Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

37 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

«Мин бар халыкларны селкетермен»

«Мин бар халыкларны селкетермен»

«Мин бар халыкларны селкетермен, һәм бу йортка бар халыклардан кыйммәтле булганнары килер» (ҺӘГ. 2:7).

24 ҖЫР Килегез Йәһвә тавына

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Безнең көннәрдәге нинди символик җир тетрәү пәйгамбәрлек ителгән булган?

«БЕРНИЧӘ минут эчендә кибетләр һәм иске биналар ишелеп төште». «Тирә-яктагы кешеләр паникага бирелде. Җир тетрәү нибары ике минут кына булды, ә миңа бик озак вакыт үткәндәй булды». Бу сүзләрне 2015 елда Непалда җир тетрәүдә исән калган кешеләр әйткән. Андый тетрәнүләр кичергән кешегә моны оныту җиңел түгел шул.

2 Әмма нәкъ әлеге минутларда бөтен җир шарында башка бер җир тетрәү бара. Инде күп еллар Йәһвә халыкларны селкетә. Бу бер шәһәр я ил белән генә чикләнмәгән. Моның турында Һәггәй пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дип язган: «Болай дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә: „Тиздән мин тагын бер тапкыр күкләрне һәм җирне, диңгезне һәм коры җирне селкетермен“» (Һәг. 2:6).

3. Символик җир тетрәү букваль җир тетрәүдән нәрсә белән аерылып тора?

3 Букваль җир тетрәү бәла-казалар гына китерә, ә Һәггәй пәйгамбәрлек иткән символик җир тетрәү яхшы нәтиҗәләргә китерә. Йәһвә Аллаһы үзе болай ди: «Мин бар халыкларны селкетермен, һәм бу йортка бар халыклардан кыйммәтле булганнары килер. Шунда мин аны дан белән тутырырмын» (Һәг. 2:7). Һәггәй вакытында яшәгән яһүдләр өчен бу пәйгамбәрлек нинди мәгънәгә ия булган? Ә безгә ул ничек кагыла? Бу мәкаләдә без шул сорауларга җавап табарбыз һәм халыкларны селкетә торган бу эштә ничек катнаша алуыбызны белербез.

ҺӘГГӘЙ КӨННӘРЕНДӘГЕ ДӘРТЛӘНДЕРГЕЧ ХӘБӘР

4. Ни өчен Йәһвә Һәггәй пәйгамбәрне үз халкына җибәргән?

4 Йәһвә Һәггәй пәйгамбәргә бик мөһим йөкләмә биргән булган. Моңа хәтле булган вакыйгаларны исебезгә төшерик. Һәггәй, күрәсең, б. э. к. 537 елда Бабыл әсирлегеннән Иерусалимга кайткан исраиллеләр арасында булган. Туган җирләрендә шул исраиллеләр гыйбадәтханәне төзекләндерергә керешкән (Езра 3:8, 10). Кызганычка каршы, күп тә үтмәстән, дошманнарның янаулары аркасында, аларның ашкынулары сүрелгән һәм алар эшләрен калдырган (Езра 4:4; Һәг. 1:1, 2). Шуңа күрә б. э. к. 520 елда Йәһвә, исраиллеләрне дәртләндерер өчен, Һәггәй пәйгамбәрне җибәргән * (Езра 6:14, 15).

5. Ни өчен Һәггәйнең хәбәре Аллаһы халкын рухландырырга тиеш булган?

5 Һәггәйнең максаты исраиллеләрнең Йәһвәгә иманнарын ныгыту булган. Ул боеккан яһүдләргә дәртләнеп болай дигән: «„Бу җирнең бар халкы, нык булыгыз,— дип әйтә Йәһвә,— һәм эшне башкарыгыз“. „Мин бит сезнең белән,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә“» (Һәг. 2:4). Бу шигырьдәге «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» дигән сүзләр исраиллеләргә көч өстәгәндер. Йәһвә бит исәпсез-хисапсыз фәрештәләр белән җитәкчелек итә! Әйе, Йәһвәгә таянсалар, исраиллеләр уңышлы була алган.

