Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

36 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Олы яшьтәгеләр, яшьләрне кадерләгез

Олы яшьтәгеләр, яшьләрне кадерләгез

«Яшьләрнең даны — аларның көч-кодрәте» (ГЫЙБ. СҮЗ. 20:29).

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Олы яшьтәгеләр үзләренә нинди максат куя ала?

ОЛЫ яшьтәге күп кенә кардәш Йәһвәгә элеккегечә күп хезмәт итә алмаганнары аркасында борчыла. Елдан-ел бу аларны тагы да күбрәк боектыра. Аларның көчләре кимесә дә, тормыш тәҗрибәләре арта бара һәм алар, бу тәҗрибәләре белән бүлешеп, яшьләрне җыелышта күбрәк эш башкарырга дәртләндерә ала. Күп еллар өлкән булып хезмәт иткән бер кардәш болай дигән: «Картлык аркасында мөмкинлекләрем кими башлагач, мин янымда эшчән яшьләрнең булуына бик шат идем, чөнки аларга үз вазифаларымны тапшыра алдым».

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Үткән мәкаләдә без яшьләрнең олы яшьтәгеләр белән якын аралашуы нинди файда китергәнен карап киткән идек. Бу мәкаләдә без басынкылык, тыйнаклык, рәхмәтле булу һәм юмартлык олы яшьтәгеләргә яшьләр белән хезмәттәшлек итәргә ничек булышканын һәм бу җыелышка нинди файда китергәнен карап китәрбез.

БАСЫНКЫ БУЛЫГЫЗ

3. Филипиялеләргә 2:3, 4 буенча, басынкылык нәрсәдән гыйбарәт һәм ни өчен мәсихчеләргә аны күрсәтергә кирәк?

3 Олы яшьтәгеләр, яшьләргә булышырга телисез икән, басынкылык күрсәтмичә булмый. Басынкы кеше башкаларны үзеннән өстен күрә. (Филипиялеләргә 2:3, 4 укы.) Басынкы олы яшьтәге кардәш бер үк йөкләмәне төрлечә башкарып булганын һәм бу Изге Язмаларга каршы килмәгәнен таный. Шуңа күрә ул чиктән тыш консерватив булмаска тырыша (Вәг. 7:10). Әйе, олы яшьтәгеләрнең зур тормыш тәҗрибәсе бар, ләкин алар «бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә барганын» һәм аларга үзләренә дә яңа нәрсәләргә ияләшергә һәм өйрәнергә кирәклеген таный (1 Көр. 7:31).

Өлкән яшьтәгеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашканда юмартлык күрсәтә (4, 5 нче абзацларны кара.) *

4. Район күзәтчеләре левилеләрдән ничек үрнәк ала ала?

4 Басынкы олы яшьтәге кардәшләр хәзер элеккечә күп хезмәт итә алмаганнарын таный. Мәсәлән, район күзәтчеләрен алыйк. 70 яшькә җиткәч, аларга район хезмәтләрен калдырырга туры килә. Бу җиңел булмаска да мөмкин, чөнки алар үз хезмәтләрен ярата. Кардәшләргә хезмәт итү аларга ошый, һәм алар әле дә хезмәт белән янып тора. Шул ук вакыт алар бу эшне яшьләргә тапшыру яхшырак икәнен аңлый. Бу яктан алар Исраилдә яшәгән левилеләргә охшаш. Левилеләр изге чатырда хезмәт итүләрен 50 яшендә тәмамлаган, әмма аларның шатлыклары ниндидер йөкләмәне үтәүгә бәйле булмаган. Хезмәтләрен калдырырга тиеш булса да, алар яшьрәк левилеләргә ярдәм итәргә бик шат булган (Сан. 8:25, 26). Шулай ук район күзәтчеләре дә, олы яшькә җиткәч, хезмәтләрен калдыра һәм үзләре хезмәт иткән җыелыш турында гына кайгырта.

