Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Җыелышларга даими йөрүебез безнең турында нәрсә ачыклый?

Җыелышларга даими йөрүебез безнең турында нәрсә ачыклый?

«Сез Хуҗабыз килгәнгә кадәр аның үлемен игълан итәсез» (1 КӨР. 11:26).

18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Миллионлаган кеше Кичәгә җыелганда, Йәһвә нәрсә күзәтә? (Журнал тышлыгын кара.) ә) Без нәрсә карап чыгарбыз?

АЛЛАҺЫ безгә халыкка кебек кенә карамый — ул һәрберебезгә аерым игътибар итә. Бөтен дөньяда Искә алу кичәсенә миллионлаган кеше җыелганда, Йәһвә нәрсә күзәтә? Мәсәлән, еллар буе Кичәгә килүче кешеләрне. Кайберәүләре каты эзәрлекләүләргә карамастан килә. Кемдер җыелыш очрашуларыбызга регуляр рәвештә йөрми, әмма Искә алу кичәсен бик мөһим вакыйга дип саный, шуңа күрә килә. Ә кемдер Кичәгә кызык булганга гына беренче тапкыр килгән. Йәһвә аларны күрми калмый.

2 Күп кешенең Кичәгә килүен күрү Йәһвәне бик шатландыра (Лүк 22:19). Шулай да Йәһвә өчен килгән кешеләрнең саны иң мөһиме түгел. Ул кешенең ни өчен килгәненә игътибар итә, Йәһвә өчен кешенең мотивлары мөһим. Бу мәкаләдә без бер мөһим сорауны карап чыгарбыз: ни өчен, Искә алу кичәсеннән тыш, башка очрашуларга да регуляр рәвештә йөрергә кирәк?

Бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килә. Без аларны җылы кабул итәргә шат (1, 2 нче абзацларны кара)

БАСЫНКЫЛЫК ОЧРАШУЛАРГА ЙӨРЕРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРӘ

3, 4. а) Ни өчен без җыелышларга йөрибез? ә) Очрашуларга килүебез безнең турында нәрсә ачыклый? б) 1 Көринтлеләргә 11:23—26 ны исәпкә алып, ни өчен без Кичәгә килми калмаска тырышабыз?

3 Иң беренче чиратта, без җыелышларга алар Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызның өлеше булганга йөрибез. Моннан тыш, җыелыш очрашуларында безне Йәһвә Аллаһы өйрәтә, шуңа күрә без анда барырга шат. Горур кешеләр беркемнең дә үзләрен өйрәтүләрен теләми (3 Яхъя 9). Без исә Йәһвәдән һәм аның оешмасыннан өйрәнергә бик телибез (Ишаг. 30:20; Яхъя 6:45).

4 Шулай итеп, җыелышларга килүебез басынкы булуыбызны күрсәтә. Без Искә алу кичәсенә килергә тиеш булганга гына килмибез. Без Гайсәнең «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» дигән әмерен шатлык белән үтибез. (1 Көринтлеләргә 11:23—26 укы.) Бу махсус очрашуда яхшы киләчәккә өметебез ныгый һәм без Йәһвәнең яратуы турында тагы да тирәнрәк уйланабыз. Шулай да елына бер тапкыр гына рухи фикерләр ишетү җитми. Йәһвә моны бик яхшы белә, шуңа күрә ул безне аңардан һәр атна өйрәнергә һәм очрашуларга регуляр рәвештә килергә чакыра. Басынкылык безне бу чакыруны кабул итәргә дәртләндерә. Җыелышларга йөрер өчен һәм аларга әзерләнер өчен, без атна саен күп сәгатьләр сарыф итәргә әзер.

5. Кайбер басынкы кешеләр Йәһвәнең чакыруына ничек карый һәм ни өчен?

