Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Барыгыз һәм шәкертләр әзерләгез

Барыгыз һәм шәкертләр әзерләгез

2020 ЕЛНЫҢ ЕЛЛЫК ШИГЫРЕ: Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләп суга чумдырыгыз (МАТ. 28:19).

79 ҖЫР Шәкертләрнең иманнарын ныгыт

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Гайсәнең төрбәсе янына килгән хатын-кызларга фәрештә нәрсә дигән һәм Гайсә аларга нәрсә кушкан?

Б. Э. 33 елының 16 нисан көнендә берничә хатын-кыз иртән иртүк төрбә янына килгән. Анда ике көн элек Хуҗалары Гайсә Мәсихнең үле гәүдәсе салынган булган. Бу тугры хатын-кызлар Гайсәнең тәненә хуш исле үләннәр һәм хуш исле майлар сөртергә теләгән. Әмма кабер буш булган! Пәйда булган фәрештә аларга Гайсәнең терелтелгәне турында болай дип әйткән: «Ул сездән алда Гәлиләягә бара. Аны шунда күрерсез» (Мат. 28:1—7; Лүк 23:56; 24:10).

2 Төрбәдән киткәч, хатын-кызлар Гайсәне очраткан. Ул аларга: «Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлиләягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр»,— дип кушкан (Мат. 28:10). Шулай итеп, терелтелгәч, Гайсә иң беренче итеп үз шәкертләре белән очрашу оештыра. Ул үз шәкертләренә бик мөһим күрсәтмәләр бирергә тели.

ГАЙСӘНЕҢ ӘМЕРЕ КЕМГӘ БИРЕЛӘ?

Терелтелгән Гайсә, үз рәсүлләре һәм башка шәкертләре белән Гәлиләядә очрашкач, аларга бөтен халык кешеләренә барырга һәм аларны шәкертләр итеп әзерләп суга чумдырырга кушкан (3, 4 абзацларны кара.)

3, 4. Маттай 28:19, 20 дә язылган әмер 11 рәсүлгә генә бирелгәнме? Аңлатыгыз. (Тышлыктагы рәсемне кара.)

3 Маттай 28:16—20 укы. Гайсә оештырган очрашуда ул үз шәкертләренең, шул исәптән безнең дә, бер мөһим эштә катнашачаклары турында әйткән. Ул болай дигән: «Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез».

4 Гайсә 11 тугры рәсүленә генә түгел, ә бар шәкертләренә вәгазьләргә кушканы безгә кайдан билгеле? Уйланыгыз: Гайсә Гәлиләя тавында күрсәтмәләр биргәндә, анда рәсүлләр генә булганмы? Хәтерлисезме, фәрештә хатын-кызларга: «Аны шунда [Гәлиләядә] күрерсез»,— дигән. Димәк, бу хатын-кызлар да, күрәсең, анда булган. Рәсүл Паул язганча, Гайсә «берьюлы 500 дән артык кардәшкә күренгән» булган (1 Көр. 15:6). Бу очрак кайда булган?

5. Ни өчен 1 Көринтлеләргә 15:6 да һәм Маттай китабының 28 нче бүлегендә бер үк вакыйга турында сүз бара дип әйтеп була?

5 Күрәсең, Паул Гәлиләядә үткән һәм Маттай китабының 28 нче бүлегендә искә алынган очрашуны күздә тоткан. Алай дип уйлар өчен нинди сәбәпләр бар? Беренчедән, Гайсә шәкертләренең күпчелеге гәлиләялеләр булган. Моннан тыш, зур халык төркемен Иерусалимда берәр йортта түгел, ә Гәлиләядәге берәр тауда җыю күпкә уңайлырак булыр иде. Икенчедән, Гайсә рәсүлләргә генә мөрәҗәгать итәргә һәм аларга гына вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше турында күрсәтмәләр бирергә теләгән булса, ул моны Иерусалимда эшләр иде һәм аларга, хатын-кызларга һәм башкаларга Гәлиләягә барырга кушмас иде. Терелтелгән Гайсә бит 11 рәсүле белән Иерусалимда бер йортта инде очрашкан булган (Лүк 24:33, 36).