6. Йәһвәнең халыкларны селкетүе нәрсәгә китерергә тиеш булган?

6 Йәһвә Һәггәй пәйгамбәр аша бөтен халыкларны символик мәгънәдә селкетәчәге турында әйткән. Бу хәбәр буенча, Йәһвә күп милләтле Фарсы империясен селкетергә ниятләгән. Бу селкетү ярдәмендә нәрсә мөмкин булган? Беренчедән, гыйбадәтханәне төзекләндерү эше тәмамланырга тиеш булган. Икенчедән, яһүд булмаган кешеләр дә гыйбадәтханәдәге саф гыйбадәт кылуга кушыла алган. Бу хәбәр гыйбадәтханәне төзекләндерүче боеккан яһүдләрне, һичшиксез, ныгыткандыр (Зәк. 8:9).

БҮГЕНГЕ КӨННӘРДӘГЕ «ҖИР ТЕТРӘҮ»

Сез җирне селкеткән хәбәрне таратуда ашкынып катнашасызмы? (7, 8 нче абзацларны кара.) *

7. Бүген нинди символик җир тетрәү бара? Аңлатыгыз.

7 Һәггәйнең пәйгамбәрлеге бүген ничек үтәлә? Йәһвә бөтен халыкларны селкетә, һәм без бу эштә катнашабыз. 1914 елда Йәһвә күктә Гайсә Мәсихне Патша итеп билгеләгән (Зәб. 2:6). Җирдәге җитәкчеләр өчен бу начар хәбәр булган. «Халыкларга билгеләнгән вакыт» дәвамында Йәһвә патшаларны куймаган, ләкин хәзер бу чор тәмамланган (Лүк 21:24). Аеруча 1919 елдан башлап, Йәһвә халкы Аллаһы Патшалыгы гына кешелек өчен бердәнбер өмет дип вәгазьли. Әйе, «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр» бөтен җирне селкетә (Мат. 24:14).

8. Зәбур 2:1—3 буенча, халыклар Патшалык хакындагы хәбәргә ничек карый?

8 Кешеләр бу хәбәргә ничек карый? Күпчелеккә бу хәбәр бер дә ошамый. (Зәбур 2:1—3 укы.) Халыклар Йәһвә билгеләгән Патшаны кабул итми. Алар Патшалык хакындагы хәбәрне яхшы хәбәр дип тапмый. Кайбер хөкүмәтләр хәтта вәгазь эшен тыя. Күп кенә илләрнең идарәчеләре үзләрен Аллаһыга хезмәт итә дип саный, әмма үз хакимлекләрен билгеләнгән Патшага бирергә җыенмый. Бүген дә, Гайсә көннәрендәге кебек, идарәчеләр Гайсәнең шәкертләрен эзәрлекли һәм шулай итеп Йәһвә майлаган затка каршы чыга (Рәс. 4:25—28).

9. Йәһвә, халыкларның тискәре мөнәсәбәтенә карамастан, аларга нинди мөмкинлек бирә?

9 Йәһвә кешеләрнең тискәре мөнәсәбәтенә ничек карый? Җавабы Зәбур 2:10—12 дә бар: «Шуңа күрә хәзер, әй патшалар, төшенегез; җир хакимнәре, төзәтүне кабул итегез. Йәһвәгә курку-хөрмәт белән хезмәт итегез һәм курку катыш ихтирам күрсәтеп сөенегез. Угылны олылагыз, югыйсә Аллаһының ачуы килер һәм сез юлыгызда һәлак булырсыз, чөнки аның ярсуы тиз кабыныр. Аны үзенең сыенычы иткән һәр кеше бәхетле». Йәһвә хакыйкатькә каршы килгән кешеләргә үзгәрергә һәм үз Патшалыгы ягына басарга мөмкинлек бирә. Билгеләнгән вакыт көннән-көн азая бара. Без бу дөньяның «соңгы көннәрендә» яшибез бит (2 Тим. 3:1; Ишаг. 61:2). Шуңа күрә хакыйкать ягына басар өчен һәм Йәһвәгә хезмәт итә башлар өчен бүген иң яхшы мөмкинлек!

