Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз»

«Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз»

«Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (ЭФЕС. 5:15, 16).

8 ҖЫР Йәһвә — ныгытмабыз ул

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Без Йәһвә белән ничек вакыт үткәрәбез?

 ЯКЫННАРЫБЫЗ белән вакыт үткәрү безгә зур шатлык китерә. Бер-берсен яраткан ир белән хатын кич белән аралашып алырга ярата. Яшьләргә үз дуслары белән очрашырга ошый, һәм барыбыз да кардәшләр белән очрашырга яратабыз. Ә иң мөһиме, безгә Аллаһы белән вакыт үткәрү ошый. Без моны дога кылып, аның Сүзен укып һәм вәгъдәләре белән сыйфатлары турында уйланып эшлибез. Йәһвә белән үткәргән вакыт безнең өчен иң яхшы вакыт (Зәб. 139:17).

2. Йәһвә белән аралашырга кайвакыт нәрсә комачаулый ала?

2 Безгә Йәһвә белән вакыт үткәрергә ошаса да, кайвакыт без теләгәнчә килеп чыкмый шул. Гаиләдәге вазифалар һәм башка мөһим эшләр шулкадәр күп вакыт ала, хәтта дога кылу, өйрәнү һәм уйлану өчен вакыт калмый.

3. Тагын нәрсә вакытыбызны урларга мөмкин?

3 Кайчак вакытыбызны әллә ни мөһим булмаган эшләр урлый. Бәлки, бу эшләр үзеннән-үзе начар түгелдер, әмма алар аркасында безнең рухи эшләр өчен вакыт калмый. Мәсәлән, ял турында уйланыйк. Билгеле, барыбызга да вакыт-вакыт ял итәргә кирәк, ләкин әгәр безнең ял аркасында рухи эшләр өчен вакыт калмый икән, димәк, безгә үз графигыбызга үзгәрешләр кертергә кирәк (Гыйб. сүз. 25:27; 1 Тим. 4:8).

4. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

4 Бу мәкаләдә без ни өчен приоритетларны дөрес куярга кирәклеген белербез. Без шулай ук вакытны дөрес куллану нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге турында сөйләшербез һәм, вакытны дөрес куллансак, бу нинди файда китергәнен карап китәрбез.

ТОРМЫШ ЮЛЫН АКЫЛЛЫ САЙЛАГЫЗ, ПРИОРИТЕТЛАРНЫ ДӨРЕС БИЛГЕЛӘГЕЗ

5. Эфеслеләргә 5:15—17 дәге киңәшне карап чыгу яшьләргә тормыш юлын сайларга ничек булыша алыр иде?

5 Тормыш юлын акыллы сайлагыз. Яшьләр алдында тормыш юлын сайлау мәсьәләсе тора. Укытучылар һәм Йәһвә Шаһите булмаган туганнары аларны югары белемгә һәм престижлы карьерага омтылырга дәртләндерәдер (ә андый тормыш рәвеше, һичшиксез, күп вакыт алачак). Ата-аналары һәм җыелыштагы дуслары исә яшьләрне тормышларын Йәһвәгә багышларга дәртләндерә. Юлларның кайсысын сайларга соң? Яшьләр, Эфеслеләргә 5:15—17 не укыгыз һәм уйланыгыз. (Укы.) Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Йәһвәнең ихтыяры нәрсәдә? Нинди карарым аның күңеленә хуш килер? Нинди сайлау миңа вакытымны акыллы кулланырга булышыр?» «Явыз көннәрдә» яшәгәнебезне һәм Шайтан идарә иткән бу дөнья юк ителәчәген исәпкә алсак, тормышыбызны Йәһвәгә багышлау иң акыллы сайлау булыр иде.

6. Мәрьям нинди сайлау ясаган һәм ни өчен бу акыллы булган?

6 Приоритетларыгызны дөрес билгеләгез. Кайвакыт безгә ике яхшы нәрсәдән берсен сайларга туры килә. Моны Гайсә, Мәрьям һәм Марта белән булган очрак яхшы күрсәтә. Һичшиксез, Марта бик кунакчыл булган. Ул Гайсәнең килүенә бик шатланган һәм аны иң тәмле ризыклар белән сыйларга теләгән, шуңа күрә артык мәшәкатьләнгән. Мәрьям исә, Гайсә янында утырып, аның өйрәтүләрен тыңлаган. Әлбәттә, Мартаның мотивлары яхшы булган, ләкин Мәрьям, Гайсәне тыңлап, «яхшырагын сайлаган» (Лүк 10:38—42, иск.). Вакыт узу белән Мәрьям ул көнне нәрсә ашаганнарын исенә дә төшермәгәндер, ә менә Гайсәнең өйрәтүләре аның йөрәгендә мәңгегә уелып калгандыр. Мәрьям Гайсә белән үткәргән вакытны кадерләгән кебек, без дә Йәһвә белән үткәргән вакытны кадерләргә тиеш. Безгә вакытны дөрес кулланырга нәрсә булышыр?

