Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Туган каршылыкларны ярату белән хәл итегез

Туган каршылыкларны ярату белән хәл итегез

«Бер-берегез белән тату яшәгез» (МАРК 9:50).

ҖЫРЛАР: 39, 35

1, 2. Яратылыш китабында кешеләр арасындагы нинди каршылыклар турында әйтелә, һәм ни өчен алар безнең өчен файдалы?

СЕЗНЕҢ Изге Язмаларда язылган кешеләр арасындагы каршылыклар турында уйланганыгыз бар идеме? Яратылыш китабының беренче берничә бүлегенә генә күз салыйк: Кабил Һабилне үтерә (Ярат. 4:3—8); Ләмәк үзенә суккан бер егетне үтерә (Ярат. 4:23); Ибраһим (Ибрам) белән Лутның көтүчеләре арасында бәхәс куба (Ярат. 13:5—7); Һаҗәр Сараны (Сарая) санга сукмый башлый, Сара исә Ибраһимга үпкәли (Ярат. 16:3—6); Исмәгыйльнең кулы һәркемгә каршы һәм һәркемнең кулы аңа каршы булыр дигән пәйгамбәрлек әйтелә (Ярат. 16:12).

2 Ни өчен Изге Язмаларда мондый каршылыклар искә алына? Сәбәпләрнең берсе — андый мисаллар камил булмаган кешеләргә ни өчен тынычлык сакларга кирәк икәнен аңларга булыша, шулай ук моңа ничек ирешергә икәнен күрсәтә. Изге Язмаларда әйтелгән реаль кешеләрнең реаль проблемаларны ничек итеп хәл иткәннәре хакында уку безгә файда китерә. Аларның тырышлыклары нинди нәтиҗәләргә китергәне турында белү безгә тормышта очраган катлаулы хәлләрдә аларның үрнәкләре буенча эш итәргә булышыр. Чыннан да, моның барысы да безгә охшаш хәлләрдә нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләмәскә икәнен күрсәтә ала (Рим. 15:4).

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Бу мәкаләдә ни өчен Йәһвә хезмәтчеләренә каршылыкларны хәл итәргә кирәк һәм моны ничек уңышлы эшләп була икәнлеге каралачак. Без шулай ук үзара каршылыкларны хәл итәргә, Йәһвә Аллаһы һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләрне сакларга ярдәм иткән Изге Язмалардагы принципларга игътибар итәрбез.

НИ ӨЧЕН ТУГАН КАРШЫЛЫКЛАРНЫ ХӘЛ ИТӘРГӘ КИРӘК?

4. Дөньяда нинди фикер йөртү киң таралган, һәм аның нәтиҗәләре нинди?

4 Кешелек дөньясындагы ызгыш-талаш һәм туган каршылыклар өчен башлыча Шайтан гаепле. Гадән бакчасында ул һәр кеше нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен, Аллаһының карашын исәпкә алмыйча, үзе хәл итә ала һәм үзе хәл итәргә тиеш дигән (Ярат. 3:1—5). Андый фикер йөртүнең нәтиҗәләре ап-ачык. Дөнья бәйсезлек рухы белән сугарылган. Андый рух горурлык, эгоизм һәм ярышу хисен тудыра. Бу рух тәэсиренә бирелгән һәркем, асылда, Шайтанның мондый карашына кушыла: бүтәннәрне исәпкә алмыйча шәхси мәнфәгатьләрне башкаларныкыннан өстен кую күпкә мөһимрәк. Шулай эгоистларча эш итү рәвеше ызгыш-талашка китерә. Шуңа күрә «тиз кызып китүчән кеше низаг тудыра, ярсучан кеше күп гөнаһ кыла» дигән сүзләрне истә тоту мөһим (Гыйб. сүз. 29:22).

5. Гайсә үзара туган каршылыкларны хәл итәргә ничек өйрәткән?

5 Гайсә исә кешеләрне тынычлык эзләргә өйрәткән һәм моны хәтта шәхси мәнфәгатьләргә зыян килә алган кебек тоелган очракта да эшләргә кушкан. Таудагы вәгазендә Гайсә була алган каршылыкларны хәл итү турында яхшы киңәшләр биргән. Мәсәлән, ул үзенең шәкертләрен юаш, тынычлык урнаштыручылар булырга, ачу тотмаска, туган каршылыкларны шунда ук хәл итәргә һәм дошманнарын яратырга өндәгән (Мат. 5:5, 9, 22, 25, 44).

6, 7. а) Ни өчен туган каршылыкларны кичектермичә хәл итәргә кирәк? ә) Йәһвәнең һәр хезмәтчесе үзенә нинди сораулар бирергә тиеш?

