Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Бу эш кемгә ышанып тапшырылган

Бу эш кемгә ышанып тапшырылган

ҖИЛЛЕ-ЯҢГЫРЛЫ көннәрдән соң, 1919 елның 1 сентябрендә, дүшәмбе көнне һава җылынып китте. Тышта кояшлы матур көн торды. Ул көнне Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) үткән конгресс программасының беренче өлешенә 2 500 кеше сыйдырышлы тамаша залына якынча 1 000 кеше килгән иде. Кичкә таба пароходларда, машиналарда һәм махсус поездларда тагын 2 000 кеше килеп төште. Сишәмбе көнне халык саны шулкадәр күп иде, хәтта конгресс программасының калган өлешен ачык һавада зур агачлар астында үткәрергә туры килде.

Агач яфраклары арасыннан үтеп кергән кояш нурлары ир кешеләрнең фракларында матур челтәрле бизәкләр ясый иде. Э́ри күленнән искән йомшак җил хатын-кызларның эшләпәләрендәге каурыйларны тибрәтә иде. «Бу шау-шулы иске дөньяның читендә сокландыргыч табигать куенында булып, без үзебезне оҗмахта шикелле хис иттек»,— дип исенә төшергән бер абый-кардәш.

Кардәшләрнең йөзендә балкыган шатлыклары табигатьнең гүзәллеге белән бөтенләй чагыштырырлык түгел иде. Бер җирле газетада болай дип язылган булган: «Барысының да бик динле булганы күренеп тора, әмма шул ук вакытта алар бик шатлыклы һәм ачык йөзле». Соңгы елларда ачы сынауларны кичергәннән соң, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр үз кардәшләре белән бергә җыелырга аеруча шат булган. Ул еллар авыр еллар булып чыккан: кардәшләр сугыш вакытында эзәрлекләүләр кичергән һәм җыелыштагылар арасында җитди фикер каршылыклары туган. Өстәвенә, Бруклиндагы Бәйтелне япканнар, вәгазьләү эшчәнлеге өчен күпләрне иректән мәхрүм иткәннәр, шул исәптән сигез җаваплы абый-кардәшне 20 елга төрмәгә утыртканнар *.

Өметсезлеккә бирелгән һәм куркуга төшкән кайбер Изге Язмаларны Тикшерүчеләр шул авыр елларда вәгазь эшендә катнашудан туктаган. Күпләре исә, хакимият тарафыннан дучар булган каршылыкларга карамастан, бар көчләрен куеп бу эштә катнашкан. Изге Язмаларны Тикшерүчеләрдән сорау алган бер следовательнең сүзләре буенча, алар аның җитди кисәтүләренә карамастан «ахырга кадәр Аллаһы сүзен вәгазьләвен дәвам итәргә» тәвәккәл булган.

Шушы сынаулар дәверендә Аллаһыга тугрылыкларын саклаган Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Хуҗаның җитәкчелеген күрергә тырышкан... күктәге Атадан җитәкчелек сорап, һәрвакыт дога кылган». Хәзер исә алар монда, Сидар-Пойнтта үткән конгресста җыелырга шат булган. Бер апа-кардәш күпләрнең хисләренә кушылып, «вәгазьләү эшенең тәгәрмәчләрен ничек кабат зур тизлек белән хәрәкәт иттереп була» икәнлеге турында уйланган. Барыннан да бигрәк алар бу эштә ашкынып катнашырга теләгән.

«АЛТЫН ГАСЫР» — ӨР-ЯҢА КОРАЛ!

Атна буе конгресс делегатлары конгресс программкаларында, сәламләү открыткаларында һәм конгресс үткән урынның тирә-ягында урнаштырылган билгеләрдә язылган «GA» (джи эй) хәрефләре нәрсә аңлатканын уйлап баш ваткан. Җомга көнне «Хезмәттәшләргә мөрәҗәгать» дигән нотыкны сөйләгәндә, Джозеф Рутерфорд ниһаять 6 000 делегатка шул хәрефләрнең серен ачкан. «GA» хәрефләре (инглизчә «The Golden Age») хезмәттә кулланылачак «Алтын гасыр» дип аталган яңа журналны аңлаткан *.