УҢАЙ КАРАШ

10. Һәггәй 2:7—9 дан күренгәнчә, Йәһвәнең халыкларны селкетүе нинди нәтиҗәләргә китерә?

10 Бүген кайберәүләр Һәггәй пәйгамбәрлек иткән җир тетрәүгә уңай карый. Ул пәйгамбәрлек иткәнчә, халыкларны селкетү нәтиҗәсендә, «бар халыклардан кыйммәтле булганнары [эчкерсез кешеләр]» Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен килер *. (Һәггәй 2:7—9 укы.) «Соңгы көннәрдә» булачак вакыйгалар турында Ишагыя һәм Микай пәйгамбәрләр дә язган булган (Ишаг. 2:2—4; Мик. 4:1, 2).

11. Патшалык турындагы яхшы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, Кен кардәшебез ничек эш иткән?

11 Бөтен халыкларны селкетүче хәбәр төп идарәдә хезмәт итүче Кен исемле кардәшкә бик нык тәэсир иткән. Кен, якынча 40 ел элек Патшалык турындагы яхшы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, кичергән хисләрен һаман да хәтерли. Ул болай ди: «Мин, соңгы көннәрдә яшәгәнемне белгәч, бик шатландым. Аллаһының хуплавына ирешер өчен һәм мәңгелек тормышка ия булыр өчен, бу дөньяга бүтән таянмаска кирәк, ә Йәһвә ягына басарга кирәклегенә төшендем. Мин шунда ук эш итәргә булдым һәм барысын да Йәһвәгә догада сөйләп бирдем. Нәтиҗәдә, мин дөньяны калдырдым һәм какшамас Патшалык ягына бастым».

12. Бу соңгы көннәрдә Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсенә кешеләр ничек агыла?

12 Йәһвәнең үз халкын фатихалаганы ап-ачык. Соңгы көннәрдә Йәһвә хезмәтчеләренең саны бик артты. 1914 елда бөтен дөньяда берничә мең генә вәгазьче бар иде. Бүген исә Йәһвәгә сигез миллионнан артык кеше ашкынып хезмәт итә. Моннан тыш, миллионлаган башка кеше Искә алу кичәсенә килә. Шулай итеп Йәһвә гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалларына «бар халыклардан кыйммәтле булганнары» килә. Бу гыйбадәтханә Йәһвә урнаштырган саф гыйбадәт кылуны символлаштыра. Хакыйкатькә килгән кешеләр үз тормышларын тамырдан үзгәртә һәм, образлы тел белән әйткәндә, яңа шәхес булып киенә. Боларның барысы Аллаһыбызга дан китерә (Эфес. 4:22—24).

Аллаһы халкы бөтен җир шарында бар кешегә шатланып Патшалык турындагы хәбәрне сөйли (13 нче абзацны кара.)

13. Һәггәйдән тыш, Йәһвә халкының үсеше турында тагын кем пәйгамбәрлек иткән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

13 Йәһвә халкының үсеше турында, Һәггәйдән тыш, башка пәйгамбәрләр дә алдан әйткән булган. Мәсәлән, Ишагыя 60 нчы бүлек 22 нче шигырьдә болай дип язылган: «Кечкенәдән мең чыгар, әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен». Нәтиҗәдә, Йәһвә халкына тагы да күбрәк «кыйммәтле булганнар» кушыла. Патшалык хәбәрен таратыр өчен, алар үз осталыкларын һәм сәләтләрен куллана. Бу кадерле кардәшләрнең ярдәме белән бөтендөнья вәгазь эше 240 илдә башкарыла, ә басмаларыбыз меңнән артык телдә чыга. Шулай итеп, Ишагыя язганча, Аллаһының хезмәтчеләре «халыклар сөтен» имәләр (Ишаг. 60:5, 16).

