Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың»

«Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың»

«Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен» (ИШАГ. 41:10).

7 ҖЫР Йәһвә — безнең көчебез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Ишагыя 41:10 дагы сүзләр Ёсико исемле апа-кардәшкә ничек тәэсир иткән? ә) Йәһвә бу сүзләрне кем өчен яздырткан?

ЁСИКО исемле тугры апа-кардәш табибтан начар хәбәр алган: аңа берничә ай гына яшисе калган. Бу хәбәрне ишеткәч, Ёсико Изге Язмалардагы иң яраткан шигырен исенә төшергән. Бу Ишагыя 41:10 (укы) булган. Аннан соң Ёсико табибка курыкмаганы турында әйткән, Йәһвә мине кулымнан тотып тора, дигән ул *. Ишагыя 41:10 дагы сүзләр апа-кардәшебезгә Йәһвәгә өмет багларга көч биргән. Бу шигырь безгә дә төрле бәла-казалар вакытында җан тынычлыгын саклап калырга ярдәм итә ала. Моңа яхшырак төшенер өчен, әйдәгез, башта ни өчен Йәһвә Ишагыягә бу шигырьдәге сүзләрне язарга кушканын белик.

2 Беренче чиратта Йәһвә бу сүзләрне Бабыл әсирлегенә китәчәк яһүдләр өчен яздырткан. Әмма Йәһвә бу сүзләрне үзенең бар хезмәтчеләре өчен саклап калдырган (Ишаг. 40:8; Рим. 15:4). Без «аеруча авыр вакытларда» яшибез, шуңа күрә бүген юатуга бик тә мохтаҗ (2 Тим. 3:1).

3. а) Ишагыя 41:10 безне нәрсәгә ышандыра? ә) Ни өчен Йәһвәнең ышандыручы сүзләрен карап чыгу мөһим?

3 2019 елның еллык шигырендә — Ишагыя 41:10 да — Йәһвә безне өч нәрсәгә ышандыра: 1) Йәһвә безнең белән булачак; 2) ул безнең Аллаһыбыз; 3) ул безгә ярдәм итәчәк. Бу мәкаләдә без иманыбызны ныгытучы шушы өч фикергә игътибар итәрбез. Йәһвәнең бу ышандыручы сүзләрен * карап чыгу бик мөһим, без дә бит, Ёсико кебек, төрле сынауларга дучар. Моңа өстәп, дөньяда төрле бәла-казалар булгалый, һәм бу безгә дә тәэсир итми калмый. Ә кайберләребез хөкүмәтләр тарафыннан эзәрлекләнә. Шуңа күрә, әйдәгез, бу шигырьне тирәнрәк карап чыгыйк.

«МИН СИНЕҢ БЕЛӘН»

4. а) Без беренче итеп Йәһвәнең нинди сүзләренә кагылып китәрбез? (Искәрмәне дә кара.) ә) Йәһвә безгә карата хисләрен ничек сурәтли? б) Аллаһының наз тулы сүзләре сезгә ничек тәэсир итә?

4 Беренчедән, Йәһвә безгә болай дип әйтә: «Курыкма, чөнки мин синең белән» *. Йәһвә безгә назлы яратуын белдерә, шулай итеп ул безнең белән булуын раслый. Карагыз, ничек Йәһвә үзенең җылы хисләрен сурәтли: «Син минем өчен кыйммәтле булып киттең, мин сине хөрмәткә лаек дип санадым һәм яраттым» (Ишаг. 43:4). Беркем һәм бернәрсә дә Йәһвәне безне яратмаска мәҗбүр итә алмый; аның тугры мәхәббәте какшамас (Ишаг. 54:10). Аллаһының яратучы Дустыбыз булуын белү безгә кыюлык өсти. Аллаһы үз дусты Ибрамга (Ибраһимга) болай дигән: «Курыкма, Ибрам. Мин синең калканың» (Ярат. 15:1). Аны яклаган кебек, Аллаһы безне дә яклаячак.

Йәһвә ярдәме белән без хәтта елгаларга һәм утка охшаш авырлыкларны кичерә алабыз (5, 6 нчы абзацларны кара.) *

5, 6. а) Йәһвәнең безгә ярдәм итәргә теләгәнен без кайдан беләбез? ә) Ёсико мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

5 Йәһвә шәхсән безгә ярдәм итәргә тели. Безгә бу кайдан билгеле? Аллаһының мондый вәгъдәсеннән: «Син сулар аша үткәндә, мин синең белән булырмын, елгаларны кичкәндә, су астында калмассың. Син ут аша үткәндә, утка пешмәссең, ялкын сине көйдереп алмас» (Ишаг. 43:2).

