Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

Йәһвә сиңа авыр вакытларда булышачак

Йәһвә сиңа авыр вакытларда булышачак

«[Йәһвә] синең заманыңа тотрыклылык бирер» (ИШАГ. 33:6).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Авыр вакытта Йәһвәдән ярдәм алыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белербез.

1, 2. Йәһвәнең хезмәтчеләре нинди авырлыкларга очрый?

 БӘЛА-КАЗАЛАР тормышыбызны көтмәгәндә тулысынча үзгәртергә мөмкин. Луис a исемле тугры абый-кардәшкә рак диагнозы куйганнар. Табиб аңа берничә ай гына яшәргә калган дигән. Моника һәм аның өлкән булып хезмәт иткән ире рухи яктан актив тормыш алып барган, ләкин бер көнне Моника үз иренең күп еллар буе икейөзле тормыш алып барганын белгән. Кияүдә булмаган Оливия исемле апа-кардәшкә, давыл якынлашканга, үз йортыннан эвакуацияләнергә туры килгән. Кайткач, ул үз өенең тулысынча җимерелгәнен күргән. Бер мизгелдә фаҗигале вакыйгалар бу кардәшләрнең тормышларының астын өскә китергән. Ә сезнең андый хәлгә очраганыгыз бармы?

2 Без Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булсак та, бар кешеләр очраган авырлыкларга очрыйбыз. Өстәвенә, без Аллаһы халкын нәфрәт итүчеләрнең басымына һәм эзәрлекләүләренә дучар булабыз. Йәһвә безне андый авырлыклардан якламаса да, безгә ярдәм итәргә вәгъдә итә (Ишаг. 41:10). Аның ярдәме белән без хәтта иң авыр вакытларда да шатлык саклый, акыллы карарлар кабул итә һәм Йәһвәгә тугры булып кала алабыз. Бу мәкаләдә без Йәһвәнең безгә авыр чакларда нинди дүрт юл белән ярдәм иткәнен белербез. Без шулай ук, аның ярдәмен алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәклеген карап чыгарбыз.

ЙӘҺВӘНЕҢ ТЫНЫЧЛЫГЫ СИНЕ САКЛАП ТОРАЧАК

3. Кайгы вакытында безгә нәрсә авыр бирелергә мөмкин?

3 Авырлык. Каты сынау аша үткәндә, безгә аек фикер йөртергә һәм карарлар кабул итәргә авыр булырга мөмкин, чөнки андый вакытта йөрәгебез нык әрни һәм акылыбызны борчулар биләп ала. Без үзебезне урманда адашкандай хис итәргә мөмкин. Мәкалә башында искә алынган Оливия һәм Моника моңа охшаш хисләр кичергән. Оливия болай ди: «Давыл йортымны җимергәч, мин нәрсә эшләргә дә белмәдем». Ире хыянәт иткән Моника болай ди: «Өметем өзелде. Йөрәгемә пычак кадалгандай булды. Мин алга таба ничек яшәргә белмичә аптырап калдым. Элек берәрсе миңа, ирең сиңа хыянәт итәчәк, дип әйткән булса, мин моңа ышанмас идем. Ләкин минем белән нәкъ шул булды да». Өметебез өзелгәндә, Йәһвә безгә ничек ярдәм итәргә вәгъдә итә?

4. Филипиялеләргә 4:6, 7 буенча, Йәһвә безгә нәрсә бирергә вәгъдә итә?

4 Йәһвә ничек ярдәм итә? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә безгә «Аллаһы тынычлыгы» бирергә вәгъдә итә. (Филипиялеләргә 4:6, 7 укы.) Бу — Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдән килгән, акылыбыздагы һәм йөрәгебездәге тынычлык. Бу тынычлык «һәркайсы акылдан өстенрәк», без күз алдына китерә алганнан күпкә бөегрәк. Сезнең, кайнар дога кылганнан соң, гаҗәеп тынычлык кичергәнегез булдымы? Нәкъ бу хис — «Аллаһы тынычлыгы».

5. Аллаһы тынычлыгы акылыбызны һәм йөрәгебезне ничек саклый?

