Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Бихисап күп кеше Аллаһыны һәм Мәсихне данлый

Бихисап күп кеше Аллаһыны һәм Мәсихне данлый

«Коткару тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» (АЧЫЛ. 7:10)

14 ҖЫР Җирнең яңа Патшасын данлагыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Бер яшь кешегә 1935 елда ишеткән нотык ничек тәэсир иткән?

1926 елда 18 яшьлек бер егет суга чумдырылган. Аның ата-анасы Изге Язмаларны Тикшерүчеләр булган (бүген Йәһвә Шаһитләре буларак билгеле). Алар өч улын һәм ике кызын хакыйкатьтә тәрбияләгән. Башка Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кебек, бу яшь егет тә Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсендә икмәктән һәм шәрабтан авыз иткән. 1935 елда Вашингтонда үткән конгресста Джозеф Рутерфорд «Бихисап күп кеше» дигән нотыкны сөйләгән. Бу тарихи нотык шул яшь егетнең киләчәккә өметен үзгәрткән. Бу нотыкта нәрсә турында әйтелгән соң?

2. Рутерфорд кардәш үз нотыгында нәрсәне аңлатып биргән?

2 Үзенең нотыгында Рутерфорд кардәш Ачылыш 7:9 да искә алынган бихисап күп кешенең кем икәнлеген аңлатып киткән. Бу конгресска кадәр бихисап күп кеше, 144 000 кебек үк тугры булмаса да, күккә барачак дип саналган. Рутерфорд кардәш, Изге Язмаларны кулланып, бу төркемнең күккә бармаячагын аңлаткан. Ул бихисап күп кешенең башка сарыклар * булуын һәм, бөек афәтне кичереп чыгып, оҗмахта мәңге яшәячәген күрсәткән (Ачыл. 7:14). Гайсә: «Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар минем тавышымны ишетәчәк, бер көтү һәм бер көтүче булачак»,— дип әйткән (Яхъя 10:16). Бу тугры Йәһвә Шаһитләре «башка сарыкларны» тәшкил итә һәм җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнә (Мат. 25:31—33, 46). Әйдәгез, рухи яктылыкның сибелүе күп кенә Йәһвә Шаһитләренең, шул исәптән теге яшь кешенең, тормышын ничек үзгәрткәнен белик (Зәб. 97:11; Гыйб. сүз. 4:18).

ЯҢА АҢЛАУ МЕҢЛӘГӘН КЕШЕНЕҢ ТОРМЫШЫН ҮЗГӘРТКӘН

3, 4. 1935 елда меңләгән кардәш үз өметләре турында нәрсә аңлаган һәм ни өчен?

3 Рутерфорд кардәш, якынча егерме мең кешегә мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр, торып басыгызчы!» Анда булган бер кеше сөйләгәнчә, тыңлаучыларның яртысыннан күбрәге торып баскан. Нинди дулкынландыргыч мизгел булды бу! «Менә! — дип әйткән Рутерфорд кардәш.— Бихисап күп кеше!» Зал шатлыклы авазлар белән тулган. Басып торган кардәшләр үзләренең күккә чакырылмаганын һәм майланганнар санына кермәгәнен аңлаган. Икенче көнне 840 кеше суга чумдырылган. Аларның күбесе башка сарыклардан булган.

4 Нотыктан соң теге кардәшебез һәм башка күп кенә мәсихчеләр символлардан авыз итми башлаган. Бер басынкы абый-кардәш күпләрнең хисләрен мондый сүзләр белән белдергән: «1935 елның Кичәсендә мин соңгы тапкыр символлардан авыз иттем, чөнки Йәһвә изге рухы аша миндә күктәге тормышка өмет уятмаганына төшендем. Йәһвә миңа, җирдә яшәп, аны оҗмахка әйләндерү өметен бирде» (Рим. 8:16, 17; 2 Көр. 1:21, 22). Ул вакыттан алып башка сарыкларның саны үсә генә бара, һәм алар майланганнарның калдыгы * белән иңгә-иң хезмәт итә.

5. Символлардан авыз итми башлаган мәсихчеләргә Йәһвә ничек карый?

