Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

Йәһвә сине назлы ярата

Йәһвә сине назлы ярата

«Сез Йәһвәнең назлы хисләрен... күрдегез» (ЯГЪК. 5:11).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Яратудан чыгып, Йәһвә безне кайгырта, яклый һәм безгә көч бирә. Моны белү безне Йәһвәгә җәлеп итә.

1. Йәһвә турында уйланганда, сездә нинди образ туа?

 ЙӘҺВӘ — күренми торган шәхес. Әмма Изге Язмаларда ул төрле образлар белән сурәтләнә. Йәһвә турында уйланганда, сездә нинди образ туа? Дога кылганда, аны ничек итеп күз алдыгызга китерәсез? Изге Язмаларда ул «кояшыбыз һәм калканыбыз», «йотып алучы ут» дип атала (Зәб. 84:11; Евр. 12:29). Ә Йәзәкил күренешендә Йәһвә сапфир ташы сыман тәхеттә утыручы итеп сурәтләнгән. Аңардан алтын белән көмеш эретмәсенә охшаш яктылык килә, аның балкышы нурлы салават күперенә охшаш (Йәз. 1:26—28). Йәһвәгә кагылышлы андый чагыштырулар бездә тирән хөрмәт һәм хәтта курку уятырга мөмкин.

2. Ни өчен кайберәүләргә Йәһвәгә якынлашу авыр?

2 Кайберәүләргә Йәһвәнең яратуына ышану авыр. Ни өчен? Кемдер Йәһвәне күреп булмаганга моңа шикләнә. Ә кемдер башкаларның яратуларын сизмичә үскән. Аларны хәтта гаиләдә дә яратмаганнар. Шуңа күрә алар үзләрен Йәһвәнең яратуына лаек түгел дип саный. Йәһвә безнең хисләребезне бик яхшы аңлый, шуңа күрә үз Сүзе аша безгә үзенең күркәм сыйфатларын ача.

3. Ни өчен Йәһвәнең мәхәббәте турында уйлану мөһим?

3 Изге Язмаларда «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Әйе, Йәһвә шәхесенең асылы — мәхәббәт. Ул бар нәрсәне яратудан чыгып эшли. Йәһвәнең яратуы шулкадәр көчле, ул аны хәтта үзен яратмаган кешеләргә дә күрсәтә (Мат. 5:44, 45). Бу мәкаләдә без Йәһвә һәм аның мәхәббәте турында күбрәк белербез. Аллаһыбыз турында күбрәк белгән саен, безнең аңа карата яратуыбыз да үсәчәк.

ЙӘҺВӘ СИНЕ БИК НЫК ЯРАТА

4. Йәһвәнең назлы мәхәббәте сездә нинди хисләр уята? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Йәһвәнең мәхәббәте бик назлы (Ягък. 5:11). Изге Язмаларда Йәһвә кайгыртучан ана белән чагыштырыла (Ишаг. 66:12, 13). Ана кеше үз сабыен бик нык ярата. Сабые еласа я берәр җире авыртса, ул аны кочагына алып тибрәтә һәм назлы, йомшак тавыш белән тынычландыра. Без дә авырлыклар кичергәндә, Йәһвә безнең яныбызда һәм безне юата. Моның турында мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (Зәб. 94:19).

«Сез Йәһвәнең назлы хисләрен һәм шәфкатьле булуын күрдегез» (4 нче абзацны кара.)


5. Ни өчен сез Йәһвәнең тугры мәхәббәтен кадерлисез?

5 Йәһвә — тугры Аллаһы (Зәб. 103:8). Без хәтта хата кылсак та, ул безне яратудан туктамый. Борынгы Исраил халкы Йәһвәне кат-кат күңелсезләндергән, әмма ул үзенең тәүбә иткән халкын тугры яраткан. Ул болай дигән: «Син минем өчен кыйммәтле булып киттең, мин сине хөрмәткә лаек дип санадым һәм яраттым» (Ишаг. 43:4, 5). Йәһвә үзгәрмәгән. Җитди гөнаһ кылып тәүбә итсәк, Йәһвә безне дә «ихластан кичерәчәк» һәм үз яратуыннан мәхрүм итмәячәк (Ишаг. 55:7). «Йәһвә үзе... сезгә яңарту заманнарын китерәчәк», ягъни сезне тулысынча кичерәчәк (Рәс. 3:19).

6. Зәкәрия 2:8 дән Йәһвәнең безгә карашы турында нәрсә беләбез?

