Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

39 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Якының Йәһвәне калдырып китсә, син ялгыз түгел

Якының Йәһвәне калдырып китсә, син ялгыз түгел

«Ничәмә тапкыр алар... аны рәнҗетте!» (ЗӘБ. 78:40)

102 ҖЫР Хәлсезләргә ярдәм итик

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Берәр кардәшнең якыны хакыйкатьне калдырып киткәндә, бу аңарда нинди хисләр тудыра?

ЯКЫН кешебез Йәһвәдән киткәндә, бу безгә зур авырту китерә. Бәлки, сезгә дә андый хисләр таныштыр. Хильда * исемле апа-кардәш болай ди: «41 ел бергә гомер иткән кадерле ирем үлеп киткәч, мин моннан да авыррак нәрсә була алмый дип уйлаган идем. Әмма улымның хакыйкатьне, хатынын һәм балаларын ташлап китүе миңа тагы да зуррак авырту китерде».

Якыныбыз Йәһвәне калдырып киткәндә, Йәһвә хисләребезне яхшы аңлый (2, 3 нче абзацларны кара.) *

2, 3. Зәбур 78:40, 41 буенча, берәр мәсихче хакыйкатьтән китсә, Йәһвә нинди хисләр кичерә?

2 Кайбер фәрештәләр Йәһвәнең гаиләсен калдырып киткәч, бу аңа нинди авырту китергәне турында уйлап карагыз! (Яһүд 6) Ә аның сайланган халкы аңа каршы кат-кат баш күтәргәндә, ул нәрсә хис иткән? (Зәбур 78:40, 41 укы.) Боларның барысы, һичшиксез, Йәһвәгә зур кайгы китергән. Сезнең туганыгыз да җыелышны я гаиләсен калдырып китсә, Йәһвә сезнең хисләрегезне бик яхшы аңлый. Шикләнмәгез: ул сезне юатачак.

3 Туганнары хакыйкатьтән киткән кардәшләрне Йәһвә ничек ныгыта? Ә без андый кардәшләрне ничек юата алабыз? Бу мәкаләдә шушы сораулар каралачак. Әмма башта, әйдәгез, безгә нинди фикер йөртүдән качарга кирәклеген карап чыгыйк.

ҮЗЕГЕЗНЕ ГАЕПЛӘМӘГЕЗ

4. Балалары хакыйкатьне калдырган күп кенә ата-аналар нинди хисләр кичерә?

4 Балалары хакыйкатьне калдырган ата-аналар еш кына үзләрен гаепли. Алар, без балабызны дөрес тәрбияләдекме, дип шикләнә. Улы җыелыштан чыгарылган Льюис исемле абый-кардәш болай ди: «Мин үземне гаепли идем. Төннәрен саташып чыга идем. Елаган чакларым да булгалады, йөрәгем сызлады». Элизабет исемле апа-кардәш шундый ук авырлыкка очраган. Аңа мондый уйлар тыңгы бирми: «Баламны тәрбияләгәндә, мин нәрсәне дөрес эшләмәдем? Мин аның йөрәгенә хакыйкатькә карата ярату сала алмадым шул».

5. Кеше Йәһвәне калдырып китсә, моның өчен җаваплылык кемдә ята?

5 Йәһвә һәр кешегә ихтыяр иреге биргән, шуңа күрә Йәһвәне тыңларгамы, юкмы икәнен һәр кеше үзе сайлый. Кайбер яшьләр, ата-аналары яхшы тәрбия бирмәсә дә, Йәһвәгә хезмәт итә башлый һәм хакыйкатьне калдырмый. Ә башка гаиләләрдә ата-аналар, балаларын Изге Язмалардагы принциплар буенча тәрбияләр өчен, күп тырышлыклар куя, шуңа да карамастан, балалары, үсеп җиткәч, хакыйкатьне калдыра. Ничек кенә булмасын, Йәһвәгә хезмәт итәргәме, юкмы икәнен һәр кеше үзе сайлый (Йош. 24:15). Ата-аналар, балагыз хакыйкатьтән китсә, үзегезне гаепләмәгез!

6. Ата-аналарның хакыйкатьтән китүе балаларга ничек тәэсир итә?

6 Кайвакыт ата-аналарның берсе хакыйкатьне я хәтта гаиләне калдырып китә (Зәб. 27:10). Бу балага зур зыян китерә. Балалар бит ата-аналарына хөрмәт белән карый һәм алар белән соклана. Атасы җыелыштан чыгарылган Эстер исемле апа-кардәш болай ди: «Мин еш елый идем, чөнки әтиемнең белә торып хакыйкатьтән киткәнен аңлый идем. Мин әтиемне яратам һәм, ул җыелыштан чыгарылганнан соң, аның белән барысы да әйбәт микән дип борчылам. Мине хәтта кайвакыт паника яулап ала».