Үзенең майланган кардәшләре турында Рутерфорд кардәш болай дигән: «Газаплар вакытында алар иман күзләре белән Мәсихнең данлыклы идарәсен — Алтын гасырны күрә... Алар Алтын гасырның килүен дөньяга җиткерү үзләренең төп бурычлары итеп һәм үзләренә күрсәтелгән зур хөрмәт дип саный. Бу — Аллаһы тарафыннан аларга ышанып тапшырылган эшнең өлеше».

«Фактлар, өмет һәм ышаныч журналы» дип исемләнгән «Алтын гасыр» хакыйкатьне таратуда кулланыла башлаячак яңа ысул булырга тиеш булган. Вәгазьчеләр өйдән-өйгә йөреп кешеләргә журналга язылырга тәкъдим иткән. Бу кампаниядә күпме кеше катнашырга тели дигән сорау яңгырагач, барысы да үз урыннарыннан торып баскан. Аннары алар «Гайсә эзләреннән баручыларга гына хас булган дәрт һәм ашкыну белән» «И Раббы, үз яктылыгыңны һәм хакыйкатьне җиткер» дип җырлап җибәргән. «Җыр тавышыннан агачларның дерелдәп селкенгәнен гомердә онытасым юк»,— дип исенә төшергән Норрис абый-кардәш.

Программаның шул өлеше тәмамлангач, делегатлар журналның беренче язылучылары булыр өчен, берничә сәгать буе чиратта басып торырга әзер булган. Күпләр Ме́йбл Фи́лбрик апа-кардәш кичергән хисләр кичергән. Ул болай дигән: «Безнең янә мөһим эштә катнашачагыбызны белү шундый дулкынландыргыч иде!»

БУ ЭШ КЕМГӘ ЫШАНЫП ТАПШЫРЫЛГАН

Якынча 7 000 Изге Язмаларны Тикшерүче бу эшкә керешергә әзер булган. Җитәкче күрсәтмәләр бирелгән махсус листовкабыз белән брошюрабызда бу эшнең нечкәлекләре аңлатылган. Мәсәлән, анда бу эшне төп идарәдәге яңа хезмәт бүлеге җитәкләячәк дип әйтелгән булган. Күрсәтмәләрне башкаларга җиткерер өчен, җыелышта хезмәт комитеты оештырырга һәм хезмәт җитәкчесен билгеләргә кирәк булган. Территория 150—200 йорттан торган участокларга бүленгән. Хезмәт очрашуы пәнҗешәмбе кич үткәрелгән. Очрашуда абый-кардәшләр хезмәттә булган очраклары белән уртаклашкан һәм хезмәт отчетларын биргән.

«Үз өйләребезгә кайткач, без барыбыз да ашкыну белән журналга яздыру кампаниясендә катнаша башладык»,— дип әйткән Хе́рман Фи́лбрик. Кая гына бармасыннар, кешеләр аларны тыңлаган. «Сугыштан соң һәм баштан шулкадәр күп кайгы кичергәннән соң алтын гасыр турындагы фикер һәркемнең күңеленә май булып яткан шикелле тоела иде»,— дип әйткән Бью́ла Ко́ви. Артур Клаус болай дип язган: «Шулкадәр күп кеше журналга язылыр дип җыелыштагылар бер дә көтмәгән иде». «Алтын гасыр»ның беренче саны чыкканнан соң ике ай эчендә журналның якынча ярты миллион экземпляры таратылган һәм 50 000 кеше журналга язылган.

1920 елның 1 июль санындагы «Күзәтү манарасы»нда «Патшалык хакындагы яхшы хәбәр» дигән мәкалә бастырылган булган. Соңрак Александр Макмиллан бу мәкаләдә «хәзер бөтен дөнья буенча алып барылган вәгазьләү эшенең беренче тапкыр рәсми рәвештә» тасвирланганына игътибар иткән. Бу мәкалә бөтен майланган мәсихчеләрне күктәге Патшалыкның якынлашканы турында вәгазьләп, дөньяга шаһитлек бирергә өндәгән. Бүген Мәсихнең кардәшләре «үзләренә ышанып тапшырылган эшне» Мәсих идарәсенең алтын гасырын көткән миллионлаган ашкынучан вәгазьчеләр белән бергә вәгазьли.

^ 5 абз. «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китапның 6 нчы бүлеген кара.

^ 9 абз. «Алтын гасыр» журналы 1937 елда — «Юаныч», ә 1946 елдан башлап «Уяныгыз!» дип атала башлаган.