Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең бүләкләреннән тулысынча файдаланыгыз

Йәһвәнең бүләкләреннән тулысынча файдаланыгыз

«Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче» (ИШАГ. 48:17).

ҖЫРЛАР: 20, 37

1, 2. а) Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга ничек карый? ә) Сезгә Изге Язмаларның нинди өлеше аеруча ошый?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — Йәһвә Шаһитләренең иң яраткан китабы. Ул ышанычлы киңәшләр чыганагы, ул күңелне юата һәм өмет бирә (Рим. 15:4). Без Изге Язмаларны кешеләрнең фикерләр җыентыгы итеп түгел, ә «Аллаһы сүзе» итеп саныйбыз (1 Тис. 2:13).

2 Һичшиксез, Изге Язмаларда безнең барыбызның да яраткан өзекләре бар. Кайберәүләргә Инҗилне уку аеруча ошый, чөнки шулай итеп Аллаһының камил чагылышы булган Гайсә аша Йәһвә шәхесенең гаҗәеп төсмерләрен күреп була (Яхъя 14:9). Башкалар Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләр язылган китапларын, мәсәлән, тиздән нәрсә булачагы тасвирланган Ачылыш китабын укырга ярата (Ачыл. 1:1). Кемдер Зәбур китабындагы мәдхияләрне укып, күңеленә юаныч ала, ә кемдер Гыйбрәтле сүзләр китабыннан үзенә гамәли киңәшләр таба. Әйе, Изге Язмалар — барлык кешеләр өчен китап.

3, 4. а) Басмаларыбызга безнең мөнәсәбәтебез нинди? ә) Басмаларыбыз нинди төркем кешеләре өчен чыгарыла?

3 Изге Язмаларның кадерен белгәнгә, без Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбызның да кадерен беләбез. Мәсәлән, китап, брошюра, журнал буларак чыгарылган рухи ризык өчен без бик рәхмәтле. Йәһвәдән бирелгән бу бүләкләр безгә рухи яктан уяу, таза һәм «иманда нык» булырга булыша (Тит. 2:2).

4 Йәһвә Шаһитләре тарафыннан гомумән чыгарылган басмалардан тыш, без билгеле бер төркем кешеләре өчен билгеләнгән Изге Язмаларга нигезләнгән рухи ризык алабыз. Мәсәлән, кайбер материал аеруча яшьләр өчен файдалы. Башкасы исә ата-аналар өчен ярдәм булып тора. Бастырылган басмаларыбызның һәм интернет аша табып булган мәкаләләребезнең күпчелеге башлыча Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр өчен әзерләнгән. Мондый рухи муллыкның булуы Йәһвәнең «бөтен халыклар өчен затлы ашамлыклар тулы... мәҗлес» оештырырга дигән вәгъдәсен үтәгәнен күрсәтә (Ишаг. 25:6).

5. Йәһвә нинди тырышлыкларыбызны югары бәяли?

5 Мөгаен, күпчелегебез Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны укуга күбрәк вакыт бүлеп куярга тели. Әмма һәрвакытта да теләгәнчә килеп чыкмый шул. Шулай да шуңа бер дә шикләнмәскә була: Изге Язмаларны даими рәвештә уку һәм шәхси өйрәнү үткәрү өчен вакытыбызны «мөмкин кадәр яхшырак» кулланганда, Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны югары бәяли (Эфес. 5:15, 16). Чынбарлыкта, бездә булган рухи ризыкның барысына да һәрвакыт бертигез игътибар биреп булмас. Әмма безгә бер яшерен куркынычны истә тотарга кирәк. Нәрсә турында сүз бара?

6. Нәрсә аркасында без Йәһвәнең кайбер бүләкләренең файдасын күрмәскә мөмкин?

6 Игътибарлы булмасак, без рухи ризыкның ниндидер төре я өлеше безнең өчен түгел дип уйлап, аның файдасын күрми калырга мөмкин. Мәсәлән, Изге Язмаларның берәр өзеген укыганда, без бу минем очракка туры килми дип уйлыйбызмы? Ә ниндидер басма башлыча аерым бер төркем кешеләренә билгеләнгән икән, без нәрсә эшләрбез? Без анда язылганнарга күз йөртеп кенә чыгарбызмы я хәтта карап та тормабызмы? Шулай эшләсәк, без үзебез өчен бик файдалы булган мәгълүматны күздән ычкындырыр идек. Андый тозакка ничек эләкмәскә? Иң элек, һәрберебез бөтен рухи бүләкләр Аллаһыдан икәнлеген истә тотарга тиеш. Ишагыя пәйгамбәр аша Аллаһы болай дигән: «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче» (Ишаг. 48:17). Әйдәгез, өч киңәшкә игътибар итик. Алар безгә Изге Язмаларның төрле өзекләреннән һәм рухи ризыкның төрле төрләреннән үзебезгә файда табарга булышачак.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКУ ФАЙДАЛЫ БУЛСЫН ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

7. Ни өчен Изге Язмаларны укуга күңелләребезне әзерләргә кирәк?

