Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

«Гайсәнең яраткан шәкертеннән» нәрсәгә өйрәнеп була?

«Гайсәнең яраткан шәкертеннән» нәрсәгә өйрәнеп була?

«Бер-беребезне яратып яшик, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан» (1 ЯХЪЯ 4:7).

105 ҖЫР «Аллаһы — мәхәббәт ул»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвәнең мәхәббәт Аллаһысы булуы сездә нинди хисләр уята?

РӘСҮЛ ЯХЪЯ «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип язган (1 Яхъя 4:8). Бу гади сүзләр бик мөһим хакыйкатьне искә төшерә: Аллаһы, тормыш чыганагы булудан тыш, мәхәббәт чыганагы да. Йәһвә безне ярата. Шунлыктан без үзебезне бәхетле, канәгать һәм якланган итеп хис итәбез.

2. Маттай 22:37—40 буенча, нинди ике иң мөһим әмер бар һәм ни өчен икенчесен үтәү авыррак?

2 Мәсихчеләр ярату күрсәтергә тиешме? Әйе, әлбәттә, бу шәхси сайлау түгел, бу таләп. (Маттай 22:37—40 укы.) Йәһвәгә якынлашкач, иң беренче әмерне үтәү, ягъни Йәһвәне ярату, авыр түгел. Йәһвә камил, хисләребезгә игътибарлы һәм игелекле. Ә менә якыннарны, шул исәптән кардәшләрне, ярату авыр булырга мөмкин. Чөнки алар камилсез һәм эшләре я сүзләре белән безне рәнҗетә ала. Мәхәббәт күрсәтү авыр булачагын белеп, Йәһвә кайбер хезмәтчеләрен үз Сүзендә мәхәббәткә кагылышлы киңәшләрне язарга дәртләндергән. Алар ни өчен мәхәббәт күрсәтергә кирәклеген һәм ничек моны эшләргә икәнлеген язган. Аларның берсе Яхъя булган (1 Яхъя 3:11, 12).

3. Рәсүл Яхъя үз китапларында нәрсәгә басым ясый?

3 Үз китапларында рәсүл Яхъя мәсихчеләр ярату күрсәтергә тиеш дип кат-кат яза. Яхъя бәян иткән яхшы хәбәрдә «ярату», «яратырга» дигән сүзләр шулкадәр еш искә алына ки, калган өч Яхшы хәбәрнең өчесен бергә алсаң да, бу сүзләр шулкадәр еш очрамый. Яхшы хәбәрне һәм өч хатны язганда, Яхъяга якынча 100 яшь булган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу Язмаларда мәсихченең һәрбер эшендә дә мәхәббәт чагылырга тиешлеге күренә (1 Яхъя 4:10, 11). Рәсүл Яхъяга да, моңа өйрәнер өчен, вакыт кирәк булган.

4. Яхъя һәрвакыт ярату белән эш иткәнме? Аңлатыгыз.

4 Яшь чагында Яхъя кайвакыт мәхәббәт күрсәтмәгән. Мәсәлән, бер очракта Гайсә үз шәкертләре белән Самария аша Иерусалимга барган. Самариялеләрнең бер авылында аларга кунакчыллык күрсәтмәгәннәр. Яхъяның шулкадәр нык ачуы чыккан, ул хәтта Ягъкуб белән бергә Гайсәгә: «Хуҗабыз, теләсәң, без күктән ут төшсен һәм аларны юк итсен, дип кушарбыз»,— дип әйткән (Лүк 9:52—56). Ә башка бер очракта Яхъя рәсүлләргә карата мәхәббәте җитеп бетмәгәнен күрсәткән. Алар Ягъкуб белән үз аналарын Гайсәдән күктә күренекле урын сорарга үтенгән. Бу үтенечләре башка рәсүлләрне ярсыткан (Мат. 20:20, 21, 24). Шул кимчелекләренә карамастан, Гайсә Яхъяны яраткан (Яхъя 21:7).

5. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

5 Бу мәкаләдә без Яхъяның мисалын һәм аның мәхәббәт турында нәрсә язганын карап китәрбез. Бу безгә кардәшләребезгә мәхәббәт күрсәтергә ярдәм итәр. Шулай ук без гаилә башларының үз гаиләләренә ничек мәхәббәт күрсәтә алганын күрербез.

МӘХӘББӘТ ЭШЛӘРЕГЕЗДӘ КҮРЕНСЕН

Йәһвә үз Улын йолым итеп биргән һәм шулай итеп үз мәхәббәтен раслаган (6, 7 нче абзацларны кара.)