5. Дэн белән Кэти мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

5 23 ел буе район хезмәтендә катнашкан Дэн исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Аңа 70 яшь тулгач, аларны хатыны Кэти белән махсус пионерлар итеп билгеләгәннәр. Бу үзгәреш аларга җиңел бирелгәнме? Дэн кардәшнең сүзләре буенча, аның хәзер җыелышта күп төрле вазифалары бар. Ул кардәшләргә хезмәттәш ярдәмче булып китәр өчен таләпләргә туры килергә булыша, кардәшләрне җәмәгать урыннарында һәм төрмәләрдә вәгазьләргә өйрәтә. Кадерле өлкән яшьтәге кардәшләр, сез, тулы вакытлы хезмәттә катнаша алмасагыз да, җыелышта күп эш башкара аласыз. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Үзгәрә барган хәл-шартларга җайлашырга тырышыгыз. Булдыра алмаган нәрсәләр турында түгел, ә булдыра алган нәрсәләр турында уйланыгыз һәм кулыгыздан килгәнне эшләгез.

ТЫЙНАК БУЛЫГЫЗ

6. Ни өчен тыйнаклык күрсәтү — зирәклек билгесе? Мисал китерегез.

6 Тыйнак кеше үзенең мөмкинлекләре чикле булганын аңлый (Гыйб. сүз. 11:2). Тыйнаклык аны үзенә карата артык таләпчән булмаска дәртләндерә. Бу аңа бәхетле булырга һәм хезмәтен дәвам итәргә булыша ала. Тыйнак кешене үргә менүче машина белән чагыштырып була. Машинасы туктап калмасын өчен, машина йөртүче күчергечне, мәсәлән, дүрттән өчкә сала. Машинасы акрынрак бара башласа да, ул юлда туктап калмый. Тыйнак кеше дә тизлеген киметергә мөмкин, әмма бу аңа хезмәт итүен дәвам итәргә булышыр гына (Флп. 4:5).

7. Барзилай ничек тыйнаклык күрсәткән?

7 Барзилай мисалын исебезгә төшерик. Аңа 80 яшь булганда, Давыт патша аны үз сараена чакырган. Әмма Барзилай Давытның чакыруын кабул итмәгән. Ул үзе урынына яшьрәк кешене, Кимгамны, алырга тәкъдим иткән (2 Иш. 19:35—37). Барзилай кебек, бүген дә өлкән яшьтәге кардәшләр яшьләргә үз йөкләмәләрен тапшырырга әзер.

Йәһвә Аллаһы гыйбадәтханәне Сөләйман төзиячәк дип карар иткәч, Давыт патша моны басынкылык белән кабул иткән (8 нче абзацны кара.)

8. Давыт ничек тыйнаклык күрсәткән?

8 Давыт патша да бик тыйнак кеше булган. Ул Йәһвәгә гыйбадәтханә төзергә теләгән. Әмма Йәһвә бу эш өчен аны түгел, ә аның улы Сөләйманны сайлаганын белгәч, Давыт моның белән килешкән һәм бу төзелеш өчен төзү материалларын әзерләп куйган (1 Елъ. 17:4; 22:5). Сөләйман ул вакытта әле «яшь һәм тәҗрибәсез» булган, ләкин Давыт мин бу эшкә яхшырак туры киләм дип уйламаган (1 Елъ. 29:1). Давыт бу эшнең уңышлы булуы аның яшеннән һәм сәләтләреннән түгел, ә Йәһвәнең фатихасыннан торганын яхшы белгән. Бүген дә өлкән яшьтәге кардәшләр, билгеләнүләре үзгәрсә дә, хезмәт итүләрен дәвам итә. Алар шуңа ышана: Йәһвә үзләренә төрле йөкләмәләрне үтәргә булышкан кебек, яшьләргә дә булышыр.

9. Филиал комитетында хезмәт итүче бер кардәш ничек тыйнаклык күрсәткән?

9 Бүгенге көннәрдәге мисалларга игътибар итик. Сигэо исемле абый-кардәшне 1976 елда 30 яшендә филиал комитеты әгъзасы итеп билгеләгәннәр. 2004 елда ул филиал комитетының координаторы булып киткән. Вакыт узу белән ул инде элеккегечә көчле булмаганын һәм кайбер вазифалар үзенә авыррак бирелгәнен аңлаган. Ул Йәһвәгә дога кылган һәм вазифаларын яшьрәк берәр абый-кардәшкә тапшырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. Хәзер инде Сигэо филиал комитетының координаторы түгел. Шулай да ул филиал комитетында хезмәт итүен дәвам итә. Барзилай, Давыт патша һәм Сигэо очрагыннан күренгәнчә, басынкы һәм тыйнак кеше яшьләрнең тәҗрибәсе җитмәвенә түгел, ә аларның көчле якларына игътибар итә. Ул аларны көндәшләр итеп түгел, ә хезмәттәшләр итеп күрә (Гыйб. сүз. 20:29).

РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ

10. Өлкән яшьтәгеләр җыелыштагы яшьләргә ничек карый?

10 Өлкән яшьтәгеләр яшьләрне Йәһвәдән бүләк итеп күрә һәм Йәһвәгә алар өчен бик рәхмәтле. Үзләренең көчләре кими барса да, алар гайрәтле яшьләрне җыелышта күп эш башкарганнары өчен бик кадерли.

11. Рут 4:13—16 дан күренгәнчә, яшьләрнең ярдәмен рәхмәтлелек белән кабул итү нинди фатихаларга китерә?

11 Изге Язмаларда олы яшьтәгеләргә яшьләрнең ярдәмен кабул итәргә кирәклеген күрсәтүче мисаллар бар. Аларның берсе — Нагомия мисалы. Нагомия тол булып калган килене Рутны үз халкына кире кайтырга өндәгән. Әмма Рут аны калдырмаган һәм аның белән Бәйтлеһемгә барырга булган. Нагомия моңа каршы чыкмаган һәм Рутка үз тугрылыгын күрсәтергә мөмкинлек биргән (Рут 1:7, 8, 18). Ахыр чиктә бу икесе өчен дә зур фатиха булып чыккан. (Рут 4:13—16 укы.) Басынкылык өлкән яшьтәге кардәшләрне Нагомиядән үрнәк алырга дәртләндерә.

12. Паул рәхмәтле булуын ничек күрсәткән?

12 Рәсүл Паул да кардәшләрнең ярдәме өчен бик рәхмәтле булган. Мәсәлән, Филипиядәге мәсихчеләр Паулга материаль ярдәм күрсәткәч, ул аларга бик рәхмәтле булган (Флп. 4:16). Паул Тимутинең дә ярдәмен бик кадерләгән (Флп. 2:19—22). Паул, тоткын буларак, Римга барганда, кайбер мәсихчеләр аны дәртләндерергә дип килгән. Рәсүл Паул аларның килүләре өчен Йәһвәгә рәхмәтләр укыган (Рәс. 28:15). Бик ашкынучан кардәш булганга, Паул, вәгазьләр өчен һәм җыелышларны ныгытыр өчен, меңләгән километр юл үткән. Шул ук вакыт ул, горурланып, кардәшләрнең ярдәменнән баш тартмаган.

13. Олы яшьтәгеләр Йәһвәгә яшьләр өчен рәхмәтле булуларын ничек күрсәтә ала?

13 Өлкән яшьтәгеләр, сез җыелыштагы яшьләр өчен рәхмәтле булуыгызны төрлечә күрсәтә аласыз. Алар сезгә транспорт белән ярдәм итәргә теләсә, кибеткә барып кайтырга я өйдәге эшләрне башкарырга тәкъдим итсә, рәхмәтле булыгыз һәм ярдәмнәрен кире какмагыз. Моны Йәһвәнең кайгыртуы итеп кабул итегез. Яшь кардәшләр сезнең өчен яхшы дуслар булып китә ала. Аларның рухи үсешләре белән кызыксыныгыз һәм аларны җыелышта башкарган эшләре өчен мактагыз. Шулай ук аларга үз тормышыгызда булган очракларны сөйләгез. Шулай эшләп, сез Йәһвәгә җыелыштагы яшьләр өчен рәхмәтле булуыгызны күрсәтерсез. Нәкъ ул бит аларны җыелышка җәлеп иткән (Көл. 3:15; Яхъя 6:44; 1 Тис. 5:18).

ЮМАРТ БУЛЫГЫЗ

14. Давыт патша ничек юмартлык күрсәткән?

14 Давыт патшаның мисалы тагын бер сыйфатның мөһимлеген күрсәтә: Давыт юмарт кеше булган. Ул гыйбадәтханәнең төзелешенә үз акчасының зур өлешен бүлеп биргән (1 Елъ. 22:11—16; 29:3, 4). Булачак гыйбадәтханә өчен дан күбрәк Сөләйманга бирелсә дә, бу Давытны туктатмаган. Әгәр дә сезнең теократик төзелешләрдә катнашырга көчегез юк икән, сез кулыгыздан килгәнчә ирекле иганәләр биреп булыша аласыз. Шулай ук сез яшьләр белән еллар дәвамында җыйган тормыш тәҗрибәгез белән уртаклаша аласыз.