7. Ата-аналары җыелыштан чыгарылган яшь кардәшләргә карата Йәһвә нинди хисләр кичерә?

7 Кадерле яшь кардәшләребез, ата-аналарыгызның берсе я хәтта икесе дә җыелышны калдырган булса, без сезнең белән бергә кайгырабыз! Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә сезнең күңел әрнүегезне белә. Ул сезне ярата һәм тугрылыгыгызны кадерли. Без дә, сезнең кардәшләрегез, сезне бик яратабыз! Шуны онытмагыз: сез ата-аналарыгызның карарлары өчен җаваплы түгел. Бу мәкаләдә инде әйтелгәнчә, Йәһвә бар кешегә ихтыяр иреге биргән. Шуңа күрә һәр багышланган һәм суга чумдырылган мәсихче «үз җаваплылык йөген үзе йөртә» (Гәл. 6:5, иск.).

8. Җыелыштан чыгарылган якыныбызның кайтуын көткәндә, нәрсә эшләп була? (« Йәһвәгә кире кайт» дигән рамканы да кара.)

8 Берәр якын кешебез Йәһвәне калдырып китсә, без, билгеле, аның җыелышка кире кайтуын телибез. Ә, ул җыелышка кайтканчы, без нәрсә эшли алабыз? Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен, бар көчебезне куйыйк. Шулай эшләсәк, без гаиләдәгеләребез өчен дә, бәлки, хәтта җыелыштан чыгарылган якын кешебез өчен дә яхшы үрнәк булырбыз. Моның ярдәмендә без шулай ук тискәре хисләребезне дә җиңә алырбыз. Әйдәгез, рухилыгыбызны ныгыта алган кайбер гамәли адымнарны карап китик.

РУХИ ЯКТАН НЫК КАЛЫРГА НӘРСӘ БУЛЫША?

9. Безгә иманыбызны ныгытырга нәрсә ярдәм итәчәк? (« Юатучы шигырьләр» дигән рамканы да кара.)

9 Рухи эшләр белән мәшгуль булыгыз. Сезгә үзегезне дә, гаиләдәгеләрегезне дә рухи яктан ныгыту мөһим. Моны ничек эшләп була? Йәһвәдән ярдәм алыр өчен, Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыгыз һәм уйланыгыз. Җыелыш очрашуларын да калдырмагыз. Әтисе һәм апасы хакыйкатьне калдырган Джоанна исемле апа-кардәшебез болай ди: «Абигыя, Әсфирә, Әюп, Йосыф һәм Гайсә турында укыганда, йөрәгемдә тынычлык урнаша. Алар турында уйлану авыртуымны баса. Шулай ук мине телевидениебездәге җырлар да бик дәртләндерә».

10. Зәбур 32:6—8 дәге сүзләр безгә күңелсез уйларны җиңәргә ничек булыша ала?

10 Йәһвәгә үз борчылуларыгызны сөйләгез. Күңелсез уйлар биләп алганда, дога кылудан туктамагыз. Йәһвә сезгә бу хәлгә аның күзлегеннән карарга булышсын дип, «аңлау сәләте бирсен» һәм «дөрес юлга өйрәтсен» дип сорагыз. (Зәбур 32:6—8 укы.) Әлбәттә, Йәһвәгә эчке хисләребезне ачу авыр булырга мөмкин. Әмма Йәһвә безнең күңел әрнүен күрә. Ул безне бик нык ярата һәм йөрәгебезне үзенә бушандырырга чакыра (Чыг. 34:6; Зәб. 62:7, 8).

11. Еврейләргә 12:11 буенча, ни өчен безгә Йәһвәнең төзәтүен кабул итәргә кирәк? (« Җыелыштан чыгару — Йәһвәнең мәхәббәткә нигезләнгән төзәтү чарасы» дигән рамканы да кара.)

