Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Кичәгә килер өчен куйган тырышлыкларыбызны Йәһвә бик кадерли

Кичәгә килер өчен куйган тырышлыкларыбызны Йәһвә бик кадерли

«Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (ЛҮК 22:19).

19 ҖЫР Хуҗабызның кичке ашы

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. Ни өчен без Кичәгә һәр ел киләбез?

 ЯКЫНЧА 2 000 ел элек Гайсә, безнең өчен үз тормышын биреп, безгә мәңгелек тормышка юл ачкан. Үлеме алдындагы кичне Гайсә үз шәкертләренә кешелек өчен яратудан чыгып нәрсә эшләгәнен искә алырга кушкан. Бу вакыйга гади итеп, икмәк белән шәраб ярдәмендә, үткәрелергә тиеш булган (1 Көр. 11:23—26).

2 Без, Гайсәне яратканга, аның әйткәннәрен үтибез (Яхъя 14:15). Һәр ел без Кичәгә хәтле һәм аннан соңгы вакытта Гайсәнең үлеме нинди мәгънәгә ия булганы турында дога кылып уйланабыз. Шулай итеп, без үзебезнең рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. Өстәвенә, хезмәттә күбрәк катнашып, без мөмкин кадәр күбрәк кешене бу махсус вакыйгага чакырырга тырышабыз. Әлбәттә, без үзебез дә, Кичәдә булыр өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез.

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Бу мәкаләдә без Аллаһы халкының, Кичәдә булыр өчен, нинди тырышлыклар куйганын карап китәрбез. Аларның 1) Гайсә күрсәткән үрнәккә ничек ияргәнен, 2) кешеләрне Кичәгә ничек чакырганын һәм 3) Кичәдә булыр өчен, нинди тырышлыклар куйганын карап китәрбез.

ГАЙСӘ КҮРСӘТКӘН ҮРНӘККӘ ИЯРӘБЕЗ

4. Һәр ел Кичәдә нинди хакыйкатьләр карала һәм ни өчен аларны кадерләргә кирәк? (Лүк 22:19, 20)

4 Һәр ел Кичә вакытында без Изге Язмаларга нигезләнгән нотык тыңлыйбыз. Шул нотыкта мөһим сораулар карала. Мәсәлән: Ни өчен кешелек йолымга мохтаҗ? Бер кешенең тормышы ничек күпләрне йолып ала ала? Кичә вакытында кем икмәк белән шәрабтан авыз итә? Бу символлар нинди мәгънәгә ия? (Лүк 22:19, 20 укы.) Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләрне нинди фатихалар көтә? (Ишаг. 35:5, 6; 65:17, 21—23) Безгә бу хакыйкатьләрне кадерләргә кирәк. Миллиардлаган кеше бит бу хакыйкатьләр турында да, Гайсәнең йолымы турында да бернәрсә дә белми. Шуны да әйтергә кирәк, күпчелек кеше Кичәне Гайсә өйрәткәнчә үткәрми. Сәбәбе нәрсәдә?

5. Күпчелек рәсүлләр үлгәннән соң кешеләр Гайсәнең үлемен ничек искә ала башлаган?

5 Рәсүлләрнең күбесе үлгәннән соң, җыелышка ялган мәсихчеләр үтеп кергән (Мат. 13:24—27, 37—39). Бу «шәкертләрне үзләренә ияртер өчен хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр» булган (Рәс. 20:29, 30). Бер ялган тәгълиматка игътибар итик. Изге Язмаларда Мәсих «күпләрнең гөнаһларын алып китәр өчен бер тапкыр гына корбан ителде» дип әйтелсә дә, алар бу корбанны кат-кат китерергә кирәк дип өйрәткән (Евр. 9:27, 28). Бүген күп кенә эчкерсез кешеләр бу ялган тәгълиматка ышана. Алар литургиядә катнашыр өчен регуляр рәвештә, ә кайвакыт хәтта һәр көн чиркәүгә килә b. Башка диннәрдә исә бу йола алай ук еш үткәрелми. Чиркәүгә йөргән күп кенә кеше Гайсәнең ни өчен үлгәне турында бернәрсә дә белми, диярлек. Кайберәүләр үзләренә мондый сорау бирә: «Гайсәнең корбаны нигезендә гөнаһларым чыннан да кичерелә аламы?» Ни өчен аларны шундый сорау борчый? Чөнки аларга Гайсәнең корбаны гөнаһларны каплый алмый дип уйлаган кешеләр тәэсир иткән. Гайсәнең чын шәкертләре бу яктан кешеләргә ничек ярдәм иткән?

