Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез «зур юаныч чыганагы» була аласыз

Сез «зур юаныч чыганагы» була аласыз

«Алар гына — Аллаһы Патшалыгы хакына минем белән бергә хезмәт итүче кардәшләрем, һәм алар миңа зур юаныч чыганагы булды» (КӨЛ. 4:11).

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Күп кенә Йәһвә Шаһитләре нинди авырлыклар кичерә?

БӨТЕН дөньяда Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре бәла-каза һәм стресс кичерә. Бәлки, сезнең җыелышыгызда да андый кардәшләр бардыр. Кайбер мәсихчеләр каты авырый я якын кешесенең үлеме аркасында кайгыра. Башкалар гаилә әгъзасының яисә якын дустының хакыйкатьне калдырганы аркасында бик көенә. Ә кемдер табигать афәтләре нәтиҗәсендә бәла күрә. Бар бу кардәшләр юатуга мохтаҗ. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

2. Ни өчен рәсүл Паул кайвакыт юатуга мохтаҗ булган?

2 Рәсүл Паулның тормышына күп тапкыр үлем янаган (2 Көр. 11:23—28). Аны тәнендәге «чәнечке» интектергән — күрәсең, аның сәламәтлеге белән ниндидер проблема булган (2 Көр. 12:7). Шулай ук аны кайвакыт кардәшләр боектырган. Мәсәлән, элек Паул белән хезмәттәшлек иткән Димас, «бу дөнья төзелешен яратканга», Паулны ташлап киткән (2 Тим. 4:10). Кайвакыт бу фидакарь һәм майланган кыю мәсихче төшенкелеккә бирелгән (Рим. 9:1, 2).

3. Паул кемнән юату һәм ярдәм алган?

3 Паул юату һәм ярдәм алганмы? Әйе, Йәһвә аны изге рухы белән ныгыткан (2 Көр. 4:7; Флп. 4:13). Йәһвә Паулны имандашлары аша да ныгыткан. Кайберләрен Паул «зур юаныч чыганагы» дип атаган (Көл. 4:11). Ул, мәсәлән, Аристарх, Тухик һәм Маркны телгә алган. Алар Паулга таяныч булган һәм аңа чыдам калырга булышкан. Нинди сыйфатлар ярдәмендә бу өч кардәш юаныч чыганагы була алган? Бер-беребезне юатканда һәм рухландырганда, без алардан ничек үрнәк ала алабыз?

ТУГРЫ АРИСТАРХ

«Бәхетсезлеккә очраган» кардәшләребезгә ярдәм кулы сузып, без Аристарх кебек тугры булуыбызны күрсәтә алабыз (4, 5 нче абзацларны кара.) *

4. Аристарх Паулның тугры дусты булуын ничек раслаган?

Тисалуникә шәһәреннән булган македонияле Аристарх Паулның тугры дусты булуын күп тапкыр раслаган. Паул өченче сәяхәте вакытында Эфескә килә. Шунда Аристарх Изге Язмаларда беренче тапкыр искә алына. Паулның юлдашы Аристарх халык төркеменең һөҗүменә дучар була (Рәс. 19:29). Азат ителгәч тә, ул, үз тормышын куркыныч астына куйса да, Паулны калдырмый. Берничә айдан соң да Аристарх Паул белән кала һәм, дошманнарның янауларына карамастан, Паул белән Грециядә хезмәттәшлек итә (Рәс. 20:2—4). Якынча б. э. 58 елында, Паул тоткын буларак Римга җибәрелгәч, Аристарх аның белән бара һәм Паул белән бергә кораб һәлакәтенә эләгә (Рәс. 27:1, 2, 41). Күпмедер вакыт ул Римда Паул белән төрмәдә утыра (Көл. 4:10). Аристархның Паул өчен юаныч һәм көч чыганагы булуы һич тә гаҗәп түгел!

5. Гыйбрәтле сүзләр 17:17 буенча, без ничек тугры дус була алабыз?

5 Аристарх кебек, без дә кардәшләребезгә шатлыклы вакытта гына түгел, ә «бәхетсезлеккә очраганда» да тугры дус булырга телибез. (Гыйбрәтле сүзләр 17:17 укы.) Сынаулардан соң күп вакыт үтсә дә, кардәшләребез әле дә юатуга мохтаҗ булырга мөмкин. Рак аркасында өч ай эчендә ата-анасын югалткан Франсес * болай ди: «Минемчә, авыр сынаулар кешеләргә күп вакыт узгач та тәэсир итеп тора. Мин тугры дусларыма бик рәхмәтлемен: әти-әниемне югалтканыма инде байтак вакыт үтсә дә, алар мине калдырмый».