6 Зәкәрия 2:8 укы. Йәһвә үз халкын җәберләгән кешеләрне аның күз карасына тия дип әйткән. Ә күз бик сизгер. Асылда, Йәһвә безгә: «Сезгә зыян китергән миңа зыян китерә»,— дип әйтә. Безне яратканга, Йәһвә хисләребезгә игътибар итә һәм безне яклый. Без тулы ышаныч белән болай дип дога кыла алабыз: «Күзең карасыдай сакла мине» (Зәб. 17:8).

7. Ни өчен Йәһвәнең безне яратканына ышанычыбызны үстерергә кирәк?

7 Йәһвә безне ярата һәм моңа тулысынча ышануыбызны тели. Шулай да, инде әйтелгәнчә, үткәндәге авырлыклар я хәзерге сынаулар аркасында безнең шикләребез туарга мөмкин. Әйдәгез, Йәһвәнең Гайсәгә, майланганнарга һәм барыбызга да үз мәхәббәтен ничек белдергәнен карап чыгыйк. Бу безгә Йәһвәнең яратуына ышанычыбызны ныгытырга булышыр.

ЙӘҺВӘ ҮЗ МӘХӘББӘТЕН НИЧЕК БЕЛДЕРӘ?

8. Ни өчен Гайсә Йәһвәнең яратуында тамчы да шикләнмәгән?

8 Йәһвә үз Улы белән исәпсез вакыт бергә үткәргән. Аларның мөнәсәбәтләре никадәр якын икәнен күз алдына китерә аласызмы? Йәһвә үз Улын яратуында ышандырган. Мәсәлән, Маттай 17:5 тә Йәһвә болай дигән: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм». Йәһвә коры гына: «Мин аны хуплыйм»,— дип әйтә алыр иде. Ләкин ул Гайсәгә «сөекле Улым» дип наз белән эндәшкән. Әйе, Йәһвә үз Улы белән горурланган. Ул Гайсәнең киләчәктә дә үзенә тыңлаучан булачагына тулысынча ышанган (Эфес. 1:7). Гайсә дә үз Атасының яратуында тамчы да шикләнмәгән һәм бу хакта күп тапкырлар әйткән (Яхъя 3:35; 10:17; 17:24).

9. Нинди сүзләр Йәһвәнең майланганнарга карата мәхәббәтен сурәтли? Аңлатыгыз (Римлыларга 5:5).

9 Йәһвә майланганнарны да бик ярата һәм аларны моңа ышандыра. (Римлыларга 5:5 укы.) Рәсүл Паул «күңелебезгә Аллаһының мәхәббәте иңде» дип язган. Бер белешмәлектә «иңде» дигән сүзгә мондый аңлатма бирелә: Аллаһының мәхәббәте «ташкын сыман ургылды». Бу көчле метафора Йәһвәнең майланганнарны никадәр нык яратканын күрсәтә. Майланган мәсихчеләр үзләре дә Йәһвәнең яратуын ачык сизә (Яһүд 1). Рәсүл Яхъя майланганнарның хисләрен болай дип белдергән: «Карагыз, күктәге Атабыз безгә никадәр зур мәхәббәт күрсәтте! Ул безгә Аллаһы балалары дип аталырга мөмкинлек бирде» (1 Яхъя 3:1). Ә хәзер, әйдәгез, Йәһвәнең барыбызга карата күрсәткән мәхәббәте турында сөйләшик.

10. Йәһвәнең безне яратканына иң яхшы дәлил нәрсә?

10 Йәһвәнең безне яратканына иң яхшы дәлил — йолым корбаны (Яхъя 3:16; Рим. 5:8). Гөнаһларыбыз кичерелеп, без Йәһвәнең дуслары булып китә алсын өчен, Йәһвә үзенең кадерле Улын биргән (1 Яхъя 4:10). Йәһвә йолым корбанын гаделлекне урнаштырыр өчен генә бирмәгән, аны моңа зур мәхәббәт дәртләндергән. Ул бит үзенең кадерле Улының безнең хакка газапланып үлүенә юл куйган. Галәмдә бүтән беркемнең дә андый яратуны күрсәткәне булмаган! Йәһвәнең һәм Гайсәнең безнең хакка нинди зур бәя түләгәне турында күбрәк уйланган саен, без аларның һәрберебезне никадәр нык яратканын яхшырак аңлыйбыз (Гәл. 2:20).

11. Ирмия 31:3 тән без Йәһвә турында нәрсә беләбез?