6. 1872 елда Изге Язмаларны тикшерүчеләр нинди нәтиҗәгә килгән?

6 1870 елда Чарлз Тейз Рассел җитәкләгән Изге Язмаларны тикшерүчеләр Аллаһы Сүзен тирәнтен тикшерә башлаган. Алар Гайсәнең корбаны нәрсә аңлатканын һәм аның үлемен ничек искә алырга кирәклеген аңларга теләгән. 1872 елга алар Изге Язмалар нигезендә Гайсәнең бөтен кешелек өчен йолым түләгәнен аңлаган. Алар бу хакыйкатьне яшермичә башка кешеләргә китаплар, газеталар һәм журналлар ярдәмендә җиткергән. Тиздән алар, беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, Гайсәнең искә алу кичәсен һәр ел үткәрә башлаган.

7. Үткәндә яшәгән мәсихчеләр ачкан хакыйкатьләр безгә нинди файда китерә?

7 Бу тугры мәсихчеләр күп еллар элек ачыклаган хакыйкатьләр безгә дә бүген күп файда китерә. Ничек итеп? Йәһвәнең фатихасы белән без Гайсәнең корбаны безгә нинди файда китергәнен һәм киләчәктә нинди мөмкинлекләр ачканын аңладык (1 Яхъя 2:1, 2). Без Изге Язмалар нигезендә Аллаһы хуплаган кешеләр ике төрле өметкә ия булганын белдек. Кайберәүләр күктә үлемсез тормыш алачак, ә башка миллионлаган кеше җирдә мәңге яшәячәк. Йәһвәнең безне ничек яратканы һәм Гайсәнең йолымы безгә нинди файда китергәне турында уйланганда, без Йәһвәгә тагы да ныграк якынлашабыз (1 Пет. 3:18; 1 Яхъя 4:9). Без дә, элек яшәгән мәсихчеләр кебек, Кичәне Гайсә калдырган үрнәк буенча үткәрәбез һәм бу махсус вакыйгага башка кешеләрне дә чакырабыз.

КЕШЕЛӘРНЕ КИЧӘГӘ ЧАКЫРАБЫЗ

Кичәгә чакыру кампаниясендә күбрәк катнашыр өчен, сез нәрсә эшли аласыз? (8—10 нчы абзацны кара.) e

8. Йәһвәнең халкы, кешеләрне Кичәгә чакырыр өчен, нинди тырышлыклар куя? (Иллюстрацияне кара.)

8 Йәһвәнең халкы инде байтак вакыт кешеләрне Кичәгә чакыра. 1881 елда кардәшләр, Кичәне үткәрер өчен, Аллегейнида урнашкан йортка чакырылган булган. Соңрак һәр җыелыш Кичәне аерым үткәрә башлаган. 1940 елның мартында вәгазьчеләргә кызыксынган кешеләрне Кичәгә чакырырга киңәш ителгән. 1960 елда Бәйтел беренче тапкыр чакырулар бастырган. Шул вакыттан бирле инде миллиардлаган чакыру таратылган. Ни өчен Аллаһы халкы, кешеләрне Кичәгә чакырыр өчен, шулкадәр күп вакыт һәм көч сарыф итә?

9, 10. Без Кичәгә кемне чакырырга тырышабыз һәм ни өчен? (Яхъя 3:16)

9 Сәбәпләрнең берсе — без Кичәгә беренче тапкыр килгән кешеләрнең Йәһвәнең һәм Гайсәнең барыбыз хакына нәрсә эшләгәнен белүләрен телибез. (Яхъя 3:16 укы.) Без алар Кичәдә күргән һәм ишеткән нәрсәләр аларны хакыйкать белән якынрак танышырга һәм Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә дәртләндерер дип өметләнәбез. Әмма башка кешеләр дә Кичәдән зур файда ала ала. Кемнәр турында сүз бара?

