Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез карарларны ничек кабул итәсез?

Сез карарларны ничек кабул итәсез?

«Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәгез» (ЭФЕС. 5:17).

ҖЫРЛАР: 11, 22

1. Изге Язмаларда нинди законнар бар, һәм аларны тоту безгә нинди файда китерә?

ҮЗЕНЕҢ Сүзе аша Йәһвә безгә конкрет әмерләр бирә. Мәсәлән, ул җенси бозыклыкны, потка табынуны, караклыкны һәм эчкечелекне тыя (1 Көр. 6:9, 10). Өстәвенә, Аллаһының Улы Гайсә Мәсих үз шәкертләренә катлаулы, әмма шул ук вакытта кызыклы йөкләмә биргән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:19, 20). Әйе, Аллаһының законнары һәм әмерләре безне яклый. Алар буенча яшәп, без үз-үзебезгә хөрмәт хисен арттырдык, сәламәтлегебезне саклап калдык һәм гаиләбезне бәхетлерәк иттек. Әмма иң мөһиме, Йәһвәнең әмерләрен тугрылык белән тотканда, мәсәлән, вәгазьләү йөкләмәбезне үтәгәндә, без аның хуплавына ирешәбез һәм фатихаларын татыйбыз.

2, 3. а) Ни өчен Изге Язмаларда тормышыбыздагы һәр очракка кагылышлы күрсәтмәләр бирелми? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Әмма Изге Язмаларда тормышыбыздагы һәр ситуациягә я һәр очракка кагылышлы конкрет күрсәтмәләр бирелми. Мәсәлән, анда мәсихчеләрнең кием-килбәтенә кагылышлы җентекле күрсәтмәләр язылмаган. Моннан Йәһвәнең зирәклеге ничек күренә? Кием стильләре һәм фасоннары төрле җирләрдә төрле генә түгел, алар гел үзгәреп тә тора. Әгәр Изге Язмаларда мәсихчеләр өчен яраклы булган кием стильләренең исемлеге я килеш-килбәткә кагылышлы исемлек китерелгән булса, ул инде күптән искергән булыр иде. Шундый сәбәпләрдән чыгып, Аллаһы Сүзе мәсихчеләр өчен эш-шөгыль, дәвалау ысуллары я күңел ачулар сайлау буенча җитәкчелек булып торган иксез-чиксез кагыйдәләр урнаштырмый. Аерым кешеләр һәм гаилә башлыклары бу сорауларда үзләре карарлар кабул итәргә ирекле.

3 Әмма бу безнең нинди карар кабул итүебез Йәһвә өчен барыбер дигәнне аңлатамы? Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, кайвакыт карарларыбыз тормышыбызга зур йогынты ясый. Без Изге Язмалардагы канунны бозмасак та, күктәге Атабыз безнең теләсә нинди карарыбызны хуплармы? Билгеле бер сорау буенча конкрет канун булмаганда, карарның ниндие Йәһвәнең күңеленә хуш килгәнен ничек белергә?

КАБУЛ ИТКӘН КАРАРЛАР НИКАДӘР МӨҺИМ?

4, 5. Карарларыбыз безгә һәм башкаларга ничек тәэсир итә ала?

4 Кайберәүләргә нинди карарлар кабул итүебез әллә ни мөһим түгел кебек тоелырга мөмкин. Без исә Йәһвәнең күңеленә хуш килгән акыллы карарлар кабул итәргә телибез. Әмма моның өчен без аның Сүзендәге законнарны һәм принципларны исәпкә алып эш итәргә тиеш. Мәсәлән, Аллаһының хуплавына ирешер өчен, без аның кан турындагы канунын тотарга тиеш (Ярат. 9:4; Рәс. 15:28, 29). Дога безгә Изге Язмалардагы принциплар белән законнарга туры килгән карарлар кабул итәргә булышачак.

5 Мөһим булган шәхси карарларыбыз рухи сәламәтлегебезгә һәм иминлегебезгә йогынты ясарга мөмкин. Һәр карар диярлек Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә я яхшы, я начар яктан тәэсир итә ала. Яхшы карар Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне ныгытачак, начары исә аларны җимерә ала. Өстәвенә, начар карар башкаларның рухилыгына зыян китерергә я хәтта аларны абындырырга һәм җыелыштагы бердәмлекне бозарга мөмкин. Әйе, шәхси карарларыбыз безнең өчен бик тә мөһим. (Римлыларга 14:19; Гәләтиялеләргә 6:7 укы.)

6. Карарлар кабул иткәндә без нәрсәгә таянып эш итәргә тиеш?