6. Маттай 28:20 дә язылган сүзләр Гайсәнең әмере бүгенге көннәргә дә кагылганын ничек раслый һәм аның сүзләре нинди масштабта үтәлә?

6 Тагын бер фикер игътибарга лаек. Гайсәнең шәкертләр булдырыгыз дигән әмере беренче гасырда яшәүчеләргә генә карамый. Ә моны без кайдан беләбез? Гайсә, шәкертләр әзерләргә әмер биргәч, болай дип өстәгән: «Мин, бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:20). Гайсәнең сүзләре чыннан да үтәлә: мәсихчеләр шәкертләр булдыру эшендә актив катнаша. Һәр ел якынча 300 000 кеше Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырыла һәм Гайсә Мәсихнең шәкерте булып китә! Бу чыннан да гаҗәеп!

7. Без нәрсә карап чыгарбыз һәм ни өчен?

7 Изге Язмаларны өйрәнүче күп кенә кеше рухи яктан үсә һәм суга чумдырылырга карар итә. Әмма кайбер өйрәнүчеләр Гайсәнең шәкерте булып китәргә әллә ни ашыкмый. Аларга безнең белән өйрәнү ошаса да, алар суга чумдырылмый. Сезнең берәр өйрәнүчегез булса, сез аның белемнәрне куллануын һәм Мәсих шәкерте булып китүен бик телисездер. Әмма кайвакыт без сайлау алдында торабыз: кеше белән алга таба да өйрәнергәме яисә өйрәнүне туктатыргамы? Бу мәкаләдә без мондый сораулар карап чыгарбыз: кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләргә нәрсә ярдәм итәр? Кешегә рухи яктан үсәргә ничек булышырга? Әйдәгез, бу мөһим сорауларга игътибар итик.

ЙӨРӘККӘ ҮТЕП КЕРЕРЛЕК ИТЕП ӨЙРӘТЕГЕЗ

8. Ни өчен өйрәнүчеләребезгә Йәһвәгә карата ярату үстерү кайвакыт авыр?

8 Йәһвә кешеләрнең үзенә яратудан хезмәт итүләрен тели. Ул һәрбер кеше турында кайгырта һәм кешеләрне бик ярата. Ләкин кайберүләргә Йәһвәне назлы Ата итеп күрү авыр, чөнки балачакларында алар ата назын күреп үсмәгән (2 Тим. 3:1, 3). Йәһвә «ятимнәрнең атасы һәм тол хатыннарның яклаучысы», һәм безнең максатыбыз — өйрәнүчебезгә моны аңлату (Зәб. 68:5). Кеше Аллаһының мәхәббәтен кадерли башласа, аның йөрәгендә Йәһвәгә карата ярату үсәр. Шуңа күрә, өйрәнү үткәргәндә, Йәһвәнең күркәм сыйфатларына игътибар итәргә тырышыгыз. Өйрәнүчегез шуны ачык аңласын: Йәһвә аңа мәңгелек тормыш бүләген бирергә тели һәм, ул бу бүләкне ала алсын өчен, Аллаһы аңа булышырга әзер. Без өйрәнүчеләребезгә тагын ничек булыша алабыз?

9, 10. Өйрәнүләр үткәргәндә, безгә нинди китаплар кулланырга кирәк һәм ни өчен нәкъ аларны?

9 «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» һәм «Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, нәрсә эшләргә?» * дигән китапларны кулланыгыз. Бу басмалар нәкъ өйрәнү үткәрү өчен чыгарылган булган. Мәсәлән, «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның беренче бүлеге мондый сорауларга җавап бирә: Аллаһы кайгыртучанмы яисә ул мәрхәмәтсезме? Аллаһы кешеләрнең газапларын күрәме? Без Йәһвәнең дусты була алабызмы? «Аллаһы мәхәббәте» дигән китап кешегә Изге Язмалардагы принципларны үз тормышында ничек кулланып булганын аңларга булыша. Шулай ук бу китап кешегә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Сез бу китапларны башка өйрәнүчеләр белән өйрәнсәгез дә һәм материалны яхшы белсәгез дә, һәрбер өйрәнү алдыннан барыбер әзерләнегез. Ул чакта сез материалны өйрәнүчегезнең шәхси ихтыяҗларына туры китерә алырсыз.