6 Йәһвә авырлыкларны алып куярга вәгъдә итми. Әмма Аллаһы проблемалар «елгаларында» батуыбызга юл куймас, һәм авырлыклар «уты» безгә төзәтә алмаслык зыян китермәс. Аллаһы безгә авыр вакытларны кичерергә ярдәм итәр. Ничек итеп? Ул безгә куркуны җиңәргә булышыр. Нәтиҗәдә, хәтта үлем янаса да, без сафлыгыбызны саклап кала алырбыз (Ишаг. 41:13). Мәкалә башында искә алынган Ёсико очрагында да нәкъ шулай булган. Аның кызы болай дип сөйли: «Әниебезнең тыныч калуы безне гаҗәпләндерде. Йәһвә аңа күңел тынычлыгы биреп торды. Үлгән көненә кадәр ул шәфкать туташларына һәм башка пациентларга Йәһвә һәм аның вәгъдәләре турында сөйләде». Ёсико мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Аллаһының «Мин синең белән булырмын» дигән вәгъдәсенә ышансак, без кыю һәм көчле була алырбыз.

«МИН СИНЕҢ АЛЛАҺЫҢ»

7, 8. а) Йәһвә исраиллеләрне тагын нәрсәдә ышандырган һәм аның сүзләре нәрсә аңлата? ә) Ни өчен Аллаһы әсирлеккә китәчәк кешеләргә борчылмаска кушкан? б) Ишагыя 46:3, 4 тәге нинди сүзләр яһүдләрне ныгыткан?

7 Икенчедән, Аллаһы безне Ишагыя аша болай дип ышандыра: «Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың». Бу сүзләр нәрсә аңлата? «Борчылма» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «шомга төшеп, як-якка каранып тору» дигәнне аңлатырга мөмкин.

8 Ни өчен Йәһвә әсирлеккә эләгәчәк яһүдләргә борчылмаска кушкан? Чөнки ул Бабыл халкының курку хисе туачагын белгән. Нәрсә аркасында алар куркуга төшә алган? Бабылга Мидо-Фарсы армиясе һөҗүм итәргә тиеш булган. Бу армияне кулланып, Йәһвә үз халкын 70 еллык әсирлектән азат итәргә ниятләгән (Ишаг. 41:2—4). Бабыллылар һәм башка халык кешеләре, дошманның якынлашып килүе турында ишеткәч, бер-берсен: «Кыю бул»,— дип ныгытырга тырышкан. Өстәвенә, алар, күбрәк потлар ясап, бу потлар аларны коткарыр дип өметләнгән (Ишаг. 41:5—7). Яһүдләрнең йөрәкләре исә тыныч булырга тиеш булган, чөнки Аллаһы аларга: «Син исә, Исраил, [башка халыклардан аермалы буларак] минем хезмәтчем... [...] Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың» (Ишаг. 41:8—10). «Мин синең Аллаһың» диеп, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен шуңа ышандырган: ул аларны онытмаган, ул әле дә аларның Аллаһысы, ә алар аның халкы. Йәһвә: «Мин сезне күтәреп йөртермен һәм коткарырмын»,— дип әйткән. Бу көч өстәүче сүзләр яһүдләрне, һичшиксез, рухландырган. (Ишагыя 46:3, 4 укы.)

9, 10. Ни өчен безгә куркасы юк? Мисал китерегез.

9 Дөнья хәле начарланганнан-начарлана бара, һәм бу күп кенә кешеләрне борчый. Без дә бу авырлыклардан якланмаган. Әмма безгә куркасы юк. Йәһвә безгә: «Мин синең Аллаһың»,— дип әйтә. Бу тыныч булып калыр өчен чыннан да җитди нигез булып торамы?