5 Һәр ел күп кенә басынкы кеше Йәһвәдән өйрәнергә чакыруны шатлык белән кабул итә (Ишаг. 50:4). Кайберәүләре башта Кичәгә килә, ә аннан соң башка очрашуларга да йөри башлый (Зәк. 8:20—23). «Ярдәмчебез һәм коткаручыбыз» Йәһвәдән белем алу яңаларга да, инде күптән йөргәннәргә дә бик ошый (Зәб. 40:17). Йәһвәдән һәм аның яраткан Угылыннан өйрәнүдән нәрсә яхшырак һәм мөһимрәк була алсын? (Мат. 17:5; 18:20; 28:20)

6. Басынкылык бер кешегә Кичәгә килергә ничек булышкан?

6 Һәр ел без Искә алу кичәсенә мөмкин кадәр күбрәк кешене чакырабыз. Күп кенә басынкы кешеләр килә. Бер мисалга игътибар итегез. Берничә ел элек бер кеше чакыру кәгазен алган, әмма кардәшкә, килә алмыйм, дип әйткән. Шулай да ул Патшалык Залына Кичәгә килгән! Кардәшебез, аны күреп, бик гаҗәпләнгән. Кардәшләребезнең ачык йөзле булуы бу кешенең йөрәгендә шулкадәр тирән эз калдырган ки, ул хәтта башка очрашуларга йөри башлаган. Киләсе ел эчендә ул нибары өч очрашуга гына килә алмаган. Әйе, бу кеше юаш булган, шуңа күрә, үз планнарын үзгәртеп, Кичәгә барган. Бу кешене чакырган абый-кардәш соңрак аның турында болай дигән: «Ул бик басынкы кеше». Бу кешене Йәһвә җәлеп иткән; хәзер ул суга чумдырылган кардәшебез (2 Иш. 22:28; Яхъя 6:44).

7. Җыелышта ишеткән һәм Изге Язмаларда укыган нәрсәләр безгә басынкы булырга ничек булыша?

7 Җыелыш очрашуларында ишеткән һәм Изге Язмаларда укыган нәрсәләр безгә басынкылыкка өйрәнергә ярдәм итә. Кичәгә кадәр калган атналарда җыелышларда Гайсәнең мисалы һәм, безнең өчен үлеп, нинди басынкылык күрсәткәне турында ешрак әйтелә. Шулай ук без Гайсәнең үлеме һәм терелтелүе белән бәйле вакыйгалар турында Изге Язмалардан укыйбыз. Моның барысы безгә Мәсихнең корбаны өчен тагы да рәхмәтлерәк булырга булыша, һәм без Гайсәдән үрнәк алырга һәм, бернигә дә карамастан, Йәһвәнең ихтыярын үтәргә тәвәккәл була алабыз (Лүк 22:41, 42).

КЫЮЛЫК ОЧРАШУЛАРГА ЙӨРЕРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ

8. Гайсәнең кыю булуы нәрсәдән күренгән?

8 Без Гайсәдән кыюлыкка да өйрәнәбез. Аның үлеменә берничә көн калганда күрсәткән кыюлыгы турында уйланыйк. Ул үз дошманнарының үзен кыйнаячакларын, түбәнсетәчәкләрен һәм ахыр чиктә җәзалап үтерәчәкләрен яхшы белгән (Мат. 20:17—19). Әмма ул бу газаплардан качмаган. Киресенчә, Гитсимәндә булганда, Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын» (Мат. 26:36, 46). Ә коралланган кешеләр Гайсәне кулга алырга дип килгәч, ул, алга чыгып, рәсүлләрен азат итәргә кушкан (Яхъя 18:3—8). Чынлап та, Гайсә үрнәк алырлык кыюлыкка ия булган! Бүген майланганнар һәм башка сарыклар Гайсәдән үрнәк ала. Ничек итеп?

Җыелышларга йөрер өчен күрсәткән кыюлыгыгыз башкаларны ныгыта (9 нчы абзацны кара.) *

9. а) Ни өчен җыелышларга регуляр рәвештә йөрер өчен, бездән кыюлык таләп ителергә мөмкин? ә) Төрмәдә утыручы кардәшләргә тугрылыгыбыз ничек тәэсир итә?