10 Өйрәнүчегезнең берәр соравы туса, әмма бу сорау өйрәтү коралларына кергән басмаларда каралмаса, нәрсә эшләп була? Өйрәнүчегезне бу сорау каралган берәр басманы үзенә укырга дәртләндерегез. Нәтиҗәдә, сез, төп басмаларыбыздан читкә тайпылмыйча, өйрәнүегезне дәвам итә алырсыз.

Өйрәнүне догадан башлагыз (11 нче абзацны кара.)

11. Өйрәнүче белән кайчан дога кыла башларга кирәк һәм бу сорауны ничек күтәреп була?

11 Өйрәнүегезне догадан башлагыз. Гомумән алганда, өйрәнүче белән мөмкин кадәр тизрәк дога кыла башлау — яхшы нәрсә. Бәлки, өйрәнү регуляр рәвештә үткәрелә башлагач, беренче атналардан ук дога кылып буладыр. Өйрәнү алдыннан да, өйрәнүдән соң да дога кылыгыз. Өйрәнүчебез шуны яхшы аңласын: Аллаһының изге рухы ярдәмендә генә без Изге Язмаларны аңлый алабыз. Кайбер кардәшләр, дога кылу мөһимлеген аңлатыр өчен, Ягъкуб 1:5 не китерә. Анда болай диелә: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә... Аллаһыдан сорасын». Аннан соң алар: «Синеңчә, Аллаһыдан зирәклекне ничек сорап була?» — дип сорый. Бу фикер алышу кешегә Аллаһыга дога кылырга кирәклеген аңларга булыша.

12. Өйрәнүчегезне Йәһвәгә һәрчак дога кылырга өйрәтер өчен, сез Зәбур 139:2—4 не ничек кулланыр идегез?

12 Өйрәнүчегезне дога кылырга өйрәтегез. Йәһвә эчкерсез догаларны тыңларга тели. Шәхси догаларда без Йәһвәгә йөрәгебезне бушата алабыз. Кешегә кайбер хисләребезне сөйләргә кыенсынсак та, Йәһвәгә без барысын да сөйли алабыз. Моннан тыш, Йәһвә болай да күңел түрендәгесен белә. Өйрәнүчегезгә моның барысын аңларга ярдәм итегез. (Зәбур 139:2—4 укы.) Аңа фикер йөртүен үзгәртергә я начар гадәтен ташларга кирәк булырга мөмкин. Аны Аллаһыдан ярдәм сорарга дәртләндерегез. Әйтик, Изге Язмаларны инде берникадәр вакыт өйрәнгән кеше ялган дин белән бәйле бәйрәмне бик ярата, ди. Ул бу бәйрәмне үткәрү начар икәнен аңлый, әмма аңа бу бәйрәм барыбер ошый. Өйрәнүчегезне Йәһвәгә үз хисләрен ачарга һәм ул яратканны гына яратырга булышсын дип сорарга дәртләндерегез (Зәб. 97:10).

Өйрәнүчегезне җыелышка чакырыгыз (13 нче абзацны кара.)

13. а) Ни өчен без өйрәнүчеләребезне очрашуларга мөмкин кадәр иртәрәк чакырырга тиеш? ә) Өйрәнүчегә Патшалык Залында үзен иркен хис итәргә булышыр өчен, нәрсә эшләп була?

13 Өйрәнүчегезне очрашуларга мөмкин кадәр иртәрәк чакырыгыз. Очрашуларда күргән нәрсәләр өйрәнүчегезне Йәһвә юлын сайларга һәм рухи яктан үсәргә дәртләндерә ала. Шуңа күрә аңа «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән роликны күрсәтегез һәм чын күңелдән очрашуга чакырыгыз. Мөмкин булса, транспорт белән булышыгыз. Шулай ук шуны да әйтергә кирәк: өйрәнүгә төрле кардәшләрне чакыру бик файдалы. Бу өйрәнүчегә җыелыштагылар белән танышырга ярдәм итәр. Нәтиҗәдә, очрашуга килгәч, ул үзен иркен хис итә алыр.

ӨЙРӘНҮЧЕГӘ РУХИ ЯКТАН ҮСӘРГӘ БУЛЫШЫГЫЗ

14. Йәһвәгә карата мәхәббәт өйрәнүчене нәрсәгә дәртләндерер?