6. Йәһвә үз яратуын ничек күрсәткән?

6 Билгеле, мәхәббәт җылы сүзләрдә һәм яхшы мөнәсәбәттә чагыла. Әмма иң элек чын мәхәббәт эшләр белән күрсәтелә. (Ягъкуб 2:17, 26 белән чагыштыр.) Йәһвә безне ярата (1 Яхъя 4:19). Һәм ул моның турында үз Сүзе аша безгә әйтә (Зәб. 25:10; Рим. 8:38, 39). Әмма ул сүзләрен эшләре белән дә раслый. Яхъя болай дип язган: «Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте» (1 Яхъя 4:9). Йәһвә үз Улының газап чигүенә һәм үлүенә юл куйган (Яхъя 3:16). Йәһвәнең яратуына шикләнеп буламыни?

7. Гайсә безгә үз яратуын ничек күрсәткән?

7 Гайсә үз шәкертләрен яратуында ышандырган (Яхъя 13:1; 15:15). Ул аларны һәм безне яратканын сүзләре белән генә түгел, ә эшләре белән дә күрсәткән. «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк»,— дигән ул (Яхъя 15:13). Йәһвәнең һәм Гайсәнең безнең өчен нәрсә эшләгәннәре турында уйлану безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

8. 1 Яхъя 3:18 буенча, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

8 Тыңлаучан булып, без Йәһвәгә һәм Гайсәгә яратуыбызны күрсәтәбез (Яхъя 14:15; 1 Яхъя 5:3). Ә Гайсә безгә бер-беребезне яратырга әмер биргән (Яхъя 13:34, 35). Кардәшләребезгә яратуыбызны сүзләр белән генә түгел, ә эшләребез белән күрсәтергә кирәк. (1 Яхъя 3:18 укы.) Моны гамәлдә ничек эшләп була?

КАРДӘШЛӘРЕГЕЗНЕ ЯРАТЫГЫЗ

9. Мәхәббәт Яхъяны нәрсә эшләргә дәртләндергән?

9 Рәсүл Яхъя, үз атасының йортында калып, атасының эшен дәвам итеп, акча эшли алыр иде. Ләкин ул дистәләгән еллар буе Йәһвә һәм Гайсә турында хак белем тараткан. Яхъя сайлаган тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Ул эзәрлекләүләр кичергән һәм беренче гасырның ахырында олы яшендә аны сөргенгә җибәргәннәр (Рәс. 3:1; 4:1—3; 5:18; Ачыл. 1:9). Яхшы хәбәр таратканы өчен төрмәдә утырганда да, ул башкалар турында уйлаган. Мәсәлән, Патмоста булганда, ул Ачылыш китабын язган һәм аны җыелышларга юллаган. Моның ярдәмендә алар «тиздән нәрсә булачагын» белә алган (Ачыл. 1:1). Ә инде, күрәсең, Патмостан кайткач, ул Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында китап язган. Ул шулай ук кардәшләрен дәртләндерү һәм ныгыту максаты белән өч хат язган. Яхъядан нәрсәгә өйрәнеп була?

10. Кешеләрне яратканыгызны сез ничек раслый аласыз?

10 Нинди тормыш рәвешен сайлавыбыздан без кешеләрне яратабызмы, юкмы икәнлеге күренә. Шайтан дөньясы безне вакытыбызны һәм көчебезне үзебезгә генә сарыф итәргә дәртләндерә, күп акча эшләргә һәм дан-шөһрәт казанырга этәрә. Фидакарь Патшалык вәгазьчеләре исә вакытларын һәм көчләрен Патшалык хәбәрен вәгазьләүгә һәм кешеләргә Йәһвәгә якынлашырга булышуга сарыф итә. Кайберләре хәтта тулы вакытлы хезмәттә катнаша ала.

Кардәшләребезгә һәм гаиләбезгә карата ярату эшләребездә чагыла (11, 17 нче абзацларны кара.) *

11. Күп кенә кардәшләр Йәһвәне һәм кардәшләрен яратканнарын ничек күрсәтә?

11 Күп кенә кардәшләргә, үзләрен һәм гаиләләрен тәэмин итәр өчен, тулы көн эшләргә туры килә. Шулай да бу кардәшләр, Аллаһы оешмасына булышлык күрсәтер өчен, кулыннан килгәнне эшли. Мәсәлән, кайберләре табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә булыша, башкалары теократик төзелешләрдә катнаша. Моннан тыш, барысы да ирекле иганәләр бирүне зур хөрмәт дип саный, моны Аллаһыны һәм якыннарын яратканга эшли. Өстәвенә, алар кардәшләрне яратканнарын һәр атна җыелыш очрашуларына килеп һәм аларда катнашып күрсәтә. Бик арыган булсалар да, алар килергә тырыша, дулкынлануга карамастан, комментарийлар бирә. Аларның үз проблемалары күп булса да, алар җыелыш алдыннан я җыелыштан соң башкаларны дәртләндерергә тырыша (Евр. 10:24, 25). Бар бу эшләре өчен без аларга бик рәхмәтле!

