Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр

Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр

Сез кардәшләрнең тәрҗемәи хәлләрен укырга яратасызмы?

Һәр иртә берәр тәрҗемәи хәлне укыган бер ирле-хатынлы пар болай ди: «Аларны уку шулхәтле рәхәт! Бу тәрҗемәи хәлләр безне бик нык дәртләндерә. Алар ярдәмендә без һәртөрле авырлыкларны җиңә алганыбызга инанабыз». Башка апа-кардәш тә охшаш фикер әйтә: «Тәрҗемәи хәлләр юата, дәртләндерә һәм күңелне җылыта. Шул кардәшләрнең тормышлары чыннан да мәгънәле. Аларның очраклары мине хезмәттә күбрәк катнашырга дәртләндерә. Шулай ук алар балаларымны да Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт юлына бастырырга булыша».

Тәрҗемәи хәлләр сезне рухи максатлар куярга, кимчелекләрегезне җиңәргә һәм сынауларны, шатлык белән абруегызны төшермичә кичереп чыгарга дәртләндерә ала. Аларны ничек табарга?

  • jw.org сайтында я JW Library® кушымтасында «Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре» дигән мәкаләләрне карагыз.

  • «Күзәтү манарасының онлайн-китапханәсе»ндә эзләү юлына «Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре» дип җыегыз.