6 Без тынычлыкка омтылмасак, догаларыбыз, җыелыш очрашуларына йөрүебез, хезмәтебез һәм гыйбадәтебезнең бүтән өлкәләрендә куйган тырышлыкларыбыз бушка гына булачак (Марк 11:25). Башкаларның хаталарын кичермәсәк, без Аллаһының дуслары була алмаячакбыз. (Лүк 11:4; Эфеслеләргә 4:32 укы.)

7 Һәр мәсихче намуслы итеп үзенең башкалар белән мөнәсәбәте турында тирәнтен уйланырга тиеш. Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Миңа кардәшләремне кичерергә җиңелме? Алар белән хезмәттәшлек итүемә мин шатмы?» Йәһвә үзенең хезмәтчеләреннән кичерүчән булуларын көтә. Әгәр дә вөҗданыгыз сезгә бу яктан яхшырырга кирәк дип «әйтеп торса», Йәһвәгә дога кылып, ярдәм сорагыз! Күктәге Атабыз сезне ишетеп, басынкылык белән әйтелгән догагызга җавап бирәчәк (1 Яхъя 5:14, 15).

ҮПКӘЛӘМӘҮ МӨМКИНМЕ?

8, 9. Безне рәнҗетсәләр, без нәрсә эшләргә тиеш?

8 Бер кеше дә камил түгел, шуңа күрә иртәме-соңмы берәрсе безне я сүзе белән, я гамәле белән рәнҗетәчәк. Бу котылгысыз (Вәг. 7:20; Мат. 18:7). Андый очракта сез нәрсә эшләрсез? Бер хәлгә игътибар итик. Йәһвә Шаһитләре дуслык очрашуы үткәрергә булган. Бер апа-кардәш ике абый-кардәшне сәламләгәч, абый-кардәшләрнең берсенә аның сәламләве бер дә ошамаган һәм урынсыз булып күренгән. Бу ике абый-кардәш үзләре генә калгач, үпкәләгән абый-кардәш теге апа-кардәшне әйткән сүзләре өчен тәнкыйтьли башлаган. Әмма абый-кардәшләрнең икенчесе аңа теге апа-кардәшнең авыр шартларда Йәһвәгә 40 ел буе тугры хезмәт иткәнен исенә төшергән. Бераз уйланганнан соң беренче абый-кардәш: «Син хаклы»,— дигән. Нәтиҗәдә бу мәсьәләгә нокта куелган.

9 Бу очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? Үпкәләр өчен сәбәп булса да, андый хәлләргә ничек карарга икәнен кеше үзе хәл итә. Башкаларны яраткан кеше башкаларны кичерә. (Гыйбрәтле сүзләр 10:12; 1 Петер 4:8 укы.) «Үпкә тотмау» Йәһвә алдында кешене «күркәм итә» (Гыйб. сүз. 19:11; Вәг. 7:9). Шуңа күрә берәрсе сезгә начар я хөрмәтсез мәгамәлә күрсәткән кебек тоелса, үзегездән болай дип сорагыз: «Мин моны игътибарсыз калдыра аламмы? Моннан проблема ясарга кирәкме?»

10. а) Бер апа-кардәшнең тәнкыйтьләүгә карашы башта нинди булган? ә) Изге Язмалардагы нинди фикерләр бу апа-кардәшкә күңел тынычлыгын сакларга булышкан?

10 Тәнкыйтькә дучар булганда аны игътибарсыз калдыру кайчак бер дә җиңел түгел. Бер пионер белән булган очракка игътибар итик. Аның исеме Лю́си булсын ди. Җыелыштагы кайберәүләрдән ул үзенең хезмәте һәм вакытны куллануы турында тискәре фикерләр ишеткән. Күңелсезләнеп, Люси рухи яктан җитлеккән абый-кардәшләрдән киңәш эзләгән. Ул болай дип сөйли: «Аларның Изге Язмаларга нигезләнгән киңәше миңа башкаларның уй-фикеренә дөрес карарга һәм игътибарны күбрәк Йәһвәгә тупларга булышты». Люсины Маттай 6:1—4 (укы) тә язылган сүзләр дәртләндереп җибәргән. Бу шигырьләр аңа Йәһвәне сөендерү үзенең төп максаты булырга тиеш икәнлеген исенә төшергән. «Башкалар минем хезмәтем турында начар сөйләсә дә,— дип әйтә ул,— мин шатлыгымны югалтмыйм, чөнки Йәһвәнең хуплавын алыр өчен, мин бар тырышлыкларымны куйганымны беләм». Шундый нәтиҗәгә килеп, Люси башкаларның тискәре сүзләренә игътибар итмәскә булган.

