Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

35 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Олы яшьтәге кардәшләребезгә кадер-хөрмәт күрсәтегез

Олы яшьтәге кардәшләребезгә кадер-хөрмәт күрсәтегез

«Тәкъвалык юлыннан йөрүченең чал чәче — матурлык таҗы» (ГЫЙБ. СҮЗ. 16:31).

138 ҖЫР Чал чәч — матурлык таҗы

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. a) Гыйбрәтле сүзләр 16:31 буенча, без олы яшьтәгеләргә ничек карарга тиеш? ә) Без нинди сорауларга җавап табарбыз?

АРКАНЗАС штатының бер милли паркында алмазлар күреп була. Шул асылташларның кайберләре җир өстендә ята, ләкин күп кенә кешеләр аларны күрмичә үтә, чөнки бу ташлар шомартылмаган.

2 Ниндидер мәгънәдә тугры олы яшьтәге кардәшләребез шундый алмазларга охшаш. Алар бик кыйммәтле. Аллаһы Сүзендә чал чәч хәтта таҗ белән чагыштырыла. (Гыйбрәтле сүзләр 16:31 укы; 20:29.) Әмма кайвакыт олы яшьтәгеләргә алар лаек булган хөрмәт күрсәтелми. Яшьрәк кардәшләр, олы яшьтәгеләрне кадерләсә, материаль байлыклардан да кыйммәтрәк нәрсәләргә ия була ала. Бу мәкаләдә без өч сорауга игътибар итәрбез: ни өчен Йәһвә олы яшьтәге тугры хезмәтчеләрен кадерли? ул аларга үз оешмасында нинди роль биргән? аларның тәҗрибәләреннән өйрәнер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ ТУГРЫ ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕН КАДЕРЛИ?

Тугры олы яшьтәге хезмәтчеләр Йәһвә өчен дә, аның хезмәтчеләре өчен дә кадерле (3 нче абзацны кара.)

3. Ни өчен Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләрен кадерли? (Зәбур 92:12—15)

3 Йәһвә үзенең олы яшьтәге хезмәтчеләрен бик ярата. Ул аларның эчке дөньясын күрә һәм күркәм сыйфатларын кадерли. Олы яшьтәгеләр тормыш дәвамында зур тәҗрибә туплаган, һәм алар, яшьләр белән бу тәҗрибәләрен уртаклашып, Йәһвәне сөендерә (Әюп 12:12; Гыйб. сүз. 1:1—4). Йәһвә аларны чыдамлыклары өчен хуп күрә (Мал. 3:16). Аларның тормышлары хәвеф-хәтәрсез булмаган, әмма алар үз иманнарын саклап кала алганнар. Аларның өметләре көннән-көн ныгый бара. «Хәтта картлык көннәрендә дә» алар Йәһвә исемен данлый. (Зәбур 92:12—15 укы.)

4. Олы яшьтәге кардәшләребезне нәрсә юата ала?

4 Кадерле олы яшьтәге кардәшләребез, Йәһвә сезнең бар игелекле эшләрегезне онытмый (Евр. 6:10). Сез вәгазь эшендә ашкынып катнаштыгыз, күп төрле сынаулар аша — хәтта бик авыр сынаулар аша үттегез. Бу еллар дәвамында сез тәкъва нормалар буенча яшәдегез, җыелышта төрле йөкләмәләр үтәдегез, башкаларны өйрәттегез һәм Аллаһының оешмасыннан артта калмадыгыз. Шулай ук тулы вакытлы хезмәтчеләргә дә терәк булдыгыз. Аллаһы сезне бар бу эшләрегез өчен бик кадерли. Йәһвә «үзенә тугры булганнарны калдырмый» (Зәб. 37:28). Ул шулай ук: «Чәчегез чал булганда да, мин сезне күтәреп йөртермен»,— дип ышандыра (Ишаг. 46:4). Сез инде олы яшьтә булсагыз да, оешмага миннән бернинди файда юк дип уйламагыз. Бу һич тә алай түгел!

ЙӘҺВӘ СЕЗГӘ ОЕШМАДА МӨҺИМ РОЛЬ БИРГӘН

5. Олы яшьтәгеләргә нәрсәне истә тотарга кирәк?