6 Изге Язмаларда билгеле бер ситуациягә кагылышлы туры күрсәтмә булмаса, нәрсә эшләргә? Андый очракта безгә шәхси рәвештә тирәнтен тикшерү үткәрергә һәм шәхси теләкләребезгә генә таянып түгел, ә Йәһвәнең нәрсә хуплаганын һәм нәрсәне фатихалаганын исәпкә алып карар кабул итәргә кирәк. (Зәбур 37:5 укы.)

ЙӘҺВӘНЕҢ НИЯТЕНӘ ТӨШЕНҮ

7. Изге Язмаларда билгеле бер ситуациягә кагылышлы конкрет канун булмаган очракта, Йәһвәнең бездән нәрсә көткәнен ничек аңларга?

7 Сез, бәлки: «Аллаһы Сүзендә бу ситуациягә кагылышлы конкрет күрсәтмә булмагач, Йәһвәнең нәрсә хуплаганын ничек белергә?» — дип сорарсыз. Эфеслеләргә 5:17 дә: «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәгез»,— дип әйтелгән. Изге Язмаларда конкрет канун булмаган очракта, Аллаһының ихтыярына ничек төшенеп була? Моның өчен безгә Йәһвәгә дога кылырга һәм аның изге рухы аша бирелгән җитәкчелеген кабул итәргә кирәк.

8. Йәһвәнең үзеннән нәрсә көткәнен Гайсә ничек аңлаган? Мисал китер.

8 Әйдәгез, Гайсәнең үрнәгенә игътибар итик. Ул Атасының үзеннән нәрсә көткәнен һәрвакыт аңларга тырышкан. Инҗилдә бәян ителгән ике очракта Гайсә башта дога кылган, ә аннары зур халык төркемен могҗизалы рәвештә ризык белән туендырган (Мат. 14:17—20; 15:34—37). Әмма чүлдә чакта ачыккан Гайсә Иблиснең вәсвәсәсенә бирешмичә ташларны икмәккә әйләндерүдән баш тарткан. (Маттай 4:2—4 укы.) Үз Атасының фикер йөртү рәвешен яхшы белгәнгә, Гайсә ташларны икмәккә әйләндерү дөрес түгел икәнлеген аңлаган. Әйе, Гайсә үзендәге көчне үз файдасына куллану Аллаһы ихтыяры буенча булмаганын аңлаган. Ташларны икмәккә әйләндерүдән баш тартып, ул Йәһвәнең җитәкчелегенә һәм ярдәменә таянганлыгын күрсәткән.

9, 10. Акыллы карарлар кабул итәргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Мисал китер.

9 Без дә, Гайсә кебек, акыллы карарлар кабул итәргә теләсәк, Йәһвәнең җитәкчелегенә таянырга тиеш. Изге Язмаларда язылган мондый акыллы сүзләр буенча эш итү мөһим: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма. Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр. Үзеңне акыл иясе дип санама. Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәт һәм явызлыктан кач» (Гыйб. сүз. 3:5—7). Изге Язмаларны өйрәнү аша Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерү безгә Аллаһының бездән конкрет ситуациядә нәрсә көткәнен аңларга булыша ала. Йәһвәнең уй-фикерләрен яхшырак белгән саен безнең күңелләребез аның җитәкчелегенә сизгеррәк була барачак (Йәз. 11:19, иск.).

10 Бер мисалга игътибар итик. Күз алдына китерегез: кияүдәге бер хатын кибетләр буйлап йөри. Аның бик кыйммәтле туфлигә күзе төшә. Шунда ул үз-үзеннән: «Шул кадәр күп акча сарыф итсәм, ирем ни дияр?» — дип сорый. Ире янында булмаса да, ул, һичшиксез, үз соравына җавапны беләдер. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Еллар буе бергә гомер иткәнгә, аңа үз иренең гаилә бюджетына карашы билгеле. Шуңа күрә ул сатып алган әйбер турында ире нәрсә әйтәчәген чамалый. Нәкъ шулай ук, Йәһвәнең уй-фикерләре һәм юллары белән таныша барганда без төшенү сәләтебезне камилләштереп, күктәге Атабызның бездән төрле ситуацияләрдә нәрсә көткәнен аңлый барабыз.

ЙӘҺВӘНЕҢ ФИКЕР ЙӨРТҮ РӘВЕШЕН НИЧЕК АҢЛАРГА?

11. Изге Язмаларны укыганда я өйрәнгәндә, үз-үзебезгә нинди сораулар биреп була? ( «Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә үз-үзегездән болай дип сорагыз» дигән рамканы кара.)