12. Яхъяның кардәшләргә яратуы нәрсәдә чагылган?

12 Яхъя кардәшләрне мактау белән генә чикләнмәгән, ә киңәш тә биргән. Шулай итеп ул үз яратуын күрсәткән. Мәсәлән, ул үз хатларында кардәшләрне нык иманнары һәм яхшы эшләре өчен мактый, әмма шул ук вакыт гөнаһ турында туры киңәш бирә (1 Яхъя 1:8—2:1, 13, 14). Без дә кардәшләребезне яхшы эшләре өчен мактарга тиеш. Әмма, берәрсендә начар гадәт я караш тамырланып киткәнен күреп алсак, аңа йомшак итеп киңәш бирергә кирәк. Шулай итеп, без ярату күрсәткән булырбыз. Дуска киңәш бирү кыюлык таләп итә. Ләкин, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, чын дуслар бер-берсен «үткен итә» (Гыйб. сүз. 27:17).

13. Нәрсәдән качарга кирәк?

13 Кайвакыт нәрсәдер эшләмәү дә кардәшләргә карата ярату билгесе булыр. Мәсәлән, без үпкәләргә ашыкмыйбыз. Гайсәнең җирдәге тормышы ахырында булган бер очракка игътибар итик. Гайсә үз шәкертләренә әйткәнчә, мәңгелек тормышны алыр өчен, алар аның тәнен ашарга һәм канын эчәргә тиеш булган (Яхъя 6:53—57). Бу сүзләр Гайсәне тыңлаган күп кенә кешеләрне шулкадәр шаккатырган ки, алар хәтта аны калдырып киткән. Ләкин Яхъя һәм башка рәсүлләр аларга ияреп китмәгән, алар Гайсәгә тугры калган. Алар да Гайсәнең сүзләрен аңламаган, ләкин алар Гайсә хакыйкатькә өйрәтми дип тә уйламаган, һәм бу сүзләр аларны абындырмаган. Алар Гайсәгә тулысынча ышанган, аның хакыйкать сөйләвен белгән (Яхъя 6:60, 66—69). Әйе, дусларыбызның сүзләренә үпкәләмәү бик мөһим. Моның урынына аларга туган хәлне аңлатып бирергә мөмкинлек бирик (Гыйб. сүз. 18:13; Вәг. 7:9).

14. Ни өчен безгә кардәшләребезне нәфрәт итүдән качарга кирәк?

14 Яхъя мәсихчеләргә үз кардәшләрен нәфрәт итүдән качарга киңәш иткән. Бу киңәш буенча эш итмәсәк, җиңел генә Шайтанның тәэсиренә бирелүебез бар (1 Яхъя 2:11; 3:15). Беренче гасырның азагында кайберәүләр бу тозакка эләккән. Аллаһы халкында бүленешләр ясар өчен һәм кардәшләр арасында нәфрәт тудырыр өчен, Шайтан бар көчен куйган. Кызганычка каршы, җыелышка Шайтан рухын чагылдырган кешеләр үтеп кергән. Мәсәлән, Диатрифис җыелышта бүленешләр тудырган (3 Яхъя 9, 10). Җитәкче советның вәкилләренә дә ул хөрмәт күрсәтмәгән. Ул хәтта үзе ошатмаган кешеләргә кунакчыллык күрсәтүчеләрне җыелыштан чыгарырга тырышкан. Диатрифис бигрәк тәкәббер кеше булган! Шайтан бүген дә җыелышны таркатырга тырыша. Шуңа күрә, нәфрәт хисе кардәшләр белән мөнәсәбәтләребезне бозмасын өчен, бар тырышлыкларыбызны куйыйк.

ГАИЛӘГЕЗНЕ ЯРАТЫГЫЗ

Гайсә үз әнисенең рухи һәм физик ихтыяҗлары турында кайгыртуны Яхъяга тапшырган. Аңардан үрнәк алып, гаилә башлары өйдәгеләре турында кайгырта (15, 16 нчы абзацларны кара.)

15. Гаилә башы нәрсәне истә тотарга тиеш?

