тыңламаучанлыгы нинди нәтиҗәләргә китергән?

4 Ифтах белән аның кызы Йәһвәгә карата тугрылыксыз булуның һәлакәтле нәтиҗәләрен һәр көн күреп торган. Моңарчы якынча 300 ел элек Йәһвә аларның ата-бабаларына Вәгъдә ителгән җирдә яшәгән барлык мәҗүси халыкларны җир йөзеннән юкка чыгарырга кушкан булган (Кан. 7:1—4). Әмма алар Аның сүзенә буйсынмаган. Күп кенә исраиллеләр кәнганлыларның бозык яшәү рәвешенә ияргән. Нәтиҗәдә, алар мөртәтлеккә баткан һәм әхлаксызлык баткагына төшкән. (Зәбур 106:34—39 укы.)

5 Тугрылыксызлыклары аркасында алар Йәһвәнең хуплавын югалтып, аның яклавыннан мәхрүм булган (Хак. 2:1—3, 11—15; Зәб. 106:40—43). Бу Йәһвәгә тугрылыкларын саклап яшәгән гаиләләр өчен, күрәсең, бик авыр еллар булган. Шулай да Изге Язмалардан күренгәнчә, Ифтах, аның кызы, шулай ук Илкана, Һанна һәм Ишмуил кебек Аллаһыга тугры булган кешеләр аның хуплавын югалтмас өчен бар көчләрен куйган (1 Иш. 1:20—28; 2:26).

6. Бүгенге дөньяга нәрсә хас, һәм без нәрсә эшләргә тиеш?

6 Без яшәгән дөньяда кешеләр борынгы кәнганлылар кебек фикер йөртә һәм эш итә. Аларның тормышлары секс, җәбер-золым һәм материализм тирәсендә әйләнә. Борынгы исраиллеләрне кебек, Йәһвә безне бозык, начар йогынтыдан яклар өчен, ачыктан-ачык кисәтеп тора. Исраиллеләрнең кылган хаталарыннан нинди гыйбрәт алып була? (1 Көр. 10:6—11) Без кәнганлыларның фикер йөртүенә хас булган һәртөрле уй-теләкләрне юк итәргә тиеш (Рим. 12:2). Аллаһыга тугрылыгыбызны саклар өчен, без шулай эшләргә тырышырбызмы?

ӨМЕТ ӨЗЕЛҮГӘ КАРАМАСТАН АЛЛАҺЫГА ТУГРЫ БУЛЫП КАЛУ

7. а) Ифтах үз халкыннан нинди мөгамәлә кичергән? ә) Ифтах ничек эш иткән?

7 Ифтах көннәрендә исраиллеләр тыңламаучанлыклары аркасында филистилеләр һәм амунлылар җәбере астында газап чиккән (Хак. 10:7, 8). Әмма Ифтах шушы дошман халыклардан да, үзенең бертуган энеләре һәм Исраил җитәкчеләреннән дә авырлыклар күргән. Көнчелек һәм нәфрәт аркасында энеләре аны йорттан куып чыгарган һәм, баш угыл буларак, үзенә тиешле мирасыннан законсыз рәвештә мәхрүм иткән (Хак. 11:1—3). Ифтах аларның шәфкатьсез мөнәсәбәтенә үз күңелен агуларга юл куймаган. Халык өлкәннәре аңа ярдәм сорап килгәч, ул ачу белән алардан йөзен чөермәгән, ә ярдәмгә килгән (Хак. 11:4—11). Ифтахны рухи кеше булып эш итәргә нәрсә этәргән?

8, 9. а) Ифтахка Муса канунындагы нинди принциплар булышкандыр? ә) Ифтах өчен иң мөһиме нәрсә булган?

8 Ифтах гайрәтле сугышчы гына түгел, ә Аллаһының үз халкы белән мөгамәлә итүе турында тирән уйланучы кеше дә булган. Ифтах Исраил тарихы белән яхшы таныш булганга, Йәһвә күзендә нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен ачык аңлаган (Хак. 11:12—27). Муса канунындагы Аллаһының принциплары Ифтахның фикер йөртүен һәм күңелен тәрбияләгән. Ул Йәһвәнең ачу тотуны хупламаганын белгән. Аңа Аллаһының кешеләр бер-берсен яратырга тиеш дигән әмере дә билгеле булган. Канун кешенең ярдәмгә мохтаҗлыгына күз йоммаска кушкан. Ярдәмне хәтта үз якынына нәфрәт саклаган кешегә күрсәтергә кирәк булган. (Чыгыш 23:5; Левилеләр 19:17, 18 укы.)