5 Шул ук өзектә Аллаһы тынычлыгы «йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак», ягъни яклаячак, дип әйтелә. «Саклаячак» дип тәрҗемә ителгән сүз — хәрби термин. Ул сүз шәһәрне һөҗүмнәрдән яклаган гаскәриләргә карата кулланылган. Кешеләр, шәһәр капкаларында сакчылар үзләрен яклап торганын белеп, тыныч кына йоклый алган. Аллаһы тынычлыгы йөрәгебезне һәм аңыбызны саклаганда, без дә үзебезне тыныч-имин хис итәбез (Зәб. 4:8). Изге Язмаларда искә алынган Һанна кебек, без дә, авырлыгыбыз шунда ук чишелмәсә дә, җан тынычлыгына ия була алабыз (1 Иш. 1:16—18). Ә йөрәгебездәге тынычлык безгә аек фикер йөртергә һәм акыллы карарлар кабул итәргә булыша.

Йөрәгегезне һәм акылыгызны саклаучы «Аллаһы тынычлыгы» сизгәнче дога кылыгыз (4—6 нчы абзацны кара.)


6. Йәһвә тынычлыгына ия булыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Безгә нәрсә эшләргә кирәк? Кайгы-хәсрәт кичергәндә, «сакчыларны» чакырыгыз, ягъни Аллаһы тынычлыгы сизгәнгә кадәр дога кылыгыз (Лүк 11:9; 1 Тис. 5:17). Берничә ай гына яшәргә калган Луис һәм аның хатыны А́нэ үзләренә нәрсә булышканы турында болай дип сөйләгәннәр: «Андый очракларда сәламәтлеккә һәм башка сорауларга кагылышлы карарлар кабул итү бик авыр. Дога кылу гына безгә тыныч булып калырга ярдәм итте». Луис белән Анэ, еш һәм кайнар дога кылып, Йәһвәдән тынычлык һәм акыллы карарлар кабул итәр өчен зирәклек сораган һәм Йәһвәнең ярдәмен сизгән. Сез дә, бәла-каза кичергәндә, өзлексез дога кылыгыз, һәм Йәһвәнең тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны саклаячак (Рим. 12:12).

ЙӘҺВӘ СИНЕ «ТОТРЫКЛЫ» ИТӘЧӘК

7. Сынау аша үткәндә, без нинди хисләр кичерергә мөмкин?

7 Авырлык. Кайгы кичергәндә, уйлар һәм хис тойгылар безне, дулкыннар сыман, тегендә-монда бәргәләп йөртергә мөмкин. Анэ апа-кардәш, ире Луис үлгәннән соң, нинди хисләр кичергәне турында сөйләгән. Ул болай дигән: «Кайчак мине бушлык хисе биләп ала иде һәм мин үземне жәлли идем. Ә кайчакта, ирем, үлеп, янымда була алмаганга, минем ачуым килә иде». Кайвакыт Анэ үзен ялгыз хис иткән һәм, элек Луис хәл иткән сорауларны чишәргә кирәк булганда, югалып калган. Андый хисләр басканда, Йәһвә безгә ничек ярдәм итә?

8. Ишагыя 33:6 буенча, Йәһвә безне нәрсәдә ышандыра?

8 Йәһвә ничек ярдәм итә? Йәһвә безне «тотрыклы» итәргә вәгъдә итә. (Ишагыя 33:6 укы.) Кораб давылга эләккәндә, җил һәм дулкыннар аны бер яктан икенче якка чайкалдыра. Көчле чайкалуны киметер өчен, күп кенә корабларда стабилизаторлар кулланыла. Стабилизаторлар — корабның ике ягындагы, су астында урнашкан, канатларга охшаш җайланмалар. Алар ярдәмендә кораб тотрыклы тора һәм пассажирлар сәяхәттә үзләрен комфортлырак хис итә. Андый стабилизаторлар кораб хәрәкәттә булганда эффективрак эш итә. Без дә авыр вакытларда Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам иткәнгә, ул безне «тотрыклы» итәчәк.

Шәхси өйрәнү өчен кораллар сезгә «тотрыклы» булырга ярдәм итәр (8, 9 нчы абзацны кара.)


