Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Кичәнең гади итеп үткәрелүе Патшабыз турында нәрсә ачыклый?

Кичәнең гади итеп үткәрелүе Патшабыз турында нәрсә ачыклый?

«Бу минем тәнемне... [һәм] „килешү канымны“ аңлата» (МАТ. 26:26—28).

16 ҖЫР Йәһвә Аллаһыны Улын майлаганы өчен мактагыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Ни өчен Гайсәнең Кичәдә катлаулы кагыйдәләр урнаштырмаганы безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел? ә) Без Гайсәнең нинди сыйфатларын карап чыгарбыз?

ГАЙСӘНЕҢ үлемен искә алу кичәсе ничек итеп үткәрелгәнен сурәтләп бирә аласызмы? Мөгаен, бу сезнең өчен авыр булмас, чөнки бу мөһим вакыйганың үткәрү тәртибе бер дә катлаулы түгел. Бу көн бик әһәмиятле булганга, безнең мондый сорау туа ала: «Ни өчен Искә алу кичәсе шулкадәр гади үткәрелә?»

2 Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә кешеләрне гади һәм аңлаешлы итеп өйрәткән; кешеләргә аны аңлау җиңел булган (Мат. 7:28, 29). Үзенең үлемен искә алырга кушканда да, Гайсә ниндидер катлаулы кагыйдәләр урнаштырмаган. Әйдәгез, Гайсәнең соңгы кичке ашында нәрсә әйткәнен һәм нәрсә эшләгәнен исебезгә төшерик. Бу безгә Гайсәнең басынкы, кыю булганын һәм безне никадәр яратканын яхшырак күрергә ярдәм итәр. Шулай ук без Гайсәдән ничек үрнәк алып булганын күрербез.

ГАЙСӘНЕҢ БАСЫНКЫЛЫГЫ

Символлар Гайсәнең безнең өчен үз тормышын биргәнен һәм күктә Патша булып идарә итүен исебезгә төшерә (3—5 абзацларны кара.)

3. Маттай 26:26—28 буенча, Хуҗаның кичке ашы никадәр гади булган һәм символларның мәгънәсе нинди булган?

3 Гайсә Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, аның белән бергә унбер тугры шәкерте булган. Гайсә Пасах ашыннан калган нәрсәләрне — төче икмәк белән шәрабны алган да моны символ итеп кулланган. (Маттай 26:26—28 укы.) Гайсә әйткәнчә, бу символлар аның камил тәнен һәм кешелек өчен түгеләчәк канын аңлаткан. Хуҗаның кичке ашының шулкадәр гади итеп үткәрелгәне рәсүлләргә сәер булмагандыр. Ни өчен алай дип әйтеп була?

4. Гайсәнең Мартага биргән киңәше символларның гади булганын аңларга ничек булыша?

4 Берничә ай алдарак, Гайсә хезмәтенең өченче елы барганда, ул үзенең якын дуслары Лазар, Марта һәм Мәрьям янына кунакка килгән. Алар белән аралашканда, Гайсә кыйммәтле рухи нәрсәләр турында сөйли башлаган. Хөрмәтле кунагын сыйларга теләп, Марта бик мәшәкатьләнгән. Моны күреп, Гайсә Мартаны йомшак кына төзәтергә булган, күп ризыклар кирәк түгел дигән ул аңа (Лүк 10:40—42). Һәм хәзер, Гайсәнең үлеменә берничә сәгать калганда, ул бу киңәшне үзе кулланган — Искә алу кичәсе һәм символлар бик гади булган. Бу безгә Гайсә турында нәрсә ачыклый?

5. Хуҗаның кичке ашының гади булуы Мәсих турында нәрсә ачыклый һәм бу Филипиялеләргә 2:5—8 гә ничек туры килә?