5 1935 елдан икмәк белән шәрабтан авыз итми башлаган хезмәтчеләренә Йәһвә ничек караган? Ә безнең көннәрдә мәсихче үзенең майланмаган икәнен аңласа һәм символлардан авыз итми башласа, ул чакта ничегрәк? (1 Көр. 11:28) Кайбер мәсихчеләр, ялгышып, үзләрен майланган мәсихчеләр дип санаган һәм символлардан авыз итә башлаган. Әмма алар намуслы итеп үзләренең ялгышканнарын таныса, символлардан авыз итми башласа һәм тугрылык белән Йәһвәгә хезмәт итүләрен дәвам итсә, Йәһвә аларны башка сарыклар дип санар. Икмәк белән шәрабтан авыз итмәсә дә, алар барыбер Кичәгә йөриячәкләр, чөнки Йәһвәнең һәм Гайсәнең үзләре өчен нәрсә эшләгәннәрен кадерли.

ГАҖӘЕП ӨМЕТ

6. Гайсә фәрештәләргә нәрсә эшләргә кушкан?

6 Бөек афәтнең бусагасында торганга, Ачылыш китабының 7 нче бүлегендә майланганнар турында һәм бихисап күп кеше турында нәрсә әйтелгәнен карап чыгу бик файдалы булыр. Гайсә фәрештәләргә дүрт һәлакәт җилен тотып торырга кушкан. Алар бу җилләрне бар майланганнарга мөһер сугылганчыга кадәр, ягъни Йәһвә аларга үз хуплавын белдергәнче, тотып торырга тиеш (Ачыл. 7:1—4). Тугры майланганнар күктә Гайсә белән патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәчәк. Бу алар өчен әҗер булачак (Ачыл. 20:6). 144 000 майланган мәсихче үз әҗерләрен алгач, Йәһвә, Гайсә Мәсих һәм фәрештәләр бик шатланачак.

Ак кием кигән бихисап күп кеше, кулларында пальма ботакларын тотып, Йәһвәнең данлыклы тәхете һәм Бәрән алдында басып тора (7 нче абзацны кара.)

7. Ачылыш 7:9, 10 буенча, Яхъя нәрсә күргән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

Яхъя, 144 000 майланган затны күргәннән соң, Армагеддонны кичереп чыккан бихисап күп кешене күрә. Майланганнарның саны белән чагыштырганда, бихисап күп кешенең саны чыннан да санап чыга алмаслык. (Ачылыш 7:9, 10 укы.) Алар «озын ак кием кигән», ягъни, бу дөньяның бозык юлларыннан сакланып, Аллаһыга һәм Мәсихкә тугры булып калган (Ягък. 1:27). Алар Йәһвә һәм аның Бәрәне Гайсә башкарган эшләре ярдәмендә генә коткару алганнары турында әйтә. Шулай ук алар кулларында «пальма ботакларын» тотып тора. Бу аларның Йәһвә билгеләгән Патшаны, Гайсә Мәсихне, шатлык белән кабул иткәннәрен күрсәтә. (Яхъя 12:12, 13 белән чагыштыр.)

8. Ачылыш 7:11, 12 безгә Йәһвәнең күктәге гаиләсе турында нәрсә ачыклый?

8 Ачылыш 7:11, 12 укы. Бихисап күп кешене күргәч, күктәге рухи затлар нинди хисләр кичерә? Алар бик сөенә һәм Аллаһыны данлый. Йәһвәнең күктәге гаиләсе, бу күренешнең чынга ашуын күргәч, һичшиксез, бик шатланачак.

9. Ачылыш 7:13—15 буенча, бихисап күп кеше бүген нәрсә эшли?

9 Ачылыш 7:13—15 укы. Яхъя бихисап күп кеше «озын киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» дип яза. Бу аларның саф вөҗданга һәм Йәһвәнең хуплавына ия икәнен аңлата (Ишаг. 1:18). Багышланган һәм суга чумдырылган бу мәсихчеләр Гайсәнең йолымына ышана һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерә (Яхъя 3:36; 1 Пет. 3:21). Шуңа күрә алар Аллаһының тәхете алдында торырга һәм рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалларында көне-төне изге хезмәт башкарырга лаек. Бүген алар, Аллаһы Патшалыгын тормышларында иң беренче урынга куеп, яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнаша (Мат. 6:33; 24:14; 28:19, 20).

Бихисап күп кеше шатланып бөек афәтне кичереп чыга (10 нчы абзацны кара.)

10. Бихисап күп кеше нәрсәдә шикләнми һәм нинди вәгъдәнең үтәлешен күрәчәк?

10 Бөек афәттән чыккан бихисап күп кеше Аллаһының кайгыртуында һич шикләнми, чөнки «Тәхеттә Утыручы аларның өстеннән үз чатырын җәяр». Башка сарыклар зарыгып көткән вәгъдә тулысынча үтәләчәк: «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачыл. 21:3, 4).

