Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йөрәгебезне ничек сакларга?

Йөрәгебезне ничек сакларга?

«Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла» (ГЫЙБ. СҮЗ. 4:23).

36 ҖЫР Йөрәгебезне саклыйбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1—3. а) Ни өчен Аллаһы Сөләйманны яраткан һәм Сөләйман нинди фатихалар алган? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

ИСРАИЛНЕҢ патшасы булып киткәндә, Сөләйман яшь егет булган. Ул вакытларда аңа төштә Йәһвә күренгән һәм болай дигән: «Сора, сиңа нәрсә бирим?» Сөләйман: «Йәһвә Аллаһым, мин бик яшь һәм тәҗрибәсез... [...] Шунлыктан халкыңны хөкем итәр өчен... хезмәтчеңә тыңлаучан йөрәк бир»,— дип әйткән (1 Пат. 3:5—10). «Тыңлаучан йөрәк» сорап, Сөләйман үрнәк алырлык тыйнаклык күрсәткән! Йәһвә Сөләйманны яраткан, һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк! (2 Иш. 12:24) Аллаһыга яшь Сөләйманның үтенече бик ошаган, һәм ул аңа «зирәк һәм төшенүчән йөрәк» биргән (1 Пат. 3:12).

2 Йәһвәгә тугры булып калганда, Сөләйман күп фатихалар кичергән. Ул «Исраил Аллаһысы Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзегән» (1 Пат. 8:20). Шулай ук ул, Аллаһыдан зирәклек алганга, зур данга ия булган. Өстәвенә, Сөләйманның Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләре Изге Язмаларның өч китабында язылган. Бу китапларның берсе — Гыйбрәтле сүзләр китабы.

3 Гыйбрәтле сүзләрдә «йөрәк» дигән сүз 48 тапкыр очрый. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 4:23 тә болай диелә: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла». Бу шигырьдә «йөрәк» дигән сүз нәрсә аңлата? Бу мәкалә шул сорауга җавап бирер. Шулай ук мондый ике сорауга җавап табарга тырышыйк: Шайтан йөрәгебезне ничек бозарга тели? Һәм без аны ничек саклый алабыз? Аллаһыга тугры булып калырга теләсәк, безгә бу мөһим сорауларга җавапларны белергә кирәк.

ЙӨРӘК НӘРСӘ УЛ?

4, 5. а) Зәбур 51:6 да «йөрәк» сүзенең мәгънәсе ничек ачыклана? ә) Физик сәламәтлек белән мисал символик йөрәгебезне кайгыртырга һәм тикшерергә кирәк икәнен ничек ассызыклый?

4 Гыйбрәтле сүзләр 4:23 тә, «йөрәк» диелгәндә, «кеше күңеле» һәм «күңел төпкеле» күздә тотыла. (Зәбур 51:6 укы.) Башка сүзләр белән әйткәндә, «йөрәк» үз эченә уйларыбызны, хисләребезне, мотивларыбызны һәм теләкләребезне ала. Шуны әйтергә кирәк: эчке асылыбыз кешеләр күргән тышкы кыяфәттән аерылып торырга мөмкин.

5 Физик сәламәтлек белән мисал китерик. Сәламәтлегебез чыннан да яхшы булсын өчен, безгә файдалы ризык ашарга һәм регуляр рәвештә күнегүләр ясарга кирәк. Нәкъ шулай ук рухи яктан да: символик йөрәгебез сәламәт булсын өчен, безгә рухи яктан яхшы тукланырга һәм Йәһвәгә иманыбызны гамәлдә күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, белгәннәрне куллану һәм иманыбыз турында башкаларга сөйләү зарур (Рим. 10:8—10; Ягък. 2:26). Тышкы яктан сәламәт кебек күренсәк тә, чынлыкта безнең ниндидер чир булырга мөмкин. Рухилык турында әйткәндә дә, хәл охшаш. Теократик эшләрдә актив катнашканга, без үзебезне иманда нык дип уйлыйбыздыр, ләкин йөрәгебездә начар теләкләр шыта башларга мөмкин (1 Көр. 10:12; Ягък. 1:14, 15). Шайтан йөрәгебезне бозарга тели, бу аның максаты икәнен безгә беркайчан да онытырга кирәкми. Ул моны ничек эшләргә тырыша? Безгә үзебезне ничек якларга?

ШАЙТАННЫҢ КОРАЛЛАРЫ

6. Шайтанның максаты нинди һәм ул, аңа ирешер өчен, кемне куллана?