5 Бар эшләрендә һәм сүзләрендә басынкылык чагылдырган Гайсә үз тормышының соңгы сәгатьләрендә дә басынкы булып калган, һәм бу бер дә гаҗәп түгел (Мат. 11:29). Кешелек тарихында иң зур корбан китерәчәген һәм Йәһвәнең аны данлыклы рухи зат итеп терелтәчәген белсә дә, Гайсә үзенә урынсыз игътибар күрсәтелүен көтмәгән һәм үлемен купшы итеп искә алырга кушмаган. Киресенчә, ул символларның гади булуын һәм Кичәнең гади итеп үткәрелүен теләгән (Яхъя 13:15; 1 Көр. 11:23—25). Чыннан да, Гайсә горур кеше булмаган. Күктәге Патшабызның шундый басынкы булуына без әллә шат түгелме?! (Филипиялеләргә 2:5—8 укы.)

6. Гайсә ничек басынкылык күрсәткән һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

6 Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез? Башкаларның ихтыяҗларын үзебезнекеннән өстен куярга (Флп. 2:3, 4). Гайсәне җәфа чигүләр көтсә дә, ул үзе турында түгел, ә күбрәк рәсүлләре турында уйлаган. Ул аларның кайгыга батачакларын белгән, шуңа күрә җирдәге тормышының соңгы кичендә аларны ныгытырга һәм өйрәтергә тырышкан (Яхъя 14:25—31). Гайсәнең басынкылыгы — искиткеч үрнәк!

ГАЙСӘНЕҢ КЫЮЛЫГЫ

7. Искә алу кичәсен гамәлгә керткәннән соң, Гайсә кыюлыгын ничек күрсәткән?

7 Искә алу кичәсен гамәлгә керткәннән соң, Гайсә кыю булганын дәлилләгән. Ничек итеп? Ул, үз Атасының ихтыярын үтәп, үлем җәзасын кабул иткән. Гайсәне көфер сүз сөйләүче итеп үтерергә тиеш булганнар, шуңа күрә аңа аеруча авыр булган (Мат. 26:65, 66; Лүк 22:41, 42). Гайсә сафлык саклаган һәм шулай итеп Атасының исемен данлаган, Аллаһының хакимлеген яклаган һәм тәүбә иткән кешеләр өчен мәңгелек тормышка юл ачкан. Ахырга кадәр Гайсә үз шәкертләрен киләчәктәге авырлыкларга әзерләвен дәвам иткән.

8. а) Гайсә үз рәсүлләренә нәрсә дигән? ә) Гайсәнең шәкертләре аңардан ничек үрнәк алган?

8 Игътибарын үз борчылуларына туплар урынына, үз рәсүлләренең ихтыяҗлары турында уйлап, Гайсә кыюлык күрсәткән дип әйтеп була. Рәсүлләргә күктәге чакырылуга лаек булып калырга булышыр өчен, Гайсә аларга Аллаһының әмерләрен хәтерләткән (Яхъя 15:12—15). Ул шулай ук аларны киләчәктә сынаулар булыр дип кисәткән. Аннан соң Гайсә үз шәкертләрен, үзе кебек, «кыю булырга» дәртләндергән (Яхъя 16:1—4а, 33). Аның тырышлыклары заяга булмаган. Гайсә үлеменнән соң күп еллар үткәч тә, аның шәкертләре фидакарь һәм кыю булып калган. Аларга газаплар кичерергә туры килсә дә, алар бер-берсенә сынаулар вакытында ярдәм кулы сузган (Евр. 10:33, 34). Яһүд Искариот киткәннән соң, гамәлгә кертелгән Кичке аш майланганнарга шуны исләренә төшергән: Гайсә каны зур файда китерә һәм алар белән яңа килешү төзелгән (1 Көр. 10:16, 17).

9. Без, Гайсә кебек, ничек кыю була алабыз?

9 Без, Гайсә кебек, ничек кыю була алабыз? Мәсәлән, үз иманнары аркасында эзәрлекләнгән кардәшләргә ярдәм итеп. Кайвакыт кардәшләребезне төрмәләргә утырталар. Без андый кардәшләр өчен дога кылабыз, чиновниклар алдында һәм хәтта судларда аларны якларга тырышабыз (Флп. 1:14; Евр. 13:19). Шулай ук без «кыюлык белән» вәгазьлибез (Рәс. 14:3). Гайсә кебек, без Патшалык хәбәрен ашкынып таратабыз, хәтта безгә каршы чыксалар һәм безне эзәрлекләсәләр дә, без бирешмибез. Әмма кайвакыт без үзебездә кыюлык җитеп бетмәгәнен күрә алабыз. Ул чакта нәрсә эшләргә?