САЙЛАУ ВАКЫТЫ

14. Һәрбер кеше нинди сайлау алдында тора?

14 Аллаһы халыкларны селкеткәнгә, һәрбер кеше сайлау алдында тора: ул Аллаһы Патшалыгы яклы булырмы яисә бу дөнья хөкүмәтләренә булышлык күрсәтерме? Әлбәттә, Аллаһының хезмәтчеләре җирле законнарга буйсына, ләкин сәяси эшләрдә алар нейтралитет саклый (Рим. 13:1—7). Алар җирдәге проблемаларны Аллаһы Патшалыгы гына чишә алганына ышана. Билгеле, бу Патшалык Шайтан дөньясының өлеше түгел (Яхъя 18:36, 37).

15. Ачылыш китабында әйтелгәнчә, безнең тугрылыгыбыз ничек сыналырга тиеш?

15 Ачылыш китабында әйтелгәнчә, соңгы көннәрдә Аллаһыга тугрылыгыбыз сыналыр. Шуңа күрә без каршылыкка һәм эзәрлекләүләргә әзер булырга тиеш. Бу дөнья хөкүмәтләре кешеләрдән тугрылыкны таләп итә, ә алар яклы булмаганнарны эзәрлекли (Ачыл. 13:12, 15). Алар «бар кешеләрне — гадиләрне һәм бөекләрне, байларны һәм ярлыларны, иреклеләрне һәм колларны — уң кулларына яки маңгайларына тамга салырга мәҗбүр итә» (Ачыл. 13:16). Борынгы вакытта колларга тамга куелган. Аның буенча бу колның хуҗасын белеп булган. Бүген дә кешеләрнең символик маңгайларына һәм кулларына тамга куела, ягъни алар үз фикерләрендә билгеле бер сәяси көчне хуплый һәм моны эшләре белән күрсәтә.

16. Ни өчен бүген Йәһвәгә тугрылыгыбызны ныгыту мөһим?

16 Нәрсәне истә тоту мөһим? Символик тамганы кабул итмәгез — сәяси оешмалар белән хезмәттәшлек итмәгез. Шул ук вакыт авырлыкларга һәм хәтта каты сынауларга әзер булыгыз. Ачылыш китабында әйтелгәнчә, «андый тамгасы... булмаган һәркем сатып та ала алмаячак, сата да алмаячак» (Ачыл. 13:17). Без Ачылыш 14:9, 10 да искә алынган тамганы кабул иткән кешеләргә Аллаһы нәрсә эшләячәген беләбез. Шуңа күрә без бу тамганы кабул итмибез. Безнең кулыбызга «Йәһвәнеке» дип язылган (Ишаг. 44:5). Безгә Йәһвәгә тугрылыгыбызны ныгытырга кирәк. Ул чакта Йәһвә безне үз хезмәтчеләре дип атарга шат булыр.

СОҢГЫ СЕЛКЕТҮ

17. Безгә Йәһвәнең сабырлыгы турында нәрсәне истә тотарга кирәк?

17 Бу соңгы көннәрдә Йәһвә кешеләргә карата зур сабырлык күрсәтә. Ул бер кешенең дә һәлак булуын теләми (2 Пет. 3:9). Йәһвә барлык кешеләргә дә тәүбә итәргә һәм үзенә хезмәт итәргә мөмкинлек бирә. Әмма Йәһвәнең сабырлыгы чиксез түгел. Аның чакыруын кире каккан кешеләрне Муса көннәрендәге фиргавенне көткән киләчәк көтә. Йәһвә фиргавенгә болай дип әйткән: «Мин инде күптән кулымны сузып, сиңа һәм халкыңа коточкыч кизү җибәрә алыр идем, һәм син җир йөзеннән юкка чыгар идең. Әмма сиңа үз кодрәтемне күрсәтер өчен һәм исемем бөтен җир буйлап игълан ителсен өчен, мин сине исән калдырдым да» (Чыг. 9:15, 16). Ахыр чиктә барлык халыклар да Йәһвәнең бердәнбер хак Аллаһы булганын таныячак (Йәз. 38:23). Бу ничек мөмкин булачак?