6 Шайтан үзе кебек булуыбызны — үз-үзләре турында гына уйлаган һәм Йәһвәнең нормаларын санга сукмаган фетнәчеләр булуыбызны тели. Шайтан безне билгеле бер рәвештә уйларга я эш итәргә мәҗбүр итә алмый. Шуңа күрә ул башка алымны куллана: ул безгә бозык йөрәкле кешеләр аша йогынты ясый (1 Яхъя 5:19). Шайтан без алар белән вакыт үткәрербез дип өметләнә, начар аралашу «яхшы гадәтләрне боза» икәнен белсәк тә, барыбер алар белән аралашырбыз дип көтә (1 Көр. 15:33; иск.). Кызганычка каршы, Сөләйман патша бу җимне йоткан. Ул күп мәҗүси хатын-кызларга өйләнгән. Нәтиҗәдә, «алар аңа көчле йогынты ясаган» һәм «аның күңелен Аллаһыдан читләштергән» (1 Пат. 11:3; иск.).

Без йөрәгебезне Шайтанның тәэсиреннән ничек яклый алабыз? (7 нче абзацны кара.) *

7. Шайтан тагын нинди корал куллана һәм ни өчен безгә сак булырга кирәк?

7 Үз фикер йөртүен таратыр өчен, Шайтан фильмнар белән телешоулар куллана. Кешеләр турында кызыклы бәян итүләр күңел ачу гына булып тормый — алар безнең уйларыбызга, хисләребезгә һәм, нәтиҗәдә, эшләребезгә тәэсир итә, һәм Шайтан моны яхшы белә. Гайсә дә моны аңлаган, шуңа күрә, халыкны яхшылыкка өйрәтер өчен, еш кына төрле кешеләр турында хикәяләр сөйләгән, мәсәлән игелекле самарияле һәм читкә киткән угыл турында гыйбрәтле хикәяләр китергән (Мат. 13:34; Лүк 10:29—37; 15:11—32). Шайтанга ияргән кешеләрнең максатлары исә башка. Шуңа күрә без зирәк булырга тиеш. Фильмнар һәм төрле тапшырулар безнең уй-фикерләребезгә йогынты ясамасын өчен, безгә сак булырга кирәк. Күңел ачулар сайлаганда, үзебезгә мондый сорау бирик: «Бу фильм я тапшыру тән теләкләренә бирелеп яшәүне хупламыймы?» (Гәл. 5:19—21; Эфес. 2:1—3) Берәр тапшыруда Шайтанның йогынтысын абайласагыз, аңардан йогышлы чирдән кебек качыгыз!

8. Ата-аналар балаларына үз йөрәкләрен сакларга ничек булыша ала?

8 Ата-аналар, сез балаларыгызга үз йөрәкләрен Шайтанның йогынтысыннан сакларга булышу өчен җаваплы. Һичшиксез, сез балаларыгызны физик чирләрдән якларга тырышасыз: йортыгыз чиста, һәм сез инфекция чыганагы була алган бар нәрсәдән арынасыз. Шул ук рәвешчә сезгә балаларыгызны Шайтан фикерләре чагылган фильмнар, тапшырулар, электрон уеннар һәм сайтлардан якларга кирәк. Йәһвә сезгә хакимлек биргән, һәм сез аны балаларыгызның рухилыклары турында кайгыртыр өчен кулланырга тиеш (Гыйб. сүз. 1:8; Эфес. 6:1, 4). Шуңа күрә өйдә Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән кагыйдәләр урнаштырырга курыкмагыз. Балаларыгызга нәрсә карарга ярый, ә нәрсә ярамый икәнен әйтегез һәм моның сәбәбен аңлатыгыз (Мат. 5:37). Балаларыгыз үсә барган саен, аларны Йәһвәнең нормалары буенча шәхси карарлар кабул итәргә өйрәтегез (Евр. 5:14). Истә тотыгыз: сүзләрегез балаларыгызга тәэсир итсә дә, үрнәгегез алар өчен тагы да мөһимрәк (Кан. 6:6, 7; Рим. 2:21).

9. Шайтан нинди ялган тарата һәм ни өчен бу ялганга ышану куркыныч?

9 Шайтан, йөрәгебезне бозар өчен, кешеләр зирәклеген Йәһвәнең зирәклегеннән яхшырак итеп күрсәтә (Көл. 2:8). Иблис тараткан бер ялганга игътибар итик: байлык җыю тормышның төп максаты булырга тиеш. Байлык куып яшәгән кешеләр, баеп китәрме алар, юкмы, аларга, һәрхәлдә, куркыныч яный. Ни өчен? Чөнки, акча эшләү белән мавыгып, алар үз сәламәтлекләрен, гаиләләрен һәм хәтта Йәһвә белән дуслыкларын югалтырга мөмкин (1 Тим. 6:10). Зирәк Атабыз безне акчага дөрес караш сакларга өйрәтә, һәм без аңа моның өчен бик тә рәхмәтле (Вәг. 7:12; Лүк 12:15).

ЙӨРӘГЕБЕЗНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?

Сакчылар һәм капка сакчылары кебек, уяу булыгыз һәм йөрәгегезне начар йогынтыдан саклагыз (10, 11 нче абзацларны кара.) *

10, 11. а) Үзебезне яклар өчен без нәрсә эшләргә тиеш? ә) Сакчыларның роле нинди булган һәм нинди яктан вөҗданыбыз сакчыга охшаш?

10 Йөрәгебезне саклар өчен, без үзебезгә янаган нәрсәләрне билгеләргә һәм тоткарланмыйча эш итәргә тиеш. Гыйбрәтле сүзләр 4:23 тә «сакла» дип тәрҗемә ителгән сүз безгә сакчыларның хезмәтен исебезгә төшерәдер. Сөләйман патша көннәрендә шәһәр стеналары өстендә сакчылар торган. Дошманнарның килүен күргәч, алар башкаларны кисәткән. Шайтан йөрәгебезне «яулап алмасын» өчен, без дә сузмыйча чаралар күрергә тиеш.

11 Сакчылар һәм капка сакчылары бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек иткән (2 Иш. 18:24—26). Бергәләп алар шәһәрнең иминлеге хакында кайгырткан, һәм шул сәбәпле дошманнар шәһәргә җиңел генә керә алмаган (Ник. 7:1—3). Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан * безнең өчен сакчы кебек була ала. Шайтан уйларыбызга, хисләребезгә, мотивларыбызга һәм теләкләребезгә тәэсир итәргә тырышканда, вөҗданыбыз безне моның турында кисәтер. Безгә вөҗдан җибәргән сигналларга колак салырга һәм, образлы тел белән әйткәндә, «йөрәк капкаларын» ябып куярга кирәк.

12, 13. Без нинди вәсвәсәгә очрый алабыз һәм безгә ничек эш итәргә кирәк?

12 Әйдәгез, Шайтанның тәэсиренә ничек каршы торып булганына игътибар итик. Йәһвә безгә, «арагызда фәхешлек, һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын», дип әйтә (Эфес. 5:3). Без «бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга» тиеш (Тит. 2:12). Әйтик, хезмәттәшләребез я сыйныфташларыбыз әхлаксыз темалар күтәрә я әхлаксыз фотолар күрсәтә, ди. Без сакчыбыз, ягъни вөҗданыбыз, җибәргән сигналга игътибар итәрбезме? (Рим. 2:15) Безнең әхлаксыз сөйләшүдә катнашырга я бозык фотолар карарга вәсвәсә туа ала. Әмма безгә, «капкаларны» нык ябып, сөйләшүне башка якка борырга яки бөтенләй китеп барырга кирәк.

13 Билгеле, башкаларның басымына каршы торыр өчен, безгә кыюлык кирәк. Йәһвә тырышлыкларыбызны күрә һәм безгә көч белән зирәклек бирергә вәгъдә итә (2 Елъ. 16:9; Ишаг. 40:29; Ягък. 1:5). Безгә алга таба да йөрәгебезне сакларга нәрсә булышачак?

САКТА КАЛЫГЫЗ

14, 15. а) Безгә үз йөрәгебезне нәрсә өчен ачарга кирәк һәм моны ничек эшләргә? ә) Гыйбрәтле сүзләр 4:20—22 дәге киңәш безгә Аллаһы Сүзеннән күбрәк файда алырга ничек булыша? ( «Уйланыр өчен сораулар» дигән рамканы кара.)

14 Йөрәгебезне саклар өчен, безгә, начар йогынтыны кире кагудан тыш, яхшы фикерләрне йөрәгебезгә кертергә кирәк. Сакчылар мисалына кайтыйк. Капка сакчысы дошман алдында капканы япкан, ә башка кешеләр алдында, мәсәлән ризык һәм төрле товарлар китергән кешеләр алдында, аны ачкан. Ул капканы ачмаган булса, шәһәр халкы ачлыктан үлгән булыр иде. Без дә йөрәгебезне Аллаһы фикерләре өчен ачык тотарга тиеш.

15 Изге Язмаларда Аллаһының фикерләре язылган, шуңа күрә, аны укыганда, без Йәһвәнең фикер йөртүенә үзебезгә тәэсир итәргә юл куябыз. Изге Язмаларны уку файдалырак булсын өчен, нәрсә эшләү мөһим? Дога кылу. Бер апа-кардәш болай дигән: «Изге Язмаларны укыр алдыннан, мин Йәһвәгә дога кылам һәм Сүзендә „гаҗәеп нәрсәләрне яхшы күрергә“ булышсын дип сорыйм» (Зәб. 119:18). Безгә шулай ук укыганнар турында уйланырга кирәк. Дога кылсак, укысак һәм уйлансак, Аллаһы Сүзе «йөрәк түрләренә» барып ирешер һәм Йәһвәнең уй-фикерләренә карата яратуыбыз үсәр. (Гыйбрәтле сүзләр 4:20—22 укы; Зәб. 119:97.)

16. Интернет-телевидениебез безгә нинди файда китерә?

16 Интернет-телевидениебезне карап, без Аллаһы фикерләрен йөрәгебезгә сеңдерәбез дип әйтеп була. Бер ирле-хатынлы пар болай ди: «Айлык тапшырулар догаларыбызга җавап булып тора! Без үзебезне ялгыз итеп хис иткәндә, алар безне ныгыта һәм рухыбызны күтәрә. Шулай ук безгә музыкаль видеолар да бик ошый. Ашарга пешергәндә, өй җыештырганда я болай гына чәй эчеп утырганда, без бу җырларны тыңларга яратабыз». Әйе, бу тапшырулар йөрәгебезне саф килеш сакларга ярдәм итә. Алар безне бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән карарга һәм Шайтанның идеяләренә каршы торырга өйрәтә.

17, 18. а) 1 Патшалар 8:61 буенча, белгәннәребезне куллану нинди файда китерә? ә) Һизәкыя мисалы безгә нәрсәне искә төшерә? б) Давытның Зәбур 139:23, 24 тә язылган догасыннан күренгәнчә, без нәрсә турында дога кыла алабыз?

17 Аллаһы принциплары буенча эш итү файда китергәнен күргән саен, иманыбыз ныгый (Ягък. 1:2, 3). Моннан тыш, без зур шатлык кичерәбез, чөнки без күктәге Атабызны сөендерәбез; аны шатландыру теләгебез тагы да үсә (Гыйб. сүз. 27:11). Сынаулар — йөрәгебез бүленмәгән икәнен күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек (Зәб. 119:113). Без назлы Атабызга тугры йөрәк белән хезмәт итәбез һәм аның ихтыярын үтәргә тәвәккәл. (1 Патшалар 8:61 укы.)

18 Без, камилсез булганга, барыбер хаталар кылырбыз. Андый чакларда Һизәкыя патша мисалын исебезгә төшерик. Ул да хаталар кылган. Әмма ул тәүбә иткән һәм Аллаһыга «бербөтен йөрәк белән» хезмәт итүен дәвам иткән (Ишаг. 38:3—6; 2 Елъ. 29:1, 2; 32:25, 26). Әйдәгез, без дә Шайтанның йогышлы тәэсиренә каршы торыйк, аңа үз йөрәгебезне бозарга юл куймыйк! Йәһвәдән «тыңлаучан йөрәк» сорыйк. (1 Пат. 3:9; Зәбур 139:23, 24 укы.) Һәм беркайчан да онытмыйк: Йәһвәгә тугры булып калырга телибез икән, безгә барыннан да бигрәк йөрәгебезне сакларга кирәк!

54 ҖЫР Менә юл!

^ 5 абз. Без Йәһвәгә тугры булып калырбызмы яисә Шайтан безне Аллаһыдан читләштерә алырмы? Бу сорауга җавап сынауларның никадәр көчле булуына түгел, ә йөрәгебезне саклыйбызмы, юкмы икәнлегенә бәйле. Бу мәкалә мондый мөһим сорауларга җавап табарга ярдәм итәр: «йөрәк» дигән сүз нәрсәне аңлата? Шайтан йөрәгебезне ничек бозарга тырыша? Без аны ничек саклый алабыз?

^ 11 абз. АҢЛАТМА: безнең Йәһвә тарафыннан бирелгән бер сәләт бар: без үз уйларыбызны, хисләребезне, сүзләребезне һәм эшләребезне тикшерә һәм бәяли алабыз. Бу сәләт Изге Язмаларда вөҗдан дип атала (Рим. 2:15; 9:1). Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан безгә нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен Йәһвәнең нормаларына нигезләнеп хәл итәргә булыша.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәшебез телевизор караганда, әхлаксыз сценалар килеп чыга. Ул нәрсә эшләргә икәнен хәл итәргә тиеш.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: сакчы, стенада торганда, дошманнарны күреп ала. Ул капка сакчыларына бу хакта хәбәр итә. Алар шунда ук капкаларны ябып куя.