6. Тугрылык безне нәрсә эшләргә дәртләндерер?

6 Тугры дус булырга теләгән кеше башкалар хакына вакыт белән көчен сарыф итәргә әзер. Мәсәлән, Питер исемле кардәштә тиз тарала торган, үлемгә китерүче чир табылган. Хатыны Кэтрин болай ди: «Җыелышыбыздагы бер гаилә безне табибка алып барды. Без шунда Питерның диагнозы турында белеп алдык. Бу ирле-хатынлы пар безне калдырмаска һәм кирәк чакта безнең белән булырга шунда ук карар итте». Әйе, сынауларда ярдәм кулы сузарга әзер булган дусларга ия булу шундый зур фатиха!

ЫШАНЫЧЛЫ ТУХИК

Без дә, Тухик кебек, проблемаларга очраган кардәшләр өчен таяныч була алабыз (7—9 нчы абзацларны кара.) *

7, 8. Көләсәйлеләргә 4:7—9 буенча, Тухик ышанычлы дус булганын ничек күрсәткән?

7 Рим империясендәге Асия өлкәсеннән булган Тухик Паулның ышанычлы хезмәттәше булган (Рәс. 20:4). Якынча б. э. 55 елында Паул Яһүдиядәге мәсихчеләргә матди ярдәм җыелуы турында кайгырткан. Күрәсең, Тухик аңа бу мөһим эштә ярдәм иткән (2 Көр. 8:18—20). Соңрак, Паул Римда беренче тапкыр төрмәдә утырганда, Тухик аның шәхси хәбәрчесе булган. Ул Асиядәге җыелышларга Паулның хатларын һәм дәртләндергеч хәбәрләрен җиткергән (Көл. 4:7—9).

8 Кайбер кардәшләрдән аермалы буларак, Тухик һәрвакыт Паулның ышанычлы дусты булып калган (Тит. 3:12). Якынча б. э. 65 елында, икенче тапкыр төрмәдә утырганда, Паул Асиядәге күп кенә мәсихчеләр аның белән аралашмый дип язган. Мөгаен, алар каршы килүчеләрдән курыккан (2 Тим. 1:15). Тухикка исә Паул таяна алган һәм аңа яңа йөкләмәләр биргән (2 Тим. 4:12). Тухик Паул өчен бик кадерле булган!

9. Без Тухиктан ничек үрнәк ала алабыз?

9 Без дә, ышанычлы дус булырга теләсәк, Тухик кебек эш итик. Без кардәшләргә ярдәм итәргә вәгъдә итеп кенә калмыйбыз, ә аларга гамәли ярдәм күрсәтәбез (Мат. 5:37; Лүк 16:10). Безгә таянып булганын белү ярдәмгә мохтаҗ кардәш өчен чын юаныч булачак. Бер апа-кардәш моны болай дип аңлата: «Син үзеңне тыныч хис итәсең, чөнки кардәш ярдәм итәчәкме, юкмы дип уйламыйсың һәм моның аркасында борчылмыйсың».

10. Гыйбрәтле сүзләр 18:24 тә әйтелгәнчә, проблемалар вакытында безне кем юата ала?

10 Авыр вакытлар аша үткән кардәш яхшы дус белән аралашудан юаныч таба ала. (Гыйбрәтле сүзләр 18:24 укы.) Биджей исемле кардәшнең улы җыелыштан чыгарылган булган. Бу хәл Биджейны бик боектырган. Ул болай ди: «Миңа берәр ышанычлы кешегә үз хисләремне ачарга кирәк иде». Карлос исемле кардәш, хатасы аркасында, җыелыштагы кадерле вазифасын югалткан. Ул болай ди: «Мин үземне хөкем итмичә тыңлый алган юатучыларга мохтаҗ идем». Җыелыштагы өлкәннәр Карлос өчен андый юатучылар булган һәм аңа бу авыр вакытларны кичереп чыгарга булышкан. Өлкәннәрнең зирәк булулары һәм серләрне саклый белүләре Карлоска аларга үз йөрәген ачарга булышкан.