9. Шәхси өйрәнү өчен кораллар безгә нык булып калырга ничек ярдәм итә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Безгә нәрсә эшләргә кирәк? Хисләр давылы купканда, рухи эшләрегезне калдырмаска тырышыгыз. Әлбәттә, сез элеккегечә күп эшли алмассыздыр. Әмма Йәһвә сездән моны көтми дә. (Лүк 21:1—4 белән чагыштыр.) Шәхси өйрәнү һәм уйлану өчен вакыт бүлеп куегыз. Ни өчен бу мөһим? Үз оешмасы аша Йәһвә авыр вакытларда җан тынычлыгы сакларга булышучы күп кенә басмалар һәм видеолар бирә. Кирәкле мәгълүмат табар өчен, сез JW Library® кушымтасын, «Күзәтү манарасы басмалары индексы»н (рус) һәм «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче»не куллана аласыз. Моника, хисләр давылының якынлашуын сизгәндә, бу коралларны кулланып шәхси өйрәнү үткәргән. Мәсәлән, ул эзләү юлына «ачу», «хыянәт» һәм «тугрылык» кебек сүзләрне язган. Табылган мәкаләләрне ул күңеленә тынычлык урнашканчыга кадәр укыган. Ул болай ди: «Шәхси өйрәнүне башлаганда, мин борчулы хисләргә баткан булсам, өйрәнү ахырында мин үземне Йәһвәнең кочагында булгандай хис иттем. Укыганда, мин Йәһвәнең үземне аңлаганын һәм миңа ярдәм иткәнен сизә идем». Сез дә авыр вакытларда рухи яктан туклануыгызны дәвам итегез. Бу сезгә «давыллар» белән очрашканда җан тынычлыгына ирешергә булышыр (Зәб. 119:143, 144).

ЙӘҺВӘ СИҢА ТАЯНЫЧ БУЛАЧАК

10. Фаҗигале вакыйгадан соң без үзебезне ничек хис итәргә мөмкин?

10 Авырлык. Фаҗигале вакыйгадан соң без үзебезне физик һәм эмоциональ яктан көчсез итеп хис итәбездер. Андый чакта без элек тиз йөгерә алган, ә хәзер имгәнү аркасында аксап кына йөргән атлет сыман булабыз. Безгә үткәндә җиңел бирелгән йөкләмәләр хәзер авыр биреләдер һәм моңа кадәр шатлык китергән эшләрне башкарырга теләгебез юктыр. Безнең, Ильяс пәйгамбәр очрагындагы кебек, торып басар өчен хәлебез булмаска һәм йоклыйсыбыз гына килергә мөмкин (1 Пат. 19:5—7). Без көчсез булганда, Йәһвә безгә ничек ярдәм итәргә вәгъдә итә?

11. Йәһвә безгә тагын ничек ярдәм итә? (Зәбур 94:18)

11 Йәһвә ничек ярдәм итә? Ул безгә таяныч булырга вәгъдә итә. (Зәбур 94:18 укы.) Имгәнгән атлет йөрер өчен башкаларның ярдәменә мохтаҗ булган кебек, безгә дә, хезмәттә актив булып калыр өчен, ярдәм кирәк булырдыр. Йәһвә безне болай дип ышандыра: «Мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам, сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям» (Ишаг. 41:13). Давыт Патша Йәһвәнең ярдәмен татыган. Дошманнар аңа янаганда, ул Йәһвәгә болай дигән: «Уң кулың миңа булыша» (Зәб. 18:35). Ә безгә Йәһвә ничек итеп ярдәм итә?

Туганнарыгызның, дусларыгызның һәм өлкәннәрнең ярдәмен кабул итегез (11—13 нче абзацны кара.)


12. Без көчсез булганда, Йәһвә, безгә ярдәм итәр өчен, кемнәрне куллана ала?

12 Безгә ярдәм итәр өчен, Йәһвә еш кына башкаларны куллана. Мәсәлән, Давыт үзен көчсез итеп хис иткәндә, дусты Йонафан, аның янына килеп, аны дәртләндергән һәм ныгыткан (1 Иш. 23:16, 17). Ильяс пәйгамбәргә ярдәм итәр өчен дә, Йәһвә Илишаны кулланган (1 Пат. 19:16, 21; 2 Пат. 2:2). Бүген дә Йәһвә, безгә ярдәм итәр өчен, гаиләбезне, дусларыбызны һәм өлкәннәрне кулланырга мөмкин. Әмма, кайгы кичергәндә, безнең башкалардан читләшеп берүзебез генә каласыбыз киләдер. Бу табигый реакция. Шулай да, Йәһвәнең ярдәмен алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

13. Йәһвәнең ярдәмен алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Безгә нәрсә эшләргә кирәк? Башкалардан читләшү теләгенә каршы торыгыз. Үз-үзебезгә йомылганда, игътибарыбыз үзебезгә һәм проблемаларыбызга гына тупланырга мөмкин. Моның аркасында акылсыз карарлар кабул итүебез бар (Гыйб. сүз. 18:1). Әлбәттә, һәрберебезгә дә вакыт-вакыт, аеруча кайгы кичергәндә, берүзебезгә генә калырга кирәк. Әмма үз-үзебезгә озакка йомылсак, без Йәһвәнең ярдәмен күрми калырга мөмкин. Шуңа күрә, авыр булса да, кайгы вакытында дуслар, туганнар һәм өлкәннәрнең ярдәмен кабул итегез. Йәһвә бит алар аша сезгә булыша (Гыйб. сүз. 17:17; Ишаг. 32:1, 2).

