Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Изге рух майланганнарның Аллаһы балалары булуларын раслый

Изге рух майланганнарның Аллаһы балалары булуларын раслый

«Шул рух үзе, безнең рухыбыз белән бергә, Аллаһы балалары булуыбызны раслый» (РИМ. 8:16).

25 ҖЫР Йәһвәнең махсус милке

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Илленче көн бәйрәмендә Йәһвә якынча 120 шәкертне гаҗәеп рәвештә изге рухы белән майлаган (1, 2 нче абзацларны кара.)

1, 2. Б. э. 33 елында, Илленче көн бәйрәмендә, Йәһвә нинди могҗиза кылган?

Б. Э. 33 елы, Илленче көн бәйрәме. Якшәмбе көнне, иртән, бер йортның өске бүлмәсендә якынча 120 шәкерт җыелган (Рәс. 1:13—15; 2:1). Берничә көн элек Гайсә аларга, бер гаҗәеп бүләк вәгъдә итеп, Иерусалимда калырга кушкан булган (Рәс. 1:4, 5).

2 «Кинәт күктән көчле җил искән тавышка охшаш тавыш ишетелгән». Бу тавыш белән бөтен йорт тулган. Шунда шәкертләрнең баш өсләрендә «ялкын теленә охшаш телләр» күренгән, һәм алар «изге рух белән сугарылган» (Рәс. 2:2—4). Йәһвә бу төркемне изге рух белән могҗизалы рәвештә майлаган (Рәс. 1:8). Алар беренче майланган * мәсихчеләр булып киткән һәм Мәсих белән күктә идарә итәргә өметләнә башлаган.

КЕШЕ НИЧЕК МАЙЛАНА?

3. Ни өчен Илленче көн бәйрәмендә бергә җыелган шәкертләр майланган булуларында һич шикләнмәгән?

3 Өске бүлмәдә җыелган шәкертләр белән бергә булган булсагыз, сезнең өчен бу очрашу онытылмаслык булыр иде! Башыгыз өстендә ялкын сыман нәрсә балкыр иде һәм сез чит телләрдә сөйләшә башлар идегез! (Рәс. 2:5—12) Сезнең мин майланганмы, юкмы дигән шикләр тумас иде. Ә башка шәкертләр кайсы вакытта майланган? Бар майланган мәсихчеләр дә могҗизалы рәвештә майланамы? Юк. Без моны кайдан беләбез?

4. Беренче гасырдагы шәкертләр кайсы вакытта изге рух алган?

4 Әйдәгез, кешенең кайсы вакытта майлана алганы турында сөйләшик. Илленче көн бәйрәмендә, якынча 120 шәкерттән тыш, башка шәкертләр дә майланган булган: шул ук көнне якынча 3 000 кеше суга чумдырылган һәм изге рух алган (Рәс. 2:37, 38, 41). Ләкин киләсе елларда кайбер мәсихчеләр суга чумдырылу белән изге рух алмаган. Мәсәлән, самариялеләр суга чумдырылганнан соң берникадәр вакыт үткәч кенә майланган булган (Рәс. 8:14—17). Ә бер очрак аеруча гаҗәеп булган: Көрнили белән аның өйдәгеләренә изге рух суга чумдырылганчы бирелгән (Рәс. 10:44—48).

5. 2 Көринтлеләргә 1:21, 22 буенча, мәсихче, изге рух белән майланганда, нәрсә тоя?

5 Кеше, изге рух белән майланганда, нәрсә тоя? Кайбер майланганнарга башта Йәһвәнең үзләрен сайлаганын кабул итү авыр. Алар болай дип уйлый: «Ни өчен Аллаһы мине сайлады?» Башкаларның исә андый хисләре тумый. Әмма ничек кенә булмасын, алар Паулның сүзләре белән тулысынча риза: «Иман иткәч, сез дә Аллаһы вәгъдә иткән изге рух белән Мәсих аша мөһерләндегез *, һәм шул рух мирасны алачагыбызга дәлил булып тора» (Эфес. 1:13, 14, иск.). Шулай итеп, Йәһвә изге рухы аша үз сайланганнарына майланган булуларын ачык итеп күрергә булыша. Бу мәгънәдә изге рух «дәлил булып тора». Нәтиҗәдә, майланганнар җирдә түгел, ә күктә мәңге яшәячәкләрен аңлый. (2 Көринтлеләргә 1:21, 22 укы.)