11, 12. а) Ачылыш 7:16, 17 буенча, бихисап күп кешене нинди фатихалар көтә? ә) Башка сарыклар Искә алу кичәсенә ни өчен килә?

11 Ачылыш 7:16, 17 укы. Кайбер илләрдә, авыр икътисади хәл я сугышлар аркасында, безнең кардәшләребез ачлыктан интегә. Ә кайберләре, Йәһвәгә тугры булырга теләгәнгә, төрмәдә утыра. Ләкин безне барыбызны да яңа дөньяда мул рухи һәм физик ризык булачагы юата. Аллаһы бу дөньяны юк иткәндә һәм халыкларга үз ачуын яудырганда, бихисап күп кеше якланган булыр. Аларны бернинди «эсселек тә көйдермәс». Бөек афәттән соң Гайсә исән калган кешеләрне мәңгелек «тормыш суы чишмәләренә алып барыр». Бихисап күп кешенең киләчәге турында уйлап кына карагыз! Җирдә яшәгән миллиардлаган кеше арасында аларның үлем татымыйча яшәргә мөмкинлекләре бар (Яхъя 11:26).

12 Башка сарыклар искиткеч өметләре өчен Йәһвә белән Гайсәгә бик рәхмәтле булырга тиеш. Алар, күктәге тормыш өчен сайланган булмаса да, Йәһвә өчен барыбер бик кадерле булып кала. Башка сарыклар да, майланганнар да Аллаһы белән Гайсә Мәсихкә дан китерә. Моның өчен яхшы мөмкинлек — Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә һәр ел килү.

КИЧӘДӘ АЛЛАҺЫНЫ ҺӘМ МӘСИХНЕ БӨТЕН ЙӨРӘКТӘН ДАНЛАГЫЗ

Кичәдә кулланылган икмәк белән шәраб безгә Гайсәнең безнең өчен үлгәнен исебезгә төшерә (13—15 нче абзацларны кара.)

13, 14. Ни өчен Искә алу кичәсенә килү мөһим?

13 Соңгы вакытта Искә алу кичәсенә килгән мең кешедән берсе генә символлардан авыз итә. Күпчелек җыелышта символлардан авыз итүчеләр юк. Кичәгә килүчеләрнең күбесе җирдә мәңге яшәргә өметләнә. Алайса, ни өчен алар Искә алу кичәсенә килә соң? Бу дусларыбызның туена килү белән охшаш. Туйга барганда, без дустыбызга мәхәббәтебезне һәм аны хуплавыбызны күрсәтәбез. Нәкъ шулай ук Кичәгә килүче кеше дә Мәсихкә һәм майланганнарга яратуын һәм алар яклы булуын күрсәтә. Моннан тыш, Кичәгә килеп, башка сарыклар йолым өчен рәхмәтле булуларын белдерә. Нәкъ бу корбан ярдәмендә аларның мәңге яшәргә өметләре бар.

14 Башка сарыкларның Кичәгә килер өчен тагын бер җитди сәбәбе бар: алар Гайсә Мәсихнең әмерен үтәргә тели. Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә тугры рәсүлләренә болай дигән: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (1 Көр. 11:23—26). Шуңа күрә башка сарыклар, майланганнар күккә алынганчыга кадәр, Искә алу кичәсенә йөриячәк. Моннан тыш, алар башкаларны да бу мөһим вакыйгага чакыра.

15. Шәхсән без Кичәдә Аллаһыны һәм Мәсихне ничек данлый алабыз?

15 Кичәдә без Аллаһы белән Гайсәне җырларда һәм догаларда мактый алабыз. Изге Язмаларга нигезләнгән нотык та Йәһвәгә һәм Мәсихкә карата рәхмәт хисебезне үстерергә булыша. Быел яңгыраячак нотык «Аллаһының һәм Гайсәнең сезнең хакка башкарганын кадерләгез!» дип аталачак. Ә символлар турында әйткәндә, аларны тапшырганда, без аларның мәгънәсе — Гайсәнең тәне һәм каны — турында уйлана алырбыз. Шулай ук без Йәһвәнең, үз Улын безнең хакка үләргә җибәреп, нинди мәхәббәт күрсәткәнен исебезгә төшерербез (Мат. 20:28). Күктәге Атабызны һәм аның Улын яраткан һәрбер кеше Кичәгә килергә тырышсын!