11. Ышанычлы дусларга нәрсә хас?

11 Ышанычлы дус булыр өчен, безгә сабырлык сыйфатын үстерергә кирәк. Жанна исемле апа-кардәшне ире ташлап киткәч, ул үз хисләрен якын дусларына сөйләгән. Бу аңа көч өстәгән. «Дусларыма кат-кат бер үк нәрсәләрне сөйләсәм дә, алар мине сабырлык белән тыңлады»,— дип әйтә ул. Сез дә, боеккан кардәшләрне игътибар белән тыңлап, чын дус булуыгызны күрсәтә аласыз.

МАРК БАШКАЛАРГА ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ӘЗЕР

Маркның игелеге Паулга чыдам булып калырга булышкан; без дә кардәшләргә бәла-каза вакытында ярдәм итик (12—14 нче абзацларны кара.) *

12. Марк кем булган һәм ул фидакарь булганын ничек күрсәткән?

12 Марк Иерусалимда яшәгән яһүди мәсихче булган. Миссионер булып хезмәт иткән Барнаб аның туганы булган (Көл. 4:10). Күрәсең, Маркның гаиләсе бай булган, әмма Марк материаль нәрсәләрне беренче урынга куймаган. Аның тормышыннан хезмәт итәргә әзер булуы күренгән. Башкаларга хезмәт итү аңа шатлык китергән. Мәсәлән, ул күп тапкыр рәсүл Паул һәм рәсүл Петер белән хезмәттәшлек иткән һәм аларга үз вазифаларын үтәргә ярдәм иткән. Бәлки, Марк аларга физик яктан булышкандыр (Рәс. 13:2—5; 1 Пет. 5:13). Паул Маркны «Аллаһы Патшалыгы хакына... [аның] белән бергә хезмәт итүче кардәш» һәм «зур юаныч чыганагы» дип атаган (Көл. 4:10, 11).

13. 2 Тимутигә 4:11 дәге сүзләр Паулның Маркны кадерләгәнен ничек күрсәтә?

13 Марк Паулның иң якын дусларының берсе булып киткән. Мәсәлән, якынча б. э. 65 елында Паул, соңгы тапкыр Римда төрмәдә утырганда, Тимутигә икенче хатын җибәргән. Бу хатта Паул Тимутигә Римга килергә һәм үзе белән Маркны ияртергә кушкан (2 Тим. 4:11). Паул Маркның элеккеге хезмәтен кадерләгән, шуңа күрә үзенең авыр вакытларында Маркның үзе янында булуын теләгән. Марк Паулга практик яктан ярдәм иткән: күрәсең, аңа ризык җиткергән һәм аның язу материаллары булсын дип кайгырткан. Һичшиксез, андый ярдәм һәм дәртләндерү Паулга үлем җәзасы алдындагы соңгы көннәрендә чыдам булып калырга булышкан.

14, 15. Маттай 7:12 дән без гамәли ярдәм күрсәтү турында нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Маттай 7:12 укы. Авыр вакытларда гамәли ярдәм күрсәткән дусларыбызга без шундый рәхмәтле! Райн исемле абый-кардәшнең әтисе фаҗигага очрап вафат булган. Райн болай ди: «Газап чиккәндә, көндәлек эшләрне дә башкару авыр. Кешенең практик ярдәме — хәтта бик кечкенә булса да — чыннан да юата».

15 Игътибарлы һәм күзәтүчән булсак, без, мөгаен, практик яктан ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр күрә алырбыз. Мәсәлән, бер апа-кардәш бу мәкаләдә искә алынган Питер белән Кэтринга табибларга йөрергә ярдәм итәргә булган. Питер да, Кэтрин да инде машина йөртә алмаганга, бу апа-кардәш чаралар күргән: ярдәм итәргә теләгән кардәшләр аларны хастаханәгә йөртсен өчен, график төзегән. Бу нинди файда китергән? Кэтрин болай ди: «Җилкәләрдән авыр йөк төшкәндәй булды». Гади гамәли ярдәмегез һәм игелекле эшләрегез юата алганын беркайчан да онытмагыз!