10 Бер мисал карап чыгыйк. Фердинанд белән Артур самолетта оча. Көчле җилләр аркасында, самолет селкенә башлый. Шунда алар белдерү ишетә: «Хөрмәтле пассажирлар, зинһар өчен, каешларыгызны эләктерегез. Без турбулентлык аша үтәбез». Фердинанд куркып китә. Әмма соңрак пассажирлар мондый белдерү ишетә: «Сезгә командир мөрәҗәгать итә. Зинһар өчен, тынычлык саклагыз». Ләкин Фердинанд барыбер борчыла: «Ничек тынычлык сакларга инде?» Шул вакыт ул Артурның тыныч булуына игътибар итә һәм аңардан болай дип сорый: «Ни өчен син шундый тыныч?» — «Чөнки мин капитанны бик яхшы беләм. Ул минем әтием! — дип җавап кайтара Артур һәм, елмаеп, болай дип дәвам итә: — Әйдә, мин сиңа аның турында сөйлим. Аның никадәр оста пилот булуын белсәң, син дә тыныч булып кала алырсың».

11. Ике пассажир турындагы мисал нәрсәне яхшырак аңларга булыша?

11 Бу мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез? Без, күктәге Атабыз Йәһвәне яхшы белгәнгә, Артур кебек, тыныч булып калабыз. Аллаһы безгә соңгы көннәрдәге «турбулентлык» вакытында ярдәм кулы суза (Ишаг. 35:4). Шуңа күрә, дөнья куркудан калтырап торса да, без шүрләмибез (Ишаг. 30:15). Шулай ук, Артур кебек, без башкаларны тынычландырырга тырышабыз: Аллаһыга таянып булганы турында сөйлибез. Нәтиҗәдә, башкалар да Йәһвәдә сыеныч таба һәм курку хисеннән арына.

«МИН СИНЕ НЫГЫТЫРМЫН... СИҢА ЯРДӘМ ИТӘРМЕН»

12. а) Йәһвәнең өченче вәгъдәсе нинди? ә) «Йәһвә... кулы» дигән сүзләр безгә нәрсәне искә төшерә?

12 Өченчедән, Йәһвә үз халкын болай дип ышандыра: «Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен». Ишагыя Йәһвәнең үз халкын ничек итеп ныгытачагы турында инде язган булган: «Йәһвә үз кодрәте белән килер, аның кулы идарә итәр» (Ишаг. 40:10). Изге Язмаларда «кул» дигән сүз еш кына хакимлеккә карата кулланыла. Шуңа күрә Йәһвәнең «кулы идарә итәр» дигән сүзләр Йәһвәнең кодрәтле Патша булуын исебезгә төшерә. Аның чиксез көче бар, һәм ул үз хезмәтчеләрен һәрвакыт ныгыткан һәм яклаган. Аллаһы бүген дә моны эшләвен дәвам итә (Кан. 1:30, 31; Ишаг. 43:10, иск.).

Бер корал да Йәһвәнең кодрәтле кулыннан көчлерәк була алмый (12—16 нчы абзацларны кара.) *

13. а) Аеруча нинди очракларда Йәһвә безне ныгытырга тәвәккәл? ә) Аллаһының нинди вәгъдәсе безгә көч һәм ышаныч өсти?

13 Дошманнар безне эзәрлекләгәндә, Йәһвә «Мин сине ныгытырмын» дигән вәгъдәсен үтәргә аеруча тәвәккәл. Кайбер илләрдә каршы килүчеләр вәгазь эшен туктатырга тырыша һәм эшчәнлегебезне тыя. Әмма без андый һөҗүмнәр аркасында чиктән тыш борчылмыйбыз. Йәһвәнең мондый вәгъдәсе безгә көч бирә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас» (Ишаг. 54:17). Бу сүзләр безгә өч нәрсәне исебезгә төшерә. Нәрсәне?

14. Ни өчен дошманнарның Аллаһы халкына һөҗүм итүе безне гаҗәпләндерми?

14 Беренчедән, Мәсих шәкертләре буларак, без кешеләрнең үзебезне нәфрәт итүләренә бер дә гаҗәпләнмибез (Мат. 10:22). Гайсә аның шәкертләре соңгы көннәрдә каты эзәрлекләнер дип пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:9; Яхъя 15:20). Икенчедән, Ишагыя язганча, кешеләр безне нәфрәт итү белән генә чикләнмәс — алар безгә каршы төрле кораллар да кулланыр. Бу коралларга, мәсәлән, гайбәт, ап-ачык ялган һәм эзәрлекләүләр керә (Мат. 5:11). Йәһвә дошманнарны үз коралларын кулланудан туктатмас, әмма безгә куркасы юк (Эфес. 6:12; Ачыл. 12:17). Ни өчен?