11 Күргәнебезчә, Йәһвә безгә карата җылы хисләрен үз эчендә тотмый, ә аларны ачык итеп белдерә. (Ирмия 31:3 укы.) Нәкъ ярату хисе Йәһвәне безне үзенә җәлеп итәргә дәртләндерә. (Канун 7:7, 8 белән чагыштыр.) Моны белү шәхсән синдә нинди хисләр уята? Әйе, беркем дә һәм бернәрсә дә безне Йәһвә мәхәббәтеннән аера алмый (Рим. 8:38, 39). Ә хәзер 23 нче мәдхиягә игътибар итик. Аннан без Йәһвәнең мәхәббәте һәм назлы кайгыртуы Давытка ничек тәэсир иткәнен күрербез. Бу безнең барыбызның да Йәһвә белән җылы, якын мөнәсәбәтләребез була алганына тагын да инанырга булышыр.

ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕ НИНДИ ХИСЛӘР УЯТА?

12. 23 нче мәдхиядә нәрсә турында әйтелә?

12 Зәбур 23:1—6 укы. Бу җырда Давыт Йәһвәнең аны яратканына һәм кайгыртканына тулы ышанычын белдергән. Йәһвә Давыт өчен якын Дус һәм назлы Көтүче булган. Йәһвә Давытны җитәкләп алып барганга күрә, Давыт үзен тыныч-имин хис иткән. Давыт Йәһвәнең тугры мәхәббәте гомер буе аны озатып барачагына шикләнмәгән. Ни өчен аның андый ышанычы булган?

13. Ни өчен Давыт Йәһвәнең кайгыртуында шикләнмәгән?

13 «Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам». Давыт Йәһвәнең үзенә көн дә бар кирәклесен биреп торганын күргән. Йәһвә аның Дусты булганга, Давыт Аллаһы киләчәктә дә аның ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк икәненә инанган булган. Йәһвәнең назлы яратуын сизү Давытка бар борчуларын җиңәргә һәм бәхетле булып калырга булышкан (Зәб. 16:11).

14. Йәһвә безнең турында ничек кайгырта?

14 Йәһвә безнең турында да кайгырта — аеруча авыр вакытларда. Бәйтелдә 20 елдан артык вакыт хезмәт иткән Клэр a исемле апа-кардәшнең башына бер бәла артыннан икенче бәла килгән: аның әтисенә инсульт булган, сеңелесен җыелыштан чыгарганнар, ә якын туганнары кечкенә бизнесларын һәм соңрак йортларын да югалткан. Клэр, аларга ничек ярдәм итәргә белмичә, аптырашта калган. Йәһвә Клэрның туганнары турында ничек кайгырткан? Клэр болай ди: «Йәһвә туганнарымның көн дә кирәкле бар нәрсәсе булуы турында кайгыртты. Ул аларга кирәгеннән дә артыгын бирде. Мин Йәһвәнең бу ярдәме турында еш кына уйланам. Бу миңа сынаулар вакытында алга таба да Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә булыша».

15. Давытка нәрсә көч өстәгән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 «Ул минем җанымны яңарта». Кайвакыт Давыт төрле авырлыклар һәм сынаулар аркасында хәлдән тайган булган (Зәб. 18:4—6). Әмма Йәһвәнең назлы яратуы һәм кайгыртуы Давытка көч өстәгән. Йәһвә үзенең арыган дустын, образлы итеп әйткәндә, «үләнле көтүлеккә» һәм «күп сулы тыныч урыннарга» алып барган. Нәтиҗәдә, Давытның Йәһвәгә алга таба да шатлык белән хезмәт итәр өчен көче булган (Зәб. 18:28—32).

Давыт, дошманнардан яшеренгәндә, Йәһвәнең назлы мәхәббәтен һәм кайгыртуын сизгән (15 нче абзацны кара.)


16. Йәһвә, ярату күрсәтеп, сезне ничек ныгытты?

16 Бүген дә без, төрле авырлыклар һәм сынаулар аша үткәндә, «Йәһвәнең тугры мәхәббәте аркасында... юкка чыкмыйбыз» (Ирм. елав. 3:22; Көл. 1:11). Рейчел исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. COVID-19 пандемиясе вакытында ире Йәһвәне калдырган һәм гаиләдән киткән. Йәһвә Рейчелны ничек ныгыткан? Ул болай ди: «Йәһвә дусларым аша мине кайгыртты һәм яратуын күрсәтеп торды. Алар миңа ризык китерде, дәртләндерүче фикерләр һәм шигырьләр җибәрде, минем белән аралашыр өчен вакыт бүлеп куйды. Аларның елмаюлары, дустанә карашлары мине җылытты. Мин Йәһвәгә андый зур бердәм гаилә өчен бик рәхмәтле».