ҮПКӘГӘ КҮЗ ЙОМЫП БУЛМАГАН ОЧРАКТА

11, 12. а) Мәсихче үз имандашының аңа «каршы берәр нәрсәсе» булса, ничек эш итәргә тиеш? ә) Ибраһимның туган проблеманы ничек итеп чишүеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 «Барыбыз да еш кына абына» (Ягък. 3:2). Әйтик, сез бер кардәшне сүзегез я эшегез белән үпкәләткәнегезне белдегез, ди. Сез нәрсә эшләрсез? Гайсә болай дигән: «Корбан китерү урынына бүләк китергәндә, кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер» (Мат. 5:23, 24). Гайсә киңәш иткәнчә, кардәшегез белән сөйләшеп алыгыз. Шуны онытмагыз: максатыгыз кардәшегезнең өлешчә гаепле булуын таныттыру түгел, ә үз хатагызны танып, тынычлык урнаштыру. Кардәшләребез белән тынычлыкта булу безнең өчен зур әһәмияткә ия.

12 Изге Язмалардагы хәбәрләрдән күренгәнчә, Аллаһы хезмәтчеләре каршылыклар туганда тынычлыкка омтылган. Мәсәлән, Ибраһим һәм бертуган кан кардәшенең улы Лут араларын боза алган бәхәсне тыныч юл белән хәл иткәннәр. Икесенең дә мал-туарлары булган, һәм аларның көтүчеләре арасында, күрәсең, көтүлекләр өчен бәхәс купкан. Киеренкелекне бетерергә тырышып, Ибраһим Лутка беренче итеп иң яхшы җирне сайларга мөмкинлек биргән (Ярат. 13:1, 2, 5—9). Нинди яхшы үрнәк! Ибраһим үз мәнфәгатьләрен түгел, ә тынычлыкка омтылуны өстен куйган. Күрсәткән игелеге аркасында Ибраһим зыян күргәнме? Һич тә юк. Бу хәлдән соң күп тә үтмәгән Йәһвә Ибраһимга бөек фатихалар вәгъдә иткән (Ярат. 13:14—17). Аллаһының принципларына таянып эш итеп, ярату белән туган каршылыкларны хәл итү нәтиҗәсендә без ниндидер югалтулар кичерсәк тә, Йәһвә беркайчан да үзенең хезмәтчеләренә төзәтеп булмаслык зыян килүенә юл куймаячак. [1]

13. Бер күзәтче үзенә әйтелгән кискен сүзләргә ничек җавап биргән, һәм бу безнең өчен нинди сабак булып тора?

13 Безнең көннәрдәге бер очракка игътибар итик. Бер көнне конгресс бүлегенең яңа күзәтчесе бер абый-кардәшкә шалтыраткан. Ул аңардан конгресста ирекле хезмәтче була алмассыңмы дип сораган. Теге абый-кардәш тупас сүзләр әйтеп ташлап, телефон трубкасын куйган. Ул элекке күзәтчегә бик нык үпкәләгән булган икән. Яңа күзәтче аңа рәнҗемәгән, әмма шул ук вакытта ул моны игътибарсыз да калдыра алмаган. Бер сәгатьтән соң ул кабат шалтыраткан һәм алар бер-берсе белән таныш булмаганга, аңа очрашырга тәкъдим иткән. Бер атна үткәч, алар Патшалык Залында очрашкан. Дога кылганнан соң алар бер сәгать буе сөйләшкән һәм теге абый-кардәш аңа үз хәле турында сөйләгән. Аны игътибар белән тыңлаганнан соң, күзәтче Изге Язмалардагы берничә файдалы фикерне уртаклашкан. Нәтиҗәдә алар чын кардәшләрчә саубуллашкан. Соңрак бу абый-кардәш конгресста ирекле хезмәтче буларак ярдәм иткән. Ул бу күзәтчегә аның белән тыныч һәм игелекле генә мөгамәлә иткәне өчен бик рәхмәтле.

ӨЛКӘННӘРНЕ ТУГАН ХӘЛГӘ КАТЫШТЫРЫРГА КИРӘКМЕ?

14, 15. а) Маттай 18:15—17 дәге киңәшне без кайчан кулланырга тиеш? ә) Гайсә нинди өч адым турында әйтеп киткән, һәм аларны ясаганда, безнең максатыбыз нинди булырга тиеш?

