Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Гайсә елаган чаклардан без нәрсәгә өйрәнәбез?

Гайсә елаган чаклардан без нәрсәгә өйрәнәбез?

«Гайсәнең күз яшьләре ага башлады» (ЯХЪЯ 11:35).

17 ҖЫР «Телим!»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1—3. Нинди сәбәпләр аркасында без кайвакыт елыйбыз?

 СЕЗНЕҢ кайчан соңгы тапкыр елаганыгыз булды? Кайвакыт без шатлыктан елыйбыз. Әмма еш кына күз яшьләре күңел әрнегәнгә ага. Мәсәлән, якын кешебезне югалтканда, бу безгә зур авырту китерә. Кушма Штатларда яшәүче Лора исемле апа-кадәш болай дип язган: «Кызымның үлеме миңа әйтеп бетергесез авырту китерде. Мине бернәрсә дә юата алмый иде. Андый вакытларда мин йөрәгем моңа ничек түзәр дип уйлый идем» *.

2 Без башка сәбәпләр аркасында да еларга мөмкин. Япониядә пионер булып хезмәт итүче Хирон исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин хезмәттә очраткан кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында бик боегам. Кайвакыт мин хәтта елыйм һәм Йәһвәдән хакыйкатьне эзләүче кешеләрне табарга булышсын дип сорыйм».

3 Сезгә андый хисләр танышмы? Мөгаен, таныштыр (1 Пет. 5:9). Без барыбыз да Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә телибез. Әмма шатлыгыбызны кайгы-хәсрәтләр һәм сынаулар урларга мөмкин (Зәб. 6:6; 100:2). Андый хисләр кичергәндә, бирешмәскә безгә нәрсә булышыр?

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Кайвакыт, көчле хисләр кичергәнгә, хәтта Гайсәнең дә күз яшьләре аккан (Яхъя 11:35; Лүк 19:41; 22:44; Евр. 5:7). Әйдәгез, андый очракларны карап китик. Моның ярдәмендә без Гайсәдән үрнәк ала алырбыз һәм авырлыкларны кичереп чыгарга өйрәнербез.

ЯКЫН КЕШЕНЕ ЮГАЛТУ

Гайсә кебек, кайгы кичергәннәрне юатыгыз (5—9 нчы абзацларны кара.) *

5. Яхъя 11:32—36 да язылган очрак безгә Гайсә турында нәрсә ачыклый?

5 Б. э. 32 елының кышында Гайсәнең якын дусты Лазар чирләп киткән һәм үлгән (Яхъя 11:3, 14). Лазарның Марта һәм Мәрьям исемле бертуганнары булган. Гайсә бу гаиләне бик яраткан. Мәрьям белән Марта Лазарның үлеме аркасында бик көенгән. Лазар үлгәннән соң, Гайсә Марта белән Мәрьям яшәгән Битаниягә барган. Гайсәнең килүе турында ишеткәч, Марта аны каршы алырга дип чыккан. Аның, дулкынланып, мондый сүзләрне әйтүен күз алдына китереп карагыз: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде» (Яхъя 11:21). Мәрьямнең һәм башка кешеләрнең елаганнарын күргәч, Гайсәнең дә күз яшьләре ага башлаган. (Яхъя 11:32—36 укы.)

6. Ни өчен Гайсә елап җибәргән?

6 Ни өчен Гайсә елап җибәргән? «Изге Язмаларны аңлау» энциклопедиясендә (рус) болай дип әйтелә: «Гайсә дусты Лазарның үлеме аркасында борчылган һәм аның бертуганнарының көенүләрен күргән, шуңа күрә ул эчтән генә ыңгырашып куйган һәм аның күз яшьләре ага башлаган» *. Бәлки, Гайсә Лазарның үлеме алдыннан ничек интеккәнен күз алдына китергәндер, аның кичергән хисләре турында уйлангандыр. Моның барысы Гайсәнең йөрәген әрнеткән. Мәрьям белән Мартаның күз яшьләре дә Гайсәнең җанын телгәләгән. Сез якын дустыгызны яисә туганыгызны югалткан булсагыз, бу хисләр сезгә яхшы таныш. Бу очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? Әйдәгез, өч якка игътибар итик.

7. Гайсә елаган очрактан без Йәһвә турында нәрсә беләбез?

7 Йәһвә хисләрегезне бик яхшы аңлый. Гайсә — үз Атасының «төп-төгәл гәүдәләнеше» (Евр. 1:3). Гайсә, елаганда, Атасының хисләрен чагылдырган (Яхъя 14:9). Сез якын дустыгызның үлеме аркасында кайгырсагыз, Йәһвә Аллаһының кайгыгызны уртаклашканына шикләнмәгез. Ул яраланган күңелегезне савыктырырга тели (Зәб. 34:18; 147:3).

8. Ни өчен без Гайсәнең үлгәннәрне терелтәчәгенә ышана алабыз?

8 Гайсә яраткан якыннарыгызны терелтергә тели. Гайсә Мартага болай дигән: «Бертуганың үледән тереләчәк», һәм Марта Гайсәгә ышанган (Яхъя 11:23—27). Йәһвәнең хезмәтчесе буларак, ул Илиша белән Ильясның борынгы вакытларда үлгәннәрне терелткәне турында белгән (1 Пат. 17:17—24; 2 Пат. 4:32—37). Мөгаен, ул Гайсәнең дә башкаларны терелткәне турында ишеткәндер (Лүк 7:11—15; 8:41, 42, 49—56). Сез дә үлем канаты алып киткән туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән кабат очрашырсыз. Гайсәнең күз яшьләре түгеп, үз дусларын ничек итеп юатканы һәм алар өчен нәрсә эшләгәне моны раслый.

9. Гайсә кебек, без кайгы кичергәннәрне ничек юата алабыз? Мисал китерегез.

9 Кайгы кичергәннәрне юатыгыз. Гайсә Марта һәм Мәрьям белән елап кына калмаган, ә аларны тыңлаган һәм юаткан. Без дә шулай эшли алабыз. Австралиядә яшәүче Дэн исемле өлкән болай ди: «Хатыным дөньядан киткәч, мин ярдәмгә мохтаҗ идем. Берничә ирле-хатынлы пар миңа ярдәм итеп торды. Алар теләсә кайсы вакытта, хәтта төнлә дә мине тыңларга әзер иде. Алар кайгымны уртаклашты, алар алдында мин еларга оялмый идем. Бу дусларым минем белән еш кына дога кылды. Шулай ук алар гамәли ярдәм күрсәтте, мәсәлән машинамны юды, ризыклар сатып алды һәм ашарга пешерде. Алар чын дус булуларын раслады, аларга „кардәшкә таянгандай таянып булды“» (Гыйб. сүз. 17:17).

ХАЛЫК ХАКЫНДА БОРЧЫЛУ

10. Лүк 19:36—40 та язылган вакыйгаларны сурәтләп бирегез.

10 Б. э. 33 елында, 9 нисан көнне, Гайсә Иерусалимга кергәндә, аны каршы алырга дип, халык төркеме чыккан. Алар аның алдында үз киемнәрен җәйгән һәм шулай итеп аны патша итеп кабул иткәннәрен күрсәткән. Бу, һичшиксез, шатлыклы вакыйга булган. (Лүк 19:36—40 укы.) Ләкин, «Иерусалимга якынлашкач, Гайсә, шәһәрне күреп, елый башлаган». Мөгаен, шәкертләре өчен бу һич көтелмәгән хәл булган. Гайсә, елый-елый, Иерусалимның юк ителәчәген пәйгамбәрлек иткән (Лүк 19:41—44).

11. Ни өчен Гайсә Иерусалим халкы турында кайгырган?

11 Гайсә зур кайгы кичергән, чөнки, кешеләр аны җылы кабул итсә дә, исраиллеләрнең күпчелеге аның хәбәрен тыңламаган. Моның аркасында Иерусалим — җимерелергә, ә исән калган яһүдләр әсирлеккә китәргә тиеш булган (Лүк 21:20—24). Ә сез яшәгән территориядә кешеләр яхшы хәбәргә ничек карый? Әгәр күпләр яхшы хәбәрне тыңламаса, сез, Гайсә белән булганны исәпкә алып, аңардан нәрсәгә өйрәнә аласыз? Әйдәгез, өч якка игътибар итик.

12. Гайсәнең исраиллеләр хакында елаганы безгә Йәһвәнең хисләре турында нәрсә ачыклый?

12 Йәһвә кешеләрне кайгырта. «Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9). Гайсәнең исраиллеләр хакында елаганы Йәһвәнең кешеләргә карата ваемсыз булмаганын раслый. Кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә тырышып, без аларга карата яратуыбызны күрсәтәбез (Мат. 22:39) *.

Графигыгызны төзегәндә, Гайсә кебек, кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алыгыз (13, 14 нче абзацларны кара.) *

13, 14. Гайсә кешеләргә ничек кызганучанлык күрсәткән һәм без бу сыйфатны ничек күрсәтә алабыз?

13 Гайсә хезмәттә ашкынып катнашкан. Кешеләрне өйрәтер өчен, ул һәр мөмкинлекне кулланган (Лүк 19:47, 48). Аны шулай эшләргә нәрсә дәртләндергән? Гайсә кешеләрне кызганган. Кайвакыт кешеләр аны шулкадәр тыңларга теләгән ки, Гайсә «үз шәкертләре белән хәтта ашап алырга да өлгермәгән» (Марк 3:20). Ә кайбер очракларда, кешегә шулай уңайлырак булса, Гайсә төнлә очрашып сөйләшергә ризалашкан (Яхъя 3:1, 2). Гайсәне тыңлаган кешеләрнең күпчелеге аның шәкерте булып китмәгән, ләкин, һәрхәлдә, аларга төпле шаһитлек бирелгән. Без дә кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә тырышабыз (Рәс. 10:42). Моның өчен без хезмәттә кулланган ысулларыбызны үзгәртергә әзер.

14 Графигыгызда үзгәрешләр ясарга әзер булыгыз. Һәрвакыт бер үк вакытта вәгазьләсәк, мөгаен, күп кенә эчкерсез кешеләрне очрата алмабыз. Матильда исемле пионер апа-кардәш болай ди: «Мин ирем белән төрле вакытта вәгазьләргә тырышам. Иртән без эшмәкәр территориядә вәгазьлибез, көндез — кеше урамда булганда — без күчмә стенд белән торабыз, ә кичкә таба өйдән өйгә йөреп шаһитлек бирәбез». Графигыбызны төзегәндә, күбрәк үзебез турында түгел, ә кешеләр турында уйлыйк. Бу Йәһвәнең йөрәген бик сөендерер.

ҮЗ АТАСЫНЫҢ ИСЕМЕНӘ ТАП ТӨШЕРҮДӘН КУРКУ

Сынаулар вакытында, Гайсә кебек, Йәһвәдән ярдәм сорагыз (15—17 нче абзацларны кара.) *

15. Лүк 22:39—44 буенча, Гайсә тормышының соңгы төнендә нәрсә булган?

15 Б. э. 33 елының 14 нисан кичендә Гайсә Гитсимән бакчасына барган. Анда ул үз күңелен Йәһвәгә бушандырган. (Лүк 22:39—44 укы.) Шул сәгатьләрдә ул ялварып, «ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган» (Евр. 5:7). Гайсә нәрсә турында дога кылган соң? Ул Атасыннан тугры булып калырга һәм аның ихтыярын үтәргә көч бирсен дип сораган. Йәһвә үз Улының догасын ишеткән һәм аның янына үзенең фәрештәсен җибәргән.

16. Гитсимән бакчасында дога кылганда, Гайсә ни сәбәпле бик борчылган?

16 Гайсә көфер сүз сөйләүче буларак үтерелергә тиеш булган. Өстәвенә, Гайсә өстендә зур җаваплылык яткан: ул Аллаһының исемен акларга тиеш булган. Моның барысы аны хафага төшергән. Сез, иман сынауларына очраганда, Гайсәдән ничек үрнәк ала аласыз? Бу юлы да өч якка игътибар итик.

17. Йәһвәнең үз Улының догаларына җавап бирүеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

17 Йәһвә сезнең ялваруларыгызны тыңлый. Ни өчен Аллаһы үз Улының догаларын тыңлаган? Чөнки Гайсә өчен үз Атасына тугры булып калу һәм аның исемен изгеләндерү иң мөһиме булган. Әгәр безнең өчен дә бу беренче урында торса, Йәһвә безнең ялваруларыбызны да ишетәчәк (Зәб. 145:18, 19).

18. Нинди мәгънәдә Гайсә аңлаучан дуска охшаш?

18 Гайсә хисләрегезне бик яхшы аңлый. Без бик боеккан чакта якын дустыбыз хәлебезгә керсә, бу безне бик юата. Бигрәк тә аның үзенең охшаш авырлыклар кичергәне булса, ул безне аеруча яхшы аңлый ала. Гайсә андый дуска охшаш. Ул хәлсез һәм ярдәмгә мохтаҗ булу нәрсә икәнен яхшы белә. Ул безгә нәрсә тәэсир иткәнен аңлый һәм безгә нәкъ кирәкле вакытта ярдәм бирелсен дип кайгырта (Евр. 4:15, 16). Гайсә Гитсимән бакчасында фәрештәдән ярдәм кабул иткән кебек, безгә дә Йәһвәнең ярдәмен кабул итәргә кирәк. Ул аны берәр басма, видеоролик, нотык, өлкәннәр яки җитлеккән дус аша бирә ала.

19. Иман сынауларына очраганда, безне нәрсә ныгыта ала? Мисал китерегез.

19 Йәһвә сезгә «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы» тынычлык бирәчәк. Аңа ия булыр өчен дога кылыгыз (Флп. 4:6, 7). Бу сезгә борчулы хисләргә чиктән тыш бирелмәскә ярдәм итәр. Луз исемле апа-кардәшнең мисалы моны раслый. Ул болай ди: «Мин ялгызлык хисе белән көрәшәм. Кайвакыт миңа хәтта Йәһвә мине яратмый кебек тоела. Андый уйлар килгәндә, мин шунда ук Йәһвәгә дога кылам һәм хисләремне сөйлим. Бу миңа хисләремне тезгендә тотарга булыша». Әйе, бу очрактан күренгәнчә, дога безгә җан тынычлыгын югалтмаска булыша.

20. Гайсә елаган очраклар безне нәрсәгә өйрәтте?

20 Гайсәнең елаган очракларын карап чыгу бик файдалы булды. Без мондый мөһим фикерләргә игътибар иттек: без кайгы кичергән дусларыбызны юатырга тиеш; үзебез дә якын кешебезне югалтсак, Йәһвәнең һәм Гайсәнең безгә ярдәм итәчәген истә тоту мөһим. Өстәвенә, кызганучан Йәһвә Аллаһыбыз һәм Улы Гайсә Мәсих кебек, без дә, кешеләргә вәгазьләгәндә, аларның ихтыяҗларын һәм хисләрен исәпкә алырга тиеш. Йәһвә белән Гайсә Мәсих хисләребезне бик яхшы аңлый һәм безгә чыдам булып калырга ярдәм итәргә тели. Моны белү безгә көч өсти. Киләчәктә Йәһвә кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк». Бу вакыт килгәнче, әйдәгез, бу мәкаләдә өйрәнгән фикерләрне кулланырга тырышыйк (Ачыл. 21:4).

120 ҖЫР Мәсих кебек юаш булыгыз

^ Кайвакыт Гайсә көчле хисләргә бирелеп елаган. Бу мәкаләдә без Гайсә елаган өч очракны карап китәрбез.

^ Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ «Изге Язмаларны аңлау» энциклопедиясендә «Иисус Христос» дигән мәкаләне кара («Дела и качества» дигән өстәмә исемдә «Глубокие чувства и теплота» дигән пункт).

^ Маттай 22:39 да «якын» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе, күршеләребездән һәм туганнарыбыздан тыш, башка кешеләргә дә карый ала.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Гайсә Мәрьям белән Мартаны юаткан. Без дә якын кешесен югалтканнарны юатыйк.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Гайсә Никәдим белән төнлә сөйләшкән. Без дә кешеләр белән өйрәнүне аларга уңайлы вакытта үткәрик.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Гайсә, тугры булып калыр өчен, Йәһвәдән көч сораган. Без дә аның үрнәгенә иярик.