10. Кичә алдындагы атналарда безгә нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен?

10 Гайсәнең корбаны безгә өмет бирә, һәм бу өмет турында уйлану безне кыю итәр (Яхъя 3:16; Эфес. 1:7). Искә алу кичәсенә кадәр калган атналарда йолым турында уйланыгыз һәм шулай итеп рәхмәт хисен арттырыгыз. Шулай ук Изге Язмаларда Гайсәнең җирдә үткәргән соңгы көннәре турында укыгыз һәм язылган вакыйгаларны йөрәк аша үткәрегез. Бу сезгә Искә алу кичәсендә кулланылган символларның әһәмиятен яхшырак аңларга һәм йолымның никадәр зур корбан булганын күрергә ярдәм итәр. Йәһвә белән Гайсәнең безнең өчен нәрсә эшләгәнен кадерләсәк һәм моның безгә дә, якыннарыбызга да никадәр күп файда китергәнен истә тотсак, өметебез нык булачак һәм без ахырга кадәр кыю һәм чыдам булып кала алырбыз (Евр. 12:3).

11, 12. Искә алу кичәсе безгә нәрсәне онытмаска ярдәм итә?

11 Шулай итеп, Искә алу кичәсе безгә, корбанның кыйммәтлелегеннән тыш, Мәсихнең гаҗәеп басынкылыгы һәм кыюлыгы турында да искә төшерергә ярдәм итә. Безнең хакка Аллаһыга ялварып торучы күктәге Баш рухани буларак, Гайсә бу матур сыйфатларны әле дә күрсәтә! (Евр. 7:24, 25) Рәхмәтебезне белдерер өчен, без, Мәсих кушканча, ел саен аның үлемен искә алырга тиеш (Лүк 22:19, 20). Без моны 14 нче нисанга туры килгән көнне эшлибез. Бу көн — елның иң мөһим көне.

12 Кичәдә гади символлар кулланылганыннан без Мәсихнең башка бер сыйфатка ия булганын күрәбез. Бу сыйфат аны, җиргә килеп, безнең өчен үләргә дәртләндергән. Нинди сыйфат турында сүз бара?

ГАЙСӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕ

13. Яхъя 15:9 һәм 1 Яхъя 4:8—10 буенча, Йәһвә һәм Гайсә нинди ярату күрсәткән һәм бу безгә нинди файда китерә?

13 Гайсә камил рәвештә Йәһвәнең кайнар яратуын чагылдырган. (Яхъя 15:9; 1 Яхъя 4:8—10 укы.) Мәхәббәт тулы йөрәк Гайсәне безнең өчен үз җанын бирергә дәртләндергән. Майланган мәсихчеләр дә, «башка сарыклар» да Йәһвәнең һәм аның Улының яратуыннан һәм алар биргән корбаннан зур файда күрә (Яхъя 10:16; 1 Яхъя 2:2). Искә алу кичәсендә кулланылган символлар Гайсәнең үз шәкертләрен кайгыртуын күрсәтә. Ничек итеп?

Кичәнең үткәрелү тәртибе гади булганга, аны төрле шартларда үткәрү мөмкин булган (14—16 абзацларны кара.) *

14. Гайсә үз шәкертләренә мәхәббәтен ничек күрсәткән?

14 Катлаулы йолалар кертмичә, Гайсә үзенең майланган шәкертләренә ярату күрсәткән. Майланган мәсихчеләргә бит Искә алу кичәсен ел саен үткәрергә кирәк булган, ә шартлар төрле була алган. Кайберәүләренә хәтта төрмәләрдә җәфа чигәсе булган (Ачыл. 2:10). Андый шартларда Гайсәнең әмерен үтәү мөмкин булыр идеме? Тарихтан күренгәнчә, бу мөмкин булган!