5 Олы яшьтәге кардәшләр оешмада күп эш башкара. Алар элеккечә көч-дәртле булмаса да, аларның еллар дәвамында җыйган тәҗрибәләре бар. Йәһвә олы яшьтәгеләрне төрлечә куллана, һәм моны раслаучы борынгы һәм безнең замандагы мисаллар бар.

6, 7. Тугрылыклары өчен фатихаланган Аллаһының хезмәтчеләрен әйтеп китегез.

6 Изге Язмаларда, олы яшьләренә карамастан, мөһим йөкләмәләр үтәгән кайбер хезмәтчеләр искә алына. Мәсәлән, Муса Аллаһының пәйгамбәре һәм Исраил халкының җитәкчесе итеп билгеләнгәндә, аңа якынча 80 яшь булган. Ә Даниял хәтта якынча 90 яшендә дә пәйгамбәр булып хезмәт итүен дәвам иткән. Рәсүл Яхъя да, Ачылыш китабын язганда, күрәсең, 90 нан узган булган.

7 Күп кенә Аллаһының тугры хезмәтчеләре күренекле кешеләр булмаган. Әмма Йәһвә аларны кадерләгән һәм фатихалаган. Мисал итеп Шимон исемле «тәкъва һәм диндар» кешене алыйк. Ул Изге Язмаларда бер тапкыр гына искә алына. Әмма Йәһвә аны яхшы белгән һәм аңа сабый Гайсәне күрергә мөмкинлек биргән. Ул хәтта Гайсә һәм аның әнисе турында пәйгамбәрлек әйткән (Лүк 2:22, 25—35). Һанна исемле пәйгамбәр тол хатын турында да уйланыйк. Ул, 84 яшенә җитеп, «изге хезмәт итүен беркайчан да калдырмаган» һәм «гыйбадәтханәдә көне-төне» булган. Заманча тел белән әйткәндә, ул җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөргән. Йәһвә аны да фатихалаган: ул сабый Гайсәне күргән. Һичшиксез, Йәһвә Шимун белән Һаннаны бик кадерләгән (Лүк 2:36—38).

80 нән узган Лоис Дидур Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итүен дәвам итә (8 нче абзацны кара.)

8, 9. Кайбер тол апа-кардәшләр җыелышка нинди үрнәк калдырган?

8 Бүгенге көннәрдә дә Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләре яшьләргә яхшы үрнәк күрсәтә. Лоис Дидур исемле апа-кардәшнең мисалы турында уйланыйк. Аңа нибары 21 яшь булганда, ул Канадада махсус пионер булып хезмәт итә башлаган. Аннары ул кияүгә чыккан, һәм алар ире Джон белән күп еллар район хезмәтендә катнашкан. Соңрак алар Канада Бәйтелендә 20 елдан артык хезмәт иткәннәр. Лоиска 58 яшь булганда, аларга ире Джон белән Украина филиалына күченергә тәкъдим иткәннәр. Алар бу чакыруны кабул иткәннәрме? Аларның күп кенә яшьтәшләре күченергә батырчылык итмәс иде. Ләкин Лоис белән Джон Украина филиалына күченергә ризалашканнар. Джонны филиал комитетына билгеләгәннәр. Кызганычка каршы, җиде елдан соң Джон үлеп киткән, әмма Лоис Украина филиалында хезмәт итүен дәвам иткән. Хәзер аңа 81 яшь, һәм бөтен Бәйтел гаиләсе аны бик нык ярата.

9 Әйе, Лоис кебек апа-кардәшләргә, ирләре үлеп киткәч, элеккегечә күп игътибар бирелмидер дә. Әмма бу алар Йәһвә күзендә кадерен югалткан дигәнне аңлатмый. Йәһвә бу апа-кардәшләрне үз ирләренә терәк булганнары өчен һәм тугры булып калганнары өчен бик кадерли (1 Тим. 5:3). Шулай ук бу апа-кардәшләр яшьләргә дә ярдәм кулы суза.

10. Тони кардәш безгә нинди үрнәк калдырган?