17. Ни өчен Давыт: «Мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм»,— дип әйтә алган?

17 «Мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм, чөнки син минем белән». Давытның дошманнары күп булган, шуңа күрә аның тормышына еш кына куркыныч янаган. Әмма, Йәһвәнең яратуын һәм бар ситуацияләрдә дә үзе белән булганын сизгәнгә, Давыт үзен имин һәм якланган итеп хис иткән. Бу аңа көч өстәгән. Йәһвәнең мәхәббәте Давытның куркуларыннан көчлерәк булган. Шуңа күрә ул болай дип җырлаган: «[Йәһвә] бөтен куркуларымнан арындырды» (Зәб. 34:4).

18. Йәһвәнең мәхәббәте курыккан чакта сезне ничек ныгыта ала?

18 Тормыш давылларына очраганда, Йәһвәнең яратуы безгә ничек ярдәм итә? Улы үзенә кул салгач, Сьюзи исемле апа-кардәш ире белән нәрсә хис иткәннәрен сөйләгән: «Көтелмәгән кайгы аркасында без үзебезне караңгы упкынга төшкәндәй хис иттек, безгә чыгу юлы юк кебек тоелды. Әмма Йәһвәнең назлы яратуы ярдәмендә без үзебезне аның кулларында булган кебек тойдык». Бу мәкаләдә инде искә алынган Рейчел болай ди: «Бер төнне миңа аеруча авыр булды. Йөрәгем нык әрнеде, һәм миңа бик куркыныч булып китте. Мин кычкырып Йәһвәгә ялварып дога кылдым. Шунда ук йөрәгем тынычланды һәм мин үземне яратучан әни кулындагы сабый сыман хис иттем. Мин шунда ук йоклап киттем. Ул минутларны мин беркайчан да онытмам». Тасос исемле өлкән армиядә хезмәт итүдән баш тартканы өчен дүрт ел төрмәдә үткәргән. Йәһвә аңа яратуын һәм кайгыртуын ничек күрсәткән? Ул болай ди: «Йәһвә бар ихтыяҗларымны кайгыртты һәм хәтта кирәгеннән артыгын бирде. Бу Йәһвәгә ышанычымны тагын да ныгытты. Йәһвәнең рухы ярдәмендә төрмәдәге кырыс шартларда да шатлыгымны саклый алдым. Мин шуны аңладым: Йәһвәгә якынлашкан саен, ул күбрәк фатихалый. Шуңа күрә төрмәдә пионер хезмәтен башладым».

НАЗЛЫ АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШ

19. а) Йәһвәнең безне яратканын белү догаларыбызга ничек тәэсир итә? ә) Йәһвәнең үз мәхәббәтендә ышандыручы нинди сүзләре сезгә аеруча ошый? ( «Йәһвәнең назлы мәхәббәтен тасвирлаучы сүзләр» дигән рамканы кара.)

19 Бу мәкаләдә каралган очраклар «мәхәббәт Аллаһысы» Йәһвәнең безнең белән булганын раслый (2 Көр. 13:11). Ул шәхсән һәрберебез белән кызыксына. Безне «аның тугры мәхәббәте чолгап ала» (Зәб. 32:10). Йәһвәнең мәхәббәте турында күбрәк уйланган саен, без аның кайгыртуын ачыграк сизәбез, аңа якынрак булып китәбез. Аның кайгыртучан Ата булуын аңлаганга, аңа һәрвакыт, кыенсынмыйча эндәшә алабыз. Догада аның яратуына никадәр мохтаҗ булуыбызны әйтсәк, аңа бар борчуларыбызны сөйләсәк, ул, һичшиксез, безне аңлаячак һәм безгә ярдәм итәчәк (Зәб. 145:18, 19).

20. Ни өчен безгә Йәһвәгә якынаю рәхәт?

20 Салкын вакытта учак безне җылыткан кебек, Йәһвәнең мәхәббәте дә безне җылыта. Аның яратуы көчле дә, назлы да. Әйдәгез, Йәһвәнең безне яратканын беркайчан онытмыйк. Бу безгә мәңгелек шатлык китерсен һәм һәрберебез Аллаһының яратуына җавап итеп: «Мин Йәһвәне яратам»,— дисен (Зәб. 116:1).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Сез Йәһвәнең мәхәббәтен ничек сурәтләп бирер идегез?

  • Ни өчен Йәһвәнең безне яратканына шикләнмәскә була?

  • Йәһвәнең мәхәббәте сездә нинди хисләр уята?

108 ҖЫР Аллаһының тугры мәхәббәте

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.