15, 16. а) Истә тотасы өченче фикер нинди һәм Ишагыя 25:4, 5 бу фикерне ничек раслый? ә) Ишагыя 41:11, 12 дә дошманнарның ахыры ничек сурәтләнә?

15 Өченче якка игътибар итик. Йәһвә кешеләр ясаган «бер корал да уңышлы булмас» дигән. Дивар давылдан яклаган кебек, Аллаһы да безне «залимнәрнең сулышыннан» яклар. (Ишагыя 25:4, 5 укы.) Дошманнар безгә төзәтә алмаслык зыян китерә алмас (Ишаг. 65:17).

16 Моннан тыш, Йәһвә, явыз кешеләрнең киләчәген сурәтләп, иманыбызны ныгыта. (Ишагыя 41:11, 12 укы.) Дошманнарыбыз нинди генә тырышлыклар куймасын, безгә каршы нәрсә генә эшләмәсен, нәтиҗәсе бер үк булыр: алар «юкка чыгар, һәлак булыр».

ЙӘҺВӘГӘ ИМАНЫБЫЗНЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнеп, без Йәһвәгә иманыбызны ныгытырбыз (17, 18 нче абзацларны кара.) *

17, 18. а) Изге Язмаларны уку Аллаһыга ныграк таянырга ничек булыша? Мисал китерегез. ә) 2019 елның еллык шигыре турында уйлану безне ничек ныгытыр?

17 Йәһвә белән якынрак танышкан саен, аңа таянырга җиңелрәк була. Аллаһыны яхшы белер өчен, безгә Изге Язмаларны уку һәм укыганнар турында уйлану үтә зарур. Изге Язмаларда бит Аллаһының үз халкын ничек яклаганы турында язылган. Моның турында укып, без Йәһвәнең үзебез турында да кайгыртачагына шикләнмәбез.

18 Ишагыя Йәһвәне — көтүче белән, ә аның хезмәтчеләрен сарык бәтиләре белән чагыштырган. Ишагыя Йәһвә турында болай ди: «Кулы белән сарык бәтиләрен бергә җыяр, аларны куенында йөртер» (Ишаг. 40:11). Йәһвә безне үз кочагында тота. Моның турында укыганда, без үзебезне якланган итеп һәм тыныч итеп хис итмибезмени? Безгә, проблемаларга карамастан, тынычлыкны югалтмаска булышыр өчен, акыллы һәм ышанычлы хезмәтче 2019 елның еллык шигыре итеп Ишагыя 41:10 ны сайлады. Бу шигырь болай дип яңгырый: «Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың». Бу ышандыручы сүзләр турында уйланыгыз. Алар сезгә киләчәктәге авырлыкларга әзерләнергә булышыр.

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

^ 5 абз. 2019 елның еллык шигырендә, дөньядагы я шәхси тормышыбыздагы авыр хәлләргә карамастан, тыныч булып калыр өчен өч сәбәп китерелә. Бу мәкаләдә шушы сәбәпләр каралачак. Алар безгә азрак борчылырга һәм күбрәк Йәһвәгә таянырга булышыр. Еллык шигырь турында уйланырга һәм аны ятларга тырышыгыз. Шулай итеп сез киләчәктәге авырлыкларга әзерләнерсез.

^ 3 абз. АҢЛАТМА: ышандыручы сүзләр — Йәһвәнең вәгъдәләре. Алар Аллаһы ниятләгән нәрсәләрнең, һичшиксез, үтәләчәген күрсәтә. Йәһвәнең вәгъдәләре турында уйлану безгә авырлыклар аркасында азрак борчылырга ярдәм итә.

^ 4 абз. ИСКӘРМӘ: Ишагыя 41:10, 13 һәм 14 тә «курыкма» дигән сүз өч тапкыр очрый. Бу шигырьләрдә шулай ук Йәһвәгә карата «мин» дигән алмашлык еш кулланыла. Ни өчен Йәһвә Ишагыяне шулай язарга рухландырган? Аллаһы шуңа басым ясарга теләгән: Йәһвәгә таянып кына без куркуларыбызны җиңә алабыз.

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бу гаилә әгъзалары эштә, хезмәттә һәм мәктәптә каршылык-мыскыллауларга дучар я сәламәтлек белән бәйле авырлыклар кичерә.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: кардәшләр өйдә очрашу үткәргәндә, полиция бәреп керә, ләкин кардәшләр паникага бирелми.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: регуляр рәвештә үткәрелгән гаилә өйрәнүе көч өсти.