ЙӘҺВӘ БИРГӘН ӨМЕТ ӨЧЕН АҢА РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ

16. Майланганнар һәм башка сарыклар бер-берсенә кайсы яклары белән охшаш?

16 Йәһвә майланган мәсихчеләрне, башка сарыкларга караганда, күбрәк ярата дип әйтеп булмый. Тегеләре дә, болары да аның өчен бик кадерле. Ул бит алар өчен бер бәя түләгән — үз кадерле Улының тормышын. Өметләре аерылып торса да, майланганнар да, башка сарыклар да Аллаһыга һәм Мәсихкә тугры булып калырга тиеш (Зәб. 31:23). Өстәвенә, изге рух майланганнарга да, башка сарыкларга да бер үк дәрәҗәдә тәэсир итә. Йәһвә үз рухын кешенең майланган булу-булмавына карап түгел, ә ихтыяҗына карап бирә.

17. Майланганнарның калдыгы нәрсәне көтә?

17 Майланган мәсихчеләр майланган булып тумый. Күктәге өметләрен аларга Йәһвә Аллаһы бирә. Алар өметләре турында уйлый, дога кыла һәм әҗерләрен алырга тели. Алар рухи тәннәре нинди булачагын белми (Флп. 3:20, 21; 1 Яхъя 3:2). Алар Йәһвә, Гайсә, фәрештәләр һәм башка майланганнар белән очрашачакларын һәм күктәге Патшалыкта үз урыннарын алачакларын зарыгып көтә.

18. Башка сарыклар нәрсәне көтә?

18 Башка сарыклар җирдә мәңге яшәргә өметләнә. Бу теләкне Аллаһы бар кешеләрнең йөрәкләренә салган (Вәг. 3:11). Башка сарыклар бөтен җирне оҗмахка әйләндерәчәк вакытны көтә. Ул вакытта алар йортлар төзер, бакчалар утыртыр һәм сәламәт балалар табар (Ишаг. 65:21—23). Алар җир буйлап сәяхәт итәр, диңгезләрне, далаларны, урманнарны тикшерер һәм Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрне күзәтер. Иң мөһиме, аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре көннән-көн ныгый барыр.

19. Искә алу кичәсе безгә нинди мөмкинлек бирә һәм быел ул кайчан үткәреләчәк?

19 Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесенә киләчәккә гаҗәеп өмет бирә (Ирм. 29:11). Без мәңге яши алсын өчен, Йәһвә һәм Гайсә Мәсих күп нәрсә эшләгән, һәм Искә алу кичәсендә без аларга моның өчен рәхмәтләребезне белдерә алабыз. Һичшиксез, Искә алу кичәсе мәсихчеләр өчен иң мөһим очрашу. Быел Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе 27 мартта, шимбә көнне, кояш баеганнан соң үткәреләчәк. Бу бәйрәм төрле илләрдә төрле шартларда үткәреләчәк. Кемдер иректә бәйрәм итәр, кемдер каршылык-эзәрлекләүләр булса да үткәрер, ә кемдер хәтта төрмәдә үткәрер. Шулай да җыелышларга, төркемнәргә һәм аерым мәсихчеләргә бу мөһим вакыйганы үткәрергә бернәрсә дә комачауламасын һәм күктән күзәткән Йәһвәгә, Гайсәгә һәм терелтелгән майланганнарга шатлык китерсен!

150 ҖЫР Котылыр өчен Йәһвәне эзлә

^ 5 абз. 2021 елның 27 марты Йәһвә Шаһитләре өчен әһәмиятле көн булачак. Шул көнне, кояш баегач, Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе үткәреләчәк. Бу очрашуга килгәннәрнең күбесе башка сарыклардан булачак. 1935 елда Йәһвә үз халкына бу төркем турында нинди хакыйкатьне ачкан? Бөек афәттән соң башка сарыкларны нинди киләчәк көтә? Искә алу кичәсенә килүчеләр Аллаһыны һәм Гайсәне ничек данлый ала?

^ 2 абз. АҢЛАТМА: башка сарыклар — Гайсәгә ияргән һәм җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр. Соңгы көннәрдә хакыйкать белән танышкан кешеләр алар санына керә. Бихисап күп кеше — бу шул ук башка сарыклар, тик алар бөек афәт вакытында исән булачак һәм Армагеддонны кичереп чыгачак.

^ 4 абз. АҢЛАТМА: «майланганнарның калдыгы» диелгәндә, Кичәдә икмәктән һәм шәрабтан авыз итүче һәм әле җирдә яшәүче майланганнар күздә тотыла.