6. Майланган мәсихче, үз әҗерен алыр өчен, нәрсә эшләргә тиеш?

6 Мәсихче майланган булса, бу аның һичшиксез күккә барачагын аңлатамы? Юк. Ул үзенең күккә чакырылганына инанган булса да, аңа һәрвакыт мондый киңәшне истә тотарга кирәк: «Кардәшләр, Аллаһының чакырылганнары һәм сайланганнары буларак, тугры калыр өчен бар көчегезне куегыз. Шулай эшләп, сез беркайчан да ялгышмаячаксыз» (2 Пет. 1:10). Шуңа күрә мәсихче сайланган, ягъни күккә чакырылган, булса да, ул үз әҗерен тугры калса гына алачак (Флп. 3:12—14; Евр. 3:1; Ачыл. 2:10).

КЕШЕ МАЙЛАНГАН БУЛУЫН НИЧЕК АҢЛЫЙ?

7. Майланганнар сайланган булуларын кайдан белә?

7 Кеше күккә чакырылганын кайдан белә? Паулның римлыларга — «изге булырга чакырылганнарга» язган сүзләреннән җавап ачык күренә. Ул болай дип язган: «Сез үзегезне кабат куркуга төшерүче коллык рухын түгел, ә уллык рухын алдыгыз, һәм шул рух ярдәмендә без: „Абба, Әти!“ — дип кычкырабыз. Шул рух үзе, безнең рухыбыз белән бергә, Аллаһы балалары булуыбызны раслый» (Рим. 1:7; 8:15, 16). Әйе, үзенең изге рухы аша Аллаһы майланганнарга күктәге тормыш өчен сайланган булуларын ача (1 Тис. 2:12).

8. Майланганнар башкалар тарафыннан майланган мәсихче булуларында ышандыруга мохтаҗ түгел. 1 Яхъя 2:20, 27 дәге сүзләр моны ничек күрсәтә?

8 Үз рухы ярдәмендә Йәһвә күккә чакырылган мәсихчеләрнең уйларында һәм күңелләрендә тамчы да шик калдырмый. (1 Яхъя 2:20, 27 укы.) Әлбәттә, башка мәсихчеләр кебек, майланганнар да Йәһвәнең оешмасы аша бирелгән үгет-нәсыйхәтләргә мохтаҗ. Әмма алар башкалар тарафыннан майланган мәсихче булуларында ышандыруга мохтаҗ түгел. Майланганнарга чакырылган булуларын ачык итеп аңлатыр өчен, Йәһвә изге рухны — галәмдәге иң куәтле көчне куллана бит!

АЛАР «ЯҢАДАН ТУА»

9. Эфеслеләргә 1:18 дән күренгәнчә, майлангач, мәсихче нинди үзгәреш кичерә?

9 Бүген Аллаһы хезмәтчеләренең күпчелегенә берәр кардәшнең изге рух белән ничек итеп майланганын аңлап бетерү авыр, һәм моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Алар бит моны үзләре тоймаган. Моннан тыш, Аллаһының башлангыч нияте буенча, бөтен кешеләр җирдә яшәргә тиеш булган (Ярат. 1:28; Зәб. 37:29). Ләкин Йәһвә кайберәүләрне күктәге тормыш өчен сайлый һәм аларның фикер йөртү рәвешен һәм өметләрен тулысынча үзгәртә. Нәтиҗәдә, майланганнар күктәге тормышка өметләнә башлый. (Эфеслеләргә 1:18 укы.)

10. «Яңадан туу» нәрсәне аңлата? (Искәрмәне дә кара.)

10 Изге рух белән майлангач, мәсихче «яңадан туа», яки «югарыдан туа» *. Майланмаган кеше «яңадан туу» һәм «рухтан туу» ничек үткәнен тулысынча аңлап бетерә алмый. Бу Гайсәнең сүзләреннән дә күренә (Яхъя 3:3—8, иск.).

11. Майланган мәсихченең фикер йөртүе ничек үзгәргәнен сурәтләп бирегез.