11 Өлкәннәрнең карарын кабул итегез. Җыелыштан чыгару тәртибен Йәһвә гамәлгә керткән. Гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгару гөнаһ кылучының үзенә дә, башкаларга да файда китерә. (Еврейләргә 12:11 укы.) Кайбер кардәшләр өлкәннәрнең карарын тәнкыйтьләргә мөмкин. Әмма, мөгаен, алар гөнаһ кылучыны начар яктан күрсәтүче кайбер фактларны белми я әйтеп бетермидер. Шуны онытмыйк: еш кына без бар фактларны да белмибез. Шуңа күрә өлкәннәрнең «Йәһвә өчен» хөкем иткәннәрен һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча эш иткәннәрен танырга кирәк (2 Елъ. 19:6).

12. Йәһвәнең төзәтү чарасын кабул итү нинди файда китерә? Мисал китерегез.

12 Өлкәннәрнең карары белән ризалашып, сез гөнаһ кылучыга Йәһвәгә кире кайтырга булышасыз дип әйтеп була. «Улыбыз белән араларны өзү бик тә авыр булды,— дип исенә төшерә бу мәкаләдә искә алынган Элизабет.— Улыбыз, оешмага кайткач, аның җыелыштан чыгарылуы турындагы карар дөрес иде дип әйтте һәм күп сабаклар алганын таныды». Элизабет болай дип өсти: «Мин Йәһвәнең төзәтү чаралары дөрес икәненә тагын бер тапкыр инандым». Аның ире Марк болай дип әйтә: «Беркөнне улым миңа аның белән аралашмавыбыз аны кире кайтырга дәртләндерде дип әйтте. Йәһвә безгә тыңлаучан булырга булышканы өчен мин аңа шундый рәхмәтле!»

13. Тискәре хисләрне җиңәргә сезгә нәрсә булыша ала?

13 Якын дусларыгызга хисләрегезне сөйләп бирегез. Уңай караш сакларга булыша алган җитлеккән мәсихчеләр белән аралашыгыз (Гыйб. сүз. 12:25; 17:17). Өстәрәк искә алынган Джоанна болай ди: «Мин үземне ялгыз хис иттем, әмма тугры дуслар белән аралашу миңа көч өстәде». Ә әгәр кайбер кардәшләрнең сүзләре сезгә авырту гына өстәсә, моңа ничек карарга?

14. Ни өчен безгә «бер-беребезгә карата сабыр» булырга кирәк?

14 Кардәшләрегезгә карата сабыр булыгыз. Билгеле, кайвакыт дөрес сүзләр сайлау бик авыр (Ягък. 3:2). Камилсез булганга, без кайвакыт рәнҗетүче сүзләр әйтергә мөмкин я нәрсә әйтергә дә белмибез. Шуңа күрә рәсүл Паулның сүзләрен истә тотыгыз: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез» (Көл. 3:13). Улы җыелыштан чыгарылган булган бер апа-кардәш болай ди: «Кайбер кардәшләр мине рухландырырга тырышты, ләкин аларның сүзләре авырту гына китерде. Йәһвә миңа андый кардәшләрне кичерергә булышты». Ә хәзер, әйдәгез, туганнары хакыйкатьтән киткән кардәшләргә ничек ярдәм итә алуыбыз турында белик.

ҖЫЕЛЫШНЫҢ ЯРДӘМЕ

15. Якыны җыелыштан чыгарылган кардәшкә ничек ярдәм итеп була?

15 Тугры гаилә әгъзаларына дустанә, җылы мөнәсәбәт күрсәтегез. Мириам исемле апа-кардәшкә, энекәше җыелыштан чыгарылгач, очрашуларга йөрергә уңайсыз булган. Ул болай ди: «Мин кардәшләр ни әйтер дип курка идем. Әмма дусларым хисләремне уртаклашты һәм шул ук вакыт энекәшем турында начарны сөйләмәде. Мин аларга бик рәхмәтле. Мин кайгым белән берүзем калмадым». Ә башка бер апа-кардәш болай ди: «Улыбыз җыелыштан чыгарылгач, кардәшләр безне ныгытырга килде. Кайберләре нәрсә әйтергә дә белмибез диделәр. Алар минем белән бергә елады. Ә кайберләре миңа открытка язып җибәрде. Мин боларның барысына да бик мохтаҗ идем!»

16. Җыелыштагылар тугры гаилә әгъзаларына ничек өзлексез ярдәм күрсәтә ала?