9 Җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрер өчен, кайвакыт кыюлык таләп ителә. Кайбер кардәшләребез кайгы я боегу кебек хисләр белән көрәшә я сәламәтлек белән бәйле авырлыклар кичерә. Шулай да алар җыелышларны калдырмый. Ә башкалар өйдәгеләре ягыннан басымга я хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар була. Аларның тугры булулары төрмәләрдә утыручы кардәшләргә ничек тәэсир итә? (Евр. 13:3) Безнең тугрылыгыбыз турында ишеткәндә, тоткындагы кардәшләр дә иман, кыюлык һәм сафлык сакларга көч таба. Рәсүл Паул охшаш хәлдә булган. Римда сак астында булганда, ул кардәшләрнең тугрылыклары турында ишеткән, һәм бу аны рухландырган (Флп. 1:3—5, 12—14). Азат ителер алдыннан я, бәлки, инде азат ителгәч, Паул Еврейләргә хат язган. Бу хатта ул кардәшләрне бер-берсен «туганнарча яратып тормыш итәргә» һәм җыелыш очрашуларын калдырмаска өндәгән (Евр. 10:24, 25; 13:1).

10, 11. а) Без кемне Кичәгә чакырабыз? ә) Эфеслеләргә 1:7 дә кешеләрне чакырыр өчен нинди сәбәп китерелә?

10 Туганнарыбызны, хезмәттәшләребезне һәм күршеләребезне Кичәгә чакырыр өчен дә, кыюлык кирәк. Әмма ни өчен без аларны чакырабыз? Чөнки без Йәһвәгә һәм Гайсәгә бик рәхмәтле. Без башкаларның да йолым һәм Йәһвәнең «юмарт игелеге» турында ишетүләрен телибез. (Эфеслеләргә 1:7; Ачыл. 22:17).

11 Бергәләп җыелганда, без, кыюлыктан тыш, башка матур сыйфатны да чагылдырабыз. Бу сыйфатны Аллаһы һәм аның Улы гаҗәеп рәвештә күрсәтә. Сүз мәхәббәт турында бара.

МӘХӘББӘТ ОЧРАШУЛАРНЫ КАЛДЫРМАСКА БУЛЫША

12. а) Җыелыш очрашулары Йәһвә белән Гайсәгә мәхәббәтебезне ничек тирәнәйтә? ә) 2 Көринтлеләргә 5:14, 15 буенча, без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

12 Йәһвә белән Гайсәгә карата мәхәббәт җыелыш очрашуларына йөрер өчен дәртләндергеч көч булып тора. Җыелышта ишеткән фикерләр Аллаһыга һәм аның Улына яратуыбызны тагы да тирәнәйтә. Без очрашуларда безнең өчен нинди йолым бирелгәне турында кат-кат ишетәбез (Рим. 5:8). Искә алу кичәсе безгә Йәһвәнең мәхәббәте тирән һәм Аллаһы йолымның кадерен әле белмәгән кешеләргә дә игелекле икәнен истә тотарга булыша. Нәтиҗәдә, рәхмәт йөзеннән чыгып без көндәлек эшләрдә Гайсә кебек эш итәргә тырышабыз. (2 Көринтлеләргә 5:14, 15 укы.) Йөрәгебездә Аллаһыны йолым биргәне өчен данларга теләк үсә. Ә очрашуларда безнең аны данлар өчен яхшы мөмкинлек туа: без ихлас күңелдән комментарийлар бирә алабыз.

13. Без Йәһвә белән Гайсәгә яратуыбызның тирән булуын ничек күрсәтә алабыз? Аңлатыгыз.

13 Аллаһының һәм Гайсәнең күңелен табар өчен, нәрсәнедер югалтырга һәм уңайсызлыкларга түзәргә әзер булсак, аларга карата яратуыбызның тирән булуын күрсәтә алырбыз. Мәсәлән, күп кенә җыелышларда атна уртасындагы очрашу кич белән үтә. Бәлки, көне буе эшләгәннән соң, без үзебезне арыган итеп хис итәбездер. Ә икенче очрашу ял көннәрендә үтә. Күпчелек кеше ял көннәрендә ял итсә дә, безгә очрашуга барырга туры килә. Йәһвә, арыган булуыбызга карамастан, очрашуга баруыбызга игътибар итәме? Һич шөбһәсез! Безнең корбаннарыбыз күбәйгән саен, Йәһвә яратуыбызны тагы да күбрәк кадерли (Марк 12:41—44).