14 Без өйрәнүчеләребезнең рухи яктан үсүләрен телибез (Эфес. 4:13). Өйрәнүгә ризалашканда, кеше, гадәттә, өйрәнүнең үзенә нинди файда китергәне турында уйлый. Ләкин, Йәһвәгә карата мәхәббәте үсә барган саен, ул башкаларга ярдәмләшү турында, шул исәптән җыелыш әгъзаларына булышу турында, уйлый башлый (Мат. 22:37—39). Урынлы булганда, өйрәнүчегә Патшалык эшенә материаль яктан булышу мөмкинлеге турында әйтергә кыенсынмагыз.

Өйрәнүчегезне авырлыкларын чишәргә өйрәтегез (15 нче абзацны кара.)

15. Өйрәнүчене проблемаларын чишәргә ничек өйрәтеп була?

15 Өйрәнүчегезне проблемаларын чишәргә өйрәтегез. Әйтик, суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткән өйрәнүчегез җыелышта үзен кемдер үпкәләткәне турында сөйли, ди. Теге я бу якка басар урынына, ник аңа бу сорауга кагылышлы Изге Язмалардагы җитәкчелекне аңлатмаска? Өйрәнүче үз кардәшен я кичерергә, я, болай гына кичерә алмаса, үпкәләтүчесе белән тыныч кына, ярату белән сөйләшә ала. Билгеле, аның максаты кардәш белән татулашу булырга тиеш. (Маттай 18:15 белән чагыштыр.) Өйрәнүчегә бу сөйләшүгә әзерләнергә булышыгыз. Үз проблемасын хәл итәр өчен, JW Library® кушымтасын, «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче»не һәм jw.org® сайтын ничек куллана алганын күрсәтегез. Суга чумдырылганга кадәр проблемаларны уңышлы чишәргә өйрәнсә, бу аңа мәсихче юлында бик булышачак.

16. Тәҗрибәле кардәшләрне өйрәнүгә чакырудан нинди файда бар?

16 Башка кардәшләрне, шул исәптән район күзәтчесен, өйрәнүгә чакырыгыз. Ни өчен бу мөһим? Инде әйтелгән сәбәпләргә өстәмә итеп шуны әйтеп була: башка кардәшләр өйрәнүчегезгә билгеле бер өлкәдә яхшырак ярдәм итә ала. Әйтик, өйрәнүчегез берничә тапкыр тәмәке тартуын ташларга тырышып караган, ди. Алайса, өйрәнүгә бу гадәтне җиңә алган кардәшне чакыру бик яхшы булыр иде. Бәлки, ул да берничә тапкыр тәмәке тартуны ташларга тырышкандыр һәм хәзер өйрәнүчегезгә гамәли киңәш бирә алыр. Тәҗрибәлерәк кардәш алдында үзегезне ничектер уңайсыз хис итсәгез, өйрәнүне бу очракта аңа үткәрергә тәкъдим итегез. Онытмыйк: өйрәнүчебез башка кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәнә ала, ә безнең максатыбыз — аңа рухи яктан үсәргә булышу.

ӨЙРӘНҮНЕ ТУКТАТЫРГА КИРӘКМЕ?

17, 18. Өйрәнүне калдырыргамы, юкмы икәнлеген хәл иткәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

17 Өйрәнүче рухи яктан прогресс ясамаса, сезгә өйрәнүне туктатырга кирәкме дигән сорау буенча карар кабул итәргә кирәк булыр. Бу сорауны хәл иткәндә, кешенең сәләтләрен исәпкә алырга кирәк. Һәрбер кеше рухи яктан төрле тизлек белән үсә. Уйланыгыз: өйрәнүчегез хәленнән килгәнчә рухи адымнар ясыймы? Ул Гайсәнең кушканнарын «үтәргә» тырышамы? (Мат. 28:20) Өйрәнүче тиз үсмәскә дә мөмкин, әмма аның үсеше өзлексез булырга тиеш.