10 Картлар йортында яшәгән я өйдән чыга алмаган кардәшләр дә безнең өчен бик кадерле. Кушма Штатларда яшәүче Тони исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. 1942 елның августында 20 яшендә ул Пенсильвания штатында суга чумдырылган. Соңрак нейтралитет саклаганы өчен аны ике ярым елга төрмәгә утыртканнар. Тони хатыны Хильда белән улын һәм кызын хакыйкатьтә үстергәннәр. Шул еллар дәвамында Тони өч җыелышта рәислек итүче күзәтче булып хезмәт иткән (хәзер өлкәннәр советы координаторы дип атала). Ул шулай ук район конгрессы күзәтчесе булып хезмәт иткән. Өстәвенә, Тони, төрмәләргә килеп-китеп, очрашулар һәм өйрәнүләр үткәргән. Хәзер Тонига 98 яшь, һәм ул картлар йортында яши. Әмма бу тугры кардәш Йәһвәгә хезмәт итүдән туктарга теләми. Ул хезмәттә кулыннан килгәнне эшләргә тырыша һәм җыелышы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

11. Без кайгыртуга мохтаҗ олы яшьтәге кардәшләргә ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

11 Картлар йортында яшәгән я өйдән чыга алмаган кардәшләргә ничек хөрмәт күрсәтеп була? Өлкәннәр андый кардәшләргә вәгазьдә катнашырга я җыелыш программаларын тыңларга булыша ала. Без барыбыз да аларга кунакка бара я алар белән видеоэлемтә аша аралаша алабыз. Аеруча безгә җыелыш территориясеннән ерак яшәгән я хакыйкатьтә булмаган туганнары белән яшәгән кардәшләргә игътибар бирергә кирәк. Югыйсә алар игътибарсыз калырга мөмкин. Кайбер олы яшьтәге кардәшләр үзләре турында сөйләргә кыенсына, шуңа күрә үзебез аларга сораулар бирик һәм аларны вакытыбызны жәлләмичә тыңлыйк. Ул чакта алар Йәһвәгә хезмәттә үткәргән еллары турында сөйләр һәм шулай итеп безне рухи яктан ныгытыр.

12. Җыелыштагы олы яшьтәге кардәшләр белән яхшырак танышу безгә нинди фатихалар китерер?

12 Олы яшьтәге кардәшләр белән яхшырак таныша барган саен, сез аларның ничек иман күрсәткәннәрен яхшырак белерсез. Мәсәлән, Харриетт исемле апа-кардәш 1920 еллар тирәсендә суга чумдырылган һәм Нью-Джерси штатында үз туган җыелышында дистәләгән еллар буе хезмәт иткән. Соңрак ул үз кызына күченгән. Яңа җыелышындагы абый-кардәшләр, аңа игътибар күрсәтер өчен һәм танышыр өчен, аның янына килгән. Харриетт исә аларга үз тәрҗемәи хәлен сөйләгән. Алар аның чыннан да гаҗәеп кардәш икәнен аңлаган. Ул аларга суга чумдырылганнан соң үзе белән булган төрле дәртләндергеч очракларын сөйләгән. Ул елларда, хезмәткә барганда, ул үзе белән һәрвакыт теш щеткасын йөрткән, чөнки аны кулга ала алганнар. Шулай килеп чыккан да: 1933 елда ул ике тапкыр кулга алынган һәм ике очракта да берәр атна утырып чыккан. Харриеттның ире хакыйкатьтә булмаса да, аңа ярдәм иткән һәм, Харриетт төрмәдә булганда, балаларын кайгырткан. Әйе, Харриетт кебек тугры абый һәм апа-кардәшләребез чыннан да асылташлар!

13. Йәһвә олы яшьтәгеләрне никадәр кадерли?

13 Олы яшьтәге кардәшләрнең җыелышта мөһим рольләре бар. Алар үз гомерләрендә Йәһвәнең оешма турында һәм үзләре турында ничек кайгыртканын күп тапкыр күргән. Үз хезмәтләре вакытында алар хаталар да кылган, әмма бу хаталардан сабаклар алган. Әйе, чыннан да, бу кардәшләребез — «зирәклек чишмәсе». Алардан өйрәнергә тырышыгыз (Гыйб. сүз. 18:4). Сез, шул кардәшләр белән яхшырак танышсагыз, иманыгызны ныгытырсыз һәм күп нәрсәләргә өйрәнерсез.