11 Йәһвәнең фикер йөртүен аңлар өчен, шәхси өйрәнү үткәрү үтә мөһим. Аллаһы Сүзен укыганда я тикшергәндә үз-үзебездән болай дип сорап була: «Укыганым Йәһвә Аллаһы, аның гадел юллары һәм фикер йөртү рәвеше турында миңа нәрсә ача?» Без мәдхия җырлаучы Давытның үрнәгенә иярергә тиеш. Ул болай дигән: «И Йәһвә, миңа үз юлларыңны күрсәт, мине үз сукмакларыңнан йөрергә өйрәт. Мине хакыйкать юлыңда йөрт һәм өйрәт, чөнки син Коткаручы Аллаһым. Мин һәрвакыт сиңа өметләнәм» (Зәб. 25:4, 5). Изге Язмаларда язылган хәбәрләрне укыганда мондыйрак сораулар турында уйланыгыз: «Бу мәгълүматны мин үз тормышымда ничек куллана алам? Мин аны кайда куллана алам? Өйдә, эштә, мәктәптә я хезмәттәме?» Укыганны кайда кулланып була икәнен белгәч, аны ничек кулланырга икәнен күрү җиңелрәк булачак.

12. Басмаларыбыз һәм җыелыш очрашулары безгә төрле сорауларга Йәһвәнең уй-карашын белергә ничек булыша ала?

12 Йәһвәнең фикер йөртүен яхшырак аңларга булышкан бүтән ысул — үз оешмасы тарафыннан бирелгән Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелеккә игътибарлы булу. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» (рус) һәм «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» дигән басмалар безгә шәхси карарлар кабул итүне таләп иткән төрле ситуацияләргә Йәһвәнең карашын белергә булыша. Җыелыш очрашуларына килеп, программаны игътибар белән тыңлау һәм анда катнашу безгә шулай ук зур файда китерә. Белгән-ишеткәннәребез турында уйлану безгә Йәһвәнең фикер йөртүен яхшырак аңларга һәм аның уй-фикерләрен үзләштерергә булышачак. Йәһвә биргән рухи бүләкләрнең барысыннан да яхшылап файдалансак, без әкренләп аның юллары белән яхшырак таныша барырбыз. Нәтиҗәдә без кайгыртучан Аллаһыбызның фатихасына китерәчәк карарлар кабул итә алырбыз.

ЙӘҺВӘНЕҢ УЙ-КАРАШЛАРЫ КАРАРЛАРЫГЫЗДА ЧАГЫЛСЫН

13. Йәһвәнең уй-карашларын исәпкә алу безгә ничек акыллы карар кабул итәргә ярдәм итә алганына мисал китер.

13 Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен аңлау безгә акыллы карарлар кабул итәргә ничек булыша алганын бер мисал ярдәмендә карап чыгыйк. Патшалык вәгазьчеләре буларак, безнең, мөгаен, пионер булып хезмәт итү теләгебез бардыр. Теләгебез гамәлгә ашсын өчен, без тормышыбызны гадиләштерә башларбыз. Әмма шул ук вакытта без материаль яктан тыйнак тормыш алып барып, чыннан да бәхетле булырбызмы дип борчылырга мөмкин. Әлбәттә, Изге Язмаларда без пионер булып хезмәт итәргә тиеш дигән әмер юк. Без Йәһвәгә гади вәгазьчеләр булып та хезмәтебезне дәвам итә алабыз. Әмма Гайсә ышандырып әйткәнчә, Патшалык хакына корбаннарга бару мул фатихалар китерә. (Лүк 18:29, 30 укы.) Өстәвенә, Изге Язмалардан күренгәнчә, «теләп китергән мактау корбаннары» һәм кулыбыздан килгәнчә хак гыйбадәт кылуга шатлык белән булышлык итү Йәһвәне сөендерә (Зәб. 119:108; 2 Көр. 9:7). Изге Язмалардагы шушы фикерләр турында уйлансак һәм догада Йәһвәнең җитәкчелеген сорасак, без аның фикер йөртү рәвешен һәм уй-карашын аңлый алырбыз. Шулай итеп бу нәтиҗәле һәм күктәге Атабызның фатихасына китерәчәк акыллы карар кабул итәргә булышырга мөмкин.

14. Теге яки бу стильдәге кием Йәһвәнең күңеленә хуш киләме, юкмы икәнлеген ничек билгеләргә?

