Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР

Шәхси өйрәнүне һәм гаилә белән гыйбадәт кылуны ничек яхшыртып була?

Шәхси өйрәнүне һәм гаилә белән гыйбадәт кылуны ничек яхшыртып була?

Җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда без Йәһвәгә зур төркем белән гыйбадәт кылабыз. Шәхси өйрәнү һәм гаилә белән өйрәнү дә Аллаһыга гыйбадәт кылуга керә. Ә бу вакытта нәрсәләр өйрәнеп була? Менә кайбер тәкъдимнәр:

  • Җыелыш очрашуына әзерләнегез. Бу вакытта шулай ук җырларны да җырлап була. Гаиләдәгеләргә комментарий әзерләргә булышыгыз.

  • Изге Язмалардагы өзекне укыгыз. Аннары укыганнарыгызны рәсемгә төшерегез яисә укыган өзектән нинди сабак алганыгызны язып куегыз.

  • Изге Язмаларда язылган догаларның берсен игътибар белән укыгыз һәм догаларыгызны ничек яхшыртып булганы турында уйланыгыз.

  • jw.org сайтыннан берәр видеоны караганнан соң, фикер алышып яисә бу видеода сезгә ошаган нәрсәне язып куеп була.

  • Хезмәткә әзерләнегез, мәсәлән вәгазьдә кешеләр белән ничек сөйләшеп булганына репетиция ясагыз.

  • Табигатьне күзәтеп, Йәһвәнең иҗади эшләре сезне нәрсәгә өйрәтә икәне турында уйланыгыз. Моны үзегез генә булганда да, гаиләгез белән бергә дә эшләп була a.

a «Күзәтү манарасы» 2023 ел, март ае чыгарылышында «Иҗади эшләрне күзәтеп, Йәһвәне яхшырак белегез» дигән мәкаләне карагыз.