РУХИ ЭШЛӘР ӨЧЕН БҮЛЕП КУЙГАН ВАКЫТЫГЫЗНЫ АКЫЛЛЫ КУЛЛАНЫГЫЗ

7. Ни өчен вакытны догага, өйрәнүгә һәм уйлануга багышлау мөһим?

7 Дога, өйрәнү һәм уйлану гыйбадәт кылуыбызның өлеше булуын истә тотыгыз. Дога кылганда, без яратучы күктәге Атабыз белән сөйләшәбез. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, без Аллаһы турында белем алабыз, ә ул бар зирәклекнең чыганагы (Зәб. 5:7). Уйланганда, без Йәһвәнең күркәм сыйфатларын, курку-хөрмәт уятучы ниятен һәм бу нияттә нинди роль уйнаганыбызны ачыграк күрәбез (Гыйб. сүз. 2:1—5). Вакытны моннан да яхшырак үткәреп буламы? Ә хәзер, әйдәгез, рухи эшләр белән шөгыльләнгәндә, игътибарны югалтмаска булышучы киңәшләрне карап чыгыйк.

Шәхси өйрәнү өчен тыныч урын табу үтә мөһим (8, 9 нчы абзацларны кара.)

8. Чүлдә дога кылган Гайсәдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

8 Тыныч урын табарга тырышыгыз. Бу яктан Гайсә Мәсих безгә яхшы үрнәк калдырган. Суга чумдырылганнан соң, ул 40 көн чүлдә үткәргән (Лүк 4:1, 2). Анда ул тынычлыкта Йәһвәгә дога кылган һәм аның ихтыяры турында уйланган. Моның ярдәмендә ул киләчәктәге сынауларга әзерләнә алган. Гайсәнең үрнәгенә ничек ияреп була? Төрле сәбәпләр аркасында, мәсәлән әгәр дә гаиләгез зур булса, өйдә тыныч урын табу авыр булырга мөмкин. Ул чакта, бәлки, сез урамга чыгарга булырсыз. Франциядә яшәүче Жюли исемле апа-кардәш шулай эшли дә. Алар ире белән бик кечкенә фатирда яши, шуңа күрә күп кенә нәрсә аңа дога кылырга комачаулый. Ул болай ди: «Мин һәркөн паркка чыгам һәм анда Йәһвә белән икәүдән-икәү калып сөйләшәм».

9. Гайсәнең эшләре күп булса да, ул Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кадерләгәнен ничек күрсәткән?

9 Гайсәнең эшләре тыгыз булган. Аның артыннан күп кеше ияреп йөргән һәм игътибарын таләп иткән. Бер очракта хәтта Гайсәнең «ишек төбенә бөтен шәһәр халкы җыелган». Шулай да Гайсә Йәһвә белән аралашыр өчен вакыт тапкан. «Иртән иртүк, әле яктырганчы, ул... аулак урынга китеп» Атасына дога кылган (Марк 1:32—35).

10, 11. Маттай 26:40, 41 буенча, Гайсә үз рәсүлләренә нинди киңәш биргән һәм алар нәрсә эшләгән?

10 Җирдәге соңгы кичендә дә Гайсә дога кылыр һәм уйланыр өчен тыныч урын тапкан. Ул Гитсимән бакчасына барган (Мат. 26:36). Шул очракта Гайсә рәсүлләренә дога кылу мөһимлеге турында киңәш биргән.

11 Бу очракны исебезгә төшерик. Гайсә үз рәсүлләре белән Гитсимән бакчасына килгәндә, бик соң булган, бәлки инде төн уртасы булгандыр. Гайсә рәсүлләргә «уяу торырга» кушкан һәм үзе дога кылырга киткән (Мат. 26:37—39). Әмма, кайткач, ул аларның йокыга талганнарын күргән, шуңа күрә Гайсә аларны тагын бер тапкыр: «Уяу торыгыз һәм өзлексез дога кылыгыз»,— дип өндәгән. (Маттай 26:40, 41 укы.) Ул үз рәсүлләренең ни өчен йоклап киткәннәрен аңлаган. Алар да бит зур стресс кичергән һәм арыган булган. Шуңа күрә, шәфкать күрсәтеп, Гайсә: «Тән хәлсез»,— дип әйткән. Аннан соң ул тагын ике тапкыр дога кылырга барган. Әмма ул кайткан һәрбер очракта шәкертләре йоклаган булган (Мат. 26:42—45).