9 Ифтахка дөрес эш итәргә, күрәсең, Йосыфның мисалы ярдәм иткән. Абыйлары аны күралмый башлаган булса да, Йосыф аларга шәфкать күрсәткән (Ярат. 37:4; 45:4, 5). Шуңа охшаш мисаллар турында уйлану Ифтахка Йәһвә күңеленә хуш килгән эш итү юлын сайларга булышкандыр. Һичшиксез, бертуган энеләренең тәртибе Ифтахның күңелен рәнҗеткән, шулай да ул Йәһвәгә һәм аның халкына хезмәт итүдән ваз кичмәгән (Хак. 11:9). Ифтах өчен Йәһвә исемен яклап көрәшү шәхси конфликтларга караганда күпкә мөһимрәк булган. Ничек кенә булмасын, ул Йәһвәгә тугры булып калырга тырышкан. Нәтиҗәдә, бу аның үзенә дә, башкаларга да файда китергән (Евр. 11:32, 33).

10. Изге Язмалардагы принциплар безгә мәсихчеләрчә эш итәргә ничек булыша ала?

10 Без Ифтахның үрнәгеннән гыйбрәт алырбызмы? Бәлки, без кайбер абый-кардәшләрдән өметебезне өзгәнбездер яки алар безнең белән гаделсез мөгамәлә иткәндер. Андый хәлләр җыелыш очрашуларына йөрүебезне, Йәһвәгә хезмәт итүебезне һәм җыелыш эшләрендә катнашуыбызны чикләргә тиеш түгел. Әйдәгез, Ифтахтан үрнәк алып, Аллаһының принципларын кулланыйк. Бу безгә авыр хәлләрдә тискәре хис-тойгыларны җиңәргә һәм башкаларга яхшы үрнәк күрсәтергә булышачак (Рим. 12:20, 21; Көл. 3:13).

КОРБАННАРГА ӘЗЕР БУЛУ ИМАНЫБЫЗНЫ КҮРСӘТӘ

11, 12. Ифтах нинди ант биргән, һәм бу үз эченә нәрсәне алган?

11 Ифтах, Аллаһының ярдәме булмаса, Исраилне амунлылардан азат итә алмаячагын аңлаган. Ул Йәһвәгә, җиңү бирсәң, сугыштан кайтканда мине каршыларга беренче булып чыккан кешене сиңа «яндыру корбаны итеп» китерәм, дип вәгъдә иткән (Хак. 11:30, 31). Ифтахның бу сүзләрен ничек аңларга?

12 Кешеләрне корбанга китерү Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә. Шуңа күрә Ифтахның кешене туры мәгънәдә корбанга китерергә җыенмаганы ап-ачык (Кан. 18:9, 10). Муса кануны буенча, яндыру корбаны итеп китерелгән хайван тулысынча Йәһвәгә китерелгән. Шуңа күрә Ифтах, күрәсең, шул кешене Йәһвәгә хезмәт итүгә тулысынча багышлаячагын күздә тоткан. Бу вәгъдә буенча, кеше гомер буе изге чатырда хезмәт итәргә тиеш булган. Йәһвә Ифтахның куйган шартларын кабул итеп, аны дошманнары өстеннән искиткеч җиңү белән фатихалаган (Хак. 11:32, 33). Әмма Ифтах «яндыру корбаны итеп» китереләчәк кеше кем булыр?

13, 14. Хакимнәр 11:35 тән Ифтахның иманы турында без нәрсә беләбез?

13 Әйдәгез, мәкалә башында әйтеп кителгән хәлне искә төшерик. Сугыштан кайтып килгәндә, Ифтахны яраткан кызы — бердәнбер баласы каршы алырга чыккан! Ифтах үз вәгъдәсенә тугры калырмы? Сүзендә торып, кызын гомере буена изге чатырда хезмәт итүгә тапшырырмы?

14 Бу очракта да Аллаһының принциплары Ифтахка дөрес карар кабул итәргә булышкан. Бәлки, ул Чыгыш 23:19 да әйтелгәнне исенә төшергәндер. Анда Аллаһы халкы Йәһвәгә иң яхшысын теләп бирергә тиеш дип язылган. Канунда шулай ук кеше ант бирсә, аны үтәргә тиеш дип әйтелгән. Саннар 30:2 дә болай диелгән: «Әгәр берәр ир-ат Йәһвәгә нәзер әйтсә... ул үз сүзен тотарга тиеш. Ул нәрсә эшләргә нәзер әйткән, шуны эшләсен». Ифтах, күрәсең, замандашы Һанна кебек, биргән анты үзенең һәм кызының киләчәген үзгәртәчәген аңласа да, антын үтәргә тиеш икәнлеген белгән. Ифтахның бүтән балалары булмаган, шунлыктан аның кызы гына нәселне дәвам иттерүче варис тудыра алган, һәм бу варис Ифтахның исемен һәм мирасын саклап кала алыр иде (Хак. 11:34). Моңа карамастан, Ифтах болай дигән: «Мин бит Йәһвәгә вәгъдә бирдем һәм аны боза алмыйм» (Хак. 11:35). Зур корбанга барырга туры килгән булса да, Ифтах Аллаһыга тугры булып калган. Ул Йәһвәнең хуплавына һәм фатихаларына ирешкән. Син Ифтах урынында булсаң, шундый ук карар кабул итәр идеңме?