14 Мәсихчеләр арасында туган күпчелек каршылыклар моңа катышы булган кешеләр арасында үзара хәл ителергә тиеш. Әмма Гайсә игътибар иткәнчә, кайбер очракларда җыелышның ярдәме таләп ителергә мөмкин. (Маттай 18:15—17 укы.) Рәнҗетүче үз кардәшен, шаһитләрне һәм җыелышны тыңларга теләмәсә, моның нәтиҗәсе нинди булыр? Ул «башка халык кешесе һәм салым җыючы шикелле» булачак. Бүген без андый кеше турында ул җыелыштан чыгарылырга тиеш дип әйтер идек. «Гөнаһ» төшенчәсе астында вак-төяк проблемаларның күздә тотылмаганы кулланылган чараның җитдилегеннән күренә. Нинди гөнаһ турында сүз бара? Бу — 1) ике кеше арасында үзара хәл ителә алган гөнаһ һәм 2) хәл ителмәсә, җыелыштан чыгарылуга китерә алган җитди гөнаһ. Гайсә гомуми рәвештә сурәтләгән өч адым шундый гөнаһлар булганда гына кулланыла. Андый гөнаһларга, ягъни гаеп эшләргә, мәсәлән, алдашу я яла ягу керә. Әмма җыелыш өлкәннәренең игътибарын таләп иткән гөнаһлар, мәсәлән, хыянәтчелек, гомосексуализм, мөртәтлек, потка табыну һәм башка авыр гөнаһлар андый гаеп эшләр исәбенә керми.

Кардәшең белән тыныч-тату мөнәсәбәтләрне кайтарыр өчен, бәлки, берничә кат сөйләшеп алырга кирәк булыр (15 нче абзацны кара.)

15 Гайсә киңәшенең максаты яратудан чыгып кардәшкә ярдәм итү булган (Мат. 18:12—14). Беренчедән, проблеманы башкаларны катыштырмыйча хәл итәргә тырышырга кирәк. Бәлки, гөнаһ кылган кеше белән берничә кат сөйләшеп алырга туры килер. Бу уңышсыз булып чыкса, рәнҗетүче янына шаһитләр яки гаеп эшнең чыннан да булганын билгели алган кеше белән килеп сөйләшегез. Әгәр проблеманы хәл итүдә уңышка ирешсәгез, бу сез кардәшегезне «дөрес юлга» кайтардыгыз дигән сүз. Гөнаһ кылучыга ярдәм итәр өчен кат-кат куелган тырышлыклар нәтиҗәле булмаган очракта гына өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

16. Туган каршылыкларны ярату белән хәл итүдә Гайсә киңәшенең гамәли булуы нәрсәдән күренә?

16 Маттай 18:15—17 дә әйтелеп киткән адымнарның өчесе дә бергә бик сирәк очракларда үтәлә. Бу бик сөендерә. Ни өчен? Чөнки мәсьәлә, гадәттә, хәл ителеп, тәүбә итмәгән кешенең җыелыштан чыгарылу ноктасына кадәр җитми. Еш кына гаеп эш кылучы үз гаебен танып, аны төзәтергә тырыша. Рәнҗетелгән кеше ачу тоту өчен нигез калмаганын күреп, аны, бәлки, кичерергә булыр. Ничек кенә булмасын, Гайсәнең сүзләреннән җыелыш туган каршылыкларга вакытыннан элек кушылырга тиеш түгел икәне күренә. Өлкәннәр беренче ике адым үтәлгән очракта гына һәм булган хәлне раслый алган төпле дәлилләр булганда гына кушылырга мөмкин.

17. Үзара тынычлыкка омтылу нинди фатихалар китерә?

17 Бу дөнья төзелеше тәмамланганчыга кадәр без, камилсез кешеләр буларак, бер-беребезне рәнҗетеп торачакбыз. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Әгәр кеше сүздә ялгышмый икән, ул камил һәм бөтен тәнен тыя белә» (Ягък. 3:2). Туган каршылыкларны хәл итәр өчен, без тынычлык-татулык эзләп, шуңа омтылырга тиеш (Зәб. 34:14). Тынычлык урнаштыручылар булсак, без имандашларыбыз белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булачакбыз һәм җыелыштагы бердәмлекне саклап кала алачакбыз (Зәб. 133:1—3). Ә иң мөһиме, без «тынычлык бирүче Аллаһы» Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ирешәчәкбез (Рим. 15:33). Барлык шушы фатихаларны үзара туган каршылыкларны ярату белән хәл иткән кешеләр татыячак.

^ [1] (12 нче абзац) Туган каршылыкларны башкалар да тыныч кына хәл иткән: Ягъкуб һәм Исау (Ярат. 27:41—45; 33:1—11); Йосыф һәм аның абыйлары (Ярат. 45:1—15); Гидеон һәм ифраимлылар (Хак. 8:1—3). Бәлки, сез Изге Язмалардан башка мисалларны да исегезгә төшерерсез.