7 Укыганда яңа фикерләрне үзләштерергә әзер булыгыз. Изге Язмаларда: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы»,— дип ап-ачык әйтелә (2 Тим. 3:16). Әйе, Изге Язмаларның кайбер өлешләре башлыча конкрет кешегә я төркемгә карата язылган булган. Менә шуңа күрә аларны укыганда үзеңә файда алу максаты белән укырга кирәк. Бер абый-кардәш болай ди: «Изге Язмаларның өзеген укыганда, мин анда үзем өчен берничә мөһим сабак таба алганымны онытмаска тырышам. Моны истә тоту мине тирәндә яткан фикерләрне табарга этәрә». Изге Язмаларны укыр алдыннан Йәһвәдән күңелебезне әзерләргә булышсын һәм зирәклек бирсен дип дога кылу бик тә урынлы. Шулай эшләп без Йәһвәнең безгә җиткерәсе килгән файдалы киңәш-сабакларын күрми калмабыз (Езра 7:10; Ягъкуб 1:5 укы).

Изге Язмаларны укудан сез тагы да күбрәк файда табарга тырышасызмы? (7 нче абзацны кара.)

8, 9. а) Изге Язмаларны укыганда үзебезгә нинди сораулар биреп була? ә) Өлкәннәргә кагылышлы таләпләр исемлеге Йәһвә турында нәрсә ачыклый?

8 Үзегезгә сораулар бирегез. Изге Язмалардагы өзекләрне укыганда, бераз тукталыгыз да үзегезгә мондыйрак сораулар бирегез: «Бу өзектән мин Йәһвә турында нәрсә белдем? Укыганны тормышымда ничек кулланып була? Башкаларга ярдәм итәр өчен мин бу мәгълүматны ничек куллана алам?» Андый сораулар турында уйлансак, Изге Язмаларны уку безгә күбрәк файда китерәчәк. Мәсәлән, Изге Язмаларда язылган мәсихче өлкәннәргә кагылышлы таләпләр турында уйланып алыйк. (1 Тимутигә 3:2—7 укы.) Күбебез өлкәннәр булып хезмәт итми. Шуңа күрә без башта бу өзек безнең тормышыбызга бигүк кулланырлык түгел дип уйлап куярга мөмкин. Әмма аны өстәрәк әйтеп кителгән сораулар ярдәмендә карап чыксак, без бу таләпләр исемлеге барыбыз өчен дә төрле яклардан файдалы була алганын күрербез.

9 Бу өзектән мин Йәһвә турында нәрсә белдем? Бу таләпләр исемлеген биреп, Йәһвә җыелышта җаваплы вазифалар үтәгән ир-атларга карата югары таләпләр куя икәнен күрсәтә. Ул алардан башкаларга яхшы үрнәк күрсәтүләрен көтә. Алар аның алдында «үз Улының каны аша үзенеке» иткән җыелышка карата күрсәткән мөгамәләләре өчен җаваплы (Рәс. 20:28). Йәһвә җыелыштагы көтүчеләрнең кайгыртуында безнең имин хис итүебезне тели (Ишаг. 32:1, 2). Шулай итеп, Изге Язмаларда өлкәннәргә кагылышлы таләпләр Йәһвәнең һәрберебез турында чын мәгънәдә кайгыртканын исебезгә төшерә.

10, 11. а) Өлкәннәргә кагылышлы таләпләрне карап чыгуның файдасы нинди? ә) Башкаларга ярдәм итәр өчен без бу мәгълүматны ничек куллана алабыз?

10 Укыганны тормышымда ничек кулланып була? Вакыт-вакыт җаваплы вазифалар үтәгән ир-атларга, яхшыртырга кирәк булган якларын күрер өчен, бу таләпләр буенча үз-үзләрен тикшерергә кирәк. «Күзәтче вазифасына омтылучы» абый-кардәш бу таләпләрне игътибар белән карап чыгарга һәм мөмкин кадәр төгәлрәк аларга туры килергә тырышырга тиеш (1 Тим. 3:1). Чынлыкта, һәр мәсихчегә бу шигырьләрдә китерелгән таләпләрне карап чыгу файдалы, чөнки анда әйтеп кителгән күп кенә сыйфатларны Йәһвә бар мәсихчеләрдә дә күрергә тели. Мәсәлән, һәммәбез акыллы һәм аек фикерле булырга тиеш (Флп. 4:5; 1 Пет. 4:7). Өлкәннәр «көтүгә үрнәк» биреп торганда, без алардан күп нәрсәгә өйрәнеп, аларның «иманнарыннан үрнәк» ала алабыз (1 Пет. 5:3; Евр. 13:7).

