Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу ташта: «Яхве Саваоф Хагав улы Хагафны каһәрләсен»,— дип язылган

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Бер борынгы ташта уеп язылган сүзләр Изге Язмаларның дөреслеген ничек раслый?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР илләре музеенда (Иерусалим) бер таш саклана. Якынча б. э. к. 700—600 елларда бу ташта игътибарга лаек бер язу ясалган булган. Шул таш Израильнең Хеврон шәһәре янындагы бер кабердә табылган булган. Бу язуда мондый сүзләр бар: «Яхве Саваоф Хагав улы Хагафны каһәрләсен». Бу ташта язылган сүзләр Изге Язмаларның дөреслеген ничек раслый? Бу язу кешеләрнең борынгы вакытларда Аллаһы исемен белгәннәрен һәм көндәлек тормышта кулланганнарын күрсәтә. Чынлыкта, күп кенә борынгы каберләрнең стеналарында андый язуларны күреп була. Элек яшәгән кешеләр кайвакыт каберләр янында очрашкан я анда яшеренгән, һәм еш кына алар анда Аллаһының исемен һәм берәр кешенең исемен язган. Кешеләрнең исемнәре дә үз эченә Аллаһының исемен ала алган.

Андый язулар турында Джорджия институтында (АКШ) эшләгән Рейчел Набулси болай дигән: «ЙХВХ дигән исемнең еш кулланылуы игътибарга лаек. Бу шул исемнең Исраилдә һәм Яһүдиядә яшәгән кешеләр өчен мөһим булганын дәлилли». Изге Язмаларның төп нөсхәсендә дә Аллаһының исеме меңләгән тапкыр очрый. Еш кына бу исем кеше исемнәренең өлеше булып тора.

«Яхве Саваоф» дигән сүзләр «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» дигән мәгънә йөртә. Таштагы язудан күренгәнчә, кешеләр, Аллаһы исеменнән тыш, шул титулны да еш кулланган. Шулай итеп, Еврей Язмаларында «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» дигән сүзтезмәнең 283 тапкыр очравы гаҗәпләндерми. Күпчелек очракта бу титул Ишагыя, Ирмия һәм Зәкәрия китапларында очрый.