Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора»

«Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора»

«Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора... Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән» (2 КӨР. 5:14, 15).

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. а) Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында уйлану нинди хисләр уята? ә) Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

 ЯКЫНЫБЫЗНЫ югалтканда, без аны бик юксынабыз. Башта аның үлеменә кадәрге вакыйгаларны исебезгә төшергәндә, аеруча ул газапланып үлсә, безнең күңелебез телгәләнә. Әмма вакыт узу белән без якыныбызның үзебезне дәртләндерер я көлдерер өчен нәрсәдер әйткәнен я эшләгәнен исебезгә төшерәбез. Шулай ук аның безне берәр нәрсәгә өйрәткәне хәтеребезгә киләдер һәм бу хатирәләр күңелебезне җылыта.

2 Шул ук рәвешчә, Гайсәнең интегеп үлүе турында уку безгә авырту китерә. Кичә алдындагы һәм аннан соңгы атналар дәвамында без аның йолым корбаны турында аеруча күп уйланабыз (1 Көр. 11:24, 25). Шулай да Гайсәнең җирдә яшәгәндә әйткән сүзләре һәм эшләре турында уйланганда, бу безгә зур шатлык китерә. Шулай ук аның хәзерге һәм киләчәктәге эшләре турында уйлану безне ныгыта. Боларның барысы турында, шулай ук аның безгә карата күрсәткән яратуы турында уйлану безне рәхмәтле булуыбызны күрсәтергә дәртләндерә. Нәкъ моның турында бу мәкаләдә сүз барачак та.

РӘХМӘТЛЕ БУЛГАНГА, ГАЙСӘНЕҢ ЭЗЛӘРЕ БУЕНЧА БАРАБЫЗ

3. Йолым өчен рәхмәтле булырга нинди сәбәпләр бар?

3 Гайсәнең тормышы һәм үлеме турында уйлаганда, безнең йөрәгебез рәхмәт хисе белән тула. Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә Аллаһы Патшалыгының фатихалары турында сөйләгән. Без Патшалык турында хакыйкать өчен бик рәхмәтле. Йолым өчен дә без бик рәхмәтле, чөнки аның ярдәмендә без Йәһвә һәм Гайсә белән якын мөнәсәбәтләргә ия. Гайсәгә иман итүчеләр мәңге яшәргә һәм үлгән якыннарын кабат күрергә өметләнә (Яхъя 5:28, 29; Рим. 6:23). Без бу фатихаларга лаеклы була алмыйбыз. Алар — Аллаһының юмарт игелеге. Без Йәһвәгә һәм Гайсәгә игелекләрен беркайчан да кайтара алмаячакбыз (Рим. 5:8, 20, 21). Әмма без аларга рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

Магдалалы Мәрьямнең үрнәге турында уйлану сезгә рәхмәтле булырга ничек булыша? (4, 5 нче абзацны кара.)

4. Магдалалы Мәрьям Гайсәгә рәхмәтле булганын ничек күрсәткән? (Иллюстрацияне кара.)

4 Магдалалы Мәрьям мисалын карап китик. Аны җиде җен интектергән. Мөгаен, ул үзенә беркем дә ярдәм итә алмас дип уйлагандыр. Гайсә аңардан җеннәрне куып чыгаргач, аның никадәр рәхмәтле булганын күз алдына гына китереп карагыз. Яхшылыкның кадерен белгәнгә, ул аның шәкерте булып киткән һәм үз вакытын, көчен, шулай ук мөлкәтен аңа хезмәт итәр өчен кулланган (Лүк 8:1—3). Мәрьям Гайсәгә бик рәхмәтле булган. Әмма ул Гайсәнең үзе өчен зуррак нәрсә эшләячәген әле белмәгәндер. Гайсә үзенә «иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш ала алсын өчен» үз гомерен бирергә тиеш булган (Яхъя 3:16). Мәрьям рәхмәтле булганга Гайсәгә тугры булган. Гайсә баганада җәфаланганда, Мәрьям янәшәдә булган, чөнки аның турында кайгырган һәм башкаларны юатырга теләгән (Яхъя 19:25). Гайсә үлгәннән соң, Мәрьям һәм тагын ике хатын, аның гәүдәсенә хуш исле үләннәр сөртер өчен төрбә янына килгән (Марк 16:1, 2). Мәрьямнең тугрылыгы бүләкләнгән булган. Ул терелтелгән Гайсәне күреп, аның белән сөйләшкән. Ә күпчелек шәкерт исә андый хөрмәткә ия булмаган (Яхъя 20:11—18).

5. Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыбызны ничек күрсәтеп була?

5 Без дә Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыбызны күрсәтер өчен вакытыбызны, көчебезне һәм акчабызны Патшалык эшләренә булышлык итәр өчен кулланабыз. Мәсәлән, без Йәһвәгә гыйбадәт кылуда кулланылган биналарны төзү һәм төзекләндерү эшләренә үз өлешебезне кертә алабыз.

ЙӘҺВӘНЕ ҺӘМ ГАЙСӘНЕ ЯРАТУ БАШКАЛАРНЫ ЯРАТЫРГА ДӘРТЛӘНДЕРӘ

6. Ни өчен йолымны шәхси бүләк дип атап була?

6 Йәһвәнең һәм Гайсәнең безне никадәр яратканнары турында уйлаганда, безнең дә аларга карата мәхәббәт хисе туа (1 Яхъя 4:10, 19). Гайсәнең шәхсән үзебез өчен үлгәнен аңлау бу яратуны тагы да көчәйтә. Моны танып, рәсүл Паул гәләтиялеләргә язганда үз рәхмәтен болай дип белдергән: «Аллаһы Улы... мине яратып, минем өчен үзен биргән» (Гәл. 2:20). Йолым нигезендә Йәһвә, без аның дуслары була алсын өчен, безне үзенә җәлеп иткән (Яхъя 6:44). Йәһвә бездә яхшы нәрсә күргән һәм, без аңа дус була алсын өчен, иң югары бәя түләгән. Моны белү, һичшиксез, күңелебезне җылыта. Бу безнең Йәһвәгә һәм Гайсәгә карата яратуыбызны ныгыта. Үзебезгә мондый сорау бирик: «Андый ярату мине нәрсә эшләргә дәртләндерә?»

Аллаһыны һәм Мәсихне ярату безне Патшалык турындагы хәбәрне һәртөрле кешегә сөйләргә дәртләндерә (7 нче абзацны кара.)

7. Иллюстрациядә күрсәтелгәнчә, без Йәһвәне һәм Гайсәне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз? (2 Көринтлеләргә 5:14, 15; 6:1, 2)

7 Аллаһыга һәм Мәсихкә карата мәхәббәт безне башкаларны яратырга дәртләндерә. (2 Көринтлеләргә 5:14, 15; 6:1, 2 укы.) Яратуны күрсәтер өчен бер мөмкинлек — вәгазь эшендә ашкынып катнашу. Вәгазьләгәндә, без кешеләрне расасы, милләте һәм материаль хәле я җәмгыятьтәге урыны буенча аермыйбыз. Шулай эшләп, без Йәһвәнең ниятен үтибез. Ә «ул һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4).

8. Кардәшләргә яратуыбызны ничек күрсәтергә?

8 Шулай ук без Аллаһыны һәм Мәсихне яратуыбызны кардәшләргә ярату күрсәтеп раслыйбыз (1 Яхъя 4:21). Без кардәшләргә кызыксыну күрсәтәбез һәм сынаулары вакытында булышабыз. Якыннарын югалтсалар — юатабыз, чирләсәләр — килеп китәбез, ә боексалар — дәртләндерергә тырышабыз (2 Көр. 1:3—7; 1 Тис. 5:11, 14). Шулай ук без аларны догаларыбыздан аермыйбыз, чөнки «тәкъва кешенең ялваруы зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала» икәнлеген беләбез (Ягък. 5:16).

9. Кардәшләргә ярату күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек нинди?

9 Кардәшләребез белән тынычлык саклап та, без аларга карата ярату күрсәтәбез. Кичерү турында әйткәндә, без Йәһвәдән үрнәк алабыз. Ул безнең гөнаһларыбыз өчен үз Улының үлеменә юл куйган икән, безгә бигрәк тә кардәшләребезне кичерергә кирәк. Без Гайсәнең ачык мисалындагы явыз хезмәтче кебек булырга теләмәс идек. Хуҗасы аның зур бурычын кичерсә дә, бу хезмәтче башка кешенең чагыштырмача кечкенә бурычын бәхилләргә теләмәгән (Мат. 18:23—35). Җыелыштагы берәрсе белән аңлашылмаучанлык килеп чыкса, әйдәгез, Кичәгә кадәр аның белән тынычлык булдырыр өчен чаралар күрик (Мат. 5:23, 24). Шулай эшләп, без Йәһвәне һәм Гайсәне яратканыбызны расларбыз.