Сез дога кылу өчен иң яхшы вакыт сайлый аласызмы? (12 нче абзацны кара.)

12. Арыганлык яисә стресс аркасында дога кылу авыр булса, без нәрсә эшли алабыз?

12 Вакытны дөрес сайлагыз. Кайвакыт без шулхәтле арыйбыз һәм шулкадәр зур стресс кичерәбез, хәтта дога кылырга да көч калмый. Күп кенә кардәшләр дә андый авырлыкка очрый. Андый очракта нәрсә эшләп була? Кич белән дога кылырга ияләшкән кайбер кардәшләр йокларга ятар алдыннан түгел, ә бераз иртәрәк дога кылырга булган. Кайберәүләр шулай ук, ятып түгел, ә тезләнеп дога кылсаң, фикерләрне туплау җиңелрәк дип таный. Ә әгәр дә боегу хисе я борчылулар дога кылырга комачауласа, ул чакта нәрсә эшләргә? Йәһвәгә моның турында әйтегез. Шәфкатьле Аллаһыбыз хисләрегезне аңлар (Зәб. 139:4).

Очрашулар вакытында электрон хәбәрләр сезгә комачауламыймы? (13, 14 нче абзацларны кара.)

13. Электрон җайланмалар безгә Йәһвә белән вакыт үткәрергә ничек комачауларга мөмкин?

13 Бернәрсә дә сезгә Аллаһы Сүзен өйрәнергә комачауламасын. Без Йәһвә белән дуслыгыбызны дога кылып кына түгел, ә шулай ук аның Сүзен өйрәнеп һәм җыелыш очрашуларына йөреп ныгытабыз. Шуңа күрә үзебезгә мондый сораулар бирик: җыелыш очрашуларында һәм шәхси өйрәнү вакытында миңа игътибар белән тыңларга я укырга бернәрсә дә комачауламыймы? Электрон хатлар, СМСлар һәм башка кешеләрнең шалтыратулары миңа комачауламыймы? Бүген миллиардлаган кеше смартфоннарны куллана, һәм бу чыннан да яхшы инструмент. Әмма, кайбер тикшерүчеләр әйткәнчә, смартфон безгә комачауларга мөмкин. Бер психология профессоры болай дип язган: «Телефон, хәтта яныгызда ятса да, игътибарыгызны шөгыльләнгән эшегезгә тупларга инде комачаулый». Җыелыш очрашулары һәм конгресслар программасы башланыр алдыннан, безне электрон җайланмаларыбызны башкаларга комачауламый торган режимга күчерергә киңәш итәләр. Ә электрон җайланмалар үзебезгә Йәһвә белән вакыт үткәрергә комачауламасын өчен, без чаралар күрә алабызмы?

14. Филипиялеләргә 4:6, 7 буенча, Йәһвә безгә ничек булыша ала?

14 Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Шәхси өйрәнү вакытында укырга яисә җыелыш очрашуларында игътибар белән тыңларга авыр булса, Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Ә әгәр борчылу я боегу хисләре игътибарыгызны рухи эшләргә тупларга комачауласа, Йәһвәдән тынычлык сорагыз. Ә андый тынычлык йөрәгегезне генә түгел, ә акылыгызны да саклый ала. (Филипиялеләргә 4:6, 7 укы һәм искәрмә.)

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ВАКЫТ ҮТКӘРҮ КҮП ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ

15. Йәһвә белән вакыт үткәрүдән без нинди файда алабыз?

15 Әгәр дә Йәһвә белән сөйләшер өчен, аны тыңлар өчен һәм аның сыйфатлары турында уйланыр өчен вакыт тапсак, бу безгә күп файда китерәчәк. Ни өчен алай дип әйтеп була? Беренчедән, без акыллырак карарлар кабул итәрбез. Изге Язмаларда: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 13:20). Шуңа күрә зирәклекнең чыганагы Йәһвә Аллаһы белән вакыт үткәрсәк, без дә зирәк булырбыз. Без аны ничек сөендерергә һәм ничек күңелсезләндермәскә икәнен яхшырак аңларбыз.