11 Башкаларга ярдәм итәр өчен мин бу мәгълүматны ничек куллана алам? Мәсихче күзәтчеләргә кагылышлы таләпләр исемлеген хакыйкать белән кызыксынучы кешеләргә һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә мәсихче өлкәннәр белән христиан дине руханилары арасындагы аерманы күрсәтер өчен кулланып була. Бу таләпләр исемлеге шулай ук безгә үз җыелышыбыздагы өлкәннәрнең безнең хакка куйган тырышлыкларын онытмаска булыша ала. Аларның фидакарь хезмәтләре турында уйлану «арабыздагы тырышып эшләүче» кешеләргә карата хөрмәтебезне тирәнәйтә (1 Тис. 5:12). Тырыш күзәтчеләргә карата эчкерсез хөрмәтебезне күрсәткән саен аларның шатлыгы да арта барачак (Евр. 13:17).

12, 13. а) Тикшерү кораллары ярдәмендә нинди тикшерү үткәреп була? ә) Тикшерү үткәрү нәтиҗәсендә нинди файдалы фикерләр һәм сабаклар табып була? Мисал китер.

12 Тикшерү үткәрегез. Изге Язмаларны укыганда тикшерү кораллары ярдәмендә мондый сорауларга җавап табып була:

  • Изге Язмаларның бу өлешен кем язган?

  • Ул кайда һәм кайчан язылган?

  • Изге Язмаларның бу китабы язылган чакта нинди әһәмиятле вакыйгалар булган?

Андый мәгълүмат өстән караганда күреп булмаган файдалы фикерләрне һәм сабакларны табарга булыша ала.

13 Мисал өчен Йәзәкил 14:13, 14 тәге сүзләргә күз салыйк. Анда болай дип язылган: «Ил тугрылыксыз эш итеп миңа каршы гөнаһ кылса, аңа җәза бирер өчен кулымны сузармын, аларга ризык бүтән китермәсләр, һәм шул җиргә ачлык җибәреп кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итәрмен. „Анда өч кеше — Нух, Даниял һәм Әюп, хәтта алар анда булган булса да, алар, тәкъва булганга, үз җаннарын гына коткарып кала алыр иде“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә». Бераз тикшерү үткәрсәк, Йәзәкил китабының бу өлеше якынча б. э. к. 612 елда язылган икәнлеген белербез. Ул вакытта инде Нух һәм Әюп күптән үлгән булган, шулай да Аллаһы аларның тугры хезмәтләрен онытмаган. Даниял исә ул вакытта исән булган. Йәһвә Даниялның тәкъвалыгын Нух белән Әюпнең тәкъвалыгына тиңләгәндә, аңа, мөгаен, якынча 20 яшьләр булгандыр. Моннан без нәрсә беләбез? Йәһвә үзенең барлык тугры хезмәтчеләрен, шул исәптән чагыштырмача яшь булганнарны да күреп тора һәм кадерли (Зәб. 148:12—14).

ТӨРЛЕ БАСМАЛАРДАН ФАЙДА ТАБЫГЫЗ

14. Яшьләр өчен билгеләнгән басмалар яшьләрнең үзләренә һәм шулай ук безнең барыбызга да нинди файда китерә ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

14 Белгәнебезчә, Аллаһы Сүзенең бөтен өлешләрен дә тикшереп өйрәнү файдалы. Шул рәвешчә без бөтен басмаларыбызны да тикшереп өйрәнеп барсак, бу безгә файда китерәчәк. Берничә мисалга игътибар итик. Яшьләр өчен билгеләнгән материал. Соңгы елларда яшьләр өчен күп кенә басмаларыбыз бастырылды. [1] Андагы мәгълүмат яшьләргә мәктәптәге басымга бирешмәскә, шулай ук яшүсмерлек чорындагы авырлыкларны җиңәргә булыша. Әмма андый материал һәммәбезгә дә нинди файда китерә ала? Аны укыганда без Аллаһыга тугрылыкларын саклаган яшьләрнең кичергән авырлыклары турында беләбез. Бу исә безгә аларга яхшырак ярдәм итәр өчен һәм аларны дәртләндерер өчен яхшы мөмкинлек бирә.

15. Ни өчен балигъ булган мәсихчеләр дә яшьләр өчен билгеләнгән материалны укырга тиеш?