10 Без шулай ук Йәһвәгә хезмәт итүдән туктаган кардәшләрне дә чакырабыз. Шулай эшләп, без Аллаһының аларны әле дә яратканын исләренә төшерәбез. Күпләр бу чакыруны кабул итә һәм без аларны Кичәдә күрергә бик шат. Кичә аларга Йәһвәгә хезмәт итү элек үзләренә күпме шатлык китергәнен исләренә төшерергә булыша ала. Моника c исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. COVID-19 пандемиясе вакытында ул яңадан җыелыш белән вәгазьли башлаган. 2021 елдагы Кичәгә килгәннән соң, ул болай дигән: «Бу Кичә минем өчен бик мөһим вакыйга булды. Соңгы 20 ел эчендә мин беренче мәртәбә вәгазьләп, кешеләрне Кичәгә чакырдым. Мин, кешеләрне чакырыр өчен, көчемнән килгәнне эшләдем. Чөнки мин Йәһвә белән Гайсәгә бик рәхмәтлемен!» (Зәб. 103:1—4) Кешеләр безнең чакыруыбызны кабул итәрләрме, юкмы без аларны барыбер Кичәгә чакырырбыз, чөнки Йәһвәнең тырышлыкларыбызны кадерләгәнен беләбез.

11. Йәһвә Кичәгә чакыру эшебезне ничек фатихалый? (Һәггәй 2:7)

11 Йәһвә Кичәгә чакыру эшебезне мул итеп фатихалый. 2021 елда пандемиягә карамастан Кичәгә килгән кешеләрнең иң зур саны күзәтелде: 21 367 603 кеше. Бу Йәһвә Шаһитләренең саныннан 2,5 тапкырга диярлек күбрәк. Әлбәттә, Йәһвә өчен саннар түгел, ә кешеләр мөһим (Лүк 15:7; 1 Тим. 2:3, 4). Кичәгә чакыру эшендә катнашканда, без Йәһвәнең эчкерсез кешеләрне табарга булышканына бер дә шикләнмибез. (Һәггәй 2:7 укы.)

АВЫРЛЫКЛАРГА КАРАМАСТАН КИЧӘНЕ ҮТКӘРӘБЕЗ

Йәһвә Кичәне үткәрер өчен куйган тырышлыкларыбызны фатихалый (12 нче абзацны кара.) f

12. Нинди авырлыклар аркасында Кичәне үткәрү җиңел булмаска мөмкин? (Иллюстрацияне кара.)

12 Гайсә, соңгы көннәр турында пәйгамбәрлек иткәндә, гаилә каршылыклары, эзәрлекләүләр, сугышлар, эпидемияләр һәм башка авырлыкларны санап киткән (Мат. 10:36; Марк 13:9; Лүк 21:10, 11). Кайвакыт андый авырлыклар аркасында Гайсәнең үлемен искә алу җиңел булмаска мөмкин. Ничек соң кардәшләребез, андый авырлыкларга карамастан, Кичәне үткәрә һәм Йәһвә аларга ничек булыша?

13. Йәһвә Артемны, Кичәне үткәрер өчен күрсәткән кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен, ничек фатихалаган?

13 Төрмәдә утыру. Иманнары өчен төрмәдә утырган кардәшләребез Кичәне үткәрер өчен кулларыннан килгәнне эшли. Артем исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. 2020 елның язында ул биш кешелек 17 м2 камерада утырган. Төрмәдә булса да, ул Кичәне үткәрер өчен кирәкле символлар тапкан һәм үз-үзенә нотык сөйләргә планлаштырган. Әмма аның белән утырган кешеләр тәмәке тарткан һәм сүгенгән. Артем ничек эш иткән? Ул аларны, бер сәгать булса да, сүгенмәскә һәм тартмаска сораган. Ни гаҗәп, алар ризалашкан. Артем аларга Кичә турында сөйләргә тәкъдим иткән, ләкин алар: «Бу безгә кызык түгел»,— дигән. Шулай да Артемның Кичәне ничек үткәргәнен күреп ишеткәч, алар аңа сораулар яудырган.