14. Гайсә фидакарь ярату күрсәтүдә нинди үрнәк биргән?

14 Гайсә фидакарь ярату күрсәткән. Ул үз шәкертләре өчен үләргә әзер булып кына калмаган — Мәсих, аларның ихтыяҗларын үзенекеннән өстен күреп, алар белән һәркөн хезмәттәшлек итәргә әзер булган. Мәсәлән, Гайсә, физик һәм эмоциональ яктан бик арыган булса да, үз шәкертләренә вакыт бүлеп куйган (Лүк 22:39—46). Ул башкалардан нәрсә алып булганы турында түгел, ә нәрсә бирә алганы турында уйлаган (Мат. 20:28). Шулай итеп, Мәсих безгә яхшы үрнәк калдырган. Йәһвәгә һәм кардәшләргә карата мәхәббәтебез Гайсәнеке кебек нык булса, без Искә алу кичәсенә барырбыз һәм бүтән очрашуларны да калдырмаска тырышырбыз.

15. Без аеруча кемне җыелыш очрашуларында күрергә телибез?

15 Мәсихче кардәшлегебез — уникаль нәрсә, һәм без мөмкин кадәр күбрәк кешене безгә кушылырга чакырабыз. «Бигрәк тә имандашларыбызга» — актив булмаганнарга ярдәм итәргә телибез (Гәл. 6:10). Андый кардәшләрне җыелыш очрашуларына, аеруча Кичәгә, килергә чакырып, без яратуыбызны күрсәтәбез. Актив булмаган кардәш Йәһвәгә — күктәге Атабызга һәм назлы Көтүчебезгә кайтканда, без, Йәһвә белән Гайсә кебек, чын күңелдән сөенәбез (Мат. 18:14).

16. а) Без бер-беребезне ничек дәртләндерә алабыз һәм очрашулар безгә бу яктан ничек булыша? ә) Ни өчен Яхъя 3:16 да язылган сүзләрне истә тоту хәзер аеруча зарур?

16 Алдагы атналарда, башкаларны Кичәгә чакырыр өчен, кулыгыздан килгәнне эшләгез. Бу вакыйга 2019 елның 19 апрелендә, җомга көнне, кич белән, үтәчәк. ( «Чакыруыгызны бар кеше ишетсен!» дигән рамканы кара.) Әйдәгез, ел дәвамында, Йәһвә яратудан чыгып биргән бар җыелыш очрашуларына килеп, кардәшләребезне дәртләндерергә тырышыйк. Бу дөньяның ахыры якынлашып килә, шуңа күрә, басынкы, кыю һәм кардәшләрне яратучы булып калыр өчен, очрашуларыбызга йөрү аеруча мөһим (1 Тис. 5:8—11). Йәһвә һәм Гайсә безне бик ярата. Әйдәгез, без дә аларга үз яратуыбызны күрсәтик! (Яхъя 3:16 укы.)

126 ҖЫР Уяу бул, нык тор, батыр бул

^ 5 абз. Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе — елның иң мөһим вакыйгасы. Ул 2019 елның 19 апрелендә, җомга көнне, үтәчәк. Безне бу очрашуга барырга нәрсә дәртләндерә? Әлбәттә, Йәһвәгә мәхәббәт. Бу мәкаләдә без тагын нинди сыйфатлар безне Кичәгә һәм җыелыш очрашуларына йөрергә дәртләндергәненә игътибар итәрбез.

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: иманы өчен төрмәдә утырган кардәшебез гаиләсеннән килгән хатны укый. Гаиләсе, сәяси тынычсызлыкка карамастан, Йәһвәгә тугры булып кала. Моны белү кардәшебезне бик нык рухландыра.