15, 16. Кайберәүләр Искә алу кичәсен нинди шартларда үткәргән?

15 Тарих дәвамында мәсихчеләр Гайсәнең үлемен искә алырга тырышкан. Шартлар бик авыр булса да, алар, Гайсә биргән күрсәтмәләр буенча эш итәр өчен, мөмкин булган чаралар күргән. Киләсе мисаллардан бу яхшы күренә. Кытайда берүзе генә төрмәдә утырганда, Харольд Кинг гаҗәеп тапкырлык күрсәткән. Ул кул астында булган ризыктан символлар ясаган. Шулай ук ул Искә алу кичәсенең датасын исәпләп чыгарырга тырышкан. Ә Кичә үткәрү вакыты җиткәч, ул берүзе генә җырлар җырлаган, дога кылган һәм нотык сөйләгән.

16 Башка бер мисал да китереп була. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында кайбер апа-кардәшләр, куркыныч янаса да, Искә алу кичәсен концлагерьда үткәргән. Символлар гади булганга, алар бу бәйрәмне үткәрә алган. Алар болай дип сөйләгән: «Без шәм яктылыгында кечкенә урындык тирәли басып тора идек. Урындык өстенә ак тукыма җәелгән иде, ә өстендә символлар тора иде. Ут кабызган булсак, безне сакчылар күреп алыр иде. [...] Без күктәге Атабызга биргән антларыбызны кабатладык, бар көчебез белән аның изге исемен акларга тырышырбыз дип әйттек». Нинди көчле иман! Әйе, гади символлар белән Кичәне үткәрергә кушып, Гайсә үз яратуын күрсәткән, һәм моның ярдәмендә Кичәне хәтта авыр шартларда да үткәрү мөмкин.

17. Үзебезгә нинди сораулар биреп була?

17 Кичәгә хәтле вакыт күп калмады. Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мәсихтән үрнәк алып, мин яратуымны ничек камилләштерә алам? Мин кардәшләремнең ихтыяҗларын үземнекеннән өстен күрәмме? Мин кардәшләргә карата чиктән тыш таләпчән түгелме? Аларның чикләрен аңлыйммы?» Әйдәгез, һәрвакыт, Гайсә кебек, «бер-беребезнең хәленә керергә» тырышыйк (1 Пет. 3:8).

ГАЙСӘНЕҢ СЫЙФАТЛАРЫН ИСТӘ ТОТЫГЫЗ

18, 19. а) Киләчәктә Кичәгә карашыбыз нинди булыр? ә) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Без беркөн Искә алу кичәсен үткәрми башларбыз. Гайсә бөек афәт вакытында «килгәч», әле җирдә калган «сайланганнар» күккә алыначак һәм Кичә бүтән инде үткәрелмәячәк (1 Көр. 11:26; Мат. 24:31).

19 Кичә гамәлдән чыккач та, Йәһвәнең халкы Гайсәнең Кичәдә чагылган басынкылыгы, кыюлыгы һәм яратуы турында онытмас һәм бу бәйрәмне ничек үткәргәннәре турында җылы хисләр белән үз балаларына сөйләр. Әйдәгез, Гайсәнең матур сыйфатларын чагылдырырга тырышыйк. Шулай итеп без Искә алу кичәсе безгә файда китергәнен күрсәтербез һәм Йәһвәдән юмарт әҗер алырбыз (2 Пет. 1:10, 11).

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

^ 5 абз. Тиздән Искә алу кичәсе килеп җитәчәк. Гайсәнең соңгы кичендә нәрсә эшләгәне аның басынкылыгын, кыюлыгын һәм яратуын ачыклый. Бу мәкаләдә без Гайсәдән ничек үрнәк алып булганы турында сөйләшербез.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: кардәшләрнең беренче гасырда, якынча 1880 елларда, концлагерьда һәм җылы климатлы бер Көньяк Америка илендәге Патшалык Залында Кичәне үткәргәне күрсәтелә.