15 Өйдәгеләр турында кайгыртып, гаилә башы аларга карата яратуын күрсәтә (1 Тим. 5:8). Әмма ул рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү күпкә мөһимрәк булганын онытмаска тиеш (Мат. 5:3). Гайсәнең мисалына игътибар итик. Яхъя бәян иткән яхшы хәбәр буенча, хәтта җәфалану баганасында булганда да, Гайсә әнисе турында онытмаган. Бик нык газап чиксә дә, ул Яхъяга Мәрьям турында кайгыртырга кушкан (Яхъя 19:26, 27). Гайсәнең энекәшләре белән сеңелләре булса да һәм Мәрьямнең физик ихтыяҗлары турында кайгырта алса да, алар, күрәсең, әле Гайсәнең шәкертләре булмаган, шуңа күрә Мәрьямнең рухи ихтыяҗлары турында кайгырта алмаган. Менә ни өчен Гайсә Яхъяны Мәрьямнең физик һәм рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга сораган да.

16. Яхъяның нинди вазифалары булган?

16 Яхъяның вазифалары күп булган. Рәсүл буларак, ул вәгазь эшендә үз өстенә җитәкчелек алган. Мөгаен, аның хатыны да булган, шуңа күрә Яхъяга гаиләсенең матди һәм рухи ихтыяҗлары турында уйларга кирәк булгандыр (1 Көр. 9:5). Гаилә башлары Яхъяның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә ала?

17. Ни өчен гаилә башы гаиләсенең рухи ихтыяҗларын кайгыртырга тиеш?

17 Гаиләле абый-кардәш зур җаваплылыкка ия. Мәсәлән, ул эшендә тырыш эшче булырга тиеш (Эфес. 6:5, 6; Тит. 2:9, 10). Җыелышта да аның вазифалары булырга мөмкин. Әйтик, аңа кардәшләрнең рухи иминлеге турында кайгыртырга һәм вәгазь эшендә үз өстенә җитәкчелек алырга кирәк. Шул ук вакыт аңа хатыны һәм балалары белән Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү мөһим. Гаилә башы гаиләсенең физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерсә, өйдәгеләре бик рәхмәтле булыр (Эфес. 5:28, 29; 6:4).

«МИНЕМ МӘХӘББӘТЕМДӘ КАЛЫГЫЗ»

18. Яхъя нәрсәдә шикләнмәгән?

18 Яхъяның тормышы озын һәм вакыйгаларга бай булган. Ул иманын җимерә алырлык авырлыклар да кичергән. Ул Гайсәнең бар әмерләрен, шул исәптән кардәшләрне яратырга дигән әмерне дә, тырышып үтәгән. Шуңа күрә Яхъя Йәһвә белән Гайсәнең яратуында шикләнмәгән һәм аларның сынаулар вакытында үзен ныгытачагына ышанган (Яхъя 14:15—17; 15:10; 1 Яхъя 4:16). Шайтанның дөньясы Яхъяның кардәшләргә карата мәхәббәтен сүндерә алмаган. Ул һәрвакыт үз мәхәббәтен сүзләре һәм эшләре белән дәлилләгән.

19. 1 Яхъя 4:7 дәге сүзләр безне нәрсәгә дәртләндерә һәм ни өчен андагы киңәш буенча эш итү мөһим?

19 Яхъя кебек, без дә Шайтан идарә иткән дөньяда яшибез, ә бу Дошман яратуның нәрсә икәнен дә белми (1 Яхъя 3:1, 10). Шайтан кардәшләребезне яратмавыбызны тели, әмма ул безне аларны яратмаска мәҗбүр итә алмый. Без үзебез генә моңа юл куя алабыз. Әйдәгез, кардәшләребезне яратырга һәм яратуыбызны сүзләр һәм эшләр белән расларга тәвәккәл булыйк. Ул чакта без, Йәһвә гаиләсендә калып, чын мәгънәдә бәхетле булырбыз. (1 Яхъя 4:7 укы.)

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

^ 5 абз. Изге Язмаларда «Гайсәнең яраткан шәкерте» искә алына (Яхъя 21:7). Күрәсең, бу шәкерт Яхъя булган. Яшь чактан ук ул күркәм сыйфатларга ия булган. Еллар узгач, Йәһвә Яхъяны Яхшы хәбәр китапларының берсен һәм берничә хатны язарга дәртләндергән. Бу китапларда мәхәббәт турында күп әйтелә. Бу мәкаләдә без Яхъяның мисалына һәм аның язган сүзләренә игътибар итәрбез.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: гаилә башы табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм итә, бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр бирә һәм башкаларны гаилә өйрәнүенә чакыра.