18 Ә әгәр дә өйрәнүче, инде күптән өйрәнеп тә, хакыйкатьне кадерләгәнен күрсәтмәсә, нәрсә эшләргә? Әйтик, сез кеше белән «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапны өйрәнеп чыктыгыз һәм, бәлки, хәтта «Аллаһы мәхәббәте» дигән китапны өйрәнә башладыгыз, ди. Ә өйрәнүче бер очрашуга да — хәтта Кичәгә дә килмәде! Шулай ук бу өйрәнүче, юк-бар сәбәпләр аркасында, бүген өйрәнеп булмас, дип әйтә. Ул чакта бу кеше белән ачык сөйләшеп алу дөрес булыр иде *.

19. Кеше өйрәнүне кадерләми кебек тоелса, аңа нинди сорау биреп була һәм җавабы сезгә нәрсә ачыкларга мөмкин?

19 Андый өйрәнүчегә мондый сорау биреп була: «Синеңчә, Йәһвә Шаһите булып китәргә сиңа нәрсә комачаулый?» Өйрәнүче болай дип әйтергә мөмкин: «Изге Язмаларны өйрәнү миңа ошый, әмма мин беркайчан да Йәһвә Шаһите булмаячакмын!» Әгәр дә ул чыннан да шулай уйлый икән, аның белән өйрәнүдән мәгънә бармы? Ә икенче яктан, өйрәнүче ни өчен рухи яктан үсмәгәнен аңлатырга мөмкин. Бәлки, ул өйдән өйгә йөреп вәгазьләү кулыннан килмәс дип борчыладыр. Аның хисләрен белсәгез, сез аңа яхшырак ярдәм күрсәтә алырсыз.

Нәтиҗәсез өйрәнүләргә вакытыгызны сарыф итмәгез (20 нче абзацны кара.)

20. Рәсүлләр 13:48 дә язылганны аңлау кеше белән өйрәнүне дәвам итәргәме, юкмы икәнлеген билгеләргә ничек булыша?

20 Кызганычка каршы, кайбер өйрәнүчеләр Йәзәкил көннәрендә яшәгән исраиллеләргә охшаш. Йәһвә Йәзәкилгә алар турында болай дигән: «Менә! Син алар өчен кыллы уен коралында оста итеп уйнап, матур тавыш белән сөю җыры башкаручы бер кеше кебек. Алар сүзләреңне ишетсә дә, аларны беркем дә үтәмәс» (Йәз. 33:32). Кешегә өйрәнүне туктату турында әйтү авыр булырга мөмкин. Әмма «вакыт инде аз калды» (1 Көр. 7:29). Шуңа күрә нәтиҗәсез өйрәнүгә вакыт сарыф итәр урынына, «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне эзлик. (Рәсүлләр 13:48 укы.)

Территориягездә рухи яктан сусаган башка кешеләр була алганын истә тотыгыз (20 нче абзацны кара.)

21. 2020 елның еллык шигыре нинди һәм ни өчен аны истә тоту мөһим?

21 Шәкертләр булдыру эшен яхшырак үтәр өчен, әйдәгез, Гайсәнең Гәлиләядә әйткән сүзләрен истә тотыйк. Бу сүзләр 2020 елның еллык шигыре итеп сайланган: бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләп суга чумдырыгыз (Мат. 28:19).

Шәкертләр булдыру эшендә яхшырырга омтылыйк һәм өйрәнүчеләребезгә суга чумдырылырга булышыйк (21 нче абзацны кара.)

70 ҖЫР Лаеклы кешеләрне эзләгез

^ 5 абз. 2020 елның еллык шигыре Йәһвәнең хезмәтчеләрен шәкертләр әзерләргә дәртләндерә. Өйрәнүчеләребез мәсихче булып китсен өчен, аларны йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтергә безгә нәрсә булышыр? Без өйрәнүчеләребезгә Йәһвә белән дуслык булдырырга ничек ярдәм итә алабыз? Ә нинди очракларда өйрәнүне туктатырга кирәк? Бу мәкалә шушы сорауларга җавап бирә.

^ 9 абз. Бу китап сезнең телегездә әлегә чыкмаган икән, «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапны кулланып була.

^ 18 абз. Интернет-телевидениебездә «Нәтиҗәсез Изге Язмалар өйрәнүләрен калдырабыз» дигән видеороликны карагыз.