ОЛЫ ЯШЬТӘГЕЛӘРНЕҢ ҮРНӘКЛӘРЕН КАДЕРЛӘГЕЗ

Илиша Ильястан күп нәрсәгә өйрәнгән кебек, кардәшләр дә, олы яшьтәге хезмәтчеләр белән аралашып, алардан күп нәрсәгә өйрәнә ала (14, 15 нче абзацларны кара.)

14. Канун 32:7 дәге сүзләр яшьләрне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

14 Олы яшьтәгеләр белән үзегез сөйләшүләр башлагыз. (Канун 32:7 укы.) Әйе, алар тиз йөрми, начар күрә, дикцияләре дә әллә ни яхшы түгел, әмма күңелләрендә алар һаман да яшь һәм Аллаһы күзендә «яхшы исемгә» ия (Вәг. 7:1). Йәһвәнең аларны ни өчен асылташлар дип санаганын онытмагыз һәм аларга алга таба да тиешле хөрмәт күрсәтегез. Илишадан үрнәк алыгыз. Ул, Ильяс пәйгамбәр белән соңгы көн хезмәттәшлек иткәндә, аны калдырып китәргә теләмәгән. Ул өч мәртәбә: «Мин сине калдырмыйм»,— дип әйткән (2 Пат. 2:2, 4, 6).

15. Олы яшьтәгеләрдән нәрсә турында сорап була?

15 Олы яшьтәгеләргә әдәпле итеп сораулар бирегез (Гыйб. сүз. 1:5; 20:5). Мәсәлән, сез аларга мондый сораулар бирә аласыз: «Сез ничек хакыйкатькә килдегез? Тормышыгыздагы нинди вакыйгалар сезгә Йәһвәгә якынлашырга булышты? Шатлыклы булып калуыгызның сере нәрсәдә?» (1 Тим. 6:6—8) Аннары аларны игътибар белән тыңлагыз.

16. Олы яшьтәгеләр һәм яшьләр бер-берсе белән аралашудан нинди файда таба ала?

16 Олы яшьтәгеләр яшьләр белән аралашканда, бу тегеләренә дә, боларына да файда китерә (Рим. 1:12). Нинди файда? Яшьләр Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләре турында кайгыртканын күрә, ә олы яшьтәгеләр үзләрен кирәкле итеп сизә. Өстәвенә, Йәһвәнең үзләрен ничек итеп фатихалаганы турында сөйләү олы яшьтәгеләргә зур шатлык китерә.

17. Ни өчен олы яшьтәге кардәшләр елдан-ел матурая бара дип әйтеп була?

17 Тышкы матурлык көннән-көн сүрелә бара, әмма Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре аның күзендә көннән-көн матурая бара. Бу кадерле кардәшләребез еллар дәвамында Аллаһы рухына үзләрен үзгәртергә мөмкинлек биргән (1 Тис. 1:2, 3). Без бу кадерле олы яшьтәге кардәшләр белән яхшырак танышсак, аларга хөрмәт күрсәтсәк һәм алардан өйрәнергә тырышсак, аларны тагын да ныграк кадерләрбез.

18. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Җыелыш рухи яктан нык булсын өчен, яшьләр олы яшьтәгеләрне кадерләргә тиеш. Әмма шул ук вакыт олы яшьтәгеләр дә яшьләрне кадерләргә тиеш. Олы яшьтәге кардәшләр моны ничек эшли алганнары турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.

144 ҖЫР Омтыл гаҗәеп бүләккә!

^ 5 абз. Олы яшьтәге кардәшләребез асылташлардай кыйммәтле. Шушы мәкалә безне бу тәҗрибәле һәм зирәк хезмәтчеләрне тагы да ныграк кадерләргә булышыр. Ул шулай ук олы яшьтәге кардәшләребезне шуңа ышандырыр: алар Аллаһы оешмасында мөһим роль уйный.