11 Майланган мәсихченең фикер йөртүе ничек үзгәргәненә игътибар итик. Майланганчы, алар җирдә мәңге яшәү мөмкинлегенә ия булган. Алар Аллаһының явызлыкны юк итәчәген һәм җирдә оҗмах урнаштырачагын зарыгып көткән. Бәлки, алар хәтта терелтелгән туганнарын һәм якын дусларын ничек каршы алачакларын күз алдына китергәндер. Әмма, майлангач, бу мәсихчеләр тормышка башкача карый башлаган. Алар җирдә яшәү өмете белән канәгать булмаганмы? Ә бәлки, фикер йөртүләре эмоциональ стресс я берәр яра аркасында үзгәргәндер? Яки аларда җирдә мәңге яшәү кызыксыз булыр дигән фикер тугандыр? Юк. Алайса, ни өчен соң аларның фикер йөртүләре һәм кадерле өметләре үзгәргән? Чөнки моны Йәһвә изге рухы ярдәмендә үзгәрткән.

12. Майланган мәсихчеләр 1 Петер 1:3, 4 тә искә алынган өметләренә ничек карый?

12 Майланган кеше үзен күктә яшәү хөрмәтенә лаек түгел дип санарга мөмкин. Әмма ул Аллаһыдан чакыру алганына һич тә шикләнми. Үзенең өмете турында уйланганда, майланган мәсихченең йөрәге шатлык һәм рәхмәт хисе белән тула. (1 Петер 1:3, 4 укы.)

13. Майланганнар җирдәге тормышларына нинди караш саклый?

13 Майланган мәсихчеләр үләргә тели дигән нәтиҗә ясау дөресме? Рәсүл Паул бу сорауга җавап биргән. Ул кеше тәнен чатыр белән чагыштырган һәм болай дип язган: «Әйе, без, шул чатырдагылар, аны үзебездән салырга теләп түгел, ә башкасын кияргә теләп, кичергән авырлыклар аркасында ыңгырашабыз. Без фани тәнне мәңгелек тормыш алмаштырсын өчен, башкасын кияргә телибез» (2 Көр. 5:4). Бу мәсихчеләр җирдәге тормыш кызыгын әле дә югалтмаган һәм аны тизрәк тәмамларга омтылмый. Алар, тормышларыннан шатлык табып, һәр көн үз гаиләләре һәм дуслары белән Йәһвәгә хезмәт итәргә тели. Шулай да майланган мәсихчеләр данлыклы өметләре турында беркайчан да онытмый (1 Көр. 15:53; 2 Пет. 1:4; 1 Яхъя 3:2, 3; Ачыл. 20:6).

ЙӘҺВӘ СЕЗНЕ КҮКТӘГЕ ТОРМЫШКА ЧАКЫРДЫМЫ?

14. Мәсихченең рухи яктан нык булуы аның майланган булуын күрсәтәме? Аңлатыгыз.

14 Сез, бәлки: «Мин күктәге тормышка чакырылганмы?» — дип уйланасыздыр. Үзегезгә мондый сораулар биреп була: «Мин Йәһвәнең ихтыярын үтәүдә янып тораммы? Мин вәгазьдә ашкынучанмы? Мин „Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен“ тикшерергә яратаммы һәм Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнәмме? (1 Көр. 2:10) Йәһвә миңа вәгазь эшендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итәме? Мин башкаларга рухи яктан булышырга омтыламмы? Үз тормышымда Йәһвәнең кулын күрәмме?» Шушы сорауларга икеләнмичә «әйе» дип җавап бирсәгез, бу сезнең күккә чакырылган булуыгызны күрсәтми әле. Чөнки бар мәсихчеләр дә — майланганнары да, җирдә яшәргә өметләнгәннәре дә — шулай дип җавап бирә ала. Йәһвәнең рухы Аллаһының бөтен хезмәтчеләренә, шул исәптән җирдә мәңге яшәргә өметләнгән хезмәтчеләренә дә, бер үк дәрәҗәдә көч бирә ала. Сезнең күккә чакырылуыгыз турында шикләр туса, бу сезнең майланган булмавыгызны күрсәтә. Йәһвә тарафыннан сайланганнарда мин майланганмы, юкмы дигән сорау тумый. Алар моны төгәл белә!

Йәһвә рухы ярдәмендә Ибраһим, Сара, Давыт һәм Чумдыручы Яхъя бөек эшләр кылган, ләкин алар күктә яшәү өметенә ия булмаган (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. Изге рухка ия кеше майланган булмаска да мөмкин. Безгә бу кайдан билгеле?