15 Яшьләр өчен билгеләнгән материалда яктыртылган күп кенә проблемаларны башкалар да кичерә. Безнең барыбыз да үз иманын якларга, хис-тойгыларын тезгендә тотарга, башкаларның зыянлы басымына каршы торырга, шулай ук бозык аралашудан һәм күңел ачулардан качарга тиеш. Бу һәм күп кенә башка темалар яшүсмерләр өчен билгеләнгән материалда ачыклана. Шулай булгач, балигъ булган мәсихчеләр андый басмалар фәкать яшьләр өчен генә язылган дип уйларга тиешме? Әлбәттә, юк! Андый басмалар яшьләргә якын тел белән язылган булса да, алардагы мәгълүмат Изге Язмалардагы искермәс принципларга нигезләнгән һәм алардан һәр мәсихче үзенә файда таба ала.

16. Безнең басмаларыбыз яшьләргә тагын кайсы яктан булыша?

16 Өстәвенә безнең басмаларыбыз яшьләргә рухи яктан үсәргә һәм Йәһвәгә якынлашырга булыша. (Вәгазьче 12:1, 13 укы.) Бу балигъ булган мәсихчеләр өчен дә файдалы. Мәсәлән, 2009 елның «Уяныгыз!» журналының апрель санында «Яшьләрнең сораулары» дигән рубрикада «Изге Язмаларны уку кызыклы булсын өчен нәрсә эшләргә?» (рус) дигән мәкалә бастырылган иде. Бу мәкаләдә күп кенә файдалы киңәшләр бирелгән иде. Анда шулай ук Изге Язмаларны шәхси рәвештә уку буенча китерелгән кыскача белешмәлекне кисеп алып, сакларга киңәш ителгән иде. Бу мәкалә барысы өчен дә файдалы булганмы? Гаиләсе булган 24 яшьлек бер ана болай дип язган: «Изге Язмаларны уку минем өчен һәрвакыт проблема иде. Мин бу мәкаләдәге киңәшләргә колак салдым һәм аннан кисеп алган белешмәлектән файдаланырга булдым. Хәзер Изге Язмаларны уку миңа рәхәтлек китерә. Мин Изге Язмалардагы китапларның гүя тукылган гобелендагы бербөтен матур бизәк өлешләредәй бер-берсен тулыландырганын күрәм. Моңарчы Изге Язмалар мине беркайчан да үзенә шулкадәр нык җәлеп итми иде».

17, 18. Киң аудитория өчен билгеләнгән материал безгә нинди файда китерә ала? Мисал китер.

17 Киң аудитория өчен билгеләнгән материал. 2008 елдан башлап, башлыча Йәһвә Шаһитләре өчен язылган өйрәнү өчен «Күзәтү манарасы» журналы чыга башлады. Ә таратыр өчен журналлар турында нәрсә әйтеп була? Алар да безнең өчен файдалымы? Мондый хәл турында уйлап карыйк. Әйтик, бер көнне сез җыелыш очрашуына бер кешене чакыргансыз, ди. Очрашу башланырга торганда сез аның килгәнен күреп аласыз һәм дулкынланып китәсез. Ачык нотык вакытында сез, мөгаен, аның турында уйлап утырасыз. Сез нотыкны аның колаклары аша кабул итәсез. Нәтиҗәдә нотыкта яңгыраган фикерләр сезнең күңелегезгә үтеп керә, һәм сезнең рәхмәт хисегез яңарып китә.

18 Киң аудитория өчен язылган материалны я мәкаләне укыганда без шундыйрак хисләр кичерергә мөмкин. Мәсәлән, таратыр өчен «Күзәтү манарасы» журналларында рухи темалар Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр аңларлык телдә языла. Шуны ук интернеттагы, мәсәлән, «Рухи сорауларга җавап» һәм «Популяр сораулар» бүлекчәләрендә китерелгән мәкаләләр турында әйтеп була. Аларны укыганда, яхшы таныш булган хакыйкатьләр өчен безнең рәхмәт хисебез арта. Өстәвенә без вәгазьдә дини карашларыбызны яңача аңлатырга өйрәнә алабыз. Шуны ук «Уяныгыз!» журналы турында да әйтеп була. Ул хак Аллаһының барлыгына ышанычыбызны ныгыта һәм дини карашларыбызны якларга өйрәтә. (1 Петер 3:15 укы.)

19. Йәһвәнең бүләкләре өчен үз рәхмәтебезне аңа ничек күрсәтергә?

19 Әйе, Йәһвә безгә мул итеп рухи бүләкләр биреп, рухи ихтыяҗларыбыз турында кайгырта (Мат. 5:3). Әйдәгез, алга таба да бөтен рухи бүләкләрдән тулысынча файдаланыйк. Шулай эшләп, без файдалыга өйрәтүче Аллаһыга үз рәхмәтебезне күрсәтербез (Ишаг. 48:17).

^ [1] (14 нче абзац) Андый басмаларга «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән китаплар (1 һәм 2 томнар), шулай ук интернет аша табып булган «Яшьләрнең сораулары» дип исемләнгән мәкаләләр керә.