10, 11. Өлкәннәр Йәһвәне һәм Гайсәне яратуларын ничек күрсәтә ала? (1 Петер 5:1, 2)

10 Өлкәннәр Йәһвәне һәм Гайсәне яратканнарын ничек күрсәтә ала? Иң беренче чиратта, Гайсәнең сарыкларын кайгыртып. (1 Петер 5:1, 2 укы.) Гайсә Петергә моны ачык итеп күрсәткән. Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкәннән соң, Петер, күрәсең, аны яратканын расларга бик теләгәндер. Терелеп торгач, Гайсә Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине яратасыңмы?» — дип сораган. Үз Хуҗасын яратканын раслар өчен, Петер, һичшиксез, бар нәрсәне эшләргә әзер булгандыр. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне көт»,— дигән (Яхъя 21:15—17). Шуннан соң Петер гомере буе хуҗасының сарыкларын наз белән кайгырткан. Шулай итеп, ул Гайсәне яратканын күрсәткән.

11 Өлкәннәр, Кичә алдыннан һәм аннан соңгы атналар дәвамында сез Гайсәнең Петергә әйткән сүзләрен ничек куллана алыр идегез? Кардәшләргә регуляр рәвештә рухи көтүчеләр буларак килеп китеп һәм актив булмаганнарны Йәһвәгә кайтарыр өчен күбрәк тырышлыклар куеп, сез Йәһвәне һәм Гайсәне яратканыгызны күрсәтә аласыз (Йәз. 34:11, 12). Шулай ук Кичәгә килгән өйрәнүчеләргә һәм яңа кешеләргә кызыксыну күрсәтегез. Без андый кешеләрне ачык йөз белән каршы алырга телибез һәм алар да Гайсәнең шәкертләре булып китәр дип өметләнәбез.

МӘСИХНЕ ЯРАТУ БЕЗНЕ КЫЮ ИТӘ

12. Ни өчен Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән сүзләре турында уйлану безгә кыюлык өсти? (Яхъя 16:32, 33)

12 Үлеме алдындагы кичне Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем». (Яхъя 16:32, 33 укы.) Гайсәгә дошманнары алдында кыю булырга һәм үлеменә кадәр тугры булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Йәһвәгә таяну. Шәкертләренең дә охшаш сынауларга очраячагын белгәнгә, Гайсә Йәһвәдән аларны саклап торырга сораган (Яхъя 17:11). Ни өчен бу безгә кыюлык өсти? Чөнки Йәһвә безнең бар дошманнарыбыздан көчлерәк (1 Яхъя 4:4). Бернәрсә дә аның игътибарыннан читтә кала алмый. Без бер дә шикләнмибез, Йәһвәгә таянсак, без куркуларыбызны җиңәрбез һәм кыю булырбыз.

13. Аримафейдан булган Йосыф ничек кыюлык күрсәткән?

13 Аримафейдан булган Йосыф очрагын исебезгә төшерик. Аны яһүд җәмгыятендә бик хөрмәт иткәннәр. Ул югары киңәшмә әгъзасы булган. Әмма Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, аңа кыюлык җитеп бетмәгән. Яхъя аның турында ул «яһүдләрдән курыкканга Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән» дип әйткән (Яхъя 19:38). Патшалык турындагы хәбәр белән кызыксынса да, Йосыф Гайсәгә иман иткәнен яшергән. Күрәсең, ул җәмгыятьтәге урынын югалтырга курыккан. Ничек кенә булмасын, Изге Язмаларда язылганча, Гайсәнең үлеменнән соң «кыюланып, ул Пилат янына киткән һәм аңардан Гайсәнең гәүдәсен сораган» (Марк 15:42, 43). Шулай итеп, Йосыф Гайсәнең шәкерте булуын инде яшереп йөрмәгән.

14. Кешеләрдән куркуыгыз булса, сез нәрсә эшләргә тиеш?

14 Сезнең дә, Йосыф кебек, кешеләрдән куркуга бирелгәнегез булдымы? Кайчак эштә я мәктәптә үзегезнең Йәһвә Шаһите булганыгызны әйтергә ояласызмы? Кешеләр нәрсә уйлар дип курыкканга, вәгазьче булу я суга чумдырылуны кичектерәсезме? Андый хисләр сезгә дөрес булганны эшләргә комачауламасын. Йәһвәгә кайнар дога кылып, үз ихтыярын үтәр өчен кыюлык бирсен дип сорагыз. Йәһвәнең җавабын күргәндә, бу сезгә көч һәм кыюлык өстәр (Ишаг. 41:10, 13).