16. Юату турында әйткәндә, Марктан нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Маркның теократик вазифалары күп булган. Мәсәлән, ул Инҗил китапларының берсен язган. Шулай да Марк Паулны юатыр өчен вакыт тапкан. Паул Марктан ярдәм сорарга оялмаган. Безнең көннәрдәге бер мисалга игътибар итик. Анджела исемле апа кардәшнең әбисен үтергәннәр. Кардәшләр Анджелага зур теләк белән ярдәм иткән һәм аны юаткан. «Кардәшләр эчкерсез ярдәм итәргә теләгәндә, аларга мөрәҗәгать итү җиңел. Алар теләр-теләмәс кенә булышмый, алар чыннан да ярдәм итәргә әзер»,— дип бүлешә Анджела. Үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин гамәли ярдәм күрсәтүче һәм юатучы кеше буларак билгелеме?»

БАШКАЛАРНЫ ЮАТЫРГА ТӘВӘККӘЛ

17. 2 Көринтлеләргә 1:3, 4 тәге сүзләр турында уйлану безне башкаларны юатырга ничек дәртләндерә?

17 Юатуга мохтаҗ кардәшләрне табар өчен, еракка барасы юк. Әбисен югалткан Нино исемле апа-кардәш болай ди: «Йәһвәгә үзебезне кулланырга рөхсәт итсәк, ул безне башкаларны юатыр өчен куллана алыр». Бәлки, без, башкалар элек үзебезне юатып әйткән фикерләрне әйтеп, кардәшебезне юата алырбыз. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.) Өстәрәк искә алынган Франсес болай ди: «2 Көринтлеләргә 1:4 тә бик дөрес язылган. Без үзебезне ныгыткан юату сүзләре белән башкаларны юата алабыз».

18. а) Ни өчен кайберәүләр башкаларны юатырга курка? ә) Мисаллардан күренгәнчә, кардәшләрне юатыр өчен, нәрсә мөһим?

18 Кайвакыт без стресс кичергән кешегә нәрсәнедер ялгыш әйтүдән я ялгыш эшләүдән куркабыз. Андый хисләргә карамастан, без кардәшләрне юатуда инициатива күрсәтергә тиеш. Әтисен югалткан Пол исемле өлкән кардәшләрнең үзен юатырга тырышканнары турында болай ди: «Минем яныма килеп, мине юату җиңел булмады, кирәкле сүзләр табу да авыр иде. Шулай да мин кардәшләрнең тырышлыкларын кадерләдем». Ә көчле җир тетрәү аркасында зыян күргән Таджон исемле кардәш болай дип сөйли: «Мин кардәшләрнең җир тетрәүдән соң нәрсә әйткәннәрен хәтерләмим, әмма аларның мине юатырга тырышканнары әле дә хәтеремдә». Әйе, кардәшләрне юатыр өчен, аларга игътибар бирү үтә мөһим.

19. Ни өчен сез «юаныч чыганагы» булырга тәвәккәл?

19 Бу дөньяның ахыры якынлашкан саен, дөнья хәле тагы да начарланыр һәм тормыш авырая барыр (2 Тим. 3:13). Үзебез дә камилсез кешеләр, шуңа күрә кайвакыт үз-үзебезгә проблемалар тудырып торабыз, ә аннан соң юатуга мохтаҗ булабыз. Рәсүл Паул үлеменә кадәр чыдам булып кала алган. Өлешчә бу имандашларының ярдәме белән мөмкин булган. Әйдәгез, Аристарх кебек тугры, Тухик кебек ышанычлы һәм Марк кебек башкаларга хезмәт итәргә әзер булыйк. Шулай эшләп, без кардәшләребезгә иманда нык булып калырга булыша алырбыз (1 Тис. 3:2, 3).

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

^ 5 абз. Рәсүл Паул гомерендә күп авырлыклар кичергән. Авыр чакта тугры хезмәттәшләре аның өчен юаныч чыганагы булып торган. Нинди өч сыйфат ярдәмендә бу кардәшләр яхшы юатучылар булган? Без башкаларга ничек гамәли яктан булыша алабыз? Бу сорауларга җавап табар өчен, Паул дусларының мисалларына игътибар итик.

^ 5 абз. Бу мәкаләдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Аристарх Паул белән бергә кораб һәлакәтен кичереп чыккан.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Тухик Паулның хатларын җиткерүдә булышкан.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Марк Паулга гамәли ярдәм күрсәткән.