ЙӘҺВӘ СИНЕ ЮАТАЧАК

14. Безне нәрсә куркытырга мөмкин?

14 Авырлык. Кайвакыт барыбыз да куркуга биреләбез. Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре дә төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән дошманнарның янаулары аркасында, куркуга төшкән булган (Зәб. 18:4; 55:1, 5). Без дә сыйныфташлар, эштәге хезмәттәшләр, туганнарыбыз я хөкүмәт ягыннан басымга дучар була алабыз. Безгә шулай ук берәр җитди авыру аркасында үлем янарга мөмкин. Андый вакытларда без үзебезне ярдәмгә мохтаҗ баладай хис итәбездер. Йәһвә безгә андый вакытларда ничек булыша?

15. Зәбур 94:19 буенча, Йәһвә безгә нәрсә вәгъдә итә?

15 Йәһвә ничек ярдәм итә? Ул безне юата һәм тынычландыра. (Зәбур 94:19 укы.) Күк күкрәгәндә, куркып йоклап китә алмый яткан кечкенә кыз баланы күз алдына китерегез. Шунда әтисе, янына килеп, аны кулына ала. Кыз әтисенең кочагында тынычланып йоклап китә. Һаман да күк күкрәп яшен яшьнәсә дә, ул әтисе янында үзен тыныч-имин хис итә. Безгә дә куркыныч булганда, күктәге Атабыз безне, образлы итеп әйткәндә, үзенең кочагына ала. Без, аның юатуын сизәр өчен, үз ягыбыздан нәрсә эшләргә тиеш?

Күктәге Атагызга сезне Изге Язмалар аша юатырга мөмкинлек бирегез (15, 16 нчы абзацны кара.)


16. Йәһвәнең юатуын сизәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Безгә нәрсә эшләргә кирәк? Йәһвәгә дога кылып һәм Изге Язмаларны укып, регуляр рәвештә аның белән вакыт үткәрегез (Зәб. 77:1, 12—14). Андый гадәт үстерсәгез, стресс вакытында беренче адымыгыз Йәһвәгә мөрәҗәгать итү булыр. Йәһвәгә үз куркуларыгызны һәм борчуларыгызны сөйләгез. Аннары Йәһвәнең сезгә Изге Язмалар аша нәрсә әйткәнен һәм сезне ничек юатканын күрергә тырышыгыз (Зәб. 119:28). Сезне Изге Язмалардагы кайбер өзекләр аеруча юатырга мөмкин. Мәсәлән, андый дәртләндергеч сүзләрне Әюп китабыннан, Зәбур, Гыйбрәтле сүзләрдән һәм Гайсәнең Маттай китабында, 6 нчы бүлектә язылган сүзләреннән таба аласыз. Йәһвәгә дога кылып һәм аның Сүзен укып, сез Йәһвәнең юатуын сизәрсез.

17. Без нәрсәдә шикләнмибез?

17 Тормышыгызның караңгы чорларында Йәһвә, һичшиксез, сезнең белән булачак һәм сезне ялгыз калдырмаячак (Зәб. 23:4; 94:14). Йәһвә сезне якларга, тугры калыр өчен тотрыклы итәргә, юатырга һәм сезгә таяныч булырга вәгъдә итә. Ишагыя 26:3 тә Йәһвә турында болай диелә: «Син үзеңә таянган кешеләрне якларсың. Аларга бетмәс тынычлык бирерсең, чөнки алар сиңа өметләнә». Шуңа күрә һәрвакыт Йәһвәгә таяныгыз һәм аның ярдәмен кабул итегез. Шулай итеп сез авыр вакытларда нык һәм какшамас булып калырсыз!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Без аеруча нинди вакытларда Йәһвәнең ярдәменә мохтаҗ?

  • Йәһвә авыр вакытларда безгә нинди юллар белән ярдәм итә?

  • Йәһвәнең ярдәмен алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

12 ҖЫР Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.