ШАТЛЫК БЕЗНЕ ӨЗЛЕКСЕЗ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРӘ

15. Гайсә белән күрешкәч, шәкертләр зур шатлык кичергән. Бу аларны нәрсә эшләргә дәртләндергән? (Лүк 24:52, 53)

15 Гайсә үлгәч, шәкертләр бик кайгырган. Аларның хәлен күз алдына гына китереп карагыз. Алар яраткан дусларын югалткан һәм өметләре дә акланмаган (Лүк 24:17—21). Әмма Гайсә аларга күренгән һәм Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлүендә үзенең ролен аңлатып биргән. Шулай ук ул аларга мөһим йөкләмә ышанып тапшырган (Лүк 24:26, 27, 45—48). Гайсә 40 көннән соң күккә күтәрелгән вакытка, аларның кайгылары зур шатлыкка алмашынган. Хуҗаларының исән булуын һәм яңа йөкләмәләрен үтәргә ярдәм итәчәген белү аларны бәхетле иткән. Бу шатлык аларны Йәһвәне өзлексез мактарга дәртләндергән. (Лүк 24:52, 53 укы; Рәс. 5:42.)

16. Без Гайсәнең шәкертләреннән ничек үрнәк ала алабыз?

16 Без Гайсәнең бу шәкертләреннән ничек үрнәк ала алабыз? Без Кичәгә кадәр һәм аннан соңгы вакытта гына түгел, ә бөтен ел дәвамында Йәһвәгә хезмәт итүдән шатлык таба алабыз. Моның өчен Аллаһы Патшалыгын тормышыбызда беренче урынга куярга кирәк. Мәсәлән, күпләр, эш графигын үзгәртеп, регуляр рәвештә хезмәттә катнаша, очрашуларга килә һәм гаилә белән гыйбадәт кылуны да калдырмый. Кайберәүләр башкалар кирәк дип санаган материаль нәрсәләрдән баш тартып, җыелыш эшләрендә күбрәк катнаша я Патшалык вәгазьчеләренә ихтыяҗ зуррак булган җирдә хезмәт итә. Йәһвәгә өзлексез хезмәт итәр өчен чыдамлык кирәк булса да, ул Патшалыкны беренче урынга куйган кешеләрне мул итеп фатихаларга вәгъдә итә (Гыйб. сүз. 10:22; Мат. 6:32, 33).

Кичәгә кадәр һәм аннан соң да Йәһвәнең һәм Гайсәнең үзегезгә башкарган эшләре турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куегыз (17 нче абзацны кара.)

17. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл? (Иллюстрацияне кара.)

17 4 апрель, сишәмбе көнне Мәсихне искә алу кичәсе үтәчәк. Әмма Гайсәнең тормышы һәм үлеме, шулай ук аның һәм Йәһвәнең үзегезне яратканы турында уйланыр өчен, бу вакыйганы көтәсе юк. Кичәгә кадәр һәм анннан соңгы вакытта моны эшләр өчен һәр мөмкинлекне кулланырга тырышыгыз. Мәсәлән, «Гайсәнең җирдә яшәгән соңгы атнасы» дигән таблицада китерелгән вакыйгалар турында укыр һәм уйланыр өчен вакыт бүлеп куегыз. («Яңа дөнья тәрҗемәсе», Ә12 кушымтасын карагыз.) Шулай эшләгәндә, рәхмәт хисен, ярату, кыюлык һәм шатлык сыйфатларын арттыручы Изге Язмалардагы өзекләрне табарга тырышыгыз. Аннары рәхмәтле булуыгызны ничек күрсәтә алуыгыз турында уйланыгыз. Бер дә шикләнмәгез, Кичәгә кадәр һәм аннан соң да Гайсәне истә тотарга тырышуыгызны ул, һичшиксез, кадерли (Ачыл. 2:19).

17 ҖЫР «Телим!»

a Кичә алдындагы һәм аннан соңгы атналар дәвамында без Гайсәнең тормышы, үлеме, шулай ук аның һәм аның Атасының безгә карата күрсәткән яратуы турында уйланабыз. Бу исә безне эш итәргә дәртләндерә. Бу мәкаләдә йолым, шулай ук Йәһвәнең һәм Гайсәнең яратуы өчен рәхмәтле булганыбызны ничек күрсәтә алуыбыз турында сүз барачак. Шулай ук бу фикер алышу безгә кардәшләребезне яратырга, кыю булырга һәм хезмәттән шатлык табарга булышыр.