15. Безнең күбебез нинди ант биргән, һәм без үз тугрылыгыбызны ничек раслый алабыз?

15 Тормышыбызны Йәһвәгә багышлап, без аның ихтыярын һич карышусыз үтәргә вәгъдә бирдек. Бу вәгъдә буенча яшәү фидакарьлек таләп итәчәген без белә идек. Әмма безгә башта ошап бетмәгән берәр нәрсә эшләргә кушсалар, тугрылыгыбыз сыналырга мөмкин. Шундый корбаннарга барырга әзер булу һәм уңай шартлардан баш тартып Аллаһыга хезмәт итү, безнең аңа карата булган тугрылыгыбызны раслый. Корбаннарга бару бер дә җиңел түгелдер, әмма алган фатихаларны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый (Мал. 3:10). Ә Ифтахның кызы турында нәрсә әйтеп була?

Ифтах һәм аның кызының иманнарыннан без нинди үрнәк ала алабыз? (16, 17 нче абзацларны кара.)

16. Ифтахның кызы атасы биргән вәгъдәгә ничек караган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

16 Ифтахның кызына атасы биргән антның нәтиҗәләрен кабул итү җиңел булмагандыр. Бу ант Һаннаның антыннан аерылып торган. Ул үз улын Ишмуилны нәзир булып изге чатырда хезмәт итүгә бирергә вәгъдә иткән булган (1 Иш. 1:11). Нәзир өйләнеп, гаилә кора алган. Әмма Ифтахның кызы, китереләсе «яндыру корбаны» буларак, андый шатлыктан баш тартырга тиеш булган (Хак. 11:37—40). Гайрәтле башлыкның һәм Исраил җитәкчесенең кызы буларак, ул үз җирендәге иң яхшы кешегә кияүгә чыга алган. Ләкин хәзер ул басынкы гына изге чатырда хезмәт итәргә тиеш булган. Яшь кыз моңа ничек караган? Йәһвәгә хезмәт итүне тормышында беренче урынга куйганы аның мондый сүзләреннән күренә: «Әтием, син Йәһвәгә вәгъдә биргәнсең икән, минем белән вәгъдәң буенча эш ит» (Хак. 11:36). Хак гыйбадәт кылу хакына ул иргә чыгып, бала табу бәхетен корбан иткән. Без аның фидакарьлегеннән ничек үрнәк ала алабыз?

17. а) Ифтах һәм аның кызының иманнарыннан нинди үрнәк алып була? ә) Еврейләргә 6:10—12 дә язылган сүзләр сезне фидакарьлек күрсәтергә ничек дәртләндерә?

17 Бүген меңләгән яшь мәсихчеләр Йәһвәгә хезмәттә күбрәкне эшләр өчен, әлегә никахка кермәскә яки бала тапмаска карар иткән. Шулай ук күп кенә олы яшьтәге мәсихчеләр үз балалары һәм оныклары белән үткәрә алган вакытларын корбан итеп, теократик төзү проектларында катнаша, Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укый һәм зур ихтыяҗ булган җиргә күченә. Башкалар исә Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакыттагы кампанияләрдә катнашыр өчен шәхси эшләрен калдырып тора. Бу кардәшләрнең чын күңелдән хезмәт итүләре Йәһвәне шатландыра. Ул аларның эшләрен һәм үзенә карата күрсәткән мәхәббәтләрен беркайчан да онытмаячак. (Еврейләргә 6:10—12 укы.) Ә сез Йәһвәгә хезмәттә күбрәкне эшләр өчен, өстәмә корбаннарга бара аласызмы?

ГЫЙБРӘТЛЕ САБАКЛАР

18, 19. Ифтах һәм аның кызы турындагы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнеп була, һәм без аларның үрнәкләренә ничек иярә алабыз?

18 Ифтахның тормышында авырлыклар күп булса да, карарлар кабул иткәндә ул Йәһвәнең карашына таянып эш иткән. Ул дөнья тәэсиренә каршы торган. Башкалар аркасында өмете киселсә дә, аның Аллаһыга тугры булып калу теләге сүрелмәгән. Йәһвә Ифтахны һәм аның кызын корбаннары өчен фатихалаган һәм икесен дә саф гыйбадәткә булышлык итәр өчен кулланган. Ул вакытта башкалар Аллаһының нормаларын тотмаса да, Ифтах һәм аның кызы алар буенча яшәгән.

19 Изге Язмалар безне «иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә» иярергә өнди (Евр. 6:12). Әйдәгез, Ифтах һәм аның кызыннан үрнәк алып, тормышларында чагылган мондый бәхәссез хакыйкать буенча яшик: Аллаһыга тугры булу аның хуплавына китерә.