16 Йәһвәгә тугры калган гаилә әгъзаларын ныгытып торудан туктамыйк. Хәзер аларга сезнең яратуыгыз һәм өзлексез ярдәмегез бик кирәк (Евр. 10:24, 25). Аеруча яшьләр, ата-аналары хакыйкатьне калдырса, юатуга һәм мактауга мохтаҗ. Кайвакыт җыелыштан чыгарылган кешенең туганнары да үзләрен җыелыштан чыгарылгандай хис итә. Моңа беркайчан да юл куймыйк! Мария исемле кардәшнең ире җыелыштан чыгарылган һәм гаиләсен калдырган. Мария болай ди: «Кайбер дусларым, өемә килеп, ризыклар әзерләде, балаларым белән өйрәнү үткәрергә булышты. Алар кайгымны уртаклашты һәм минем белән бергә елады. Безнең турында имеш-мимешләр чыкканда, алар безне яклый иде. Дусларым чыннан да юаныч чыганагы булды!» (Рим. 12:13, 15)

Җыелыштагылар тугры гаилә әгъзаларын ныгыта ала (17 нче абзацны кара.) *

17. Өлкәннәр ничек кызгану күрсәтә ала?

17 Өлкәннәр, җыелыштан чыгарылган кешенең тугры гаилә әгъзаларын рухландырыр өчен, һәр мөмкинлекне кулланыгыз. Андый кардәшләрне юату өчен иң беренче чиратта сез җаваплы (1 Тис. 5:14). Алар белән җыелышка кадәр һәм җыелыштан соң аралашыгыз. Алар янына килеп китегез һәм алар белән бергә дога кылыгыз. Аларны вәгазьгә һәм гаилә өйрәнүегезгә чакырыгыз. Рухи көтүчеләр Йәһвәнең кайгырган сарыкларына кызгану һәм мәхәббәт күрсәтергә тиеш (1 Тис. 2:7, 8).

ӨМЕТЕГЕЗНЕ ЮГАЛТМАГЫЗ ҺӘМ ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫГЫЗ

18. 2 Петер 3:9 буенча, Йәһвә гөнаһ кылучылардан нәрсә көтә?

18 Йәһвә «беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели». (2 Петер 3:9 укы.) Кеше җитди гөнаһ кылса да, аның тормышы Аллаһы күзендә барыбер бик кадерле булып кала. Йәһвә бар кешелек өчен, шул исәптән җитди гөнаһ кылган кешеләр өчен дә, югары бәя түләгән — кадерле Улын йолым итеп биргән. Шәфкать күрсәтеп, Йәһвә җыелыштан читләшкән кешеләрне үзенә кайтырга чакыра. Гайсәнең читкә киткән угыл турындагы мисалыннан күренгәнчә, Аллаһы аларның кайтачагына өметләнә (Лүк 15:11—32). Хакыйкатьне калдырган күп кенә кеше соңрак күктәге Аталарына кайткан, һәм җыелыш аларны җылы кабул иткән. Өстәрәк искә алынган Элизабетның да улы кире җыелышка кайткан. Үткәндәгеләрен исенә төшереп, Элизабет болай ди: «Күп кенә кардәшләр мине кулымны салындырмаска дәртләндерде. Мин аларга бик рәхмәтле».

19. Ни өчен Йәһвәгә таянырга кирәк?

19 Йәһвә — какшамас Кыябыз. Юмарт һәм кызганучан Атабыз сезне бик ярата һәм сезгә файда гына китерүче җитәкчелек бирә. Ул сезне кайгырган чагыгызда беркайчан да калдырмас (Евр. 13:5, 6). Өстәрәк искә алынган Марк болай ди: «Йәһвә безне беркайчан да калдырмады. Әйе, без авырлыклар аша үткәндә, Йәһвә һәрвакыт яныбызда булды». Йәһвә сезгә дә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирәчәк (2 Көр. 4:7). Якыныгыз Йәһвәне калдырса да, бер дә шикләнмәгез: сез, өметегезне югалтмыйча, Йәһвәгә тугры булып кала аласыз.

44 ҖЫР Боеккан кешенең догасы

^ 5 абз. Безнең якын кешебез Йәһвәне калдырып киткәндә, бу безгә зур авырту китерә. Бу мәкаләдә без, андый хәл була калса, Йәһвәнең нәрсә хис иткәнен карап китәрбез. Без тугры гаилә әгъзалары үз җан әрнүләрен ничек баса алганнарын һәм рухи яктан ничек нык кала алганнарын белербез. Шулай ук без җыелыш әгъзалары андый кардәшләрне ничек ныгыта алганнарын да карап китәрбез.

^ 1 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 79 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: гаилә башы үз гаиләсен һәм Йәһвәне калдырып китә. Бу хатынына һәм балаларына күп газаплар китерә.

^ 81 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: ике өлкән шул гаиләгә килеп китә һәм аларны ныгыта.