18. а) Һәггәй 2:6, 20—22 дә нинди селкетү турында сүз бара? ә) Без Һәггәй әйткән сүзләрнең киләчәктә үтәләчәген кайдан беләбез?

18 Гасырлар үткәч, рәсүл Паул Һәггәй 2:6, 20—22 дә (укы) язылган сүзләрнең киләчәктә үтәләчәге турында язган. Ул болай дигән: «Хәзер ул: „Мин тагын бер тапкыр, ләкин җирне генә түгел, ә күкне дә селкетермен“,— дип вәгъдә итә. „Тагын бер тапкыр“ дигән сүзләр шуны күрсәтә: какшамас нәрсәләр калсын өчен, селкетелгән, ягъни булдырылган, нәрсәләр юкка чыгарылачак» (Евр. 12:26, 27). Бу селкетү Һәггәй 2:7 дә әйтелгән селкетүдән аерылып тора. Бу юлы, Йәһвә күк белән җирне селкеткәндә, фиргавен кебек, Йәһвәне идарәче буларак кабул итмәгән кешеләр мәңгегә юк ителәчәк.

19. Йәһвә күк белән җирне селкеткәндә, нәрсә какшамаячак һәм без моны кайдан беләбез?

19 Ә нәрсә какшамый калачак? Паул болай дип дәвам итә: «Үзебезгә какшамас Патшалык биреләчәген белеп, әйдәгез, моннан ары да Аллаһының юмарт игелеген татып яшик. Шул игелек ярдәмендә без Аллаһыга ул теләгәнчә изге хезмәт башкара алабыз. Моны Аллаһыдан куркып, тирән ихтирам белән эшлик» (Евр. 12:28). Йәһвә күк белән җирне селкеткәч, бу дөнья юкка чыгачак, ә Аллаһы Патшалыгы какшамаячак һәм мәңге торачак (Зәб. 110:5, 6; Дан. 2:44).

20. Кешеләр нинди сайлау ясарга тиеш һәм без аларга ничек булыша алабыз?

20 Билгеләнгән вакыт тәмамланып бара. Кешеләр мөһим сайлау алдында тора: бу дөнья принциплары буенча яшәргәме я Аллаһы ихтыярын үтәргәме? Бу юлларның берсе — үлемгә, икенчесе мәңгелек тормышка илтә (Евр. 12:25). Вәгазь эшендә катнашып, без кешеләргә бу мөһим сайлауны ясарга булыша алабыз. Әйдәгез, Гайсәнең «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» дигән сүзләрен истә тотыйк (Мат. 24:14). Аллаһы ягына баса алган әле күп «кыйммәтле булганнар» бар!

40 ҖЫР Кемгә багышландың?

^ 5 абз. Һәггәй 2:7 не аңлавыбыз бераз үзгәрде, һәм бу мәкаләдә без шул яңа аңлауны карап чыгарбыз. Без шулай ук бу мәкаләдә халыкларны селкетә торган эштә ничек катнаша алуыбыз турында белербез. Өстәвенә, без ни өчен кешеләр бу эшкә уңай һәм тискәре караганнарын күрербез.

^ 4 абз. Һәггәйнең хәбәре үз максатына ирешкән дип әйтеп була, чөнки б. э. к. 515 елда төзекләндерү эшләре, ниһаять, тәмамланган булган.

^ 10 абз. Бу яңа аңлау. Эчкерсез кешеләр халыкларның селкетелүе нәтиҗәсендә хакыйкатькә килә. Элек без алай дип әйтү дөрес түгел дип саный идек. «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 май санының «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз.

^ 63 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Һәггәй исраиллеләрне гыйбадәтханәне төзекләндерүдә ашкынып катнашырга дәртләндерә. Бүген Аллаһы халкы Патшалык турындагы яхшы хәбәрне күңел биреп вәгазьли. Ирле-хатынлы пар Йәһвәнең киләчәктә җирне селкетәчәге турында сөйли.