16. Йәһвә белән вакыт үткәрсәк, бу өйрәтү осталыгыбызны яхшыртырга ничек булышыр?

16 Икенчедән, без өйрәтү осталыгын яхшырта алырбыз. Кеше белән өйрәнү үткәргәндә, безнең төп максатыбыз — аңа Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булышу. Үзебез Йәһвә белән якын дуслык үстерсәк кенә, бу максатка ирешә алырбыз. Гайсә очрагында шулай булган да. Ул үз Атасын бик яраткан, һәм Атасы турында әйткән сүзләрендә һәрвакыт җылылык чагылган. Бу шәкертләрен дә Йәһвәне яратырга дәртләндергән (Яхъя 17:25, 26).

17. Ни өчен дога һәм шәхси өйрәнү иманыбызны ныгыта?

17 Өченчедән, иманыбыз ныгыр. Без Аллаһыдан җитәкчелек, юаныч һәм ярдәм сорап, аңардан җавап алганда, әллә бу иманыбызны ныгытмыймы? (1 Яхъя 5:15) Шәхси өйрәнү дә иманыбызны ныгыта. «Иман ишеткән сүздән килә» бит (Рим. 10:17). Ләкин, иманыбыз нык булсын өчен, белемнәр алу гына җитми — башка адымнар да таләп ителә.

18. Ни өчен уйлану мөһим?

18 Белем алудан тыш, безгә уйланырга да кирәк. Моны 77 нче мәдхия язган хезмәтченең мисалы раслый. Ул бик борчылган һәм хәтта йокысын югалткан (2—8 нче шигырьләр). Ни сәбәпле? 9 нчы шигырьдә болай диелә: «Әллә Аллаһы илтифат итәргә онытканмы? Я инде ярсуы аркасында шәфкатен күрсәтмәскә булганмы?» Әйе, ул Исраил халкы Йәһвәнең хуплавын югалткан дип бик борчылган. Үз хисләреннән арыныр өчен, мәдхия җырлаучы нәрсә эшләгән? 11 нче шигырь буенча, ул Йәһвәнең элек ничек эш иткәне һәм үз халкына ничек шәфкать күрсәткәне турында уйланган, һәм бу аңа җан тынычлыгы биргән. Ә 12 нче шигырьдә мәдхия җырлаучы болай ди: «Мин синең бар эшләрең турында уйланырмын, уйларым эш-гамәлләрең хакында булыр». Нәтиҗәдә, ул Йәһвәнең үз халкын беркайчан да ташламаячагында инанган (15 шигырь). Без дә Йәһвәнең үз халкы һәм шәхсән безнең өчен нәрсә эшләгәне турында уйлансак, безнең иманыбыз ныгыр.

19. Йәһвә белән вакыт үткәрү тагын нинди фатиха китерә?

19 Дүртенчедән, Йәһвәгә карата яратуыбыз үсәр. Мәхәббәт кебек бернинди сыйфат та безне Йәһвәгә тыңлаучан булырга, аңа яраклы корбаннар китерергә һәм сынауларда чыдам булып калырга дәртләндерми (Мат. 22:37—39; 1 Көр. 13:4, 7; 1 Яхъя 5:3). Әйе, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр — бу иң зур фатиха! (Зәб. 63:1—8)

20. Йәһвә белән вакыт үткәрергә безгә нинди киңәшләр булышыр?

20 Дога, өйрәнү һәм уйлану гыйбадәт кылуыбызның өлеше булып тора. Шуңа күрә, Гайсә Мәсих кебек, Йәһвә белән вакыт үткәрер өчен тыныч урын табарга тырышыгыз. Рухи эшләр белән шөгыльләнергә сезгә бернәрсә дә комачауламасын. Йәһвәдән игътибарыгызны бу эшләргә тупларга булышсын дип үтенегез. Бүген вакытны акыллы куллансагыз, киләчәктә Йәһвә сезне мәңгелек тормыш белән фатихалаячак (Марк 4:24).

28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?

^ Йәһвә — иң якын дустыбыз. Без бу дуслыкны бик кадерлибез һәм Дустыбыз Йәһвәне тагы да яхшырак белергә тырышабыз. Берәр кеше белән якынрак танышыр өчен, вакыт кирәк, шуны ук Аллаһы белән дуслыгыбыз турында да әйтеп була. Тормышыбыз мәшәкатьләр белән тулы булганга, күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен, вакытны кайдан табарга соң һәм бу безгә нинди файда китерер?