15 Изге Язмаларда изге рух алган, әмма күктә яшәү өметенә ия булмаган күп кенә кеше турында әйтелә. Мәсәлән, Давыт патша. Ул изге рух җитәкчелеге буенча эш иткән (1 Иш. 16:13). Изге рух аңа Йәһвәнең уй-ниятләрен аңларга булышкан һәм Изге Язмаларны язарга дәртләндергән (Марк 12:36). Ләкин рәсүл Петер Давыт турында ул «күккә күтәрелмәгән» дип язган (Рәс. 2:34). Шулай ук Чумдыручы Яхъя «изге рух белән сугарылган» булган (Лүк 1:13—16). Гайсәнең сүзләре буенча, Яхъядан бөегрәк кеше булмаса да, ул күкләр Патшалыгына кермәгән (Мат. 11:10, 11). Йәһвә бу кешеләргә изге рух ярдәмендә гаҗәеп эшләр башкарырга ярдәм иткән, ләкин ул аларны күктәге тормыш өчен сайламаган. Бу аларның тугрылыклары кимрәк һәм майланганнар алардан рухи яктан көчлерәк дигәнне аңлатмый. Йәһвә бу тугры кешеләрне җирдәге оҗмахта яшәр өчен терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29; Рәс. 24:15).

16. Аллаһы хезмәтчеләренең күбесе нинди өметкә ия?

16 Аллаһы хезмәтчеләренең күбесе күктә түгел, ә җирдә мәңге яшәргә өметләнә. Ибраһим, Сара, Давыт, Чумдыручы Яхъя һәм башка күп борынгы хезмәтчеләр җирдә мәңге яшәячәк һәм Аллаһы Патшалыгы фатихаларын татыячак (Евр. 11:10).

17. Без киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

17 Кайбер майланган мәсихчеләр әле дә җирдә яшәгәнгә, безнең үзеннән-үзе төрле сораулар туарга мөмкин (Ачыл. 12:17). Мәсәлән, мондый: майланган мәсихчеләрнең үз-үзләренә карашы нинди булырга тиеш? Җыелышта берәрсе Искә алу кичәсендә символлардан авыз итә башласа, без андый кешегә ничек карарга тиеш? Символлардан авыз иткән мәсихчеләр санының үсә баруы нәрсәне аңлата? Бу безне борчырга тиешме? Бу сораулар киләсе мәкаләдә каралачак.

27 ҖЫР Аллаһы угыллары Мәсихкә кушыла

^ 5 абз. Б. э. 33 елыннан башлап, Йәһвә кайбер мәсихчеләргә гаҗәеп өмет бирә: алар Мәсих белән бергә күктә идарә итәчәк дип вәгъдә итә. Бу мәсихчеләр шушы гаҗәеп хезмәткә сайланганнарын кайдан беләләр? Кеше ничек итеп майлана? Бу мәкалә шул сорауларга җавап бирәчәк. Ул «Күзәтү манарасы» журналының 2016 ел, гыйнвар чыгарылышында бастырылган мәкаләгә нигезләнгән.

^ 2 абз. АҢЛАТМА: Йәһвә, кешене Мәсих хакимдәше итеп сайлаганда һәм изге рухы аша аңа моны ачык итеп аңларга булышканда, аны изге рух белән майлый дип әйтеп була; бу шул мәсихче өчен «дәлил» булып тора (Эфес. 1:13, 14). Шулай итеп Аллаһы бу мәсихчеләргә күктә әҗер алачакларын «раслый» (Рим. 8:16).

^ 5 абз. АҢЛАТМА: Мәсихченең күктә яшәү өметен алуы мөһерләнү белән чагыштырыла. Аның андый өмете булса да, ул аны югалта ала. Үлеме алдыннан яисә бөек афәт башланыр алдыннан гына тугры майланган мәсихче мәңгегә мөһерләнә (Эфес. 4:30; Ачыл. 7:2—4). («Күзәтү манарасы»ның 2016 ел, апрель чыгарылышында «Укучыларның сораулары»н кара.)

^ 10 абз. «Яңадан туу» нәрсә аңлатканы турында «Күзәтү манарасы»ның (рус) 2009 ел, 1 апрель чыгарылышының 3—12 нче битләрендә укыгыз.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: безнең Аллаһы Патшалыгы идарә иткән вакытта җирдә мәңге яшәү өмете бар. Бәлки, без иманыбыз өчен төрмәдә утырабыздыр, ә бәлки, иректә булып, вәгазь эшендә катнашырга мөмкинлегебез бардыр. Ничек кенә булмасын, өметебез безгә көч бирә.