14 Бүтән мисалга игътибар итик. Әйтик, сезгә җыелыштагы кайбер кардәшләрнең хисләрен рәнҗетә алган билгеле бер стильдәге кием бик ошый, ди. Изге Язмаларда андый кием киюне тыйган әмернең булмавы сезгә билгеле. Йәһвәнең моңа карашы нинди? Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйткән киңәшенә күз салыйк: «Хатын-кызлар да чәчләрен төрлечә үреп, алтын һәм энҗеләр белән яки бик кыйммәтле киемнәр киеп түгел, ә үзләрен тыйнаклык, төплелек һәм тиешле кием белән, Аллаһыга бирелеп яшибез диюче хатын-кызларга хас булганча — игелекле эшләр белән бизәсеннәр» (1 Тим. 2:9, 10). Бу киңәш мәсихче ирләргә дә карый. Йәһвәнең багышланган хезмәтчеләре буларак, без килеш-килбәтебезгә тиешле игътибар бирәбез, әмма шул ук вакытта кием-килбәтебезнең башкаларга ничек тәэсир итә алганын да онытмыйбыз. Имандашларыбызны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен һәм рәнҗетмәс өчен, тыйнаклык һәм ярату аларның карашларын исәпкә алырга дәртләндерәчәк (1 Көр. 10:23, 24; Флп. 3:17). Изге Язмаларда бу хакта нәрсә әйтелгәнне исебездә тотсак, без Йәһвәнең моңа карашын белеп, аның күңеленә хуш килгән карарлар кабул итә алырбыз.

15, 16. а) Без бозык нәрсәләр турында уйлаганда, Йәһвә нәрсә хис итә? ә) Сайларга теләгән күңел ачуыбыз Йәһвә күңеленә хуш килерме, юкмы икәнлеген ничек белергә? б) Җитди карарларны ничек кабул итәргә кирәк?

15 Изге Язмалардан күренгәнчә, кешеләр яман юлга басканда һәм «күңелләрендәге барлык уй-фикерләре һәрвакыт начарлыкка» гына юнәлгәндә, Йәһвә бик күңелсезләнә. (Яратылыш 6:5, 6 укы.) Шуңа күрә әхлаксыз хыялларга бирелү Йәһвә күзендә начарлык, чөнки андый хыяллар Изге Язмалар тыйган һәм Йәһвәнең фикер йөртү рәвешенә туры килмәгән җитди гөнаһларга китерә ала. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Югарыдан килүче зирәклек, иң элек, саф, шулай ук тыныч, юл бирүчән, буйсынырга әзер, шәфкать һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләргә бертигез карый һәм риясыз» (Ягък. 3:17). Моны белү безне бозык уй-фикерләрне һәм нәфесне кабызып җибәрә алган күңел ачуларны кире кагарга дәртләндерәчәк. Үз сизгерлеген өйрәткән мәсихчегә, Йәһвәнең нәрсәне нәфрәт иткәнен яхшы аңлаганга, теге-бу китапны, фильмны я уенны сайларгамы, юкмы икәнлеген билгеләү бер дә авыр түгел. Аллаһының андый сорауларга карашы аның Сүзеннән ап-ачык билгеле.

16 Күп кенә сорауларда я ситуацияләрдә Йәһвәнең хуплавын югалтмыйча тегеләй дә, болай да эш итеп була. Әмма җитди карарлар кабул итәргә кирәк булганда кайчак өлкәннәр я рухи яктан җитлеккән башка мәсихчеләр белән киңәшләшү акыллы булыр иде (Тит. 2:3—5; Ягък. 5:13—15). Әлбәттә, башкаларны безнең өчен карар кабул итүен сорау дөрес түгел. Мәсихчеләр үз төшенүчәнлекләрен тәрбияләргә һәм өйрәтергә тиеш (Евр. 5:14). Без барыбыз да рәсүл Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый сүзләре буенча эш итәргә тиеш: «Һәркем... үз җаваплылык йөген үзе йөртәчәк» (Гәл. 6:5, иск.).

17. Йәһвәнең күңеленә хуш килгән карарлар кабул итү безгә нинди файда китерә?

17 Карарларыбызны Йәһвәнең уй-карашларына таянып кабул иткәндә, без аңа якынлашабыз (Ягък. 4:8). Шулай ук аның хуплавын һәм фатихасын күрәбез. Бу исә, үз чиратында, безнең күктәге Атабызга карата иманыбызны ныгыта. Шуңа күрә, әйдәгез, Изге Язмалардагы законнарга һәм принципларга таянып эш итик, чөнки алар безгә Аллаһының фикер йөртү рәвешен аңларга булыша. Һичшиксез, безгә һәрвакыт Йәһвә турында яңа-яңа нәрсәләр ачыла барачак (Әюп 26:14). Ихлас күңелдән тырышлыклар куеп, без инде хәзер акыллы карарлар кабул итәргә булышкан зирәклеккә, белемгә һәм үткен акылга ия була алабыз (Гыйб. сүз. 2:1—5). Камилсез кешеләрнең уй-ниятләре килә дә китә, Йәһвәнеке исә — мәңгелек. Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Йәһвәнең ниятләре — мәңгелек, күңелендәге уйлары — буыннан-буынга» (Зәб. 33:11). Әйе, безнең уй-фикерләребез һәм эшләребез чиксез зирәклеккә ия булган Аллаһыбыз Йәһвәнең фикер йөртүенә туры килсә, без иң яхшы карарлар кабул итә алачакбыз.