Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кеннет Кук хатыны Джейми белән

Җитәкче советның яңа әгъзасы

Җитәкче советның яңа әгъзасы

2018 елның 24 гыйнварында, чәршәмбе көннең иртәсендә, Кушма Штатлар һәм Канададагы Бәйтел гаиләсе бик шатлыклы хәбәр ишеткән: Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советына Кеннет Кук исемле кардәш кушылган.

Кук кардәш Пенсильвания штатында (АКШ) туып үскән. Хакыйкатьне ул сыйныфташыннан ишеткән. Ул вакытта алар соңгы сыйныфларда укыган. 1980 елның 7 июнендә Кеннет Кук суга чумдырылган. 1982 елның 1 сентябрендә ул тулы вакытлы хезмәткә керешкән: пионер булып киткән. Ике елдан соң, 1984 елның 12 октябрендә, аны Бәйтелгә чакырганнар. Башта ул Уолкиллда хезмәт иткән.

Киләсе 25 ел Кук кардәш төрле йөкләмәләр үтәгән: типографиядә һәм Бәйтел бюросында хезмәт иткән. 1996 елда ул Джейми исемле апа-кардәшкә өйләнгән, һәм алар Уолкиллда бергә хезмәт итә башлаган. 2009 елның декабрендә Кеннет белән Джейми Паттерсонга Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгенә күчкән. Кеннетны Хатлар бүлегенә билгеләгәннәр. 2016 елның апрелендә Кук гаиләсе Бруклинга билгеләнгән (моңа кадәр алар кыска вакытка Уолкиллга кайткан булган). Биш айдан соң алар Уорвиктагы төп идарәгә чакыру алган. Ә 2017 елның гыйнварында Кеннет Кук кардәшне Җитәкче советның Язу комитетының ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр.