Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас»

«Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас»

2022 ЕЛНЫҢ ЕЛЛЫК ШИГЫРЕ: «Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас» (ЗӘБ. 34:10).

4 ҖЫР «Йәһвә — Көтүчем минем»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Хәтта авыр вакытларда да Давыт Йәһвәнең игелегеннән мәхрүм калмаган (1—3 нче абзацларны кара.) *

1. Давыт нинди авырлыкларга очраган?

 ИСРАИЛ патшасы Шаул Давытны үтерергә теләгәнгә, тегесе аңардан качарга мәҗбүр. Ризык җитмәгәнлектән, Давыт, Ноб шәһәренә килеп, руханидан биш икмәк сорый (1 Иш. 21:1, 3). Соңрак Давыт үз хезмәтчеләре белән мәгарәләрдә яшеренә (1 Иш. 22:1). Ә ни өчен соң Шаул Давытны эзәрлекли?

2. Ни өчен Шаул куркыныч юлга баскан дип әйтеп була? (1 Ишмуил 23:16, 17)

2 Давыт күп җиңүләр яулаган, һәм халык аны бик яраткан. Шулай ук Йәһвә Давытны патша итеп майлаган, ә Шаулны кире каккан. Моның барысы аркасында, Шаул Давыттан көнләшкән һәм аны эзәрлекләгән. Моның өчен ул хәтта гаскәрен кулланган. (1 Ишмуил 23:16, 17 укы.) Менә ни өчен Давыт качарга мәҗбүр булган. Асылда, Шаул Йәһвә белән көрәшкән. Әллә ул чыннан да мин уңышлы була алам дип уйлаганмы?! (Ишаг. 55:11) Ничек кенә булмасын, Шаул куркыныч юлга баскан, чөнки Аллаһы белән көрәшү акылсыз.

3. Давыт үз авырлыкларына ничек караган?

3 Давыт дан эзләмәгән. Ул патша булырга да омтылмаган — аны Йәһвә билгеләгән (1 Иш. 16:1, 12, 13). Шаул Давытны кан дошманы итеп санаган. Ләкин Давыт Йәһвәне гаепләмәгән. Мәгарәләрдә яшеренергә туры килсә дә, ризыгы җитмәсә дә, ул Йәһвәне данлаган. Ул болай дигән: «Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас». Бу сүзләрдән Давытның уңай карашы күренә (Зәб. 34:10).

4. Без нинди сораулар карап чыгарбыз һәм ни өчен бу мөһим?

4 Бүген күп кенә кардәшләр мохтаҗлыкта яши, һәм аларның хәтта җитәрлек ризыклары юк *. Ә коронавирус пандемиясе хәлне тагы да авырайтты. Ә бит безне бөек афәт көтә! Ул вакытта тагы да авыррак булачак! (Мат. 24:21) Шуңа күрә мондый сорауларны карап чыгу файдалы булыр: ни өчен Давыт «игелектән мәхрүм» булмаган дип әйтеп була? ни өчен инде бүген канәгать булырга өйрәнү мөһим? ни өчен без Йәһвә безнең турында кайгыртачак дип ышана алабыз? без киләчәккә ничек әзерләнә алабыз?

«МИН ҺИЧНӘРСӘГӘ МОХТАҖ БУЛМАМ»

5, 6. Зәбур 23:1—6 ны карап чыгу безгә Давытның сүзләрен аңларга ничек ярдәм итә?

5 Давыт, Йәһвәнең хезмәтчеләре «игелектән мәхрүм» булмас дип әйткәндә, нәрсәне күздән тоткан? Охшаш сүзтезмә 23 нче мәдхиядә дә бар. Шул мәдхиягә игътибар итсәк, бу безгә Давытның сүзләрен аңларга булышыр. (Зәбур 23:1—6 укы.) Давыт бу мәдхияне: «Йәһвә — Көтүчем минем. Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам»,— дигән сүзләр белән башлый, ә аннан соң Йәһвә белән йөрү аңа никадәр күп фатихалар китергәне турында сөйләп китә. Йәһвә аны «тәкъвалык юлларыннан йөрткән», ул яхшы вакытларда да, начар вакытларда да аның белән бергә булган. Ләкин Йәһвәнең «үләнле көтүлегендә» дә авырлыкларсыз булмый. Кайвакыт дошманнар яный, кайчак күңел төшенкелеге баса. Бу «дөм караңгылык каплаган үзәнлектән» баруга охшаш. Шулай да Давыт, үз Көтүчесе белән якын мөнәсәбәтләрдә булганга: «Мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм»,— дип әйтә.

6 Шулай итеп, нинди мәгънәдә Давыт «игелектән мәхрүм» булмаган? Җавап мондый: ул рухи нәрсәләрне күздә тоткан. Аның бәхете материаль нәрсәләргә бәйле булмаган, һәм ул Йәһвә биргән бар нәрсә белән канәгать булган. Аның өчен Аллаһының фатихасы һәм яклавы иң мөһиме булган.

7. Лүк 21:20—24 буенча, беренче гасырдагы мәсихчеләр нинди сынауга очраган?

7 Давытның сүзләре безне материаль нәрсәләргә дөрес караш сакларга өйрәтә. Әлбәттә, без үзебездә булган материаль әйберләр белән файдаланабыз. Шулай да әйберләр безнең өчен иң мөһим нәрсә булып китми. Бу фикерне аңлау беренче гасырдагы мәсихчеләрнең тормышларын коткарган. (Лүк 21:20—24 укы.) Гайсә Мәсих Иерусалимның «гаскәрләр тарафыннан чолгап алыначагы» турында әйткән булган. Бу вакытлар җиткәч, аның шәкертләре «тауларга качарга» тиеш булган. Әмма бу җиңел булмаган. Бер «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән: «Мәсихчеләргә кырларын, йортларын һәм мал-мөлкәтләрен калдырырга туры килгән, ләкин алар Йәһвәнең үзләрен яклаячагына ышанган, шуңа күрә аңа гыйбадәт кылуны беренче урынга куйган».

8. Беренче гасырдагы вакыйгалар безне нәрсәгә өйрәтә?

8 Без беренче гасырдагы мәсихчеләр белән булган очрактан нәрсәгә өйрәнәбез? «Күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән иде: «Безнең өчен нәрсә мөһимрәк: материаль нәрсәләрме яисә Аллаһы бирәчәк коткарылумы? Киләчәктәге сынауларда бу ачыкланачак. Образлы әйткәндә, безгә дә качарга туры килергә мөмкин. Бәлки, безнең авырлыкларыбыз булыр һәм без нәрсәнедер югалтырбыз. Беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, тыңлаучанлык күрсәтергә һәм бар нәрсәне калдырырга әзер булыйк» *.

9. Паулның Еврейләргә язган киңәше сезне нәрсәдә ышандыра?

9 Иерусалимдагы мәсихчеләргә бар нәрсәне калдырырга һәм, яңа җирдә урнашып, тормышны яңадан башларга җиңел булмаган. Йәһвә аларга барысын бирер дип ышаныр өчен, аларга нык иман кирәк булган. Ләкин Аллаһы аларга ярдәм иткән. Биш ел алдарак рәсүл Паул еврейләргә яхшы киңәш биргән. Ул болай дип язган: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам“,— дигән. Шуңа күрә без, кыюланып: „Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?“ — дип әйтә алабыз» (Евр. 13:5, 6). Һичшиксез, Паулның киңәшенә колак салган мәсихчеләргә Иерусалимны калдырырга һәм гади тормыш шартларына ияләшергә җиңелрәк булган. Йәһвә шул мәсихчеләр турында кайгырткан, безне дә ул калдырмас.

«МОҢА КАНӘГАТЬ БУЛЫЙК»

10. Паул нинди «сергә» төшенгән һәм безне нәрсәгә дәртләндергән?

10 Рәсүл Паул Тимутигә дә, ә асылда барыбызга, охшаш киңәш биргән. Ул болай дип язган: «Ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк» (1 Тим. 6:8). Әллә безгә тәмле ашарга, уңайлы фатирда яшәргә һәм яңа киемнәр сатып алырга ярамыймы? Әлбәттә, ярый. Паулның башка нәрсә әйтәсе килгән: без үзебездә булган материаль нәрсәләр белән канәгать булырга тиеш (Флп. 4:12). Паул үзе дә бу «сергә» төшенгән. Безнең өчен байлык түгел, ә Йәһвә белән дуслыгыбыз — иң мөһим нәрсә (Хаб. 3:17, 18).

Исраиллеләр, 40 ел чүл буйлап йөргәндә, «игелектән мәхрүм» булмаган. Ә без булганына канәгатьме? (11 нче абзацны кара.) *

11. Канәгать булу турында әйткәндә, без Мусаның исраиллеләргә әйткән сүзләреннән нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Үз ихтыяҗларыбызга карашыбыз Аллаһының карашыннан аерылып торырга мөмкин. Исраиллеләр чүлдә 40 ел йөргәннән соң, Мусаның аларга нәрсә әйткәнен исебезгә төшерик. Ул: «Аллаһыгыз Йәһвә сезне бөтен эшләрегездә фатихалады. Ул сезнең бу бөек чүл буйлап ничек йөргәнегезне яхшы белә. 40 ел буе Аллаһыгыз Йәһвә сезнең белән булды, һәм сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадыгыз»,— дип әйткән (Кан. 2:7). 40 ел дәвамында Йәһвә исраиллеләргә манна биргән. Ә аларның киемнәре — әле Мисырда киеп йөргән киемнәре — 40 ел дәвамында тузмаган (Кан. 8:3, 4). Кайбер исраиллеләр моның барысын кадерләмәсә дә, Муса аларга Йәһвә сезгә кирәкле бар нәрсәне биргән дип әйткән. Без Аллаһы биргән бар нәрсәне фатиха һәм бүләк дип санасак, рәхмәтләребезне белдерсәк һәм канәгать булсак, бу аның күңеленә хуш килер.

ЙӘҺВӘНЕҢ ҮЗЕГЕЗНЕ КАЙГЫРТАЧАГЫНА ШИКЛӘНМӘГЕЗ

12. Давытның үзенә түгел, ә Йәһвәгә таянганы нәрсәдән күренгән?

12 Давыт Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен яратканын һәм кайгыртканын белгән. 34 нче мәдхияне язган вакытта Давыт, Шаул патшадан качкан булса да, иман күзләре белән Йәһвәнең фәрештәсен күргән. Шул фәрештә Аллаһының хезмәтчеләре «тирәли лагерь кора» дип әйткән ул (Зәб. 34:7). Күрәсең, Давыт Аллаһының фәрештәсен сугыш кырында лагерь төзүче сугышчы белән чагыштырган. Андый сугышчы һәрвакыт уяу тора. Давыт күп сугышларда җиңгән, пращтан таш ата белгән, кылыч белән оста сугышкан, һәм Йәһвә аңа патшалык вәгъдә иткән. Шулай да Давыт үз-үзенә таянмаган, ул Йәһвәне көткән (1 Иш. 16:13; 24:12). Ул Йәһвәнең фәрештәсе үзен яклаячагына ышанган. Әлбәттә, без Йәһвә безне могҗизалы рәвештә яклаячак дип көтмибез. Әмма Йәһвә үз хезмәтчеләрен яклый, һәм дошманнар аларга төзәтә алмаслык зыян китермәячәк.

Бөек афәт вакытында Магог җиреннән Гогның гаскәрләре йортларыбызга бәреп керергә мөмкин. Ләкин Гайсә һәм аның фәрештәләре барысын күреп торачак һәм безне яклаячак (13 абзацны кара.)

13. Магог җиреннән Гог һөҗүм иткәндә, ни өчен без яклаусыз кебек күренербез һәм ни өчен безгә куркасы юк? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

13 Без Йәһвә үзебезне яклый алачагына ышанабыз, әмма киләчәктә бу ышанычыбыз сыналыр. Магог җиреннән Гог, ягъни халыклар берләшмәсе, безгә һөҗүм итәр, һәм тормышыбызга куркыныч яный кебек тоелыр. Халыклар күзендә без бер яклаусыз сарыклар кебек булырбыз. Безнең бит коралларыбыз да юк, сугышырга да без өйрәнмәгән (Йәз. 38:10—12). Әмма без Йәһвәгә таянырбыз һәм, иман күзләре белән фәрештәләрне күреп, тынычлык сакларбыз. Дошманнарыбыз исә, рухи карашка ия булмаганга, аларны күрә алмас. Шуңа күрә фәрештәләрнең безне яклаулары алар өчен һич көтелмәгән хәл булыр (Ачыл. 19:11, 14, 15).

КИЛӘЧӘККӘ ИНДЕ БҮГЕН ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ

14. Без киләчәккә ничек әзерләнә алабыз?

14 Без киләчәккә ничек әзерләнә алабыз? Беренчедән, безгә материаль нәрсәләргә дөрес караш сакларга кирәк. Беркөн без боларның барысын югалта алганыбызны онытмыйк. Безгә булганына канәгать булырга һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрдән шатлык табарга кирәк. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытсак, Гог һөҗүм иткәндә, без Йәһвәнең үзебезне яклаячагында шикләнмәбез.

15. Нинди очраклар Давытны Йәһвә аны калдырмаячагында ышандырган?

15 Давыт: «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез, аңа сыенучы кеше бәхетле»,— дип язган (Зәб. 34:8). Давыт Йәһвәнең үзен яклый алачагына үз тәҗрибәсендә инанган. Мәсәлән, Голиатка каршы чыккач, Давыт: «Бүген, бу көнне, Йәһвә сине минем кулыма тапшырачак»,— дип әйткән (1 Иш. 17:46). Соңрак Шаул патша Давытны берничә тапкыр үтерергә теләгән, әмма Аллаһы аны яклаган. «Йәһвә аның белән иде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Иш. 18:12). Давыт Йәһвәнең яклавын күп тапкыр күргән булганга, киләчәктәге сынаулардан курыкмаган. Безгә дә Йәһвәнең үзебезне элек ничек кайгыртканы турында уйлану файдалы булыр.

16. Без Йәһвәнең игелеген ничек татый алабыз?

16 Йәһвәгә инде бүген таянырга өйрәнсәк, киләчәктә аңа тугры калырга җиңелрәк булыр. Әйтик, сезгә начальнигыгыздан конгресска барырга рөхсәт сорарга кирәк, ди. Яисә сез, җыелыш очрашуларына йөрергә һәм вәгазьләргә мөмкинлек булсын дип, эш графигыгызны үзгәртергә сорыйсыз, ди. Билгеле, моның өчен иман кирәк. Әгәр дә начальнигыгыз ризалашмаса һәм сезне хәтта эштән куып чыгарам дип янаса, сез Йәһвәгә таянырсызмы? Нык иман күрсәтерсезме? (Евр. 13:5) Тулы вакытлы хезмәттә катнашкан күп кенә кардәшләр Йәһвәнең аларга нәкъ кирәкле вакытта ничек ярдәм иткәне турында сөйли ала.

17. 2022 елның еллык шигыре нинди һәм ни өчен ул безнең көннәргә яхшы туры килә?

17 Йәһвә безнең яклы булса, безгә киләчәктән куркасы юк. Аллаһы ихтыярын беренче урынга куябыз икән, ул безне беркайчан да калдырмаячак. Йәһвәгә таянырга һәм булачак авырлыкларга инде бүген әзерләнергә дәртләндерер өчен, Җитәкче совет 2022 елның еллык шигыре итеп Зәбур 34:10 ны сайлады: «Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас».

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

^ 2022 елның еллык шигырендә, Зәбур 34:10 да: «Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас»,— дип әйтелә. Әмма Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре ярлы яши бит. Алай булгач, еллык шигырьне ничек аңларга? Бу шигырьне аңлау безгә бөек афәтне кичереп чыгарга ничек ярдәм итәчәк?

^ «Күзәтү манарасы» 2014 ел, 15 сентябрь чыгарылышында «Укучыларның сорауларын» карагыз.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Давыт, Шаулдан качып, мәгарәләрдә яшеренгәндә дә, Йәһвәгә биргәннәре өчен рәхмәтле булган.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: исраиллеләр Мисырдан чыкканнан соң, Йәһвә аларны манна белән тәэмин иткән һәм аларның киемнәре тузмаган.