15. Паул Тимутигә карата ничек юмартлык күрсәткән?

15 Юмартлык турында әйткәндә, рәсүл Паул да яхшы үрнәк күрсәткән. Ул Тимутине үзе белән миссионер хезмәтендә катнашырга чакырган. Паул бу яшь кешене вәгазьләү һәм өйрәтү ысулларына өйрәткән һәм үз белемнәрен юмартлык белән тапшырган (Рәс. 16:1—3). Бу өйрәтү ярдәмендә Тимути оста вәгазьче булып киткән (1 Көр. 4:17). Соңрак Тимути үзе дә Паул өйрәткән нәрсәләрне башкаларга тапшыра алган.

16. Ни өчен Сигэо башка абый-кардәшләрне өйрәтә?

16 Бүген дә олы яшьтәге мәсихчеләр яшьрәк абый-кардәшләрне үз вазифаларын үтәргә өйрәтә. Алар моның аркасында үз вазифаларын югалтырлар дип курыкмый. Мәсәлән, өстәрәк искә алынган Сигэо филиал комитетында хезмәт итүче яшьрәк кардәшләрне өйрәтә. Ни өчен? Чөнки, шулай эшләп, ул Патшалык эшенә үз өлешен кертә. Ахыр чиктә ул филиал комитеты координаторы вазифаларын яшьрәк, яхшы өйрәтелгән кардәшкә тапшыра алган. Сигэо филиал комитетында инде 45 елдан артык хезмәт итә. Һәм әле дә ул яшьрәк кардәшләргә үз тәҗрибәсен тапшыра. Аллаһы халкында андый мәсихчеләрнең булуы — чын фатиха!

17. Олы яшьтәгеләр Лүк 6:38 дә язылганнар буенча ничек эш итә ала?

17 Өлкән яшьтәгеләр, сез үз тормышыгыз белән Йәһвәгә хезмәт итү, иман һәм сафлык саклап яшәү — иң яхшы юл икәнен күрсәтәсез. Сезнең үрнәгегез Изге Язмалардагы принципларны кулланып яшәү зур файда китергәнен раслый. Сез үз тормышыгызда күп нәрсә күрдегез, шулай да сез яңа нәрсәләргә ияләшергә әзер. Ә әгәр дә сез күптән түгел суга чумдырылган булсагыз, сез барыбер җыелышның иминлегенә зур өлеш кертә аласыз. Яшьләргә сезнең өлкән яшьтә ничек хакыйкать белән танышуыгыз, тормышыгызны ничек үзгәрткәнегез турында белергә бик кызык булыр. Сез аларга тәҗрибәгез һәм тормыш дәвамында алган сабакларыгыз турында сөйли аласыз. Яшьләргә тормышыгыз турында сөйләсәгез, бай тәҗрибәгез белән бүлешсәгез, Йәһвә сезне мул итеп фатихалаячак. (Лүк 6:38 укы.)

18. Олы яшьтәгеләр һәм яшьләр бер-берсенә ничек ярдәм итә ала?

18 Олы яшьтәге кардәшләр яшьләр белән аралашканда, бу тегеләренә дә, боларына да файда китерә (Рим. 1:12). Олы яшьтәгеләрнең дә, яшьләрнең дә үз көчле яклары бар: олы яшьтәгеләр тормыш дәвамында зур тәҗрибә һәм зирәклек җыйганнар, ә яшьләр көчкә һәм дәрткә ия. Алар бергә дуслар буларак хезмәттәшлек иткәндә, бу күктәге Атабызга дан китерә һәм җыелышны берләштерә.

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

^ 5 абз. Без җыелыш эшләрендә ашкынып торган яшьләрне күрергә бик шат. Олы яшьтәге кардәшләр, үзләренең культураларына карамастан, яшьләргә үз сәләтләрен үстерергә ярдәм итәргә тырыша.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: район күзәтчесенә 70 яшь тулгач, аны хатыны белән җирле җыелышка хезмәт итәргә билгеләгәннәр. Алар, зур тәҗрибә җыйганга, җыелыштагыларны күп нәрсәгә өйрәтә ала.