14. Пандемия вакытында Кичәне үткәрер өчен нинди тырышлыклар куелган?

14 COVID-19 пандемиясе. Пандемия купкач, Йәһвә халкы Кичәне үткәрер өчен инде бергә җыела алмаган. Әмма бу Кичәне үткәрергә комачауламаган d. Күп кенә җыелышлар Кичәне видео-конференция аша үткәргән. Әмма интернетлары булмаган миллионлаган кеше турында нәрсә әйтеп була? Кайбер илләрдә Кичә нотыгы телевидение һәм радио аша яңгыраган. Өстәвенә, филиаллар 500 дән артык телгә Кичә нотыгын тәрҗемә иткән. Аннары башка абый-кардәшләр бу нотыкларны ерак җирләрдә яшәгән кардәшләргә җиткергән.

15. Сью исемле өйрәнүченең мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Гаиләнең каршы килүе. Кайберәүләргә туганнары Кичәгә килергә комачаулый. Сью исемле бер өйрәнүченең мисалын карап китик. 2021 елда Кичәгә бер көн калганда, ул үзе белән өйрәнү үткәргән апа-кардәшкә, өйдәгеләрнең каршы килүе аркасында, Кичәгә килә алмаячагы турында әйткән. Апа-кардәш аңа Лүк 22:44 не укып киткән. Аннары ул авырлыклар вакытында, Гайсәдән үрнәк алып, Йәһвәгә дога кылырга һәм аңа таянырга кирәк дип әйткән. Киләсе көнне Сью Кичә өчен символларны әзерләгән һәм сайтыбыздагы махсус иртәнге гыйбадәт кылуны караган. Кич белән ул үз бүлмәсендә телефон аша Кичәне тыңлаган. Соңрак ул апа-кардәшебезгә болай дип язган: «Син кичә мине шулкадәр дәртләндердең! Мин Кичәгә тоташыр өчен кулымнан килгәнне эшләдем, ә Йәһвә калганын кайгыртты. Мин бик бәхетле һәм Йәһвәгә чиксез рәхмәтле». Ничек уйлыйсыз, охшаш авырлык кичерсәгез, Йәһвә сезгә булышырмы?

16. Ни өчен без Йәһвәнең Кичәгә килер өчен куйган тырышлыкларыбызны фатихалаячагына шикләнмибез? (Римлыларга 8:31, 32)

16 Йәһвә безнең Кичәгә килер өчен куйган тырышлыкларыбызны бик кадерли. Йәһвәгә кылган эшләре өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтсәк, ул безне фатихалаячак. (Римлыларга 8:31, 32 укы.) Әйдәгез, быел үтәчәк Кичәгә килергә тәвәккәл булыйк. Кичәгә хәтле һәм аннан соң да рухи эшләрдә ашкынып катнашыйк.

18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез

a 2023 елның 4 апрель, сишәмбе көнне миллионлаган кеше Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә җыелачак. Күп кенә кеше беренче тапкыр киләчәк. Кемдер элек актив вәгазьче булса да, соңгы елларда Кичәдә булмаган. Алар да быел Кичәгә киләчәк. Кайберәүләр, авырлыкларына карамастан, Кичәгә килер өчен бар тырышлыкларын куячак. Хәл-шартларыбыз нинди генә булмасын, Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны кадерли һәм безне Кичәдә күрергә шат булачак.

b Чиркәүгә йөрүчеләр андый йола вакытында икмәк белән шәраб Гайсәнең тәненә һәм канына әверелә дип саный. Аларның уйлавынча, берәр кеше андый гыйбадәттә катнашкан саен Гайсәнең тәне һәм каны корбан итеп китерелә.

c Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

d Шулай ук рус телендәге jw.org сайтында «Как отпраздновали Вечерю в 2021 году» дигән мәкаләләрне карагыз.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 1960 еллардан башлап, Кичәгә чакыруларыбыз яхшыра бара. Хәзер алар бастырылган һәм электрон рәвештә бар.

f ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Кардәшләр гражданнар сугышы вакытында Кичәне үткәрә. (Сәхнәләштерелгән.)